«Йолдызлар атылды»

№ 96

(Икенче кечкенәләр төркемендәгеләр өчен ачык дәрес)

Айгөл МОСТАФИНА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Бармаклар ярдәмендә нокталар һәм түгәрәк формадагы әйберләр ясарга өйрәтү.

Бурычлар. Балаларны дөрес итеп җавап бирергә, тәрбиячегә мөрәҗәгать итәргә, үзара аралашырга өйрәтү, сөйләм телен баету. Яңа сүзләр белән танышу. Төсләрне кабатлау. Вак моториканы үстерү.

Җиһазлау. Сары, ак төстәге гуашь, клеенка, салфетка, зәңгәр төскә буялган альбом бите, аудиоязма, видеосюжет, күк йөзе фотосурәте, проектор, кечкенә йолдызчыклар.

Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, танып белү үсеше, сәнгәти-эстетик үсеш, физик үсеш.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Карагыз әле: безгә кунаклар килгән, алар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез, хәерле көн!

Тәрбияче. Карагыз әле, безгә тагын нәрсәдер кунакка килгән? Нәрсә  икән ул? (Куянны күрсәтү.)

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Әйе, куян килгән. Аның исеме ничек икән, беләсегез киләме? Ягез әле танышып үтик.

Куян. Минем исемем – Шаян. Ә синеке ничек? (Балаларга мөрәҗәгать итә.)

Балалар. Минем исемем – Ясминә, Рубин…

Тәрбияче. Нишләптер безнең куянкай бераз моңаеп киткән. Шаян, нишләп син моңсу?

Куян. Йолдызлы аяз төнне мин күктән йолдыз атылып төшкәнен күрдем. Ул атылып төште дә юкка чыкты. Ялтырап торган матур йолдызны эзләп, мин урман аланына йөгергән идем, ләкин бер җирдән дә таба алмадым. (Елый.)

(Балалар белән бергәләп слайд карыйлар)

Тәрбияче. Чыннан да, игътибар итегез әле, күк йөзендә йолдызлар юкка чыккан. Балалар, Шаянның йолдызларны үз урынына – күккә куясы килә. Әйдәгез, куянга үзебез ярдәм итик, йолдызлар ясыйк та Шаянга бирик. Ул күк йөзен йолдызлар белән бизәсен. Булышабызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә хәзер, йолдызлар ясап, куянга бирергә кирәк. (Балалар үз урыннарына барып басалар.) Сезнең алдыгызда зәңгәр төсле альбом бите, ике төсле: ак, сары гуашь. Үзегезнең нинди төс белән ясыйсыгыз килә, шул төскә бармакны тидереп аласыз, бармак белән нокталар  һәм түгәрәк ай ясыйбыз.  (Балаларга ярдәм итү, нинди төс сайлаган икәнен сорау, төсләрне кабатлау.  Рәсем ясаганда аудио язма тыңлау.) Безнең рәсемнәр кибә торсын, ул арада без ял итеп уйнап алыйк.

«Тәмле йокы» уенын уйнау.

Көн киткән дә, төн җиткән, (Балалар әкрен генә чүгәлиләр.)

Кояш йокыга киткән. (Кулларын баш артына куеп, күзләрен йомалар.)

Син аңа комачаулама, йокла, Шаян, шаулама! (Бармак яныйлар.)

Тәмле йокылар сина! (Тәрбияче, балалар күзләрен йомган вакытта, йолдызлар сибә.)

Тәрбияче. Ай, рәхмәт сезгә! Карагыз әле җиргә күпме йолдызлар атылган, аларны җыеп, әйдәгез, Шаянга бирик, ул аларны күк йөзенә сибәр. (Балалар йолдызлар җыялар да куянга бирәләр.)

Куян. Рәхмәт сезгә, миңа булышкан өчен. Мин аларны күк йөзенә сибәрмен. Сау булыгыз!

Тәрбияче һәм балалар. Сау бул, куянкай!

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безнең йолдызларны Шаян күккә  сибәргә дә өлгергән. (Балалар белән йолдызлы футаж (видео) карау.) Әйдәгез әле, үзебезгә кул чабыйк! Молодцы!