Җимешләр
№ 113
(VI сыйныфта биология дәресе)
Миләүшә ТИМУРШИНА,
Апас районының Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбенең I квалификация категориялебиология укытучысы
Максат. Җимешләр төзелешен, төрләрен, классификациясен өйрәнүгә, лаборатор эш эшләү күнекмәләрен үстерүгә, җимешләрнең биологик әһәмиятен ачыклауга шартлар тудыру. Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Көтелгән укыту нәтиҗәләре:
предмет буенча: парлап эшләү процессында җимешләрне классификациясенә карап таный белү, җимешнең төп өлешләрен танып әйтә белү;
предметара: парлап эшләү нәтиҗәсендә лаборатор эш эшләгәндә технологик картадан файдалана белү, лаборатор эш нәтиҗәләрен технологик картага тутыру, җимешләрнен биологик әһәмиятенә нәтиҗә чыгару;
шәхси: яңа уку материалын өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыда үз-үзенә ышаныч булдыру.
Дәрес тибы: яна белемнәр туплау дәресе.
Җиһазлау: яшелчә, җиләк җимеш тутырылган кәрзин, компьютер презентациясе, дәреслек, эш кәгазе.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Өстәмәләр |
I. Оештыру өлешеМаксат. Уку эшчәнлегенә укучыларны көйләү | – Исәнмесез, укучылар! Бер беребезгә карап, бер елмаеп алыйк әле. Хәзер җайлап утырыгыз. Мин ышанам: безнен дәрес кызыклы да, тәмле дә, шул ук вакытта күп белемнәргә бай да булыр. Эшне оештыру өчен бездә нәрсә булырга тиеш?Мин – укучы: бүгенге дәрестә беләсем килә…
Нәтиҗә. Әйе, балалар, бүгенге дәрестә биологияне өйрәнеп кенә калмыйча, үз өстегездә дә эшләрсез, ягъни үзегезгә кирәкле булган сыйфатларны үстерерсез. (Укучыларга үз-үзләрен бәяләү кәгазъләре таратыла.) – Бу битләрдә дәреснен һәр этабында нәрсә эшлисе язылган. Эшне ничек башкаруыгызга карап, үзегезгә билге куеп барырга тиеш булачаксыз |
Эшлекле ритм кабызу
Укучыларның һәрберсе үз фикерләрен әйтә
Үзлектән эш: Таратылган кәгазъ белән танышу |
2 мин.
Бәяләү: 2 балл – үзен дөрес чиштен; 1 балл – ярдәм сорадын; 0 балл – эшли алмадын
Үзбәя куй
|
II. Белемнәрне искә төшерүМаксат. Теманы билгеләү өчен белемнәрне актуальләштерү | – Әйдәгез, чәчәк төзелешен искә төшерик (2 нче слайд – чәчәк төзелеше; 3 нче слайд – тест)
|
Бергәләп эшләү
Индивидуаль эш Бергәләп тикшерү |
2 мин.Үзбәя куй
|
III. Дәреснең проблемаларын формалаштыруМаксат. Укыту эшчәнлегенең танып-белү мотивларын формалаштыру, уку максатын билгеләү | 4 нче слайд ачылаФикерләшү
– Кунакка күчтәнәчсез йөрмиләр. Хәзер мин сезгә күчтәнәчләрне күрсәтәм. Сез аларны, үзегез күз аллаганча, төркемнәргә бүлсәгез иде – Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы: «Җимешләр». Максатыбыз: аларның төзелешен өйрәнү, классификациясе белән танышу, җимешләрнең әһәмиятен ачыклау |
Укучылар бирелгән күчтәнәчне төркемнәргә бүләләр Тамыразыклар, җимешләр, яшелчәләр Анлаталар
|
4 мин.
Үзбәя куй |
IV. Максатка ирешүМаксат. Уку тексты буенча мәгълүмат эзләүне үстерү, төп теоритик фикерләүне формалаштыру, уртак фикергә килү, үз карашыңны әйтә белү | – Җимеш төшенчәсе бүгенге дәреснең төп төшенчәсе булып тора. Уйлагыз әле: нәрсә ул җимеш? (Парлашып эшләү)
Дәреслек белән эш. Лаборатор эшне башкару
|
Анлатма бирәләр, калганнар килешү- килешмәүләрен белдерәләр– Җимеш ул – чәчәкле үсемлекләрнең төп үрчү органы
72 нче бит, таблица сызарга, анытутырырга
|
2 мин.
5 мин. |
Алган белемнәрне гомумиләштерүБирем. Схеманы тутырырга
Җимешләр Коры Сусыл (9 – 11 нче слайдлар буенча)
|
Бергәләп эшләү
|
Үзбәя куй | |
V. РефлексияМаксат. Дәреснең максатларына алга барышыңны объектив бәяләү сәләтен формалаштыру | Белемнәрне гомумиләштерү
|
Схема төзү | Үзбәя куй |
VI. Дәрескә нәтиҗә | – Дәрестә үз максатыбызны искә тешерикШул максатка рештегезме?
|
Фронталь эш
Ә хәзер барлык балларынны сана һәм билге куй |
Үзбәя куй
|
VII. Өй эше | – Белемнәрегезне тагын да тирәнәйтү өчен түбәндәге биремне үти аласыз.«Биология» дәреслегеннән 67 – 72 нче битләрдә язылган текст белән танышырга;
ананас, банан, помидор һәм үзегезне кызыксындырган башка үсемлекләр һәм аларның җимеше турында мәгълүмат табарга. Дәреслектәге 73 – 74 нче битләрдә язылган биремнәрне үтәргә. Барыгызга да рәхмәт |