Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

№ 132

Земфира ШИҺАПОВА,

Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

1) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү;

2) сөйләм телен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү күнекмәләре камилләштерү;

3)табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: 

метапредмет: өстәмә мәгълүматны файдалана, фикерне ана телендә формалаштыра белү;

предмет: җыйнак һәм җәенке җөмләләрне тану;

шәхескә кагылышлы:төркемдәшләреңә хөрмәт күрсәтеп эшләү күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы: яңа белем үзләштерү

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, өлешчә эзләнү

Материал:  З.И. Җамалетдинова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2013, 109-110 нчы б.

Җиһазлау:презентация, яз рәсеме, карточкалар.

Дәресбарышы.

I. Мотивацион – ориентлашу этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру. 1нче слайд.

— Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, балалар, тәрәзәдән язгы яктылык сирпелә, кояш ничек матур елмая. Әйдәгез, без дә, бер-беребезгә шулай елмаеп, исәнләшик.Елмаю зур көчкә ия.

Ә менә монысы безнең күнелебезне сөендереп торучы елмаю булсын.(Балалар бер-берсенә һәм кунакларга елмаю  бүләк итәләр.)

— Күрегез әле,  сыйныф бүлмәсе яктырып, җылынып та китте. “Иртәне яхшы сүз белән башласаң, көнең яхшы үтәр,” диләр. Без дә бер-беребезгә хәерле эш көннәре телик.

2нче слайд

Хәерле көн,уң күршем!

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле көн, кунаклар!

Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз. Яхшы кәеф, яңа көч белән дәресебезне башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

1)-Укучылар, көннән-көн табигать уяна, көннәр матурлана. Ни өчен шулай икән? Сез ничек уйлыйсыз? (Яз җитте)

-Язның нинди  билгеләре бар?(Яз билгеләре әйтелә)

-Язның нинди айлары бар? (Март, апрель, май)

— Ә яз айлары безгә нинди бәйрәмнәр алып килә?

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне,21 март-Нәүрүз бәйрәме, 27 март- Халыкара театр көне, 1 апрель- Халыкара кошлар көне, көлке (юмор) көне, 12 апрель –космонавтика көне, 1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү бәйрәме, 15 май – гаилә көне…

(3 нче слайд)

— Ә бүген 13 нче апрель- Россиядә меценатлар, хәйриячеләр көне итеп билгеләп үтелә. Меценатлар- үзләренең байлыкларын сәнгатьне, әдәбиятне, фәнне үстерүгә тотучы кешеләр,хәйрияче, иганәчеләр.

Бу көн илебездә 2005 нче елдан  билгеләп үтәләр.Аның исеме, безнең эрага кадәр 1 нче гасырда Римда яшәгән бөек шәхес – дәүләт эшлеклесе Гай Цильний Меценат белән бәйле. Гай Меценат иҗат белән шөгыльләнүчеләрне саклау һәм яклауга мохтаҗ булуын хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәреп чыккан, рәссамнарга, музыкантларга, аеруча шагыйрьләргә, матди ярдәм иткән. Шунлыктан аның туган көне- 13 нче апрель-Меценатлар көне буларак билгеләп  үтелә һәм төп  чаралар Санкт-Петербург шәһәрендә “Эрмитаж”да оештырыла.

Үзебезнең татарларарасында да хәйриячеләр күп булган: Апанаевлар, Гобәйдуллиннар, Үтәмешевлар, Алафузовлар, Ибраһимовлар, Юнысовлар, Аитовлар.

2007 ел Республикабызда Хәйрия елы булып билгеләп үтелде.

 

(4 нче слайд )

Ә безнең көннәрдә шәһәребездә яшәгән милләттәшебез  Әсгат Галимжанов та шушы эшнең дәвамчысы. Бу изге җанлы кешегомере буе ятим балаларга, төрле һәлакәтләргә эләккән гаиләләргә, балалар һәм картлар йортларына, балаларны тернәкләндерү үзәкләренә ярдәм итеп яшәде. Балалар йортларына 75автобус бүләк итә.

 

(5 нче слайд)

Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев Әсгат Галимҗанов хөрмәтенә Кремль каршында һәйкәл куйдырган иде. Анда атлы арба җитәкләгән татар агае; арбада балалар утыра. Әсгат абзый чыннан да балаларны арбага утыртып урам әйләндерергә яраткан.Әсгат абый бүгенге көндә инде вафат (2016, январь)

Хәйрият — яхшылык, изгелек эшләү, ярдәмләшү диюне аңлата. Сүз татар теленә гарәп сүзеннән кергән. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Яхшылык эшләсәң, үзеңә әйләнеп кайтачак”.  Без дә аның үрнәгендә игелекле эшләр башкарырга тырышыйк. (кыскача 1-2 сүз белән балалар нинди игелек эшли ала)

-Дәфтәрләрне алдык. Дөрес итеп утырдык, дәфтәрне авышлык белән куйдык. Числоны, сыйныф эше дип язабыз.

(6 нчы слайд)

Матур язу күнегүе.

Һәр көнне игелекле эш эшлә!

— Тырышып язгансыз, кимчелекләр юк.(парларда дәфтәрләр тикшерелә)

II. Уку мәсьәләсен кую.

Экранда  эш. ( 7нче слайд)

Яз җитте. Ямьле яз җитте.
Кояш җылыта. Якты кояш җирне җылыта.
Тамчы тама. Түбәләрдән тамчы тама.
Чәчәкләр күренде. Тәүге чәчәкләр күренде.

 

 

 

 

 

Монда нәрсәләр язылган? (җөмләләр)

Җөмлә нәрсәне белдерә? (җөмләтәмамлангануйныбелдерә)

Җөмлә ахырына нинди тыныш билгеләре куела? (нокта, өндәү, сораубилгеләре)

Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (башһәмиярченкисәкләрдән)

 

2.Җөмләләрне чагыштыру. Охшаш һәм аермалы якларын табу. Төркемнәрдә киңәшү.

Сул яктагы җөмләләрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди кисәкләрдән төзелгән? (баш кисәкләрдән)

Хәзер уң яктагы җөмләләрне укыгыз. Бу җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән нәрсә белән аерыла? Анда нинди кисәкләр дә бар? (иярчен  кисәкләр)

 

(8нче слайд)

               Охшаш яклары            Аермалы яклары
 хикәя җөмлә,

ия һәм хәбәре бер үк

1 нчесе кыска, 2 нчесе озын;

ия белән хәбәрдән башка иярчен кисәкләре дә бар

 

Димәк, бу җөмләләр төзелешләре буенча бер-берсенә охшамаган.

— Нинди уку максатын куярбыз?

— Җөмләләрне төзелешләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.

III. Уку мәсьәләсен чишү, модельләштерү.

1 нче бирем.

Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?

— Ул ия белән хәбәрдән генә тора.

Ә икенче җөмлә турында?

— Ия белән хәбәрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора.

Бу ике җөмләне ике кулыгыз ярдәмендә чагыштырып күрсәтегез

.(_____ )     ( ___________ ).

 

Куллар арасында зурлык нишләде?

— Беренчесен күрсәткәндә — кысылды, кечерәйде, кыскарды, нечкәрде, тарайды,жыйнакланды. Икенче җөмләне күрсәткәндә зурайды,киңәйде, җәелде.

Шулай булгач, 1 нче җөмлә ничек дип аталыр икән?

— Җыйнак җөмлә.

-Ә икенче җөмлә ничек дип аталыр?

-Икенче җөмлә — җәенке җөмлә.

Димәк, нинди җөмләләр була икән?

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Нәтиҗә чыгару.(7нче слайд)

Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала.

Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар.

-Ә хәзер үзегез ясаган нәтиҗәне дәреслекнең нәтиҗәсе белән чагыштырыгыз. (109 нчы бит.) Сез ясаган нәтиҗә белән дәреслек килешә микән?

 

Модельләштерү

      Җыйнак җөмлә

 


           ия, хәбәр

                 Җәенке җөмлә

 


                 ия, хәбәр    +

иярчен кисәкләр

 

Үзбәя.

2 нче бирем. Дәфтәрләрдә эш.

1) Җәенке җөмләләрне дәфтәргә күчереп язу.

2) Җәенке җөмләләрне тикшерү. Җөмләнең баш кисәкләре астына сызу.

3) Телдән текстны дәвам итү.

Бу җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара?(Яз.Тактага яз рәсеме эленә)

Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (яз)

— Хәзергевакыттатабигатьтәтагынниндиүзгәрешләр бар?  (телдән җаваплар)

3нче. Динамик пауза.(“Яз җитә” көе)

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәябез)

Килде яз, килде яз.(Кул чабу хәрәкәте)

Елмаеп тора кояш(Кулларны өскә күтәрәбез)

Көн аяз, көн аяз.(кулчабу)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр. (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр. (Очу хәрәкәте).

Булдырдыгыз, афәрин! Кече яшьтән  үк  без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Һәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, дигән безнең татар халкы.

4 нче бирем. Дәреслек белән эш. 110 нчы бит. 233 нче күнегү.

а) биремне уку;

б) рәсем буенча җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзеп сөйләү;

в) җыйнак һәм җәенке җөмләләрне билгеләү.

5 нче бирем. Карточкаларда бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзү. (төркемнәрдә эш)

1) __________ _______________ .

_______________

2) ~~~~~~~~~ ___________ _______________.

_______________

3) ___________ _ _ _ _ _ _ _ ___________

___________.

6 нчы бирем.Җәенке җөмләләргә зәңгәр төс белән, җыйнак җөмләләргә сары төс белән сызарга.

Габдулла Тукай… Бу исем безгә таныш. Аның әсәрләрен һәрберебез яратып укый.Тукай әсәрләре безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә. Табигатьне яратырга өнди. Тукай — үлемсез!

Без һәр апрель аен — Тукай аен — олы хөрмәт белән көтеп алабыз, төрле чараларда катнашабыз.

Мин Тукай кебек татар милләтеннән булуым белән горурланам. Игьтибарыгызга үзем иҗат иткән шигырьне тәкъдим итәм.”Тукайны укыйбыз” Фәттахова Камилә башкара.

7 нче бирем.КОНЭРС структурасы

Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы җөмләнең нинди булуын ачыклагыз (15 сек. звонок). Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе — җәенке, икенчесе — җыйнак. Үз җөмләгез нинди булуына карап, үз почмагыгызга барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар)

♦Тамчылар кояш нурларында энҗе кебек ялтырашалар.

♦Карлар эри башлады.

♦Яз башлану белән бар табигать уяна.

♦Төннәрен салкын булса да, көндез кояш балкый.

♦Бүген-иртәгә умырзаялар баш калкыта.

♦Өй түбәләрендә карлар эреде.

♦Тау битләре кардан арчылды.

♦Тамчылардан күлләвекләр җыела.

♦Кояш балкый.

♦Тамчылар тама.

♦Март җитте.

♦Агачлар  бөреләнә.

♦Сыерчыклар килде.

♦Гөрләвекләр ага.

♦Бозлар китә.

♦ Җылы җил исә.

♦ Балаларның шат тавышы ишетелеп тора.

♦ Кошлар кайталар.

♦ Кошлар үзләренә оя ясыйлар.

Камилә, син ни өчен монда бастың?

— Ә син, Фәрид, ни өчен монда бастың?

— Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

8 нче бирем.“Кайсы сүз артык?” уены. Җөмләләр язылган. Балалар артык сүзне табалар һәм 1 укучы шул сүзгә баса. Әгәр җавап дөрес булса ул югала, әгәр дөрес булмаса урынында кала.

1) Җылы яктан сыерчыклар, тургайлар, чыпчыклар кайтты.

— Кайсы сүз артык? (чыпчыклар) Ни өчен? (Чөнки чыпчыклар җылы якка китмиләр)

2) Каеннар, чыршылар, юкәләр яшел яфракка күмелде. (чыршының яфраклары юк)

3) Аюлар, куяннар, керпеләр кышкы йокыларыннан уяндылар. (куяннар кыш көне йокламыйлар)

— Болар нинди җөмләләр?

IV. Рефлексия.

1. Нинди уку максаты куйган идек?

— Нинди җөмләләр була икән? Ничек бу нәтиҗәгә килдек?

(Җөмләләрне укыдык, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек. Нәтиҗә ясадык. Билгеләмә бирдек.)

—  Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңа белемнәр алдыгыз?

 — Җыйнак һәм җәенке җөмләләрнең бөтен серен әле без алдагы дәресләрдә чишеп бетерербез. Нинди яңа белемнәр алдыгыз?  Бу белемнәрегезне кайда куллана  аласыз?

2. Үзбәя. Тест-рефлексия.

— Үзегезгә туры килгән җавапны сайлап әйтегез:

1. Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

2. Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

3. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

— Тырышлык булса, уңышлар да булыр!Сау булыгыз, укучылар!

V. Өйгә эш.

1) 234 нче күнегү  “Мин нәрсәләр яратам” дигән темага хикәя язарга.

2)*Иҗади эш. Җыйнак, җәенке сүзләрен кертеп, ребуслар, башваткычлар төзергә.