Икетеллелекне тормышка ашыруда массакүләм мәгълүмат чараларының роле
Ләйсән НУРИСЛАМОВА,
КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
“Милли тел – ул милләт яшәешенең нигезе.Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек,милләт телсез яши алмый.Телнең зәгыйфьләнә баруы – ул милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече.Милләт – ул теле булган халык”. Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар,Тукайлар нигез салган, 7 миллионнан артык халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне дә өйрәтергә мөмкинлеге булган горур татар телле милләт бит без!
“Мәгариф” журналының 2000 елдагы 1 нче санында Минтимер Шәймиев болай дигән: ”Бала мәктәптә 11 ел укый, киләчәктә әле ул 12 ел да булырга мөмкин. Нигә соң без бала бар нәрсәне сеңдереп бара торган яшьтә аңа татар телен өйрәтмибез… Бу – безнең тормышыбыз. Ә иң мөһиме – без киләчәгебезне билгелибез. Бездә аерым хисләр – халык буларак үз өстенлегебезне аңлау хисләре барлыкка килде”.
Республикабызда “Телләр турында”гы Законның үтәлешен тәэмин итү массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Чөнки газета-журналлар, радио һәм телевидение телне куллануның мөһим өлкәсе булып тора. Аннары шунысы да бар: җәмгыятьтәге иң актуаль проблемалар беренче чиратта массакүләм мәгълүмат чараларында чагылыш таба. Ә телләр проблемасы ул бүгенге тормышыбызның иң мөһим мәсьәләләреннән берсе булып тора.
Географик күршелек, тарихи элемтәләр, икътисадый бердәмлек, рус теленең абруе һәм башка факторлар Татарстан Республикасы җирлегендә татар-рус икетеллелеген тудырды. Моңа рус һәм татар телләренең бер-берсенә гасырлар буе булган йогынтысы кушыла. Тәрҗемә хезмәте һәм башка элемтәләрнең киң үсеш алуын да онытырга ярамый. Бу факторлар нигезендә массакүләм билингвизм барлыкка килгән.
Республикабызда иң таралганы – татар-рус икетеллелеге. Ләкин бу икетеллелек һәрвакыт шул дәрәҗәдә булмаган. Беренче чорда аерым кешеләр ике телне ирекле куллана башлаган, һәм бүгенге көндә массакүләм билингвизм күренешен күзәтеп була.
“Сөембикә” журналында тел мәсьәләсенә кагылышлы кушымтада Илдар Низамов, Вахит Хаков, Флера Сафиуллина, Рафаэль Хәкимов кебек танылган шәхесләр үз язмаларын бастырды. Журналда басылган “Татарлык телдәме?” язмасы (авторы Алсу Фатыйхова) татар балаларының үз телләрен ни дәрәҗәдә белүләре, ата-аналарның битарафлыгы турында сөйли. Әйе, хәзерге вакытта да бу тема да бик актуаль, чөнки үзләрен чын мәгънәсендә татар дип санаган кешеләр бөтенләй диярлек ана телләрен белми.
Күренекле шәхесебез Индус Таһиров фикеренчә: ”…әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән, ул вакытта без телсез калачакбыз. Ата-ананың Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бурычы – телне ачу. Ата-ана шушы бурычны үтәми икән, димәк, ул халык алдындагы бурычны үтәми дигән сүз”. Автор Латвия генә түгел, Австралия, Финляндия кебек илләрдә яшәүче берничә йөз милләттәшебезнең татар телен саклый алуларын горурланып һәм шул ук вакытта гаҗәпләнеп яза. Киресенчә, туган теленнән башка икенче бер тел белү шәхесне баета, аны рухи якан күтәрә. Ә өченче, дүртенче телләрне белү кешенең мәдәни офыкларын тагы да киңәйтә! Телләр белү башка халыкларга ихтирамлы мөнәсәбәткә өйрәтә. Татар илендә яшәп тә, үз ана телен белмәгән бәндәләр бүтән милләт вәкилләрен хөрмәтлидер дә, ә үз телләре, үз халкы һаман ятим булып кала бирә.
Татар массакүләм мәгълүмат чаралары туган тел мәсьәләләренә карата беркайчан да битараф булмады. Газета-журнал һәм интернет, радио-телевидение тел белгечләре, галимнәр чыгышларын даими яктыртып бара. Татар массакүләм мәгълүмат чаралары мисалында түбәндәге нәтиҗәләргә килә алабыз:
– татар матбугатында туган тел мәсьәләләре актив яктыртыла: туган телгә мәхәббәт уяту, телне дөрес куллану проблемалары, телнең киләчәге турында материаллар еш чыга;
– туган телне укыту проблемалары күп кенә газета-журналларның (мәсәлән, “Идел”,”Сәембикә”,”Мәгариф” журналларының) үзәк проблемасы булып тора;
– сәяси-иҗтимагый материалларда да тел проблемалары гел чагылып тора;
– туган телне куллану, аны камилләштерү өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары үзләре дә актив эш алып бара, яңа күренешләр белән бәйле сүзнең татарчасы юк икән, аның тәрҗемәсен булдыралар, яңа терминнар ясауга үзләреннән тиешле өлеш кертәләр.
Бу нисбәттән шуны әйтәсе килә,Казан шәһәрендә эшләп килүче Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә туган телне саклап калу мәсьәләсенә бик зур әһәмият бирелә. Фәннәрне туган телебез – татар телендә укытудан башлап, гимназиядә үткәрелә торган традицион чаралар да укучыларның ана теленә мәхәббәтен үстерә, фикерләү сәләтен арттыра, белемен күтәрергә ярдәм итә. Мәсәлән ,”Татар халык җыр фестивале”,”Театр фестивале” – шундыйлардан. Бу фестивальләрдә тулы сыйныф белән чыгыш ясауга әһәмият бирелә. Һәр бала сәхнәдә үзен сынап карый, шәхес буларак формалаша. Шулай ук сыйныф белән татарча журналларга язылу, аларны укып-анализлау үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Гимназиядә “Нәфис сүз остасы” түгәрәге эшли. Моннан тыш, “Татарча онлайн мәктәп” платформасы булдырылган. Бу ресурста укучылар, дәрестән тыш теманы карап, тыңлап, үзләренең белемнәрен ныгыта ала.