Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

(4 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

 

                                                                                                              

Резедә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Тема: Исемнең килеш белән төрләнеше

  Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү,  исемнәрнең килеш  белән төрләнүен  ныгыту, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәсен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.   Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

  1. Фикер сәләтен үстерү максаты. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерүгә ярдәм итү.
  2. Тәрбияви максат. Туган илгә, туган җиргә, туган телгә ярату хисе тәрбияләү, Фирдәүс Гарипова эшчәнлегенә ихтирам хисе тәрбияләү, укучыларда гаиләдәге кешеләргә хөрмәт, бердәмлек, бер-береңә булышу, дуслык хисләре тәрбияләү.

Кулланылган технологияләр:  проблемалы-диалогик технология, үстерелешле укыту.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген  оештыру формалары: фронталь  һәм группалы, индивидуаль.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет буенча: исемнең килешләрен дөрес билгеләү.

Универсаль  уку күнекмәләре:

    шәхси: яңа материалны өйрәнүгә,  танып белүгә кызыксыну күрсәтү;

  • уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу,  хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану;

    регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

    танып белү: берничә информация  чыганагы белән эшләү, эш барышында өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белү;

   

коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр,  татар теле дәреслеге.

Дәреслек: М.М.Шәкүрова, Л.М.Гыйниятуллина, О.Р.Хисамов .Туган тел (татар теле) – татар башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 4 нче сыйныфы өчен дәреслек.  2 кисәктә. –  Казан: Татарстан китап  нәшрияты, 2020.

Дәреснең структурасы:

  1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру).
  2. Фонетик күнегү.
  3. Белемнәрне актуальләштерү.
  4. Максат кую .
  5. Яңа белемнәрне аңлау.
  6. Яңа белем информациясен аңлап үзләштерү.
  7. Физкультминутка.
  8. Уку материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру (белемнәр системасы эченә салу һәм кабатлау).
  9. Рефлексия.

10.Дәресне йомгаклау.

 

                                                                                         Дәреснең барышы

 

 

Укытучы эшчәнлеге

 

 

Укучыларның эшчәнлеге

 

Формалаштырылучы УУГ(УУД)

1. Оештыру  өлеше (психологик уңай халәт тудыру) Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген барлау.

1 .– Исәнмесез, балалар!. Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

– Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз,эшкә керешик.

 

2.Дәрестә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерү.

Тулы җөмләләр белән сөйлә.

Иптәшеңне игътибар белән тыңла, бүлдермә.

Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

Дәфтәреңә дөрес һәм матур яз.

 

 

 

 Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм  психологик уңай халәт тудыруда катнашу.

Җаваплар тулы,

төгәл,

аңлаешлы булырга тиеш.

 

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

шәхси:  укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары  чагылуы

2.Белемнәрне актуальләштерү.

1. Матур язу күнегүе:

Бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп Г.Тукайның «Туган авыл » шигыреннән икеюллыкны сайлап алдым.Бу шигырь юллары  нәрсә турында? Ватан, туган ил, туган җир, туган авыл турында. Бу сүзләр һәркемгә якын һәм кадерле.

Тактада һәм һәр укучыга шигырь язылган карточка таратыла.  Шигырьне хор белән уку, дәфтәргә күчереп язу. Язганда  дөрес утыру кагыйдәләрен әйтү.

 

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Габдулла Тукай.

–Укучылар без бу шигырь  юлларына дәрес барышында тагын әйләнеп кайтырбыз .

 

2. Сүзлек диктанты.

Һөнәр, якташ, Казан, аккош, шигырь, «Су анасы» балеты, озынборын, мәсьәлә, уңыш, хезмәт, тәрбияче , «Мәгариф» журналы, бала-чага, каен җиләге, манзара.

3. Сүзлек эше. Манзара – табигать күренеше, пейзаж. Рәсемнәрдә күргәнегезчә авылыбызның табигате сүрәтләнгән.

4.Сүзләрнең дөреслеген тикшерү. Бер-берсенекен алмашып тикшерәләр һәм бәяләү.

5.Сорауларга җаваплар бирегез.

1.Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

2.Кайсы сүз төркеменә керә?

3.Шул сүзләр арасыннан тамыр сүзләрне укыгыз.Нинди сүзләргә тамыр дип әйтәбез? (Тамыр – сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерә)

4.Бу сүзләр арасында ясалыш ягыннан тагын нинди төрләр бар?(Ясалма, кушма, тезмә, ,парлы ).Тикшерәбез, исем ясалышы буенча нәтиҗә ясала.

5.Исемнәр ничә төргә бүленә?Ялгызлык һәм уртаклык.Ялгызлык исемнәрне атагыз.

6.Күплек сан нәрсәне белдерә? (Күплек санда килгәндә,исем бер төр предметларның күп булуын белдерә)

7.Нинди очракта -нар,–нәр кушымчалары ялгана?(Борын авазына тәмамланганда.)

Сез инде беләсез исемнәрнең саннар белән төрләнүен, кушымчаларын да беләсез. Исем тагын нәрсә белән төрләнә? (Килеш белән.)

–Дөрес, хәзер без исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында яңа мәгълүматлар алырбыз.

 

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Исем турында белемнәрне камилләштерү.

 

 

 

 

 

.

 

 

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

дәреслектә һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән   тамгаларны, символларны, схемаларны аңлау, чагыштыра белү, классификацияли  белү;

коммуникатив:  үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу  белән килешү;

 предмет буенча: хәрефнең дөрес язылышын белү

 

3.Яңа белем информациясен  аңлау.

1.Үткән дәрес  материалын хәтердә яңарту.

 

– Татар телендә ничә килеш бар? (6 килеш);

– 3 сыйныфта килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен җөмләләр төзегән идек, шуларны искә төшерик.

Безнең                 Бер                           Баш килеш

Ирек                    Илдә                        Иялек килеше

Юрганга              Юктыр                     Юнәлеш килеше

Төренеп               Тиңсез                     Төшем килеше

Чанага                  Чыршы                   Чыгыш килеше

Утырды                Урманы                 Урын-вакыт килеше

– кайсы килеш исемнәре сузык авазга башлана? (иялек, урын-вакыт);

– кайсы килешләрнең исемнәрендә «Ш» тартыгы бар? (баш, юнәлеш, төшем, чыгыш килешлрендә);

– кайсы килешнең исеме яңгырау  тартыктан башлана? (баш килеш)

– кайсы килешләрнең исемнәре саңгырау тартыктан башлана? (төшем, чыгыш килешләре);

– кайсы килешнең исеме ике аваз кушылмасын белдергән  хәрефтән  башлана? (юнәлеш килеше);

– кайсы килешнең исеме яңгырау тартыкка тәмамлана? (төшем килеше);

– иң озын исемле килешне әйтегез (урын-вакыт килеше)

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к.кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?

– Исемнәрнең килеш белән төрләнеше 2 төрле була..Калын һәм нечкә төрләнеш.

 

– Мин сезгә бүгенге темабызга бәйле бер матур шигырь алып килдем. Хәзер аны сезгә тәкъдим итәм.

Килешләр.

Кем? – мин

Нәрсә? – баш

Кем? Нәрсә? Соравына

Җавап бирә баш килеш.

Кемнең? Нәрсәнең? дия

Иялек килеше генә.

Кемгә? Нәрсәгә? Кая?

Уңга, сулга, алга, артка.

Юнәлеш килеше әйтә.

Сөйли безгә бу хакта.

Уңны, сулны төшендерә

Төшем килеше генә.

Шуңа күрә ул безгә

Кемне? Нәрсәне? дия.

Эштән, өйдән, мәктәптән,

Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?

Чыгып килә ул дия

Чыгыш килеше генә.

Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

Өстә, аста, алда, артта.

Урын-вакытын күрсәтә

Сөйли безгә шул хакта.

Б.к авыл   чишмә    эш    ватан

И.к авылның  чишмәнең  эшнең  ватанның

Ю.к. авылга чишмәгә  эшкә  ватанга

Т.к. авылны  чишмәне  эшне  ватанны

Ч.к. авылдан  чишмәдән  эштән  ватаннан

Ур.в.к. авылда  чишмәдә  эштә  ватанда

 

Ә хәзер тактага игътибар белән карагыз.

Сузык авазга һәм яңгырау тартыкка беткән исемнәргә Саңгырау авазларга беткән  беткән исемнәргә м, н, ң (борын тартыклары)

тартыкларына беткән исемнәргә

Ю.к.          –га, –гә

Ч.к.           –дан, –дән

Ур.-в.к.    -да, -дә

–ка,–кә

–тан, –тән

–та, –тә

–га, –гә

–нан, –нән

–да, –дә

 

Кагыйдәне уку. 11–12 бит.

 

Берләштергән кагыйдәне чыгаралар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәтиҗә ясыйлар:

исемнең 6 килеше бар

(аталышы,сораулары).

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

предмет буенча: иҗек белән тамырга бүленешнең аермасын аңлау;

танып белү күнекмәләре:

өйрәнелә торган күренештә сәбәп–нәтиҗә мөнәсәбәтләрен табу

 

4.Яңа белемнәрне аңлап үзләштерү.

2. Плакат өстендә эш.

Плакатта авылыбыз турында матур җөмләләр язылган. Хәер матур итеп язарлык та. Авылыбыз зур. Өчкатлы мәктәп, икекатлы мәдәният йорты, күпсанда кибетләр, элемтә бүлекчәсе, нефть кудыру станцияләре эшләп тора. Авылыбызга багышланган шигъри юллар, җырлар иҗат ителгән.

Безнең авыл матур табигать кочагында урнашкан.Авылның тирә-ягында иксез-чиксез иген басулары күкрәп ята.Авылдан ерак түгел көмеш сулы салкын чишмә челтерәп ага. Әнә урманда кошлар сайрый. Бәйрәмнәрдә авылга кунаклар җыела. Безнең авылда хезмәт сөючән,тырыш кешеләр яши.

–Эчтән бер кат укыгыз.

–Текстны    …… укый.

–Нинди сүзләр текстта еш кабатлана?

–Авыл сүзенең килешләрен билгелик.

Дәреслек белән эш:

– Укчылар дәреслекнең 10 нче битен ачыгыз, 6 нчы күнегүне табыгыз .

–…. күнегүнең биремен укысын!

–         (Җөмләләрне укыгыз, калын хәреф белән бирелгән исемнәрнең килешен билгелә)

–         Берәр җөмләләп укыгыз, калын хәреф белән бирелгән исемнең нинди килештә килүен әйтегез.

–         (……..)

–         Яхшы, барыгыз да дөрес җавап бирдегез! Хәзер  күнегүне вариантлап, дәфтәрләрдә язмача эшләрбез. 1 нче вариант – идән, китап  сүзен, 2 нче вариант – су, хат  сүзен килешләр белән төрләндерә.

–         (……)

 

 

Ял минуты:  Без сезнең белән бер авылда яшибез.Бер мәктәптә, бер сыйныфта укыйбыз.Бер-беребезне хөрмәт  итеп, яратып яшик.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Йә, кайсыгыз, дусларына

Елмаю бүләк итә?

Хәзер бер-берегезгә елмаеп карагыз, елмаю бүләк итегез.Йөзегездән беркайчан да елмаю китмәсен.

Дуслык зур байлык. Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

 

 

 

Укучылар  тактада эшлиләр

 

 

 

 

 

 

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

информацион:  информация  таба белү,  анализлау,  синтезлау, гадидән – катлаулыга;

 предмет буенча:  җөмлә һәм сүзләрне аеру, тактадан һәм дәреслектән хатасыз күчерә белү,  алган белемне куллана белү

 

5.Уку  материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру

1. Килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга кирәк.

Б.к. басу  авылдаш

И.к басуга авылдашны

Ю.к. басуда авылдаштан

Т.к. басудан  авылдашка

Ч.к. басуның авылдашта

Ур.в.к. басуны  авылдашның (Тикшерү)

2Авылдашларны сүзен мәгънәле кисәкләргә бүләргә.

(Авылдашларны – авыл – тамыр, –даш – ясагыч кушымча, –лар – күплек сан кушымчасы, –ны – төшем килеше кушымчасы

 

3. Куиз-куиз трейд.Исемнең килеш белән төрләнеше буенча  бер беребезгә сораулар төзибез.Кем әзер үзенә иптәш эзли.

 

Исемнең  килешләре өйрәнгәннәре буенча бер берсенә сораулар төзиләр,  пар табып белемнәрен тикшерәләр. регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

танып-белү күнекмәләре:

коммуникатив:

үзара килешеп эшләү, уртак фикергә килә  белү;

предмет буенча:

сыйфатның дәрәҗәсен дөрес билгеләү

6.Дәресне йомгаклау.

Укучылар, матур язу карточкасындагы шигырь юлларына кабат әйләнеп кайтыйк. Габдулла Тукайның бу шигыре туган җир, туган ил турында. Мин сезгә Фирдәүс Гарипованың да «Авылларны сөям җаным-тәнем белән» китабын алып килдем. Бу китапта кайбер район-авылларның тарихы бирелгән. Сезгә дә алар белән танышырга тәкъдим итәм, кайберләрен уку дәресләрендә дә укып узарбыз. Мин бүген сезгә өй эше итеп төрле килештәге исемнәрне кулланып үзегезнең туган җирегез турында хикәя язарга бирәм. Бәлки, арагызда шигырь иҗат итүчеләр дә табылыр.

 

–        Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

–        Планлаштырылган эшләребезне эшләп, максатыбызга ирештекме?

–         Кемнәр бик яхшы эшләде?

–        Кемнәр дәрестә аз катнашты?

–        Дәрес ошадымы? Кайсы моменты?

VI. Билгеләр кую

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям.

Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам.Уңышлы көннәр сезгә.

 

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

 

 

 Укчылар максатка ирешү –ирешмәү турында әйтәләр:

Бүгенге дәрестә мин:

– …өйрәндем

– миңа…кызык булды

– миңа…авыр  булды

– миңа әһәмиятле кебек тоелды…

– мин шуны аңладым:

регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү;

 коммуникатив:  үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү