Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр
№44
(Рус төркеме татар теле дәресе. II сыйныф)
Альбина ХӨСНЕТДИНОВА,
Казандагы 33 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– укучыларның җиләк-җимеш һәм яшелчәләр темасына караган сүз байлыгын арттыру, аларны дөрес итеп куллану күнекмәләрен ныгыту;
– әдәби текст өстендә эшләү күнекмәләре формалаштыру;
– матур итеп аралашу әдәбе тәрбияләү.
Технологияләр: проблемалы укыту, коммуникатив-үстерелешле укыту, сингапур методикасы, компьютер технологияләре.
Алымнар: әңгәмә, тикшерү, хикәяләү, тасвирлау.
Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, тарату материаллары.
Дәреснең тибы: кабатлау.
Дәрес барышы |
Структура |
||||||||||||||
I. Оештыру өлеше. Укучыларда уңай халәт булдыру
– Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Мин сезгә уңышлы уку көне телим. Әйдәгез әле, искә төшерик, без бер-беребезне ничек сәламлибез? Үзегезгә якын сыйныфташыгыз белән кара каршы басыгыз һәм … (А помните, ребята, мы совсем недавно научились приветствовать друг друга и делиться хорошим настроением? Давайте вспомним. Повернитесь лицом к ближайшему однокласснику и …) – Исәнме дустым! (Күрешәбез ʻпожатие рукиʼ.) – Хәлләр ничек? (Иңсәләребезгә кагылабыз ʻпохлопать по плечуʼ.) – Кайда булдың? (Колакка кагылабыз ʻза мочку ухаʼ.) – Мин сагындым! (Кулны йөрәк турысына куябыз ʻруку к сердцуʼ.) – Син килдең! (Кулларны як-якка сузабыз ʻруки в сторонуʼ.) – Мин бик шат! (Кочаклашабыз ʻобъятияʼ) – Безнең кәефебез күтәрелде, без хәзер эшләргә әзер. Үзара дус һәм тату эшләячәкбез, шулаймы? (Вот теперь мы настроились на позитив. Будем дружно работать.) |
Quiz-Quiz-Trade |
||||||||||||||
II. Актуальләштерү
– Бер-беребезгә, миңа һәм кунакларга елмаябыз. (Улыбнитесь друг другу, мне, гостям.) – Мин сезгә хәзер сораулар таратам, ә сез: … (Сейчас я раздаю вопросы, а вы: …) • укыгыз ʻпрочитайтеʼ • уйлагыз ʻподумайтеʼ • җавап бирегез ʻ ответьте на вопросыʼ • үз-үзегезне тикшерегез ʻпроверьте себя (развернув)ʼ – Ә хәзер басыгыз, үзегезгә пар табыгыз, аңа шушы сорауны бирегез, иптәшегезнең җавабын тыңлагыз. Җавап дөрес булмаса, аны төзәтегез һәм карточкаларыгызны алышыгыз. Шул рәвешле 4 партнер белән эшләгез. (Теперь встаньте, найдите себе пару, задайте ему вопрос, послушайте ответ. Если ответ не верный, исправьте, обменяйтесь карточками. Итак, встретьтесь с 4 партнерами.) (Укучылар бер-берләре белән эшлиләр, үзара сорау бирәләр, җавапларын тыңлыйлар һәм шуннан соң карточкаларын алышалар, таныш сораулы карточканы алмыйлар. Кыңгырау. Укучылар үз урыннарына утыралар.(Идет работа. Дети задают вопросы, отвечают. Колокольчик. Садятся.)) – Укучылар, ә хәзер карточкаларны өстәлнең уртасына куегыз. (Положите карточки на середину стола.) |
Quiz-Quiz-Trade |
||||||||||||||
III. Белемнәрне ныгыту
– Балалар утырыгыз. Кем миңа әйтә: – Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.) – Кыш көне урамда һава торышы ниди? (Кар ява, салкын, буран.) – Кыш көне балалар нишли? (Чана шуалар.) – Бүген атнаның нинди көне? (Җомга.) – Бүген ничәнче число? (12 нче декабрь.) – А совсем недавно какое время год было? (Осень ʻкөзʼ.) – Ә көз көне урамда һава торышы нинди? Нәрсә була? (Яңгыр ява. Кошлар җылы якка китәләр. Яшелчәләр өлгерә.) – Син булдырдың! Чыннан да көз көне яшелчә-җимешләр өлгерә. Бу минем иң яраткан темам. Без бүген дәрестә нәкъ шуның турында сөйләшербез. (Какой ты молодец ты. Действительно. Осенью поспевают овощи и фрукты. Это моя любимая тема. Вот об этом мы сегодня подробней и поговорим.) |
Pair Share
|
||||||||||||||
IV. Язма эш
(Укучыларга кәрзиннәр таратам һәм сораулар бирәм. (Раздаю корзины. Даю задание.)) Нәрсә? Нәрсә? Нинди?
Җиләк-җимешләр Яшелчәләр Нинди булалар? (Какими могут быть?) (Төсе, формасы, сыйфаты, тәме, файдалы үзенчәлекләре. Цвет, вкус, качество, форма, полезные свойства.) – Җавапларны 1 нче номерлы укучы яза. (Начинают писать участники под номером 1 (2, 3, 4).) Кыңгырау – Без никадәр яшелчә һәм җиләк-җимеш исеме беләбез икән? Әйдәгез укыйк әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән? Һәр өстәлдән 1 нче номерлы укучы җавап бирә.(Как много мы знаем названий овощей и фруктов, и какими они могут быть? Давайте зачитаем. Начнем с участника под номером 1 каждого стола.) (Ике укучыга бер рәсем өләшәм. (Раздаю картинки 1 на двоих.)) – Иңсә күршегездән ничек сорарсыз? (Как вы спросите своего друга, партнера по плечу?): – Что это? – Какой это фрукт? (Овощ.) – Любишь ты? – Если «да», почему? – Если «нет», почему? А партнеры башлый. – Өченче өстәлдән 3–4 нче укучылар җавп бирә. (Послушаем стол номер 3, участники под номером 3 и 4.) – Беренче өстәлдән 1–2 нче укучыларны тыңлыйбыз. (Послушаем стол номер 1, участники под номером 1 и 2.) – Балалар, бу яшелчәләр көз көне өлгерә, ә хәзер кыш. Бу файдалы витаминнарны кайдан алырга була? Кибеттәнме? (Но ведь эти овощи и фрукты созревают осенью, а сейчас зима. Где можно взять эти полезные витамины? В магазине?) (Алар кибеттә сатыла. Кибеттән.) – Дөрес, укучылар. Без сезнең белән бик яхшы эшләдек. Сез, мөгаен, арыгансыздыр, шулаймы? Кибеткә барыр өчен, көчегез калдымы икән? Әйдәгез әле, тикшереп карыйк. Бергәләп, көз турында физик күнегүләр ясыйк.(Правильно. Но мы с вами так хорошо поработали. Наверное, устали? Давайте проверим, сколько у вас осталось сил, чтобы дойти до магазина. Сделаем физминутку об осени.) Физминутка – «Җил исә, исә, исә…» – Агачларда нинди җиләк-җимешләр үсә? (Алма, груша, слива, чия, кура һ.б.) – Нокталы (точечный ) массаж. 1, 2, 3, 4 … 10, 9, 8 … – Афәрин, укучылар. Без саннарны да искә төшердек, бу исә сезгә кибеттән яшелчәләр сатып алганда ярап куячак. (Молодцы, мы счет повторили, это нам очень поможет в магазине производить финансовый расчет.) – Әйдәгез әле кибетче һәм сатып алучы аралашуын искә төшерик. (Давайте вспомним алгоритм действий продавца и покупателя в магазине.) (Укучылар, урыннарына утырып, кара-каршы партнерлары белән сөйләшеп карыйлар. (Садятся и проговаривают с партнерами по лицу. )) Покупатель (сатып алучы) Продавец (сатучы)
(Укучылар бирелгән таблица-схема буенча сөйләшәләр.) – Кибет янына килегезче. 3 нче номерлы сатучылар. (Пройдите, пожалуйста, к магазину продавцы под №3 )
1 өстәл 2 өстәл 3 өстәл
1нче кибет 2нче кибет 3нче кибет Кыңгырау. (4 нче номерлы кибетчеләр алышына. Уен тәмамлана.) – Бик яхшы, балалар. Сез сата да, сатып ала да беләсез икән. Татар авылына барып чыксак, ачтан үлмибез икән. (Хорошо, вы умеете и продавать, и покупать. Если попадем в татарский аул, с голоду не пропадем это точно.) – Утырыгыз, балалар. Текст белән эш. (Текст экранда. Укытучы балаларга да текстларны тарата.) – Текстны укыгыз. – Укучылар, текстта нәрсә җитми? (Вы заметили, что-то в тексте не хватает?) (Кушымчалар ʻокончанияʼ.) – Әйе, кушымчалар. (Да, окончаний.) – Уйлап карагыз әле. Фикер алышыгыз. Бу кушымчалар кайсы кагыйдәгә карый? (Подумайте. Обсудите, какое это правило?) – Икенче өстәлдән 4 нче номерлы укучының җавабын ишетергә телим. (Стол номер 2, ученик номер 4, расскажи нам это правило.)
(Кагыйдәне тыңлагач, тактада әлеге рәсем күрсәтелә.)
– Хәзер һәр укучы кайда нинди кушымча куелуы турында уйлый, ләкин җавапны язмыйбыз әле. (Теперь каждый сам подумает, где какое окончание нужно вписать, но не вписываем!) |
Number Up
Pair Share |
||||||||||||||
V. Индивидуаль рефлексия
– Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Көз. Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр.) – Дөрес, балалар. Без бүген сезнең белән көз, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында сөйләштек. (Ребята, мы сегодня на уроке повторили темы осень, овощи и фрукты.) – Ә сез үзегез җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга яратасызмы? (Әйе. Яратабыз.) – Аларны ни өчен ашарга кирәк? (Аларда витаминнар бар.) – Витаминнар нигә кирәк? (Авырмаска.) –Укучылар бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз?(Что вы узнали для себя нового?) (Яшелчәләрдә витаминнар бар. Витаминнар файдалы. Яшелчәләрне ашарга кирәк.) – Бик дөрес, балалар |
|||||||||||||||
VI. Өй эше бирү
! – Кто все понял, и у кого не осталось вопросов по теме, и кто сможет научить другого, домашнее задание для них: вставить окончания и переписать в рабочую тетрадь этот текст. ? – У кого остались вопросы поставьте вопросительный знак, домашнее задание для них: повторить правило, карандашом вставить окончания. – Укучылар бүген сез дәрестә бик яхшы эшләдегез. Афәрин! (Хорошо поработали, на 5+. Молодцы!) – Ә хәзер мин сезгә күчтәнәч таратам… (Балаларга алма таратыла.) – Алма витаминнарга баймы? (Бай.) – Укучылар, җиләк-җимеш, яшелчә ашаган кеше сәламәт була. Мин сезнең таза-сау булып үсүегезне телим |