Җир-анабызны саклыйк!

№67

Чулпан СӘЙФУЛЛИНА,

Мамадыш районы Көек-Ерыка урта мәктәбе укытучысы, китапханәче

Максат. Балаларда табигатькә, туган якка мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек тәрбияләү; экологик тәрбия бирү; матурлыкны тоя, күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

Җиһазлау: китап күргәзмәсе, компьютер, презентация, экологик темага рәсемнәр күргәзмәсе, укучылар кулы белән ясалган кош оялары һәм җимлекләр күргәзмәсе.

(Кичә табигый тавышлар, сихри музыка белән башланып китә.)

1 нче алып баручы. Хәерле көн, укучылар, укытучылар, кичәбезгә килгән кунаклар! Бүгенге кичәбез иң мөһим проблемаларның берсе  –табигатьне саклауга багышлана.

2 нче алып баручы. 2017 ел Россиядә – Экология елы, ә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Искә төшереп үтик: 2015 ел республикабызда – Парклар елы, 2016 ел Сулыкларны саклау елы буларак узды. Нәтиҗәдә, 183 парк һәм сквер төзекләндерелде һәм төзелде. Татарстанның 20 районында су буе ял итү урыннары барлыкка килде.

1 нче алып баручы. Табигать – туган йортыбыз. Балыклар – сусыз, җәнлекләр – урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм  баласы кая гына яшәмәсен, шәһәр, авыл, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер кисәге, ул – без.

1 нче укучы.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Чылтырап аккан чишмәләр

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

2 нче укучы.

Җир ул – иң беренче терәк,

Кеше башлап аяк басканда.

Җир ул – шундый мәйдан

Киерә анда кеше күкрәк.

Газаплар күрә, сөя, көлә,

Эшли, көрәшә, әйләнә иргә.

Бөтен тамырлары белән

Бәйләнгән кеше җиргә!

3 нче укучы.

Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

Икмәгемне синнән аламын.

Заман җилләренә күкрәк куеп,

Имән кебек үскән балаң мин.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый,

Җир хәтерле, җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

  («Әбием әкиятләре» (Э.Шәрифуллина сүзләре, В.Агапов көе) җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Табигатьтә кунакта чакта, зинһар, үзегезне тыйнак тотыгыз! Агач һәм куакларны сындырмагыз, аларны балта, пычак белән каезламагыз!

2 нче алып баручы. Кош һәм кырмыска ояларын туздырмагыз. Алар – урманның санитарлары. Кырмыскалар гына да көненә 70 – 100 мең урман корткычын юк итә.

1 нче алып баручы. Урман, сулык, ял итү урыннарын һәм гомумән бер җирне дә чүпләргә ярамый. Исегездә тотыгыз, сез ташлаган кәгазъ – 2 елдан, калай банка – 90, полиэтилен капчыклар – 200, ә пыяла 1000елдан соң гына таркалып бетә.

2 нче алып баручы. Дөньяда һәр көн саен – бер төр хайван, атнага бер төр үсемлек юкка чыга.

1 нче алып баручы. Кешегә көненә 350 л, ә интенсив эшләгәндә 700 –800 л чамасы кислород кирәк. Җиңел машина 1000 км юл үткәндә, кешегә бер ел буена җитәрлек кислород сарыф ителә.

2 нче алып баручы. Чиста саф һава – табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5 млрд т углекислый газ бүленеп чыга. Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара, озон тишемләре барлыкка килә. Әлеге тишемләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары үтеп чыга. Алар исә кешеләрдә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия сәнәгате заводларыннан, котельныйлардан, транспорттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.

4 нче укучы.

Су кебек үк кирәк безгә һава,

Зәңгәр күк, иркә җилләр дә.

Зарарланса һава, пычранса:

Авырмыйча тагын нишләргә?!

Һавадагы сафлык, һавадагы пакьлек

Калсын иде килер буынга!

Моның өчен күп тә кирәк түгел,

Кирәк түгел галим булырга.

1 нче алып баручы. Урманнар – җирнең үпкәсе, дибез. Ләкин аларның күләме  көннән-көн кими. Агачлар һәм үләннәрнең төрләре дә сирәгәя. Татарстанда сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләрне саклау максатыннан 1993 елда республиканың Кызыл китабы булдырылды. Шул исемлектә урман умырзаясы, песи үләне, энҗе чәчәге, ак һәм сары төнбоеклар һ.б. бар. Зинһар, үсемлекләрне өзмәгез!

2 нче алып баручы. Хайваннардан 32 төр имезүче, 82 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир-су хайваны, 99 төр бөҗәк Кызыл китапка кертелгән.

5 нче укучы.

Тирә-юньдә булган барча хайван:

Төклетура, бака, кәлтәләр,

Шаян куяннары, төлке, бүреләре –

Табигатькәй биргән бүләкләр.

Тик алар да сирәгәйде хәзер –

Кызыл китап шуны күрсәтә.

«Саклагыз!» – ди туган табигатьне

Тез чүгегез изге бу Җиргә.

Таптап изсә барсын, мыскылласа –

Нигә кирәк Кеше бу җирдә?!

6 нчы укучы.

Яралы  кошлар кебек

Сызлана үләннәр дә,

Табигать мәрхәмәтле,

Кадерен белгәннәргә.

Матурлыклар кипмәсен,

Урманда, болыннарда.

Барча тереклек  калсын

Киләчәк  буыннарга.

7 нче укучы.

Әйе, болар барысы да өстән килгән,

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир-су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.

(«Чәчәк атсын җиребез» җыры (Ә. Ерикәй сүзләре, Ә.Фаттах көе) башкарыла.)

8 нче укучы.

Без – табигать, саклагыз сез безне,

Табигать һәм кеше бербөтен.

Пычранмасын сулар, һава һәм җир,

Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!

1 нче укучы.

Яшәсен бу җирдә хайваннар да,

Үсемлекләр үссен шаулашып.

Кояш көлсен, күктә ай елмайсын .

Яшик җирдә куәт, көч алып.

Барысы (бергә).

Яшәсен Җир!

Яшәсен Һава!

Яшәсен Су!

Яшәсен Үсемлекләр!

Хайваннар да!

2 нче алып баручы. Тормышыбызда табигатькә кирәкмәгән көнкүреш калдыклары бик күп. Ләкин аларны кабат кулланырга мөмкин. Шулай да, махсус чүплекләрдән тыш, су һәм урман буйларында, урам һәм тыкрыкларда экологиягә зыян салучы әйберләр аунап ята.

Видеоязмаларны кара пүтик әле, нәрсәләр турында сүз бара икән?

• Минем бик күп уенчыкларым аннан ясалган. Ул төрле төстә була, һәм аны сындырып булмый. Ул җиңел. Әгәр аны яндырсаң, кара төтен чыга, аның исе бик начар. Аны ташларга ярамый, чөнки ул табигатьтә үзеннән-үзе эреп юкка чыкмый. (Пластмасса)

• Аны кытайлылар уйлап тапкан. Бездә аны агачтан алалар. Ул тиз яна. Бик күп чүп хасил итә. Аңа язалар һәм ясыйлар. (Кәгазь)

• Аны комнан ясыйлар. Ул үтә күренмәле. Җиргә төшсә, ватыла. Җылытканда камыр төсле матдәгә әйләнә. Урманда ташлап калдырсаң, янгын чыгарга мөмкин. Суга ташласаң, аякны кисәргә мөмкин. (Пыяла)

• Һәрвакыт кара төстә. Завод-фабрикалар булган шәһәрдә ул бик күп. Ул бик зыянлы. Кешеләрдә авыру барлыкка китерә, киемнәрне пычрата. Янганда барлыкка килә. (Корым)

(Һәр табышмак-сорауга тамашачылар җавап бирә.)

3 нче укучы.

Без – табигать балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шул кайчагында.

Учак яксак урманнарда

Сүндерәбез кисәвен.

Тик җыярга онытмагыз

Чуп-чар кәгазь кисәген.

4 нче укучы.

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да.

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без табигать балалары

Кояш белән янабыз.

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать анабыз.

1 нче алып баручы. Кеше туганым! Әйдә, табигатебезне саклыйк! Һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик. Агачлар утыртыйк, яшеллекне саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк, күбрәк җәяү йөрик! Бер-беребезнең сүзләренә колак салып, изге эшләргә тотынсак, табигатебез дә безгә карата мәрхәмәтлерәк булыр иде. Кеше өлкән яки яшь буынмы киләчәк буыннарыбыз, саф һавабыз, чиста суыбыз турында кайгыртырга тиеш.

2 нче алып баручы. Туган йортыбыз безгә ничек кадерле булган кебек, табигатебезнең дә кадерен белеп яшик. Пычратмыйк, зарарламыйк, агуламыйк аны. Киресенчә, яшь буын яшәргән кебек матурайсын, чистарсын  гүзәлләнгәннән-гүзәлләнсен иде ул. Бер-беребезне пычратудан, тәртипсезлектән туктатмасак, моңа ирешә алмаячакбыз. Шуңа күрә, уйланыйк һәм саклыйк!

(«Гөлләр иле» (Г.Зәйнашева сүзләре, С.Шәмсина көе) дигән җыр башкарыла.)