Җәлил рухы һәрчак күңелдә

№ 115

Миләүшә ЗАРИПОВА,

аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе озынайтылган көн группасы тәрбиячесе

Без кечкенәдән үк шигырьләр, әкиятләр тыңлыйбыз. Хәреф танып укырга өйрәнүгә кулга китап алабыз. Укыганнарыбыз табигать дөньясы, тормыш, кешеләр, без белмәгән кызыклы хәлләр, вакыйгалар турында. Алар безне куандыра, шатландыра, тормышны яратырга өйрәтә, яки, киресенчә, безне борчый, уйланырга мәҗбүр итә.

Язучы, шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге кирәк. Аларның иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Гомумән, язучыларның әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан буладыр.

Язучыларның төп бурычлары − яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын җырлау.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар.

Максатлар: Муса Җәлилнең тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү; татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен укучыларыма пропагандалау, шигырьләренең балаларга тәрбия бирүдәге ролен күрсәтү; Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.

Шундый нәтиҗәгә килдем: Муса Җәлил татар шигърияте  түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Муса Җәлил балаларга бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.

 

“Кечкенә дусларга” китабына күзәтү

Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Соңыннан шул күңелле вакытларны искә алып “Әлифба” шигырен дә яза. Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга. Беренче шигырен ул 9 яшендә яза. 1922 нче елда Казанга килә, укырга керә. Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли.  Шагыйрь балалар өчен 20-30 нчы елларда актив яза, хәтта иҗаты бу еллар балалар әдәбиятының үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин. Аның туган як табигате, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп бара.

Муса Җәлил – балаларның якын дусты булган. Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. Балалар өчен язылган шигырьләре “Кечкенә дусларга” китабында урын алган. Бу  фәнни эшемдә “Кечкенә дусларга” китабына күзәтү ясарга уйладым.Иң беренче булып мине китаптагы “Кызыма” шигыре үзенә җәлеп итте. Бу шигырен ул кечкенә кызы Чулпанга багышлый.

Кызыма (өзек)

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Шулай ук кызы Чулпан исеменнән язылган шигыре дә бик кызыклы.

Әти миңа охшаган;

Мин әтигә охшаган:

Әти миңа ышана,

Мин әтигә ышанам.

Алма алмагачыннан

Ерак төшми, диләр бит!

Алтын була кечкенә,

Артык үсми, диләр бит!

Муса Җәлил туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Күке нигә моңлана икән?.

Күке” шигырен укып. Без бу сорауга җавап табабыз.

Ул ялгыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

-Кәк-күк, кәк-күк!

— Шагыйрьнең туган авылы Мостафада  бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче “кикрикүк” дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар.Мусаның ”Әтәч” шигыре шул турыда.

Таң ата бугай, әтәч кычкыра:

-Кикрикүк! Кикрикүк!

Йә сузып кына. йә бик еш кына.

-Кикрикүк! Кикрикүк!

Без дә уяндык әтәч тавышына:

— Кикрикүк! Кикрикүк!

Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр..

Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур “Маэмай” дигән шигырьне язган. (“Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.”)

Ә менә аның песие нинди хәлгә тарыган, хәзер карап китәбез.

-Мияу,-мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.

Мусаның туган авылыда, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, “Чишмә” исемле шигырь язган.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!

Муса Җәлил язган шигырьләр аша без аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китердек.

Муса Җәлилнең “ Сәгать” шигыренә композитор Ф.Әхмәтов көй язган.

Сәгать

Сәгать җырлый: “ Диң-диң!…”

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, “ Зиң-зиң!”

Миңа карап йөр син!…

Муса Җәлил безгә бердәмлек, дуслык турында “Себерке әкияте” дигән әсәр дә язып калдырган.

Аерым яшәсәгез,

Һич оешмасагыз

Һәм берләшмәсәгез,

Дошман сезне җиңел

Сындырыр да ташлар, — дигән ул.

Шагыйрьнең иҗатында шулай ук ирекле хезмәт, тырыш бала образы, күмәклек темалары бизәкләргә төреп яктыртыла: “Бакчачы”, “Әйдәгез дуслар”, “Болында” кебек шигырьләрдә хезмәтнең тормыштагы урыны, бала тәрбияләүдәге роле күрсәтелә. Хезмәт сөюче балага, ирекле күмәк хезмәткә дан җырлана.

30 нчы  елларда  ук  шагыйрьнең “Йолдызлар”, “Батыр егет турында җыр”, “Беренче дәрес”, “Маэмай” һ.б. шигырьләрендә уку, белем, тәрбия мәсьәләләре белән бердәй дәрәҗәдә кыю, батыр бала образы һәм фашизмга нәфрәт чагылыш таба.

М. Җәлилнең юмористик рухтагы  шигырьләре –  “Ишек төбендә”, “Чаңгы шуганда” һ.б. баланың күңел дөньясын аңлап язылган. Нәни геройлар шаян, кыю, шул ук вакытта тәҗрибәсез, аларның садәлеге күңелдә матур хис калдыра.

«Ана бәйрәме» шигырендә Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага, −

дип инәлә ул.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта.

Ул балалар әдәбияты өлкәсендә бай иҗат мирасы калдырган әдип. Тик гомере генә кыска була шул. Фашист Германиясе сугыш башлагач, ул Туган илебезне яклап үзе теләп, сугышка китә. Анда дошманнарга каршы батырларча көрәшә һәм чолганыш вакытында каты яраланып дошман кулына эләгә. Әмма әсирлектә дә Муса иҗатын дәвам итә. Сугышта Муса Җәлил төрле явызлык, вәхшилек, аянычлы хәлләр күрә. hәм ул “Кызыл ромашка” шигырен яза. “Кечкенә дусларга” китабында бу шигырь “Табигать дөньясы”  бүлегендә урнашкан.

Муса Җәлил, яраланып, әсирлеккә төшә. Әмма ул иле, халкы турында шигырьләр язудан һәм ничек тә иреккә чыгу, Туган иленә кайту турында хыялланудан туктамый. Әйдәгез хәзер без аның “ Тик булса иде ирек” дигән шигырен укыйк.

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Җидегән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.

Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз! 1944 елның 25 августында аны үтерәләр. Муса Җәлил үлде… Ләкин… аның җырлары мәңгелеккә күңелләрдә калды.

      Җырга әйләнгән гомер

Без  сөекле шагыйребезнең “Кечкенә дусларга” китабында кунакта булдык. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Муса Җәлилнең “Кечкенә дусларга” китабын һәр бала укырга тиеш дип уйлыйм.

Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмый. Герой — шагыйребезгә булган мәхәббәтебез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.

Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

(«Җырларым».)

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Мустафин Р. Муса Джалиль- детский поэт// Детская литература.-1983
  2. М.Җәлил.Кечкенә дусларга. Казан.Татарстан китап нәшрияты. -1989.
  3. “Җыр өйрәтте аны…”, Мәгариф, №6, 1994, 43 нче бит.
  4. “Һәйкәл булып җыры калды”, Мәгариф, №2, 2017,95 нче бит.
  5. Мәгариф, №2, 2018, 24 нче бит.
  6. Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап. (Ред. Р. Гәрәй).-Казан: Таткитнәшр., 1968.- 150 б.
  7. Гыймадиева Н. «Бар җырымны илгә багышладым»: М. Җәлилгә багышланган әдәби-муз. монтаж.-Сов. мәктәбе, 1976, № 1, 50-52 б.
  8. Интернет, “Шигърият.ру”, М.Җәлил биографиясе.