Җирдәге якты йолдыз

(Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган «Йолдызлы сәгать» интеллектуаль уены)

Наилә СӨЛӘЙМАНОВА,

Әтнә районы Яңа Шашы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова иҗатын өйрәнүне давам иттерү. Укучыларның әдәби телдә сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Язучы иҗаты үрнәгендә укучыларда әдәплелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау. Йолдыз Шәрәпова турында презентация, китаплар күргәзмәсе, Й.Шәрәпова шигырьләре буенча рәсем күргәзмәсе, мультимедиа проекторы, «Йолдызлы уен» өчен слайдлар, кәгазьдән киселгән  йолдызчыклар, 1 дән 6 га кадәр саннар язылган табличкалар.

Хәзерлек эше. Сыйныф сәгатьләрендә Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам иттерү, шагыйрә язган китаплар белән танышу, аларны уку. Әсәрләреннән рәсем күргәзмәсе оештыру. Шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнү.

Кичә барышы

(Залда шагыйрә язган китаплардан күргәзмә, шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе. Сәхнәгә башлангыч сыйныф укучылары чыга.)

1 нче укучы.

Иртән әни уята:

– Улым, хәерле иртә!

Шул тылсымлы сүз мине

Көн буе саклап йөртә.

2 нче укучы.

Әби мәктәпкә озата:

– Улым,– дип, – хәерле юл!

Әбием – изге күңелле,

Гел хәерле була юл.

3 нче укучы.

Мәктәбемә баргач та,

Телимен: «Хәерле көн!»

Әллә шуңа әйбәт кенә

Хәерле уза бу көн

4 нче укучы.

Кичен әти каршы ала:

Хәерле кич, улым, – дип.

Бергәләшеп уйнаганда

Хәерле уза кич бик.

5 нче укучы.                                   

Гап-гади инде үзләре,

Катлаулы түгел һични.

Әмма хәерле итәләр

Иртәне, көнне, кичне.

6 нчы укучы.                      

Мин шундый сүзләр беләм.

Син дә беләсең микән?

Хәерле юл! Хәерле көн!-

Тылсымлы сүзләр икән.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар!

2 нче алып баручы. Исәнмесез!

1 нче алып баручы. Кичәбезне табышмак әйтүдән башлап җибәрәсе килә. Тыңлагыз әле.

Көн буе йоклыйлар да

Төн җиткәч уяналар.

Лампочка күк кабыналар,

Җем-җем итеп яналар.

2 нче алып баручы. Бик дөрес әйтәсез. Болар – йолдызлар. Күктәге йолдызлар караңгы төнне яктырта. Йолдызларның көмештәй нурлары кешеләргә юл күрсәтә, җиргә яктылык өләшә.

1 нче алып баручы. Шул нурлар җирдә дә яшиләр. Җирдәге ул нурлар, күктәге нурлардан аермалы буларак, кешеләрнең күңелләрен, акылларын яктырталар.

2 нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне без «Җирдәге якты йолдыз» дип атадык. Ә сез ничек уйлыйсыз: җирдәге йолдызлар нинди  була? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Шундый йолдыз нурларының берсенә – Буа районының Яңа Тинчәле авылында туган кызга Йолдыз дип исем кушканнар. Аның шулай тирә-якка нур сибеп торасын белгәннәр шул, белгәннәр!

1 нче алып баручы. Балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова иҗатына багышланган кичәбезне башлыйбыз.

2 нче алып баручы. Аның китапларын укыган балаларның күзләре елмая, йөзләре елмая. Аның шигырьләрен укыган саен күңелләр дә яктыра. Шундый тылсымлы инде ул Йолдыз нуры: һәркемнең күңеле матурлана, пакълана.

1 нче алып баручы. Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова – бар күңеле һәм фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Шигырьләрендә балалар тормышына гына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра.

2 нче алып баручы. Аның нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да. Алар – бернинди ситуациядә дә югалып калмый торган, һәр сорауга җавап таба торган малайлар, кызлар. Алар – гаҗәпләнә, соклана, эзләнә, таба торган тиктормаслар. Аларның әле чын мәгънәсендә беркатлы сабый чаклары.

1 нче алып баручы. Балалар шагыйрәсе Йолдыз 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Балачагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – «Яшь ленинчы» газетасы (хәзерге «Сабантуй» журналы) хезмәткәре, әдәбият бүлеге мөдире. Хәзерге вакытта Йолдыз Шәрәпова –«Шәһри Казан» газетасы журналисты.

2 нче алып баручы. Йолдыз апагыз – балалар күңеленә хуш килгән күп шигъри китаплар авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара.

1 нче алып баручы. Чыннан да, ул – йолдызлардан сибелгән нурларны туплаган яктылык чыганагы. Без дә, нурлар булып, әйләнә- тирәбезне яктыртыйк, нур булып балкыйк. Әйдәгез әле, бүген Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышлап үткәреләчәк «Йолдызлы сәгать» уенында зирәклегебезне, матур эшләребезне күрсәтик, йолдыз булып балкыйк.

2 нче алып баручы. Ә хәзер ярышта катнашучыларны чакырыйк. Рәхим итегез. Аларның үзләре белән танышып китик әле. (Катнашучылар үзләре белән таныштыра.)

Уенның тәртибе: уенда IV сыйныф укучыларыннан 5 укучы (күбрәк тә ярый) катнаша. Аларның һәрберсенә 1дән алып 6 га кадәрге саннар язылган, күтәреп күрсәтер өчен уңайлы булган табличкалар бирелә. Сораулар яңгыраганнан соң сигнал бирелгәч, алар кайсы сан астында дөрес җавап шул санлы табличкаларын күтәрәләр. Дөрес җавап биргән укучыларның һәрберсенә йолдызчыклар биреп барыла. Икенче турдан башлап, йолдызчыклары азрак булган бала уеннан  төшеп кала. Аларның һәрберсенә мактау сүзләре әйтелә. Иң ахырдан күп йолдызчык җыйган ике бала финалда катнаша. Финалда җиңеп чыккан укучы «Йолдызлы сәгать» уенының төп җиңүчесе итеп билгеләнә.

«Йолдызлы сәгать» уены барышы

I тур – «Кайсы артык?»

А. Экранда китап тышлыклары:

1. «Җавапсыз сорау». 2. «Колаклы коймаклар». 3. «Иң гадел дус». 4. «Антенналы бәрәңге». 5. «Шигырьле чәй».

– Бу китап исемнәренең кайсы артык? (3. «Иң гадел дус» китабының авторы – Хәкимҗан Халиков.)

– Йолдыз Шәрәпованың иң беренче китабы. (4. «Антенналы бәрәңге»)

–Йолдыз Шәрәповага кайсы китабы өчен Абдулла Алиш исемендәге премия бирелде? (2. «Колаклы коймаклар»)

– Чәйнең шикәрле чәйдән дә баллырак чәй икәнлеге турында язылган шигырь кайсы китапта урын алган? (5. «Шигырьле чәй»)

Ә. Экранда язучыларның портретлары:

1. Фирая Зыятдинова. 2. Сибгат Хәким. 3. Нәҗип Мадъяров. 4. Йолдыз Шәрәпова. 5. Хәкимҗан Халиков.

– Монда язучыларның портретлары эленгән. Барысын якташ язучыларыбыз дип әйтеп буламы? Кайсысы артык? (4. Йолдыз Шәрәпова)

(«Шигырьле чәй» китабыннан «Моң эзлим», «Шигырьле чәй» шигырьләре укыла.)

II тур – «Кем күбрәк?»

2 минут эчендә үзләре белгән татар язучыларының исем-фамилияләрен язарга тиешләр. (Һәрберсе укып чыга.)

III тур – «Кайсыгыз тапкыррак?»

1. «Җавапсыз сорау» китабындагы «Ике җаваплы табышмак»  шигырендә «Ачыла да ябыла, ни кирәк шул табыла» дигән  табышмакка ике җавап бирелгән. Табышмакларның дөрес җавапларын күрсәтегез. (Экранда табышмакларның җаваплары бирелә.)

 1. Телевизор. 2. Китап. 3. Сандык. 4. Сер. 5. Компьютер.

(Җавап: 3. Сандык. 5. Компьютер.)

(«Җавапсыз сорау» китабыннан «Ике җаваплы табышмак» шигыре укыла.)

2. Шул ук китаптагы «Җавапсыз сорау» шигырендә нинди чир турында әйтелә?

1. Томау. 2. Су чәчәге. 3. Грипп. 4. Кызамык. 5. Ютәл.

(1. Томау)

3. Ул томаулы кешегә кайсы илдә яшәү уңайлы дип уйлый?

1. Россиядә. 2. Африкада. 3. Бразилиядә. 4. Австралиядә. 5. Польшада.

(2. Африкада)

(«Җавапсыз сорау» китабыннан «Җавапсыз сорау» шигыре укыла.)

4. Шул ук китаптагы «Белмәгәнен белми» шигырендә «Мин беләм» кушаматлы малай кем исемле?

1. Сәлих. 2. Сәлим. 3. Самат. 4. Сәйдәш. 5. Сабир.

(4. Сәйдәш)

(«Җавапсыз сорау» китабыннан «Белмәгәнен белми» шигыре укыла.)

IV тур – «Кайсыгыз күбрәк белә?»

1. Экранда авыл һәм шәһәр исемнәре:

1. Әтнә. 2. Тукай-Кырлай. 3. Казан. 4. Яңа Шашы. 5. Яңа Тинчәле. 6. Арча.

– Йолдыз Шәрәпова туган авыл. (5. Яңа Тинчәле)

– Ул укыган университет кайда урнашкан? (3. Казан)

– Хәзерге вакытта ул кайда яши? (3. Казан)

2. Экранда даталар:

1. 1962 елның 10 апреле. 2. 1979 ел. 3. 1994 ел. 4. 2004 ел. 5. 2017 елның 10 апреле. 6. 1995 ел.

– Йолдыз Шәрәпованың туган көне. (1. 1962 елның 10 апреле)

– Йолдыз Шәрәпова ничәнче елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы? (6. 1995 елдан)

– Йолдыз Шәрәпова Казан дәүләт университетының филология факультетына кайсы елны укырга керә? (2. 1979 елда)

– Аның беренче китабы кайчан басылып чыккан? (3. 1994 елда)

— Йолдыз Шәрәповага А.Алиш исемендәге премия кайчан бирелгән? (4. 2004 елда)

3. Экранда газета-журнал исемнәре:

1. «Оста куллар». 2. «Сабантуй». 3. «Ялкын». 4. «Салават күпере». 5. «Шәһри Казан».

– Бүгенге көндә Йолдыз Шәрәпова кайсы газета-журналда эшли? (5. «Шәһри Казан» газетасында)

4. Экранда саннар:

1. 5; 2. 1; 3. 3; 4. 2; 5. 7.

– Гаиләдә ничә бала булып үскәннәр? (2. 1)

– Аның ничә баласы бар? (1. 5)

5. Экранда гөл исемнәре:

1. Фикус. 2. Яран. 3. Кына. 4. Миләүшә. 5. Бегония.

– Бу гөлләрнең кайсысын Йолдыз апагызның «Яшел чыршы басып торчы…» дигән хикәясендә чыршы итеп бизәүләре тасвирлана?

(1.Фикус.)

(«Яшел чыршы, басып торчы..» хикәясеннән өзек уку.)

V тур – «Блиц-турнир»

(«Колаклы коймаклар»шигыре укыла.)

Экранда «Коймаклар» сүзе.

– Бу сүздәге хәрефләрдән ярты минут эчендә баш килештә берлек санда килгән исем сүз төркеменә караган  сүзләр төзергә.

(Ком, кол, калак, алма, каймак, малай һ.б. )

(Ярышка йомгак ясау, җиңүчене билгеләү.)

1 нче алып баручы. Кичәбез ахырына якынлашты. Ул шагыйрә Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган иде. Укучыларыбыз аны, шагыйрә буларак, Йолдыз дип кенә белә. Аз да түгел, күп тә түгел: Йол-дыз! Бетте-китте. Әйтергә кирәк: әлеге исем балалар шагыйрәсенә бик тә килешеп тора. Аның йөзе дә, иҗаты да йолдыз нуры кебек балкып тора.

2 нче алып баручы. Апрель аенда Йолдыз апаның туган көне – юбилее иде. Аңа 55 яшь тулды. Аны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез, аңа сәламәтлек, бәхет телибез. Иҗат чишмәсе беркайчан да саекмасын. Безне – балаларны – үзенең искитмәле шигырьләре белән гел куандырып торсын. Җирдәге йолдыз – шагыйрә Йолдыз Шәрәпова йолдызының нурлары һәрчак якты булсын!

(«Туган тел» җыры башкарыла.)