Исәнме, мәктәп!

(1нче сентябрь – Белем көненә багышланган тантаналы линейка эшкәртмәсе)

Роза ШӘРИПОВА,

Балтач районы Советлар Союзы Герое Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тантана барышы

(«Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры яңгырап тора. Ике алып баручы алга чыга.)

1 нче алып баручы.

Бәйрәм бүген бездә, бәйрәм бүген –

Шат авазлар яңгырый мәктәптә.

Җәйләр буе аерылышкан дуслар

Сагынышканнар бар да, әлбәттә.

2 нче алып баручы.

Өч ай буе яңа көчләр җыеп,

Белем йортына килдек без кабат.

«Кайчан җитәр шушы көннәр?» – диеп,

Түземсезләнеп тордык без санап.

1 нче алып баручы.

Бүгеннән без кабат мәктәпләрдә

Гыйлем өстәргә килдек атлыгып.

Һәркем бүген елмая һәм көлә,

Яшерә алмый бар да шатлыгын.

2 нче алып баручы.

Укытучылар да серле елмаялар,

Әзер алар яңа үрләргә.

Гыйлем өстәп барча укучыга,

Шытым бирәләр нәни гөлләргә.

(«Исәнме, мәктәп» дигән җыр башкарыла.)

1 нче алып баручы. Тукта-тукта әле, Альбина, монда унберенчеләр  күренми түгелме соң?! Кая киткән болар, әллә 1 нче сентябрь икәнен онытканнармы?

2 нче алып баручы. Кара, чынлап та, арабызда XI сыйныф укучылары юк икән бит. Әллә җәй буе бик тырышып эшләп, арып-талчыгып, йоклап калганнармы?

1 нче алып баручы. Юктыр, йоклап калмаслар. Беләсеңме нәрсә?.. Алар БДИдан куркып качканнар! Әйе, әйе! Аларның бит быел БДИ бирәсе еллары килеп җитте!

2 нче алып баручы. Алай дисәң, бик курка торганнарга охшамаганнар иде бит, узган ел бик гайрәтле йөргәннәр иде түгелме?

1 нче алып баручы. Һе, алай димә, БДИдан бөтен кеше дә курка: әти-әниләр дә, хәтта укытучылар да!

(XI сыйныфлар арттан сөйли. Музыка астында чыгалар.)

1 нче укучы.

Юк, китмәдек, без биредә бүген.

Кабат килдек Белем иленә.

Олы җанлы укытучыларны күреп,

Чын күңелдән һәркем сөенә.

2 нче укучы.

Тагын бер ел укыйк әле

Шушы матур мәктәптә.

Сынауларны, БДИларны

Без җиңәрбез, әлбәттә.

3 нче укучы.

Барчагызны бәйрәм белән котлап,

Бүләк итик сезгә матур җыр.

Бирешмикче юк-бар авырлыкка,

Җырдай чыңлап торсын безнең чор.

(«Мәктәп вальсы» дигән җыр башкарыла. XI сыйныф укучылары вальс бии.)

2 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар, укучылар! Менә тагын Белем бәйрәме – 1 нче сентябрь көне килеп җитте. Без, яңа белем үрләрен яуларга дип, кабаттан яраткан мәктәбебезгә җыелыштык.

1 нче алып баручы. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елында барыбызга  сәламәтлек;  укучыларга яңадан-яңа  уңышлар; укытучыларга сабырлык; әти-әниләребезгә шатлык-куанычлар гына телибез!

2 нче алып баручы. Ә хәзер мәктәбебез директоры Наил Шамилевичка сүз бирәбез. (Директор тәбрикли, соңыннан килгән кунакларга сүз бирә.)

1 нче алып баручы. Ә шулай да бүген иң дулкынлану хисләре кичерүче кешеләр – нәни дусларыбыз, I сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре! Нәни укучылар беренче тапкыр мәктәпкә килгәнгә дулкынланса, әти-әниләре: «Улым яки кызым ничек укып китәр икән?» – дип борчыладыр.

2 нче алып баручы. Бер генә карагыз әле: нинди матурлар алар! Исәнмесез, нәни дусларыбыз! Хуш килдегез, түрдән узыгыз. Матур һәм кызыклы мәктәп тормышына рәхим итегез. Безнең мәктәптә бик күңелле. Биредә сез укырга, язарга, санарга һәм тагын бик күп һөнәрләргә өйрәнерсез.

Сүзне мәктәбебезнең иң нәни укучыларына бирик әле. Алар ни диярләр икән?

(I сыйныф укучылары сөйли.)

1 нче бала.

Әнием дә, әтием дә –

Барысы дулкынлана.

Чөнки нәни уллары

Бүген мәктәпкә бара.

 

2 нче бала.

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена

Детсадта йөри идек.

3 нче бала.

«Бисмилла», дип, әйтеп озатып,

Карап калалар зурлар.

Һәммәсенең йөзендә

Балкый шатлыклы нурлар.

4 нче бала.

Бүгеннән без – укучылар,

Инде бер башка үстек.

Күршедәге бакчадан

Белем йортына күчтек.

5 нче бала.

Ничек кереп утырасы

Бу парта артларына?!

Ярар, арып китсәк әгәр,

Бакча якында гына.

6 нчы бала.

Безгә дә хәзер тырышып,

ФГОС кимерәсе.

Борчылмагыз сез, өлкәннәр,

Чыгар әле бер рәте.

7 нче бала.

Сынатмабыз, тырышырбыз –

Өйрәнербез хәрефләр.

Күңелле һәм тыныч үтәр

Безнең барлык дәресләр.

(«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җыры яңгырый.)

1 нче алып баручы. Афәрин, беренчеләр! Ә хәзер беренчеләрне котлар өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы… (исем-фамилиясен әйтә) бирәбез. (Котлый, бүләкләр тапшыра.)

(XI сыйныфлар I сыйныф укучыларын котлый.)

4 нче укучы.

Әле кайчан гына без дә сезнең кебек

Беренчеләр идек.

Гомер бик тиз уза, сизми дә калганбыз –

Унберенчегә килдек.

5 нче укучы.

Хәтеремдә әле, беренче кат килгәч,

Югалып калганым.

«Хуш киләсең» диеп, апаның

Каршы алганы.

(«Укытучыма» дигән  җыр башкарыла. I сыйныф укучылары асфальтка рәсем ясый.)

6 нчы укучы.

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

7 нче укучы.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

8 нче укучы.

Хәрефләр дә өйрәнерсез,

Сүзләр тезеп уйнарсыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймагыз.

Алып баручы. Без сезгә белем илен ачып керү өчен ачкыч тапшырырга телибез. Шушы ачкыч белем иленә юл күрсәтүче булсын, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итсен.

(Ачкыч тапшырыла. «Классташым» дигән җыр башкарыла. XI сыйныфлар сөйләп китә.)

9 нчы укучы.

Шавы булып алсу яфракларның

Зәңгәрлеге булып һаваның.

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,

 Матурлыкта тиңе юк аның.

 10 нчы укучы.

 Мәктәбем! Үтте синдә балачагым,

 Үсмер чагым – гүзәл чак.

 Ул вакытның мизгелләре

 Йөрәкләрдә калачак.

 1 нче укучы

 Еллар үтәр аккан сулар кебек

 Гомер генә кайтмас кирегә.

 Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

 Мәңге серле мәктәп иленә.

 2 нче укучы.

Кешеләргә мәхәббәтне

Тәрбияләдең бездә.

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.

(«Мәктәп» дигән җыр башкарыла.)

3 нче укучы.

Укытучыларыбыз!

Омтыласыз уй һәм йөрәкләрен

Баетырга бала халкының.

Ләззәт тапсын киләчәктә эштән,

Илгә бирсен көч һәм акылын.

 4 нче укучы.

Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син.

Шул кояшың, йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.

 5 нче укучы.

Кулыбыздан тотып киң ишектән

Хәтеремдә алып кергәнең.

Җиңел булмас, димен, и нәниләр,

Төшенергә белем серләрен.

 6 нчы укучы.

Армый-талмый синең белән бергә

Үрмәләдек һаман яктыга.

Күргән саен безнең уңышларны

Ай-кояштай йөзең яктыра.

 7 нче укучы.

Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

 8 нче укучы.

 Гүзәлләрдән-гүзәл синең йөрәгең,

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

9 нчы укучы.

Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең, үзенең дә,

Хыяллары чынга ашканын.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне дә бүгенге Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә тынгысыз хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, сәламәтлек теләп калабыз.

 10 нчы укучы.

Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде Каф тау кадәрле.

 1 нче укучы.

Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.

2 нче укучы.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

 3 нче укучы.

Алыгыз сез бүген кабул итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй Белем бәйрәмен.

(Хор «Мәктәп еллары» җырын башкара.)

 4 нче укучы.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау мәктәпләргә.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елын башларга.

 5 нче укучы.

Тәбрикләп иң нәни дусларын,

Өлкәннәр сезне дә шулай ук.

Класска керергә чакыра

Беренче звонок, звонок.

 6 нчы укучы.

Класска – балалар каршына,

Тыңгысыз мактаулы хезмәткә.

Озата беренче звонок

Хәерле сәгатьтә, сәгатьтә!

1 нче алып баручы.

Мә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга:

Хәерле сәгатьтә!

(XI һәм I  сыйныф укучысы, түгәрәк буйлап әйләнеп, кыңгырау чыңлата. Укучылар классларга – Тынычлык дәресенә таралыша.)