Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел
Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел
( Шагыйрь Ш.Галиев иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе)
Гөлфруз ФӘХРЕТДИНОВА
Апастагы «Кояшкай»
балалар бакчасы тәрбиячесе.
Максат. Балаларга шагыйрь Шәүкәт Галиевның иҗаты аша туган телебезнең серләрен, матурлыгын, байлыгын күрсәтү. Туган телебезне ярату, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
Куңелле музыка яңгырый, залга балалар керә hәм алар ярымтүгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле кунаклар! «Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел» исемле бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.
«Туган телен кадерләгән халык – кадерле булыр» – дигән әйтем абар. Менә шушы татлы туган телнең серләренә, байлыгына төшенү өчен иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Сүзләрнең ниндиләре генә юк. Сүзнең тылсымлы көчен, без узебезнең җәүhәрләребез аша аңлыйбыз, hәр сүзнең кадерен белергә өйрәнәбез.
Җирдә миңа ни кирәк ?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Нинди көчле, кадерле сүзләрне шигъри юллар аша безгә җиткереп калдырган күренекле әдибебез.
Шәүкәт Галиев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсендәге халыкара, А.Алиш исемендәге республикабыз бүләкләре иясе, Татарстанның халык шагыйре. Ул безнең якташыбыз – Апас районы Олы Бакырчы авылында туып үскән, шуңа да икеләтә кадерле. Аның шигырьләре тормышыбызны бизи, шаярып-көлеп, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә. (Ш.Галиевның шигырьләрен балалар сөйли).
1 нче бала. Ялкау да үсә.
Иренә ул укырга
Иренә ул эшләргә.
Иренсә дә, барыбер
Туры килә үсәргә.
Әкрен кыймылдаса да
Тиз үтәчәк балачак
Бала ялкау үскәчтен,
Ата ялкау булачак.
2 нче бала. Таныш күренеш.
Белмим нинди баладыр
Аңлатуы бәладер –
Авызын салындырып
Ашатуы бәладер.
Авызын салындырып,
Утыра ялындырып…
Әни тәмам аптырый…
Читкә бора ул башын.
Этәреп куя ашын,
Ашамыйм ди, теләмим.
Чын сәбәбен беләм мин:
Утырмый ул иренеп,
Чындыр, кабар җире юк –
Эче тулы кирелек!…
Тәрбияче. Ш.Галиевның шигырьләре күңелле, балалар аларны тиз отып алалар, үз телебездә рәхәтләнеп сөйлиләр. Туган телдә сөйләү үзе бер бәхет ул!
(«Кызыл трамвай». «Автобуста» дигән Ш.Галиев шигырьләрен балалар сөйли)
Ул балаларны узенең шигырьләре аша өлкәннәрне хөрмәт итәргә, әдәпле булырга, дуслыкны саклый белергә, туган телебезне, илебезне яратырга өйрәтә.
(Залга түбәтәй кигән малай йөгереп керә)
Шәвәли: Мин Шәвәли! Шук малай, үткен малай, ут малай! Килдем сезгә кунакка!
Тәрбияче. Балалар! Сез Шәвәлине беләсезме?
Бала. Әйе, Шәвәли ул Шәүкәт абый Галиевның персонажы. Без аны «Сабантуй» газетасында чыккан шигырьләре аша яхшы беләбез. Шәвәли шук, мәзәкчән булса да, эшчән малай.
Тәрбияче. Шәвәли, түбәтәең бигрәк матур, әйдә безнең белән бергәләп уйнап, җырлап күңел ач!
(Түбәтәй уены. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Тәрбияче кулында түбәтәй. Җыр барышында балалар түбәтәйне бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа «җәза» бирелә)
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм, дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укыла.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
«Җәза» Ленарга бирелә.Ул безгә Ш.Галиев сүзләренә, Л.Батыр-Болгари көй язган «Бииләр итек-читекләр» җырын бүләк итә.
Тәрбияче. Ш абыегыз күп җырларның авторы. «Дәү әнигә күчтәнәч», Балалар җыры бу» (Т.Вафина,Ә.Гыймадиева көе) җырларын балалар бик яратып башкара.
«Балалар җыры бу» (Ш.Галиев сүзләре, Ә. Гыйадиева көе)
Җирнең чын уллары.
Җыр белән көчләре,
Кушылсын бу җырга
Иң гади кешеләр.
Әтиләр турында,
Әниләр турында,
Үзебез турында
Балалар җыры бу.
(Җыр беткәч, залга авызларын бәйләгән, тешен куллары белән томалаган малай керә, ул барчылып зал буйлап йөри).
Тәрбияче. Балалар, мин таныдым бу малайны. Бу Ш.Галиевның «Миңа! Миңа! Үземә!» шигырендәге Әптекәш малай! Әйдәгез, аның белән нәрсә булганын тыңлап үтик әле.
«Миңа! Миңа! Үземә!»
Бала: Шундый малай Әптекәш –
Ни чалынса күзенә,
Ике куллап ябыша:
– Миңа! Миңа! Үземә!
Конфет алып кайтсалар,
Тавышына түз генә;
Апасына да бирмәс:
–Миңа! Миңа! Үземә!
Курчак аюны да ул
Утыртты да тезенә:
–Килмәгез, – ди – тимәгез,
Миңа! Миңа! Үземә!
Урманга баргач та ул
Читкә киткән тиз генә.
Зуррак аю күргән шул:
– Миңа! Миңа! Үземә!
Әмма аю үзе дә
Әптекәш кебек икән:
– Миңа! Үземә! – диеп,
Малайны алып киткән…
Тәрбияче. Кадерле кунаклар, балалар! Туган телебезне беркайчан да онытмыйк!
«Алты да белгән ана телең алтмышта да онытылмас», – диелә татар халык мәкалендә.
Бәйрәм кичәсе Ш.Галиев сүзләренә, Ф. Әхмәтшин көенә язылган «Җирдә миңа ни кирәк?» җыр белән тәмамлана.