Идрис Туктарның «Җем-җем!..Чвик!..» хикәясен өйрәнү

№ 148

(V сыйныфта уку дәресе)

Миләүшә ГАБДЕЛӘХӘТОВА, 

Арча районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысы  

Максат:

– укучыларны Идрис Туктарның «Җем-җем!..Чвик!..» хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү;

– хикәянең төп фикерен таба һәм аңлый белергә ярдәм итү; сәнгатьле уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

– табигатькә, кошларга карата сакчыл караш, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, кошлар өчен төрле материаллардан ясалган җимлекләр, кошлар сурәтләнгән иллюстрацияләр, тест биремнәре, презентация, дәреслек (Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы: дүртьеллык башлангыч  рус мәкт. 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2003).

Дәрес барышы

I. Оештыру. Мотивлаштыру

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Күркәм, матур гадәтле.

Хәерле көн!

Укучылар.

Хәерле көн мина!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

Укытучы.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынып, бер-беребезгә үзебезнең кул җылыбызны, кул җылыбыз аша йөрәк җылыбызны, яратуыбызны бирик һәм уңышлы көннәр теләп,  бер-беребезгә елмаеп, яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Шуңа күрә дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!

Бүген кайсыгыз дежур? Бүген ничәнче число? Атнаның кайсы көне? Урамда  көн нинди? Сыйныфта кем юк?

Тизәйткечләр әйтү. Фонетик зарядка

Укытучы. Әйдәгез , бераз телләрне шомартып алыйк әле.

1. Тук, тук, тукран

Тукылдатып  утырам. (2 тапкыр кабатлау)

Нинди кош икән бу?

Укучылар. Тукран.

2. Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чыпчык, чыпчык, очып чык. (2 тапкыр кабатлау)

Монысы нинди кош икән?

Укучылар. Чыпчык.

II. Өй эшен тикшерү

Укытучы. Сезгә өй эше итеп Зәки Нуриның «Кар яуган» шигырен  сәнгатьле итеп укырга бирелгән иде. Хәзер бик матур, сәнгатьле итеп укып күрсәтерсез. (Укучылар З.Нуриның «Кар яуган» шигырен  укыйлар.)

Укытучы. Без сезнең белән кыш темасына шигырьләр, хикәяләр укый башладык. Бүген дә шуны дәвам итәрбез.

Бүгенге дәреснең кагыйдәләрен игътибар белән укыйк әле.

– Иптәшеңне игътибар белән тыңла, бүлдермә.

– Урыннан кычкырма!

– Тулы җөмләләр белән сөйлә.

– Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.  Фикер ул – уй дигән сүз.

Бу кагыйдәләрне дәрес барышында үтәргә тырышыйк.

III. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле:

– Хәзер нинди ел фасылы?

– Яз айларына нинди айлар керә?

– Хәзер нинди ай?

– Март ае язның башымы, уртасымы, азагымы?

– Язга кадәр нинди ел фасылы иде?

– Кыш айларын санап үтегез.

– Әлеге ел фасылы вакытында табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Кешеләр тормышы үзгәрәме?

– Хайваннар нишли?

Укытучы. Балалар, безнең кошларыбыз да бар бит әле. Алар кышны ничек каршы ала һәм ничек үткәрә икән? Без бүген шул турыда сөйләшербез.

Укытучы. Ә хәзер тактага карыйбыз. Анда нәрсә рәсемнәре күрәсез?

Укучылар. Кош рәсемнәре.

Укытучы. Аларны атап чыгыйк әле. (Укучылар кош исемнәрен әйтеп чыга.)

Укытучы. Кошлар нинди төрләргә бүленә?

Укучылар. Кышлаучы һәм күчмә кошларга бүленә.

Укытучы. Бу кошларны кышлаучы һәм күчмә кошларга аерыгыз.

Күчмә кошлар: Кышлаучы кошлар:

Сыерчык, кызылтүш, песнәк, кара карга, карабүрек, аккош, чыпчык, торна, тукран, карлыгач, саескан.

Укытучы. Кышлаучы кошларның авазларын яңгыратып үтик әле. (Кош тавышларын тыңлыйлар.)

Укытучы. Күчмә кошлар, салкыннар килүгә, җылы якларга очып китәләр, ә яз көне туган якларына кабат әйләнеп кайталар. Ә менә кышлаучы кошлар кышны ничек уздыралар икән соң? Бүгенге дәресебез дә кышлаучы кошларга багышланачак.

IV. Яңа белем һәм мәгълүматлар бирү

1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Укытучы. Бу турыда без сезнең белән Идрис Туктарның «Җем-җем!..Чвик!..»  хикәясен укып белербез.

Идрис абыегыз Туктар балалар өчен бик күп хикәяләр язган. Үзенең хикәяләрендә ул безне кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итәргә, табигатьне сакларга өйрәткән.

2. Сүзлек өстендә эш.

(Укытучы укый, балалар кабатлыйлар. Тактадан шул кошны табып күрсәтәләр.)

кызылтүш – зяблик

карабүрек – снегирь

песнәк – синица

чыпчык – воробей

күңел биреп – онытылып, зур кызыксыну белән

зар – нәрсәнең дә булса җитмәвеннән ризасызлык

җим – азык, ризык

өзгәләнәләр –  ялваралар

Укытучы. Хикәяне укый башлаганчы, хикәядәге авыр укылышлы сүзләрне кабатлап чыгыйк.

Җем-җем, чви-чви, цви-цви, чип-чип, цип-цип, чвик.

Укытучы. Балалар, дөрес итеп утырдык, игътибарыгызны экранга юнәлтегез. Хәзер видеоязма рәвешендә бирелгән «Җем-җем!..Чвик!..» хикәясе белән танышырсыз. Хикәяне укып бетергәч, сезгә «Кошчыклар салкын көннәрдә нәрсә турында сөйлиләр икән?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк булыр.

3. Хикәя белән танышу.

Укытучы. Хикәяне видеоязмадан игътибар белән карап, тыңлап барыгыз.

Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә

Укытучы. Кошларның сайраганын без кайчан ишетәбез?

Укучылар. Җәй көне.

Укытучы. Ә кыш көне җәй көнендәге кебек табигатьтә кошлар сайравы ишетелеп торамы ?

Укучылар. Юк, алар җәй көнендәге кебек сайрамыйлар.

Укытучы. Хикәядә нинди кошлар телгә алына?

Укучылар. Кызылтүш, карабүрек, песнәк, чыпчык (кошларны карап чыгу).

Укытучы. Болар нинди кошларга керә?

Укучылар. Кышлаучы кошларга керә.

Укытучы. Хикәя белән дәреслектән танышканчы, күзләр өчен музыкаль күнегү эшләп алыйк.

Күзләр өчен физкультминутка

IV. Алган белемнәрне ныгыту

1. Чылбыр буенча  уку.

Укытучы. Кошчыклар салкын көннәрдә нәрсә турында сөйлиләр икән? Кошларның сезгә нинди әйтер сүзләре бар икән? Алар нәрсә дип өзгәләнәләр?

Укучылар. Җим сибегез дип өзгәләнәләр.

Укытучы. Ни өчен алар җим сорыйлар?

Укучылар. Чөнки аларга кыш көне ризык табу бик кыен.

Укытучы. Җимне нинди сүзләр әйтеп сорыйлар? (Дәреслектән табып уку.)

Укытучы. Ә җим биргәч, шатланып, ничек рәхмәт әйтәләр? (Дәреслектән табып уку.) Бу вакытта алар шатланамы?

Укытучы. Димәк, кошларның: «Җем- җем!.. Чвик!» – дигәннәре нәрсәне аңлата.

Укучылар. Шатланып, рәхмәт әйтүләрен аңлата.

Укытучы. Аларның телен нинди кешеләр генә аңлый?

Укучылар. Аларның телен кошларга җим биргән кеше генә аңлый.

Укытучы. Кыш көне кошлар күбрәк кайда яши?

Укучылар. Кеше яшәгән җирләрдә, фермаларда, амбарларда яшиләр.

Укытучы. Ни өчен алар кеше яшәгән урыннарны яраталар?

Укучылар. Чөнки кеше яшәгән җирдә ризык күп була.

Укытучы. Ә кошлар безгә нинди файда китерәләр сон? Без аларның сайрауларын гына тыңлап яшибезме? (Укучылар фикере тыңлана.)

Укытучы. Дөрес, кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр. Шулай итеп, яңа үсемлекләр, агачлар үсеп чыга. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Урман-кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз.

Укытучы. Балалар безнең дәресебезгә бер хат килеп иреште бит әле. Игътибарыбызны экранга юнәлтик. Бу кешене таныйсызмы?

Укытучы. Ленара Илбәковна нинди фәннән укыта?  

Укучылар. Табигать белеме дәресен укыта.

Укытучы. Аны игътибар белән тыңлап үтик.

Ленара Илбәковна. Балалар, сез бүген уку дәресендә кышлаучы кошларның кышкы тормышы турында хикәя белән танышкансыз икән. Сез кошларга кыш көне ничек ярдәм итәсез? Шул турыда сөйләп үтсәгез иде.

Укучылар. Җимлекләр куябыз, җимнәр сибәбез.

2. Күргәзмә белән таныштыру.

Укытучы. Укучылар, сезнең каршыгызда – күргәзмәдә җимлек төрләре күрсәтелгән. Җимлекләр ясау өчен пластик шешәләр, соктан, сөттән, Яңа ел бүләкләреннән бушаган тартмалар, агач, фанера кулланырга була. Пластик шешәләр, тартмалардан да җимлек ясап куя алабыз. Бу җимлекләр арасында бәлки сез ясап караганы да бардыр.

Авырыксынмыйча, җимлекләрне шундый гади генә итеп эшләп тә куеп була. Ә менә мондый катлаулыларын сез хезмәт дәресләрендә эшләргә өйрәнерсез. Бу җимлекләр хезмәт дәресләрендә, өлкән сыйныф укучылары кулы белән эшләнелгән.

Укытучы. Җимлекләргә нинди ризыклар салабыз?

Укучылар. Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай бөртекләре, пешкән дөге, туңмай кисәкләре салып, өй янындагы бакчаларыбызга элеп куябыз. Шулай ук бакчадагы балан, миләш куакларының җимешләре дә кышлаучы кошлар өчен азык булып тора.

Укытучы. Шуны онытмагыз, укучылар: кошларга тозлы терлек мае, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик зур зыян китерергә мөмкин.

Кошларның җимлекләрен һәрвакыт нишләтеп торырга кирәк?

Укучылар. Җимлекләрне һәрвакыт чистартып, кардан арындырып тотырга кирәк.

Укытучы. Җимлеккә җимне бер-ике салдык та, алай була аламы? Һич юк. Җимлекне элгәч, аны онытырга түгел, ә һәр көн иртән һәм кичен җим салып тору кирәк. Бу эш бик җиңел булмаса да, без кошларга ярдәм итәбез дип эшләргә кирәк. Һәр көнне җимлеккә җим салу, кошларны күзәтү, үзеңне кем өчендер җаваплы сизү бик зур куаныч бит ул. Бу эш кар эреп бетеп, бөҗәкләр күренгәнчегә кадәр барса, бик әйбәт булыр иде

Укучылар. Ашарга азык күп булса, кошлар көчле салкыннарга бирешмиләр.

Укытучы. Әгәр дә салкын кыш көнендә кошлар ашарларына таба алмасалар, нишлиләр?

Укучылар. Салкыннан, ачлыктан үләләр. Ач булмасалар, аларга салкын куркыныч түгел.

Укытучы. Без аларны үлемнән ничек коткарабыз?

Укучылар. Җимлекләр ясыйбыз, җим сибәбез.

Укытучы. Без дә аларга мәрхәмәтле булыйк! Кошларга җимлекләр элик, җимнәр салыйк.

Укытучы. Илебездә 2003 елдан башлап 15 гыйнвар кышлаучы кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Россия экологлары бу көнне һәрбер кешегә җимлекләр эләргә, кошларны ашатырга өнди. Бу көнне бар кеше дә, читтә калмыйча, кошларга җим бирсә, ничек әйбәт булыр иде.

Безнең интернат мәктәптә дә ел саен кыш көне кошларга ярдәм итү буенча зур эшләр эшләнелә. Һәрбер класс, узенең тәрәзә төбенә җимлекләр элә. Шулай итеп, кошларга кыш буе җим ашаталар. Һәр төркем, күп сандагы җимлекләр элеп, кошларны куандыралар. Һәр ел саен хезмәт укытучылары балалар белән дәрестә бергәләп ясаган җимлекләрне агачларга эләләр. Анда  төрле-төрле азыклар салалар.

Укытучы. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без, аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, табигатебезне дә саклыйбыз.

Укытучы. Без Ленара Илбәковнаның сорауына җавап бирдекме?

Укучылар. Әйе.

Физкультминутка

Минем нәни дусларым,

Минем нәни кошларым!

Сайрауларын яратам,

Һәр көнне тыңлап ятам.

Чүт-чүт фью, чүт-чүт фью,

Уңган бала икәнсең!

Җырыбыз бүләк булсын,

Рәхмәт, җимнәр сибәсең. (Җырлыйлар.)

3. Бирем. Хикәядән рәсемгә туры килгән җөмләләрне табып укып күрсәтегез.

Укытучы. Ә хәзер тактага карыйбыз. Тактада хикәянең эчтәлегеннән чыгып ясалган рәсемнәр бирелгән. Сез хикәядән шул рәсемнәргә туры килгән урыннарны табып укып күрсәтергә тиеш буласыз.

4. Ребуслар чишү.

Укытучы. Кошларга багышланган ребусларны чишә беләсезме икән? (Ребуслар чишү.)

5. Мәкаль өстендә эш.

Укытучы. Татар халкында «Яхшылык җирдә ятмый» дигән мәкаль  бар. Бу сүзләр бүгенге дәрестә өйрәнгән кагыйдәләргә туры киләме соң? Кошларны ашатуыгыз, алар турында кайгыртуыгыз белән сез нәрсә эшлисез? Яхшылыкмы, начарлыкмы? (Укучылар фикерен тыңлау.)

Укытучы. Әйе, бу – бик зур яхшылык санала. Яхшылык җирдә ятмый, димәк, юкка чыкмый. Эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә дә яхшылык булып кире әйләнеп кайтачак дигән сүз бу.

6. «Әйе, юк» уены.

Укытучы. Хәзер мин җөмләләр укыйм. Сез дөрес булса – «Әйе», дөрес булмаса – «Юк», – дип җавап бирерсез.

Укытучы.

Кошлар – безнең дусларыбыз. (Әйе)

Күчмә һәм кышлаучы кошлар була. (Әйе)

Кышлаучы кошлар җылы якларга очып китәләр. (Юк)

Кошларга дип җимлекләр эләргә кирәк. (Әйе)

Кышын кошларга бик рәхәт. (Юк)

Кошлар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. (Әйе)

Кышын кошларга бик кыен. (Әйе)

Кошларга ярдәм итәргә кирәк. (Әйе)

7. Тест белән эш.

1. Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек?

а) хайваннар; ә) кошлар.

2. Кошлар кайчан сайрый?

а) көзен; ә) язын-җәен; б)  кышын.

3. Кошлар көзен-кышын нәрсә дип «сөйлиләр»?

а) туган як –иң матур як; ә) җим сибегез диләр; б) безнең белән уйнагыз диләр.

4. Кызылтүш, карабүрек, песнәк, чыпчык – нинди кошлар?

а) кышлаучы кошлар; ә) күчмә кошлар; б) урман кошлары.

5. Кошлар кышын бигрәк тә нәрсәдән курка?

а) кешеләрдән; ә) салкыннан; б) ачлыктан.

6. Кошларга кышын нәрсәләр куярга кирәк?

а) оялар; ә) җимлекләр.

7. Кошлар телен кем аңлый?

а) кошларны яратучылар; ә) кошларга җим сибүчеләр; б) бөтен кеше дә.

8. Җим сипкәч, кошлар нишли?

а) шатланалар: ә) качалар.

Укытучы. Кошлар турында шагыйрьләр күп шигырьләр иҗат иткән. Әйдәгез, укучылар, кошларга багышлап нинди шигырьләр өйдә өйрәнеп килдегез икән? (Укучылар яттан шигырь сөйли.)

1 нче укучы.

Салкын кыш килде,

Тышта бик суык.

Кошлар җим эзли

Агачка кунып.

Әйдәгез, дуслар,

Кошларны саклыйк.

Һәрбер агачка

Җимлекләр ясыйк!

2 нче укучы.

Бар безнең канатлы дускайлар –

Сөекле, файдалы кошкайлар.

Кыш көне кыр, урман,

Бакчаны саклыйларк

Кич, иртә бик матур сайрыйлар

Тимәгез кошларга,

Сайрасын, бетерсен

Зарарлы кортларны.

Салкында һәр бала

Җим сипсен,

Ашатсын кошларны.

Укытучы. Укучылар, ел әйләнәсендә, һәр ел фасылында да кошларга игътибарлы булыйк. Кыш көне без аларга җимлекләр ясап, җим сипсәк, яз көне канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Моны һәрвакыт истә тотыгыз!

Сезнең белән бергә менә шушы җимлеккә барыбыз бергә аз-азлап җим салабыз һәм дәрес беткәч, без аны уңайлырак берәр җиргә элеп тә куярбыз.

1 нче укучы. Мин җимлеккә пешкән дөге салам.

2 нче укучы. Мин җимлеккә бодай ярмасы салам.

3 нче укучы. Мин җимлеккә ипи валчыгы салам.

4 нче укучы. Мин җимлеккә көнбагыш орлыгы салам.

5 нче укучы. Мин җимлеккә кабак орлыгы салам.

6 нчы укучы. Мин җимлеккә миләш салам.

7 нче укучы. Мин җимлеккә тары ярмасы салам.

8 нче укучы. Мин җимлеккә балан салам.

Укытучы. Сөендерик әле, шатландырыйк әле нәни дусларыбызны! Тыңларбыз әле, безгә нәрсә дип сөйләрләр икән!

VI. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, без бүген нинди исемле хикәя укыдык? Хикәяне кем язган? Хикәядә нәрсәләр турында сүз бара?

Укучылар. Кошлар турында.

Укытучы. Без кайсы кошлар турында сөйләштек?

Укучылар. Безнең якларда кышлаучы кошлар турында.

Укытучы. Сез алар турында ниләр белдегез? Кышын кошлар өчен иң куркынычы нәрсә? Сез кошларны ачлыктан коткару өчен нәрсәләр эшләргә тиеш? Ни өчен кошларны сакларга кирәк?

Укучылар. Чөнки алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.

Укытучы. Димәк, бүгенге дәрестән без нинди нәтиҗә чыгарырбыз инде?

Укучылар. Кошларны рәнҗетмәскә, аларга җимлекләр эләргә, аларны сакларга кирәк.

Укытучы. Укучылар, бүген кемнәрдә кошларга ярдәм итү теләге туды? Ә кемнәр үзләре җимлек эләргә тели?  Дәресебезне йомгаклап түбәндәге сорауларга җавап бирик.

Укытучы. Бүгенге дәрестән сез нәрсәләргә өйрәндегез?

Укучылар. Кошларны дус итәргә, җимлекләр ясарга, җимнәр сибәргә.

Укытучы. Киләчәктә сез кошларга  карата нинди булачаксыз?

Укучылар. Киләчәктә кошларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырбыз. Аларны сакларбыз, якларбыз. Һәрвакыт аларга ярдәм итәрбез.

Укытучы. Әгәр кошларга һәрвакыт ярдәм итсәк, без аларга кышны исән-имин килеш чыгарга булышачакбыз һәм бик күп кошларны саклап калачакбыз.

VII. Йомгаклау өлеше. Өй эше

Билгеләр кую. Өйдә хикәяне (60 – 61 нче битләр) укырга.