Истәлекләрендә – мәгарифебез тарихы

№44

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле методисты, Татарстанның атказанган укытучысы

Түбән Кама каласында  гомер итүче, 17 китап авторы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, мәгариф отличнигы, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы Галимҗан Шакир улы Вәлиев бу көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләп үтә.

Мирхазова (1)

Милләтебез аксакалы гыйбрәтле дә, мактаулы тормыш юлы узган. Һәрнәрсәгә үз фикере бар, бигрәк тә мәгариф мәсьәләләренә, андагы үзгәреш-яңалыкларга карата. Ил агасының уй-фикерләре  журнал укучыларыбыз өчен дә шактый кызыклы булыр, дип уйлыйм. Беренчедән, бу тема һәрчак мөһим саналса, икенчедән, яшь буынның кечкенәдән үк белемле, хезмәт сөючән, әхлаклы, сәләтле булып үсүен тәэмин итү – мәгариф хезмәткәрләреннән тыш, ата-аналарның да төп бурычы. Аеруча бүгенге көндә, яңа шартлар тудыру белән беррәттән, тәрбия һәм белем бирү эшендә Федераль дәүләт белем бирү стандартларының (ФДББС) шәхси таләпләрен үтәү, үзгәрешләрне аңлап, яңалыкларны яклап, шул ук вакытта традицияне саклап эш итү дәүләт мәгариф сәясәтенең дә өстенлекле юнәлешләреннән санала.

 Галимҗан абый, Сезне хезмәтләрегез буенча ике гомер яшәгән шәхес, дип олылыйлар. Сез моны үзегез ничек кабул итәсез?

– Әйе, андый зурлауларны күп кенә ишетергә яки язмалардан укырга туры килде. Мин, башкарган эшләрем буенча әйтсәк, туган авылым Күзкәйдәге (Минзәлә районы) «Ярыш» колхозының төзү бригадысында озак еллар хисапчы, үзем тәмамлаган урта мәктәптә өч дистә  елдан артык укытучы булып эшләдем һәм, пенсиягә чыккач, Түбән Камада чирек гасыр вакыт язучылык белән шөгыльләнәм. 80 елдан артыкка сузылган эшчәнлегемә нигезләнеп, шулай зурлыйлар дип карыйм. Ихласымнан рәхмәт белдерәм.

Белүемчә, 1930 елларда авыл халкы башлангыч  белем алу белән чикләнгән, шушы кыска вакыт эчендә үсмер егет-кызларны нәрсәгә дә булса өйрәтеп буламы?

– Чыннан да, шулай иде. Авыл яшьләренә андый белем бирү хакында чыгарылган дәүләт карарын үтәү өчен, зур тырышлык барды. Классларда 8–9 яшьлек балалар белән бергә 16–17 яшьтәге үсмерләрнең дә утыруы гадәти күренеш иде. Укучыларга бирелгән белем дә катлаулырак булды. Мәсәлән, III –  IV сыйныфларда һәрвакыт кирәк булган хатлар, алу-бирү кәгазъләре, тәрҗемәи хәлеңне, гаризалар, җыелыш беркетмәләре язарга өйрәттеләр. Математикадан арифметик дүрт гамәлгә кагылышлы катлаулы мәсьәләнең һәр чишелешенә аңлатма язу таләп ителә иде. Дәфтәр тышларындагы тапкырлау таблицасын I  – II сыйныфларда яттан белә идек, алардан тыш, аерым күңелдән исәпләү дәресләре үткәрелде. Өстәвенә, геометрия фәненә караган мәйдан, күләм табуларны өйрәттеләр. Мәсәлән, дүртьеллык белеме булган кеше такта, идән, җир кишәрлеге (бакча), түгәрәк әйберләр мәйданы (чиләк төбе), йорт эче күләмен, әйләнә озынлыгын (тәгәрмәч шины, кисмәк кыршавы һ.б.), бүрәнә күләмен, кисек конус сыешлыгын (силос базы, чиләк), бау ярдәмендә эре терлекләрнең, салам эскертенең, кибәндәге печәннең авырлыгын исәпли ала иде.

Инде тәгаен үземә кагылганы. 1934 елга авыл хуҗалыгын күмәкләштерү (колхозлар төзү) нигездә тәмамланды. Әтием, Шакирҗан Вәлиев, колхозыбызның төзү бригадиры итеп билгеләнде. Ул авыл мәдрәсәсен тәмамлаган, яңалифның да уку-язуын белә, арифметикадан дүрт гамәлне башкара ала, чут төймәләрен тартуга да маһир, ләкин катлаулы исәпләүләрне эшли алмый иде, бигрәк тә геометрик белем кирәклеләрен.

Минем IV сыйныфта укыган чак. Идарәгә чакырып алдылар да төзү бригадасына хисапчы итеп билгеләделәр, аена 12 хезмәт көне бирәчәкләрен дә ишеттем. Шулай итеп, урта мәктәпне тәмамлаганчы һәм мәктәбебездә укыту елларында мин шул эшне башкардым. Төрле исәпләүләргә әтине дә өйрәттем.

Югары сыйныфта уку елларыгыздан нинди мисаллар китерә аласыз?

– Иң элек авылыбызда нинди тип мәктәпләр эшләвен ачыклыйк әле. Бездә башлангыч мәктәп 1922 елдан эшли башлады һәм хәзергәчә дәвам итә. 1931   елда Минзәләдәге колхоз яшьләре мәктәбен (ШКМ) безгә күчерделәр һәм 1928 елда башлангыч мәктәп өчен салынган иркен бинага урнаштырдылар. Андагы классларны элекке волость йортына күчерделәр. Мин, башлангыч белемне шунда алып, элекке мәктәпкә кайттым. 1935 елдан ШКМ бетерелде, анда урта мәктәп ачылды, һәм 1938 елда беренче чыгарылыш булды.

VII – VIII сыйныфлардан башлап, күпчелек укучылар көндәлекләр яза башлый иде. Моны беркем дә мәҗбүр итмәде. Билгеле, тел укытучылары катнашыннан башка булмагандыр.

Габбас көнъязмаларын мондый кереш белән башлаган (1940 ел): «Көндәлекләр язмакчы булдым әле, классташларым шөгыльләнә. Мин аны вак нәрсә, вакыт әрәм итү, диебрәк йөргән идем дә – кирәк эш һәм файдалы икән (Галимҗанныкын укыштырам). Мин дә мәктәп, авыл тормышында яшим бит. Яшьлегем, фикерләрем, йөрәгемдә кайнап торган хисләрем бар. Кичә өчәүләп (Хәсән, Гали, мин) көндәлекне гомер буе (әйтик – 70 ел) язсаң, әгәр һәркөн дәфтәр битенең ике ягын тутырсаң, 10 битне 1 мм дип алсак, бу «һәйкәл»нең биеклеге 2,5 м дан артып китәчәк. Ихтимал, биегрәк тә булыр, тик «бөеклеген» генә әйтеп булмый әлегә».

Үзем әдәби эшкә тотынгач, аларның файдасы күп булды. «Яшьлегебез сәхифәләре», «Сугыш еллары көндәлекләре» дип исемләнгән китапларым тулысынча көнъязмалардан гына тора. Әле хәзер дә бу «чир»емнән арына алмыйм.

 X сыйныфта һәр укучы истәлекләр дәфтәре (гомуми дәфтәр яки альбом) булдыра иде. Аңа сабакташлары, башка танышлары изге теләкләрен, мәхәббәт шигырьләре, хисле җырлар язды, фоторәсемнәр ябыштырды. Шулай итеп, мәктәпне тәмамлап киткәч, уку елларын хәтердә яңарту өчен, әйбәт ядкарь эшләнде. Бу дәфтәрдә укытучылар язмалары да очраштыра иде.

Шигырь язу. Бу эштә иң активлар – малайлар   иде, кызлардан сирәк. Алар язган шигырьләрне стена газеталары укучыларга җиткерде. Әдәбият түгәрәкләрендә тикшерелде, концертларда сөйләнелде. Матбугатта чыгаручылар да булды. Мәктәбебезне тәмамлаган укучылардан Рәшит Гәрәй, Салисә Гәрәева, Габделхай Сабитов, Фәннүр Сафиннарның танылган язучылар дәрәҗәсенә күтәрелүе – безнең өчен горурлык. Алардан башка да төрле темага   язучыларыбыз дистәгә якын.

Халык иҗатын җыю. Җырлар, мәкаль-әйтемнәр, башваткычлар һ.б. җыеп, алардан альбомнар төзеп, мәктәптә калдыру кебек мөһим эш туктаусыз башкарылды. Мәгълүм ки, халык иҗаты кешене бишектән үк тәрбияли башлый һәм яшәешенең, рухи дөньясының аерылгысыз өлешенә әверелә.  Мондый иҗади эшчәнлек белән даими шөгыльләнгән яшь кешенең тел байлыгы үсә, акылы һәм күңеле байый, шәхес буларак тәрбияләнә.

Хат язышу  ул елларда  иң киң таралган күренеш иде. Хат – кечкенә хикәя, аны язу яшь кешене тәрбияләүдә төп чаралардан берсе булуын да икърар итик. Мәктәпне тәмамлап китүчеләр (укуга, армиягә, эшкә) күп еллар үзләрен олы тормыш юлына озаткан мәктәп белән бәйләнешләрен дәвам иттеләр. Ул хатларны гомуми линейкаларда, классларда укыйлар иде.

Стена газеталары чыгару. Бу эш мәҗбүри саналды. Һәр класста һәм мәктәпкүләм газета була иде. Аларның редакторы, секретаре, рәссамы җыелышларда сайланды, исем аталды. Газета зур табаклы калын ак кәгазъгә язылды яки язмалар урнаштыру өчен рейкалар белән бүлгәләнгән катыргы, фанерадан гыйбарәт иде. Аларның эшләнешен, язмалары эчтәлеген күзәтү комсомол комитеты тарафыннан башкарылды.

Уку елы дәвамында ике тапкыр сәнгать олимпиадалары үткәрелә иде. Эчтәлеге: үз шигырьләрен яки күренекле шагыйрьләрнекен уку, гармунда уйнау, җырлау-бию буенча ярыштылар. Рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. Бу чарага ата-аналар да чакырылды. Бүләкләүләр белән тәмамланды (Мактау кәгазе, кием-салым, уку әсбаплары).

Драмтүгәрәк даими эшләп торды (укытучылар белән бергәләп), һәр бәйрәмдә һәм каникул көннәрендә спектакль-концертлар мәктәп, авыл клубы сәхнәләрендә еш күрсәтелде, күрше авылларга бардылар. Гомумән, укучыларга сәхнә тәрбиясе бирү әһәмиятле чаралардан саналды.

Һәр атнаның шимбәсендә өлкән сыйныф укучылары, яшь укытучылар белән бергәләп, кичәләр үткәрә иде. Анда талантлы укучыларның җыр-биюләрен карадылар, халык уеннарын башкардылар, яңаларын өйрәнделәр. Мәктәп кичәләрен карау, өйрәнү өчен күрше авыллардан, ераграктан да (базарчылар куна) килделәр. Кичәләрнең тәртипле узуын учком тәэмин итте.

Төрле темаларга диспутлар  уку елында 2 – 3 тапкыр үткәрелде. Аларны, дирекция белән киңәшеп, комсомол комитеты, учком оештыра иде. Алдан айлар буе зур әзерлек барды, темага карата әдәбият исемлеге күрсәтелде. Бу чарада, өлкән сыйныф укучыларыннан тыш, укытучылар да чыгыш ясады (кайбер темалар: «Нәрсә ул бәхет?», «Нәрсә ул мәхәббәт?», «Гаиләдә кем хуҗа?», «Дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә?» һ.б.) Андый чараларга авыл халкы да катнашты, 400 кеше сыешлы мәктәп залы шыгрым була иде. Аннан тыш класслардагы аерым төркем укучылар да сүз көрәштерәләр иде. Минем «Мең дә бер фикер» дип аталган әсәрем шул елларда ук языла башлаган (төгәлрәге – тугызынчыда укыганда, 1939   елда).

Әдәбият, математика, физика, химия буенча түгәрәкләр эшләде. Аларда, теләгән укучыларны югары уку йортларына керү өчен әзерлиләр иде. Мәктәбебезне тәмамлаучылардан техникумнарга, институтларга керүчеләр саны буенча районда алдынгы идек.

Ораторлар түгәрәге эшләвен аерым күрсәтү кирәк.

Илне саклауга әзерлек җәһәтеннән кайбер мисаллар:

1. Урта мәктәпләрдә башлангыч хәрби белем фәне укытылды. Аны, гадәттә, армия хезмәтен үткән, хәрби чины да булган яшь кеше алып барды.

2. Барлык укучыларны (кызларны да) төз атарга өйрәттеләр.

3. Көзге караңгы төннәрдә хәрби тревогалар үткәрелә иде.

4. Противогаз киеп, походлар ясалды.

5. Көндез агачларның үсешенә һәм кояшка карап, төнлә йолдызлар буенча урман эчендә хәрәкәт итә белергә (юл табарга) күнектерделәр һ.б.

X сыйныфта астрономия фәне укытылды, һәм, Галәмдә кешелек еш очрашып, күзәтеп торган күренешләр буенча тулы белем бирелде. 2 – 3 ел логика (фикерләүнең законнары, формалары) һәм геология (Җир кабыгы турындагы фән) укытылганын хәтерлим. Алар буенча дәреслекләр дә әзерләнгән иде.

Үзем физика, математика, астрономия укыттым.

Мәктәбебезнең  абруе зур иде, дип исәплим. Моны шуннан әйтүем: күрше Красный Бор, Чаллы, Ворошилов (үзәге – Теләнче Тамак) районнарыннан безгә килеп укучылар саны шактый була иде, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда.

Өлкән сыйныф укучыларын мәктәпнең һәм үз авылларының җәмәгать эшләренә тарту, өйрәтү тәрбия эшендә киң таралган чара булды. Һәр укучыга нинди дә булса эш йөкләнә иде. Кайбер мисаллар: түбән класс пионер оешмаларының вожатыйлары (күбрәк – кызлар); авыллардагы пионер һәм комсомол оешмаларында җитәкчеләр; фәнни түгәрәк җитәкчеләре; авыллар буенча бригадирлар (йөреш, тәртип буенча күзәтүчеләр); сайлау алды эшләренә тарту (округ йортларын бизәү, исемлекләр төзү, комиссия составына кертү; матбугат тарату (мәктәптә, авылларда); унъйортлыкларда агитаторлар; ялгыз өлкәннәргә, гарипләргә ярдәм (тимурчылык) һ.б.

Сугыш алды елларында урта мәктәпне тәмамлаучылар күп булмады. Мәсәлән, беренче (1938) чыгарылышта – 14, икенчесендә – 11, өченчедә (без)  –11, дүртенчедә (1941) – 15 укучы. Әле сугыштан соң да күп еллар шулай дәвам итте. Ә бу афәттән соң туган балалар үсеп җиткәч, X – XI сыйныфларны тәмамлаучылар кискен артты. Иң күбе 1975/1976 уку елында 173 укучы тәмамлаган, класслар саны 4 булган (берсе – кичке мәктәптән). Аннан соң кимү башланды, монысына урбанизация (шәһәрләшү) «гаепле». Күп авыллар бетте, әмма Күзкәй сакланды (укучылары аз санлы булган мәктәбе дә). Хәзер авылда төрле милләт кешеләре яши.

Ул еллардагы мәктәпләр яшь кешегә белемне, тәрбияне әйбәт бирде, ләкин бер олы кимчелекләре бар иде. Ул – тәгаен хезмәткә (һөнәргә) өйрәтмәү. Кулына аттестатын тоткан белемле кеше «Инде нишләргә?», «Кая барырга?» дигән сорауларга җавапсыз аптырашта кала иде.

Аның чишелеше ил белән Н.С.Хрущев идарә итә башлагач табылды. Мәктәпләрдә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган фәннәр укытыла башлады (кырчылык, яшелчәчелек, терлекчелек белгечләре һәм механизаторлар әзерләү дә шул елларда башланды). Бу эшне башлаучы, төп оештыручы, эшләүче һәм зур нәтиҗәләргә ирешүче Мөсәяф Шәриф улы Вахитов булды.

Галимҗан ага, Сезгә бирелгән Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы таныклыгында «Татар әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәте өчен» дигән аңлатма бар. Китапларыгызның һәркайсы бәһа биргесез, безнең өчен – рухи хәзинә. Тик шулай да, мактаулы исем кайсы китабыгыз өчен бирелгән дип уйлыйсыз?

– Андый мактаулы исем бирелгәндә (2008 ел), унлап китап авторы идем. Һичшиксез, күп хезмәт куеп, тикшерүләр аша үтеп дөнья күргән әсәр ни дәрәҗәдәдер яңалык булып санала. Аңлавымча, анда «Мең дә бер фикер», «Алчәчәк белән Гөлчәчәк», «Математик хикәяләр» хакында сүз бара. «Фикерләр» турында үткәндә, сүз булды: мин аларны  IX сыйныфта укыганда ук яза башлаганмын. Алар ике мең чамасы, китабымда 1442 белән номерланган. Татар телендә мондый хезмәт чыгу – беренче күренеш. Бу – укучыларым бәясе дә.

«Алчәчәк белән Гөлчәчәк» – «Таһир – Зөһрә»нең өр-яңа варианты. «Математик хикәяләр»  дә  татар әдәбиятында беренче дияр идем.

 Галимҗан абый, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, тагын да озынрак гомер телим.

Чыннан да, таләпчән укытучының, җитди язучының эше күпләргә үрнәк. Аның олы йөрәгендә һәркемгә дә урын җитәрлек, сабыйларга да, өлкәннәргә дә әйтер сүзе бар. Галимҗан ага Вәлиев – безнең балалар бакчасының  да көтеп алган кадерле кунагы, микрорайоныбызның горурлыгы.