И гүзәл туган ягым!

 

(Проект)

Зилә МИНҺАҖЕВА, Рүзилә ШӘФИГУЛЛИНА,

Ютазы районы Кече Урыссуы авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Туган ил… Ул кайдан башлана? Һәркем өчен Туган иле ул туган җиреннән башлана. Кем өчендер ул – туган авыл, кем өчендер туып үскән шәһәредер.

Туган илебезгә, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүне балаларыбызда иң кечкенәдән башлау кирәк. Бу эш безнең гаиләдә һәм балалар бакчасында системалы алып барылганда гына уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Без төзегән “И гүзәл туган ягым” проекты авылыбызның үзенчәлекләрен күздә тотып эшләнде. Проект, республика конкурсында катнашып, 500 мең сумлык грантка лаек булды.

Бүгенге вазгыятьне искә алып, яшь буынга милли һәм патриотик тәрбия бирүдә бу кулланма тәрбиячеләргә яхшы ярдәмлек булыр дип ышанабыз.

Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Районыбыз һәм Ташкичү авыл җирлегенә кергән  Кече Урыссуы  һәм Ташкичү авыллары тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, авылыбызны данлыклы игенчеләре, сыер савучылары, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру-безнең бурычыбыз

Ватанпәрвәрлек дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен, динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби-бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк.

Һәр кеше яшәеш чорына нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын өчен, авыл тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим. Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән-көн кими. Алар буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф-гадәтләребез онытылып бара .

Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә. Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү – игелекле эшләрнең берседер.

Проектта туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.Туган якны өйрәнү эше балаларны эзләнү, танып белү эшенә этәрә, туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт, рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияли. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!» – ди халык. Бу проект та туган як, туган авыл тарихын өйрәнү, җирле төбәк материалларын туплау нигезендә төзелде.

Проектның актуальлеге

Проектның актуальлеге шунда ки, хәзерге заман балалары туган район, авыл, халык гореф-гадәтләренең үзенчәлекләре турында аз белә. Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур, якын, кадерле урын алып тора. Үз авылыңны, аның тарихын, атаклы, дәрәҗәле шәхесләрен, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим.

Кечкенәдән балалар аңларлык итеп үз ана теле – татар телендә, туган ил, туган авыл турында сөйләп, тарихи вакыйгалар белән таныштырып; аны яратырга, сокланырга, горурланырга өйрәтеп, авыл тормышы белән даими кызыксындырып торсак, балаларда әхлакий-патриотик тойгылар формалашыр; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнер, бала туган илнең лаеклы гражданины булып үсәр, аларның кечкенә йөрәкләрендә туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабыныр. Проектның идеясе

  1. Балаларның туган як тарихы турында алган белемнәрен тормышта куллану.
  2. Туган яктан чыккан танылган шәхесләр иҗатына кызыксыну уяту.
  3. Авыл халкының көндәлек тормышында милли гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне торгызу.

Проектның яңалыгы

Бу проектны тормышка ашыруда балаларның әти-әниләре белән генә түгел, ә авылыбызның өлкән буын вәкилләре, күренекле шәхесләре, һөнәрчеләре һәм авыл хезмәтчәннәре белән якыннан аралашуы күздә тотып эшләнелде. Проектны төзегәндә материалны сайлап алуның төп критерийләре булып аның авыл тормышында мәдәни әһәмияте, актуальлеге, тәрбияви кыйммәте тора.

Проект төре: мәгълүмати юнәлештә, иҗади-эзләнүле.

Проектның дәвамлылыгы: 2020-2022 нче  уку елларын сыйдырган вакыт аралыгында үтүче проект.

Максат: туган җирен, аның бай табигатен, тырыш, эшчән халкын, тарихын белгән, гореф-гадәтләрен белән кызыксынган, бар белгәнен чиста, ана теле –татар телендә җиткерә алган шәхесләр тәрбияләү.

Бурычлар:

– туган як, туган авыл, туган тел турындагы белемнәрне киңәйтү, туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү;

– балаларны авыл тарихы, аның урнашу урыны белән таныштыру;

– туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү;

– урам исемнәрен истә калдырырга ярдәм итү;

– сөйләм, хәтер, уйлау сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

– патриотик хисләр формалаштыру;

– авылның күренекле кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;

– халыкның гореф-гадәтләрен саклап калырга дигән төшенчә кертү;

– бердәм, дус, тату уйнауларына ирешү;

– ен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Фараз. Әгәр дә укыту-тәрбия эшендә балаларга,туган телгә,  туган илгә, туган авылга карата мәхәббәт тәрбияләүдә төрле чаралар үткәрелә икән, димәк, бу аларның патриотик хисләрен формалаштыруда зур роль уйнаячак.

Көтелгән нәтиҗәләр. Үз авылыңның тарихына һәм мәдәниятенә, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү. Милли дәрәҗә, җаваплылык, туган авылың, районың өчен горурлык хисе формалаштыру, аны чиста һәм матур итеп саклап калу. Авылыбызда туып үскән, яшәгән һөнәрчеләренең, хезмәтчәннәрнең хезмәтен дәвам итәрдәй шәхес тәрбияләү.

Проектның этаплары

  1. Алдан башкарылган эш. Перспектив эш планы төзү, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету, ата-аналар өчен анкеталар үткәрү; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау, проект турында әңгәмә оештыру һәм аны педсоветта раслау.

Районның картасы белән таныштыру, аннан үзебезнең авылны табу. Балаларның әби-бабайлары, туганнары, дусларының кайсы районнарда яшәүләре белән кызыксыну.

Балалар бакчасын мәктәп, китапханә, мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә тотып, бергә хезмәттәшлек итү.

  1. Төп өлеш. Авылның тарихы, истәлекле урыннары, халыкның һөнәрләре, гореф-гадәтләре турында шогыльләр үткәрү, экскурсияләр оештыру.

Авыл китапханәчесе тарафыннан “Кече Урыссуы авылының килеп чыгышы” турындагы докладын тыңлау.

Туган якның байлыгын, табигать матурлыгын күзәтү максаты белән авылның тирә-як урманнарына, тавы, чишмә, су буена   сәяхәткә чыгу.

Әти-әниләр белән берлектә “Көзге табын-бай табын” ярминкәсе үткәрү.

“Кече Уруссыуым – үткәне, бүгенгесе”, “Чиккән сөлге – күңелем көзгесе”, исемле күргәзмәләр оештыру.

Әти-әниләр белән берлектә һәр баланың өеннән бакчага кадәр булган юл-маршрутын төзү.

Консультацияләр оештыру, ата-аналар белән әңгәмәләр кору.

”Сез авылны беләсезме?” дигән темага анкета уздыру.

Сюжетлы-рольле уеннар уйнау: ”Тату гаилә”, “Мәктәп”, “Балалар бакчасы”, “Хат ташучы”, “Ватанны саклаучылар”, “Китапханәче” һ.б.уеннар.

Авылда үткәрелгән конкурсларда, концертларда, милли бәйрәмнәрдә катнашу; мәдәният йортында балалар белән чыгыш ясау.

Авылыбызның оста куллы һөнәрчеләре, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар уздыру.

  1. Соңгы этап. Проектны массакүләм мәгълүмат чараларына публикациягә җибәрү, газетада бастыру. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулау. “Туган ягым буйлап” методик программасы төзү.

1 нче этап 

Эшчәнлек оештыру планы

Сентябрь

Тема. Туган авылым – Кече Урыссуым.

Максат: туган авылыбызның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, авыл хуҗалыгыбызның бөек татар шагыйре Г.Тукай исемен йөртүе белән горурлык, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе, толерант шәхес тәрбияләү.

– “Туган авылым  тарихы”. Әңгәмә, материал  туплау, альбом төзү.

– “Туган йортым”. Нәфәсәти тәрбия.

– “Кече Урыссуым” шигыре белән танышу.

Октябрь

Тема. Хезмәтләре хөрмәтле.

Максат: төрле хезмәт ияләре белән танышу, һәр һөнәрнең дә мөһим, кирәкле булуын төшендерү, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү; халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану; гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу, олыларга булышу-шатлык икәнен аңлату.

– “Бакча буйлап сәяхәт”. Бакчада эшләүче һөнәр ияләре белән танышу.

– “Үзе яхшының – эше дә яхшы”. Авылыбызда хезмәт итүче төрле һөнәр кешеләре белән очрашу. (Терлекче, китапханәче һ. б.)

– “Итекче” җырлы-биюле уенын өйрәнү.

– “Өлкән хезмәттәшләребез белән очрашу”. Бәйрәм иртәсе.

Ноябрь

Тема. Музей – тәрбия учагы.

Максат:  предметлары аша балаларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү; татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү.

– “Авылымның үткәне, бугенгесе белән танышу”. Альбом төзү.

– “Музей – хәтер почмагы”. Татар милли почмагын булдыру.

– “Киемнәр безне бизи”. Татар милли киемнәрен карау.

– “Музей – тәрбия учагы”. Мәктәп музеена сәяхәт.Декабрь

Тема. Буыннар чылбыры өзелмәс.

Максат: үз нәселеңне тирәннән өйрәнеп, аларның гореф-гадәтләре, халык иҗаты, милли җырлы-биюле уеннары аша әби-бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне балаларда тәрбияләү.

– “Буыннар чылбыры”. Материал туплау.

– “Халык җәүһәрләре”. Мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

– “Уйнап-җырлап үсәбез”. Татар халык уеннары: “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия” һ. б уеннар уйнау.

– “Аулак өй”. Күңел ачу кичәсе.

Гыйнвар

Тема. Һөнәрле кулда гәүһәр бар.

Максат: туган авылыбыздагы оста куллы һөнәрчеләр белән  танышу; элекке һөнәрчелек белән бүгенге һөнәрчелекне чагыштыру; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау, һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

“Палас ясау”. Кәгазьдән кул эше.

– “Авылыбызның оста куллы һөнәрчеләре”. Презентация карау. Альбом төзү.

– “Чиккән сөлге – күңелем көзгесе”. Балаларга әти-әниләре белән берлектә кул эшенә конкурс игълан итү.

Февраль

Тема. Иле барның – теле бар.

Максат: туган телгә карата кызыксыну уяту, һәр халыкның үз теле һәм йолаларына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү.

– “Без яшибез дуслык илендә”. Шөгыль.

– “Татар халык уеннары”. Әңгәмә, уеннар уйнау.

– “И туган тел!”. Күңел ачу кичәсе.

– “Мәдәният учагы”. Авыл китапханәсе һәм мәдәният йортына сәяхәткә бару.

Максат: авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты турында мәгълүмат бирү, китапханәченең балаларны күренекле шәхесләр белән таныштыруы, балаларда матур әдәбият укуга кызыксыну уяту, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Март

Тема. Әнием – горурлыгым.

Максат: балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

– “Әниемә бүләк”. Кул эше. Бүләк ясау.

– “Әниләр – гаилә тоткасы”. Әниләр турында видеокотлаулар карау.

– “Ягез әле, әниләр!”. Уен-викторина.

– “Карга боткасы” бәйрәме. Күңел ачу кичәсе.

Максат: татар халкының традицияләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, хәтер һәм  игътибарлылыкны ныгыту; балаларны туган ягыбыз мәдәнияте белән таныштыруны дәвам иттерү.

Апрель

Тема. Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Максат:  ел фасыларына карап, табигатькә һәм тереклек ияләренә, туган җиргә, туган авылга мәхәббәт, горурлык, соклану хисләре,  сакчыл караш тәрбияләү; сөйләм телен үстерү.

«Исәнмесез, кошкайлар!»

Максат: балаларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү.

– “Тукай иленә сәяхәт”. Уен-викторина.

Максат: балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү; уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү; шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү; балаларда Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.

Май

Тема. Җиңү яулаган каһарманнар!

Максат: балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен системалаштыру, сугыш ветераннары белән таныштыру; тыл батырларын барлау, патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

– “Ветераннар кемнәр алар”. Әңгәмә, видеоязмалар тыңлау.

– “Истә, һаман да истә!”. Авылыбыз һәйкәле янына сәяхәт.

– “Алар даны – мәңгелек”. Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнашу.

Июнь

Тема. Милли йолалар.

Максат: балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләү, милләтебезгә карата хөрмәт хисләре уяту.

– “Кырга сәяхәт”. Чәчүчеләр белән очрашу.

Максат: балаларның бөртекле культуралар турындагы белемнәрен ныгыту, игенче хезмәтен хөрмәтләү, мактау, аның кешеләргә иң зур шатлык китерә торган хезмәт икәнен зиһенгә сеңдерү.

  • “Хуш киләсең, Сабантуй!”

Максат: татар халкының милли бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе, борынгыдан килгән йолалары, уеннары, үзенчәлекләре белән таныштыру; Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларга кечкенәдән милли тәрбия бирү,  төрле милләт вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Июль

Тема. И туган ягым, нинди гүзәл син!

Максат: балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру; авыл табигатен күзәтү һәм өйрәнү; табигатькә сакчыл караш , туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

– “Туган як” почмагын булдыру.

– “Туган ягым – яшел бишек”. Авылым табигатенә сәяхәт.

– “Авылыбызның Кызыл китабы”. Әңгәмә, рәсемнәр карау.

– “Урман ул – тиңсез хәзинә”. Сәяхәт.

Август

Тема. Җәй эшләсәң – кыш ашарсың.

Максат: хезмәт турындагы белемнәрен гомумиләштерү, өлкәннәрнең хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге уяту, хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл караш тәрбияләү

“Икмәк өстәлгә ничек килә?”  Әңгәмә. Презентация карау.

Максат: балаларны игенче хезмәте белән таныштыру, игенчеләр турындагы белемнәрен баету; икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту; игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.

“Бакча җимеше”. Хезмәт. Бакчадан яшелчәләр җыю.

Максат: балаларның кышка яшелчә җыю һәм аларны әзерләү турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту; яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дөрес тәрбияләргә өйрәтү (су сибү, төпләрен йомшарту, чүп үләннәрен утау); кечкенәдән хезмәткә хөрмәт, аның нәтиҗәләренә сакчыл караш тәрбияләү.

“Көзге табын – табын”. Әти-әниләр белән берлектә мастер-класс оештыру.

Максат:  яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру; ата-аналарны балалары белән берлектә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән эшләнмәләр әзерләүгә, уртак чарада актив катнашырга җәлеп итү; иҗади күзаллауларын үстерү; балалар һәм ата-аналар  арасындагы мөнәсәбәтләрен ныгыту.

2 нче этап 

Эшчәнлек оештыру планы

Сентябрь

Тема. Ютазым – туган районым.

Максат: Ютазы районының килеп чыгу тарихы белән таныштыру, туган районыбыз белән горурлык, туган-үскән җиргә карата мәхәббәт хисе, толерант шәхес тәрбияләү.

– “Ютазы районы тарихы”. Әңгәмә, Ютазы районы китабы белән танышу.

– “Урыссу бистәсенә 75 ел” дигән стенд ясау.

– “Әй, Урыссу, Урыссу” җырын өйрәнү.

– “Ютазы районы – үткәне, бүгенгесе”. Күргәзмә оештыру.

Октябрь

Тема. Хезмәтләре хөрмәтле.

Максат: төрле хезмәт ияләре белән танышуны дәвам иттерү, һәр һөнәрнең дә мөһим, кирәкле булуын төшендерү, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү; халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану; гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу, олыларга булышуның шатлык икәнен аңлату.

– “Бар һөнәр дә мактаулы, теләгәнеңне сайлагап ал”. Әңгәмә, презентация карау.

– “Күрсәт әле үскәнем” җырлы-биюле уенын өйрәнү.

– “Өлкән хезмәттәшләребез белән очрашу”. Бәйрәм иртәсе.

Ноябрь.

Тема. Музей – тәрбия учагы”.

Максат: музей предметлары аша балаларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү; татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү.

– “Музей – хәтер почмагы”. Татар милли почмагын тулыландыру.

– “Татар милли баш киемнәре бизәү”. Кисеп ябыштыру шөгыле.

– “Киемнәр безне бизи”. Татар милли киемнәрен бизәү конкурсы.

– “Музей-тәрбия учагы”. Мәктәп музеена сәяхәт.

Декабрь

Тема. Буыннар чылбыры өзелмәс.

Максат: үз нәселеңне тирәннән өйрәнеп, аларның гореф-гадәтләре, авыз иҗаты, милли җырлы-биюле уеннары аша әби-бабаларыбыздан калган күркәм гадәтләрне балаларда тәрбияләү.

– “Буыннар чылбыры”. Шәҗәрә төзү.

– “Халык җәүһәрләре”. Санамышлар, сынамышлар, тизәйткечләр өйрәнүне дәвам иттерү.

– Уйнап-җырлап үсәбез”. Татар халык уеннары: “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия” һ. б. уеннар уйнау.

– “Әбиемнең серле сандыгы”. Күңел ачу кичәсе.

Гыйнвар

Тема. Хезмәт төбе – хөрмәт.

Максат: балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү,  авылыбыздагы оста куллы һөнәрчеләр белән танышуны дәвам иттерү; вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау, һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

– “Авылымның оста куллы һөнәрчеләребездә кунакта”. Очрашу, әңгәмә.

– “Палас ясау”. Кәгазьдән кул эше.

– “Авылыбызның оста куллы һөнәрчеләре”. Презентация карау. Альбом төзү.

– “Ак калфак” оешмасының җирле җитәкчесе Г.Ш.Газизуллина белән очрашу.

Февраль

Тема. Туган телем – иркә гөлем.

Максат: балаларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру; туган телнең матурлыгын тоеп, шагыйрьләребезнең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

– “Дуслык – бөек көч”. Шөгыль.

– Абдулла Алиш әсәрләрен сәхнәләштерү.

– “Иле барның – теле бар”. Күңел ачу кичәсе.

– “Мәдәният учагы”. Авыл китапханәсе һәм мәдәният йортына сәяхәткә бару.

Максат: авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты турындагы белемнәрен арттыру, китапханәченең балаларны күренекле шәхесләр белән таныштыруы, балаларда матур әдәбият укуга кызыксыну уяту, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Март

Тема. Әбиемнең күңел сандыгы.

Максат: халкыбызның рухи мирасын барлауга һәм өйрәнүгә игътибарны арттыру, гасырлар буена тупланып килгән мирасны, күңел бизәкләрен балаларга җиткерү; балаларда милли мәдәнияткә ихтирам, эстетик тәрбия бирү.

– “Әбиемнең күңел сандыгы”. Татар милли почмагы өчен мәгълүмат җыю.

– Татар милли почмагын оештыру.

– “Әбекәй – алтыным!”. Күңел ачу кичәсе.

Максат: кадерлеләребезгә мәхәббәт тәрбияләү, аңа булышасы килү теләге уяту, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү; балаларның сөйләм телен баету, сүзлек запасын арттыру, шигырьләр, җырлар аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

– Нәүрүз бәйрәме. Күңел ачу кичәсе.

Максат: балаларны язгы табигать, табигать күренешләре белән таныштыру, аларны күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү; язның елның иң матур, иң ямьле вакыт икәнен, яз айларында төрле-төрле йола бәйрәмнәре күплеген, аларның берсе – Нәүрүз бәйрәме икәнен аңлату; авылыбызда Нәүрүз бәйрәмен уздыру элек-электән гадәт булып калганын аңлату, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Апрель

Тема. Шушы яктан шушы туфрактан без.

Максат:  ел фасылларына карап, табигатькә һәм тереклек ияләренә, туган җиргә, туган авылга мәхәббәт, горурлык, соклану хисләре, сакчыл караш тәрбияләү; сөйләм телен үстерү.

«Яхшылык эшләргә ашык!»

Максат: балаларның кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турындагы белемнәрне ныгыту; табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү; туган ягыбызда кышлаучы кошларга ярдәм итү теләге уяту.

– “Тукай –безнең йөрәкләрдә ”. Кече Урыссуы гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә әдәби күңел ачу кичәсе.

Максат: Тукайның әсәрләре аша балалар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү; туган телгә кызыксыну уяту, матур сөйләм телен үстерү; сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру; Г.Тукай иҗатына ихтирам хисе, мәхәббәт тәрбияләү.

Май

Тема. Алар даны – мәңгелек!

Максат: балаларны сугыш ветераннары белән таныштыру; тыл батырларын барлау һәм алар белән горурлану хисләре тәрбияләү; балаларда патриотик һәм граҗданлык хисләре булдыру.

– “Һәйкәлләрдә халык хәтере”. Сәяхәт. Авылыбыз һәйкәлен яңартуда, агач утыртуда булышу.

– “Батырлык юлы кайдан башлана?” Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнашу.

– “Алар даны мәңгелек!” Тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашу.

Июнь

Тема. Милли һәм дини йолалар.

Максат: балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә тәрбияләүне дәвам иттерү, милләтебез һәм динебез белән горурлану, милләтебезгә һәм динебезгә карата хөрмәт хисләре уяту.

– “Кырга сәяхәт”. Чәчүчеләр белән очрашу. “Буразна” бәйрәмен үткәрү.

Максат: балаларның бөртекле культуралар турындагы белемнәрен ныгыту, игенче хезмәтен хөрмәтләү, мактау, аның кешеләргә иң зур шатлык китерә торган хезмәт икәнен зиһенгә сеңдерү.

– “Хуш киләсең, Сабантуй!”

Максат: татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй, аны үткәрү тәртибе, борынгыдан килгән йолалары,  уеннары, үзенчәлекләре турындагы белемнәрен ныгыту; Сабантуй бәйрәме аша балаларга кечкенәдән милли тәрбия бирү,  төрле милләт вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

– “Дини йолалар”. Авылыбыз остабикәсе белән очрашу.

– “Мәчет – изге урын. Күңелең саф булсын”. Мәчеткә сәяхәт.

Максат: балаларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру.

Июль

Тема. Туган ягым – яшел бишек.

Максат: балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү, киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру; авыл буасы, тау, болын, кырлар, урманга сәяхәт; елга буе һәм болын табигатен күзәтү һәм өйрәнү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

– “Туган ягым – яшел бишек”. “Урыссу” күленә  сәяхәт.

– “Районыбызның Кызыл китабы”. Әңгәмә, рәсемнәр карау.

– “Челтер-челтер ага чишмәләр.” Авыл чишмәсенә сәяхәт .

Максат: чишмәнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аны саклау һәм чистарту эшләре; экологик тәрбия бирү; туган табигатебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.Август. 

Тема. Эшләмәсәң җәй көне – ни ашарсың кыш көне”.

Максат: хезмәт турындагы белемнәрен гомумиләштерү, өлкәннәрнең хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге уяту, хезмәт нәтиҗәләренә сакчыл караш тәрбияләү.

“Чайкала иген кырлары”. Экскурсия. Әңгәмә.

Максат: балаларны игенче хезмәте белән таныштыру, игенчеләр турындагы белемнәрен баету; икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту; игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.

– “Серле капчык” . Уен. Бөртекле культураларны танып белү

– “Көзге табын – бай табын”. Әти-әниләр белән берлектә ярминкә оештыру.

Максат: баланы уңышлы тәрбияләү һәм үстерү өчен педагоглар һәм ата-аналар арасында тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру.

Йомгаклау

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, балаларга патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Проект шулай ук туган якның, туган авылның, аны буыннан-буынга саклап калдыруда һәм тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Шулай итеп, бүгенгедәй катлаулы чорда әхлаклы шәхес – Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте казанышлары белән кызыксынучы, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле һәм итәгатьле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, беренчедән, балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер. Үзен, үз халкын хөрмәт итмәгән кеше башкаларга да шуны ук күрсәтер.

Икенчедән, әлбәттә, баланың күңеленә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын салуга, тәрбия нигезенә халкыбыз тәрбиясе нигезләрен салу зур ярдәм булып торачак. Чөнки халыкның үткәнен, аның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәләрен өйрәнгәндә генә Ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләп була.

Шулай ук, өченчедән, тәрбия процессына ата-аналарны тарту да бу максатка ирешү юлларын якынайтачак. Шагыйрь дә юкка гына:

“Тәүге юлны бала күңеленә

Ата-ана тиеш үзе язарга”, –

дип әйтмәгәндер. Тәрбиянең нигезе гаиләдә, әти-әни, әби-бабай катнашында салына, ул шулай дәвам итәргә дә тиеш.

Менә шуларны исәпкә алсак кына, без максатыбызга ирешә алырбыз, һәм бакчада тәрбия процессы да мәгънәле һәм нәтиҗәле булыр.