И мөкатдәс, моңлы сазым

(Г.Тукайны искә алу көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Лилия ГАРИФУЛЛИНА, Ләлә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Гөлназ НӘҮМӘТОВА,

Казандагы 141 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кичә барышы

(Бәйрәм буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залда китаплар күргәзмәсе, балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла. Кичә башланганда залда әкрен генә “Әллүки” көе яңгырый. Сәхнәгә милли киемнәр кигән башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары – алып баручылар чыга.)

1 нче алып баручыа.

Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры – милли көй.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе. Бу бит – “Әллүки”.

2 нче алып баручы.

Шатлыгыннан бүген апрель көлә,

Көлү тавышы – һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри, –

Апрель аңа шундый килешкән!

3 нче алып баручы.

Апрель булып, илгә Тукай килә.

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Яз аенда кем соң хыялланмый

Тукай кебек яшәп янарга!

4 нче алып баручы.

Апрель булып, җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре, –

Чәчәкләргә илем күмелә.

1 нче алып баручы.

Апрель булып җиргә Тукай килә,

Мәңгелек яз ул җиргә китерә.

Шул язларны йөрәкләргә салып,

Киләчәккә безгә илтергә!

2 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Менә шушы матур залга бүген без татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган кичәгә җыелдык.

1 нче алып баручы. Добрый день, дорогие учащиеся, уважаемые учителя, родители и гости! Сегодня мы собрались на мероприятие, посвященное 137 летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

(«Бәйрәм бүген!» җыры башкарыла. )

1 нче алып баручы.

Я устремляюсь в высоту, в безмерность, в бесконечность.

К бессмертной, вечной красоте, в сияющую вечность!

Я вечно юным быть хочу, рождая радость всюду.

2 нче алып баручы.

Пусть гаснет солнце в небесах, я новым солнцем буду!

Теченье времени по мне привыкнут люди мерить.

Любой из них свои часы по мне сумеет сверить.

3 нче алып баручы.

Не исчезнет твое имя

С поэтических страниц.

Будет вечно и любимо,

Будет пламенем зарниц.

4 нче алып баручы.

Великий он среди великих.

Среди простых людей – поэт.

В строках его от солнца блики:

И радость. И тепло. И свет.

(«Фатыйма белән Сандугач» җыры яңгырый.)

3 нче алып баручы кыз. Монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле. (Кыз кәрзиненә җиләк җыя башлый. Шүрәлене күреп, куркып кача.

Качып кына Шүрәле керә. Залда утыручылар белән бераз шаярып ала. Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек башкарыла. Бию беткәч, Шүрәле агачлар арасында качып утырган кызны күреп ала.)

Шүрәле. Яле, матур кыз, кил яныма. Курыкма, мин сиңа тимәм. Кая юл тоттың болай?

3 нче алып баручы. Мин дәү әниемә күчтәнәчкә дип җиләк җыйдым. Теләсәң, сине дә аның янына алып барам.

Шүрәле. Ярый соң. Киттек алайса.

(Сәхнәдә Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. Ә хәзер бераз гына викторина сорауларына җавап биреп алыйк. Викторинабыз “Ә сез беләсезме?” дип атала.

Викторина өчен сораулар

  1. Г.Тукай кайсы авылда, кем гаиләсендә туа?(Кушлавыч, мулла гаиләсендә.)
  2. Г.Тукай ничә ел яшәгән? (27 ел)
  3. Кем ул Былтыр? (Шүрәленең бармагын кыстырган батыр.)
  4. Г.Тукай әсәрләре балаларны нинди булырга өйрәтә? (Эш сөяргә, телебезне яратырга, зурларны хөрмәт итәргә.)
  5. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек? («Исемдә калганнар»)
  6. Кечкенә вакытта Г.Тукайны кем дип атаганнар? (Апуш)
  7. Г.Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынган? (“Туган тел”, “Туган авыл”, “Карлыгач”, “Бәйрәм бүген”, “Бала белән күбәләк”, “Тәфтиләү”)
  8. Г.Тукайның кайсы шигыре тел гимны булып яңгырый? (“Туган тел”)
  9. Г.Тукай яткан шифаханәнең исеме ничек? (Клячкин хастаханәсе)
  10. Ул ничәнче елда вафат булган? (1913 елда)

(Кыз белән Шүрәле агачлар арасында йөриләр. Шулвакыт басмада чәчен тарап утырган Су анасын күреп алалар.)

3 нче алып баручы. Шүрәле, бу бит Тукай абыебыз язган әкияттәге Су анасы. Әйдәле, без качып кына күзәтеп торыйк. (Агач артына качалар. Сәхнәдә “Су анасы” әкиятеннән күренеш күрсәтелә. “Чабата” биюе башкарыла.)

3 нче алып баручы.

Ничә буын сине кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып

Яшисең күк туган ягыңда.

4 нче алып баручы.

Тукай не умер! Жив народ, –

За сменой смена поколений,

И в каждом голос твой живет

И прозвенит в веках твой гений!

(“Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыреннән өзек сөйләнелә.)

1 нче алып баручы. Уку елы дәвамында мәктәбебез укучылары, мәктәп, район, шәһәр күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яуладылар. Хәзер аларны сәхнәгә чакырып, бергәләп котлап китик әле. (Котлаулар.)

(“Бала белән күбәләк” шигыре башкарыла.)

1 нче укучы.

Илдә – кояш, җирдә – кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм!

2 нче укучы.

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң кирәкле җыр, дибез.

3 нче укучы.

Иң матур, моңлы җырларны

Халыкка бирде Тукай.

Моңнары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

4 нче укучы.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы, Шүрәлеләр –

Безнең дуслар барысы да.

(Г.Тукай язган шигырьләрне татар, рус һәм инглиз телләрендә тыңлау.)

2 нче алып баручы. Сезнең каршыгызда район һәм шәһәр бәйгесендә Гран-при яулаган Айгөл Исламова. Ул сезгә “Яшьләр” шигырен укып китәр.

(“Туган авыл” җыры яңгырый. )

1 нче алып баручы.

Туган телне күңел гөле итеп,

Саф көенчә сакла гомергә.

Рухи кыйблаң булсын татар теле

Илең йөрсен уйда гел бергә.

2 нче алып баручы.

И туган телем, туган тел!

Сүзең алтын булган тел.

Син татар баласы диеп,

Сайрап торган изге тел!

3 нче алып баручы.

Без бит – Тукай оныклары,

Туган тел оныклары.

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.

4 нче алып баручы.

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетерсең “Туган тел”еңне.

1 нче алып баручы.

“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

2 нче алып баручы.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

3 нче алып баручы. Тукай – поэт разносторонний. Он тонкий лирик, воспевающий радость большой земной любви. Красоты родного края.

4 нче алып баручы. Тукай будет вечно жить в душе своего народа. Он остался на века молодым, горячо любящим свой народ. Поэтому мы говорим: Тукай, не может повториться вновь.

1 нче алып баручы.

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел”не безгә

Җырларга да әле җырларга.

2 нче алып баручы. Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Ә хәзер бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарыйк. (Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.)