Иллюстратив рәсемнәрнең әһәмияте

Иллюстратив рәсемнәрнең әһәмияте

 

Ләйсән ДИМИЕВА,

Казандагы 22 нче урта мәктәп – Мәгариф үзәгенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Мәктәп баланың һәрьяклы үсешенә нигез сала. Бигрәк тә әдәби уку дәресләрендә әлеге эш ачык агыла. Баланы китап укырга, теге яки бу әсәрне кыскача яки тулысынча укырга җәлеп итү өчен иллюстратив рәсемнәрнең әһәмияте бик зур. Ул баланы тәрбияли, акыл эшчәнлеген арттыра, эстетик зәвык тудыра, әйләнә- тирә дөнья белән кызыксыну, аңа карата сакчыл, мәрхәмәтле караш тәрбияли.

Иллюстратив рәсемнәрнең дүрт функциясе бар: белем бирү, күрсәтмәлелек, сәнгатьлелек, тәрбияви функция.

Баланың әхлакый үсешен булдыруда матур әдәбиятның әһәмияте зур. Бала кулына алачак китап аны киләчәккә алып баручы туры сукмак булырга тиеш. Димәк, баланы китап укырга күнектерү өчен хәреф таныту гына җитми.

Иллюстратив рәсем  ул – бөтеннең алыштыргысыз бер өлеше. Иллюстрация ясаучы һәр рәссам теге яки бу әсәрне үз күзлеге аша үткәрә, шуннан чыгып график формалар, шәрехләү алымнарын, төсләрне сайлый. Рәссамның әлеге күзаллаулар җыелмасын күрергә күнеккән балада шәхси зәвык, иҗат итеп карау теләге уяна.

Әдәби уку дәресенә тәкъдим ителгән әсәр белән башта укытучы бик яхшылап танышырга, аннан рәссамның ни өчен бары тик шушы өлешкә рәсем ясарга теләвен ачыкларга тиеш. Рәссам ни өчен бу вакыйгага тукталган, нинди өлешләрне күз угыннан гына үткәргән?

Әсәр эчтәлеге һәм иллюстратив рәсем өлешләре аша укытучы булачак дәресенең вакытын, урынын билгели һәм уку төрләрен алдан ачыклый. Кайвакыт әдәби әсәрдә бирелгән иң әһәмиятле вакыйгаларны гына сайлый яки һәр герой, вакыйга өчен тирән характеристика ала. Иллюстратив рәсемнәргә карап укытучы дәрескә бурычлар куя һәм аларның чишелеш дәрәҗәсен билгели.

Рәссам ясаган әдәби геройлар, сюжетлы  һәм табигать күренешләрен тасвилаган рәсемнәр ярдәмендә укучыда «танып белү шатлыгы» барлыкка килә. Шулай итеп, кайбер балалар күп образларны, вакыйгаларны тиз истә калдыралар, күңелләренә беркетеп куялар.

Уку мәсьәләләрен иллюстратив рәсемнәр ярдәмендә чишү укучыларның яшь үзенчәлекләре, укыту этаплары белән нык бәйләнештә. Боларның барысы да китапны тотып укырга теләк булдыра, рухи  белемле булырга ярдәм итә, балада иҗади акыл эшчәнлеге формалаша, чагыштыра белү күнекмәләре активлаша.

Бала укырга яратырмы, әллә әдәбият дәресләренә битараф калырмы, китапның тугры дустына әйләнерме, аның дәвамлы укучысы булып калырмы?.. Боларның барысы да укытучыдан, ул тәкъдим иткән китаплардан тора.

Бала китапны кулына ала һәм рәсемнәрен тиз-тиз карап чыгарга ашыга. Аның аңында инде китап эчтәлеге турында күзаллау фомалаша яки чагыштыру барлыкка килә. Монда уку эшчәнлегенең иң дөрес нигезе – китап турында уйлана белү күнекмәсе формалаша. Әлеге күнекмә киләчәктә китапны мөстәкыйль сайлап укырга җирлек тудыра.

Балалар өчен китап белән эшләү кагыйдәләрен дә булдырырга мөмкин:

  • башта китапның тышлык өлешләрендәге рәсемнәрне карарга;
  • тышлыктагы язу шрифтына игътибар итәргә;
  • автор һәм исемен истә калдырырга;
  • китап исеме тышлык рәсеме белән тәңгәл киләме, әллә башкачамы;

Текстның язылу чоры укучыларның яшәү чорыннан күп очракта аерыла, шуңа да укучының күзаллавы рәссам тәкъдим иткән рәсемнәрдән шактый ерак булырга да мөмкин. Бу очракта рәсемнәрне караганда ашыкмаска, башта укучыларның үзләренә мөстәкыйль карарга вакыт бирергә кирәк. Аннан укытучы түбәндәге җөмләләр белән эндәшә:

–  Иллюстратив рәсемнәр ошыймы?

–  Рәсемнәр эчтәлеккә ни дәрәҗәдә туры килә?

–  Алгы планда нәрсә күрәбез?

–  Сулда, уңда нәрсәләр сурәтләнгән?

–  Рәсемдә нәрсә иң әһәмиятле?

– Рәссам нинди фикер җиткерергә тели?

  • Рәсемдә тормышның кайсы вакыйгасы, нинди предметлар сурәтләнгән?

–    Геройны ничек күрсәтә, кайсы билгеләрен ассызыклый?

Иллюстратив рәсемнәр, күп очракта, аерым эпизодларга ясала һәм алар баланы телдән күзаллап, чагыштырып сөйли белүгә ярдәм итәргә тиеш.

Текстны укыганчыга кадәр һәм текст белән тулысынча танышып чыккач, туган фикерләр рәссам тәкъдим иткән фикерләр белән туры килергә тиеш.

Мөмкин булса, бер үк текстка төрле рәссамнар ясаган иллюстрацияләрне карау отышлы. Рәсемнәр текстны тирәнтен аңларга, укыганда әһәмият бирмәгән якларны күрергә ярдәм итә.

Иллюстрацияләрне карагач, укучыларның үзләрендә рәсем ясау теләге туа. Бик иҗади укучылар хәтта геройны үз куллары белән әвәләп, тегеп, ябыштырып та килергә мөмкиннәр. Әлеге эшләр укучының әсәр бирергә теләгән тәрбияви, эстетик максатны тулысынча ачканлыгын күрсәтә.

Димәк, әсәр уку гадәти укуга гына кайтып калмый, бәлки уку – ул укучыга дөньяны, кешеләрне танып белү өчен бер тәрәзә.