Һәркемнең бар туган теле

№171

(Балалар бакчасында, башлангыч сыйныф укучылары белән яки курчак театры форматында кую өчен әкият-пьеса)

Гөлнур СИМАКОВА,

 Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе директорының уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары

Максат:

– Туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укучыларга бу елның әһәмиятен аңлату;

– туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү;

– туган телнең сафлыгын, матурлыгын, дөнья телләре арасында тоткан урынын билгеләү;

– һәркемнең үз туган теле булуын һәм һәркем аны белергә тиешлеген аңлату;

– сәнгатьле сөйләмне үстерү,  камилләштерү.

Җиһазлау:  ишегалды һәм урман күренешләрен сурәтләгән  декорация, курчак театры форматында кулланганда балалар һәм әти-әниләр белән берлектә тегелгән курчаклар.

Катнашалар: Әтәч, Тавык,  Чебиләр, Куян, Тиен, Аю, Төлке, бу җәнлекләрнең балалары костюмнарыннан киендереп, күбрәк укучыны да катнаштырырга була (сүзләре булмаса да, җыр-биюдә катнаша алалар).

1 нче күренеш

(Вакыйга авылда бара. Таң ата. Әтәч иртән йокысыннан тора. “Кикрикү-ү-ү-үк” дип бар дөньяга сөрән сала. Аннан соң “Бер-ике”. “бер-ике” дип зарядка ясый, гер күтәрә. Шулвакыт радиодан тавыш ишетелә.)

Радио. Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Куе урманыбыз уртасындагы түгәрәк аланда “Туган телләр көне” үткәрелә. Үз туган телендә камил сөйләшкән, аны яраткан, хөрмәт иткән барлык урман һәм йорт җәнлекләрен, кошларны аланга чакырабыз!

Әтәч.

Тавыккаем, чык әле, дим,

Бигрәк озак йоклыйсыз.

Балаларны карамыйсыз,

Ә җимне шәп чүплисез.

Әнә, ишеттеңме әле,

Бәйрәм була урманда.

Бар җәнлекләр, кош-кортлар

Җыела, ди, анда.

Туган телен яратканнар

Киләләр икән бире.

Үз телебездә сөйләргә

Без дә барыйкмы, димен?

Тавык.

Ярар, әйдә, әтәчкәем,

Барсак барыйк, булмаса.

Урманында адашмасак,

Төлке тотып бумаса.

Әтәч.

Курыкмыйм мин төлкегездән

Уртак тел табарбыз, дим.

Аның теле матур, диләр,

Ә минеке әллә ким?!

Тавык.

Ә шулай да, Әтәчкәем,

Сак булу бик тә кирәк.

Өйдән чыгып киткән чакта

Куркыбрак тибә йөрәк.

Әтәч (җырлый).

Кайгырма әле, Тавыккаем,

Бәйрәмгә бит барабыз.

Шундый зур чара барганда

Тимәс Төлке апабыз.

Эх, барам, барам, барам,

“Туган тел” бәйрәменә.

“Кикрикүүүүүк”, – дип сөрән салсам,

Сокланмас соң кем генә?!

(Әтәч бии, аңа чебиләре белән тавык та кушыла.”Нәни чебиләр” биюе башкарыла.)

2 нче күренеш

(Урман.Әтәч белән Тавык чебиләрен ияртеп баралар, алар каршысына, балаларын ияртеп, Куян чыга.)

Куян. 

Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?

Шаккаткыч бер тамаша!

Төлкенең җан дошманы –

Әтәч килә, ләбаса.

Ни эш төште башыңа?

Ник килдең син урманга?

Ялгызың җырлап йөрмә,

Юлыгырсың бурларга.

Әтәч (җырлый).

Теләсә кемнән куркырга

Мин бит син кылый түгел.

Почмакта посып ятарга

Мин куркак малай түгел.

Бар дөнья шаулый, гөр килә,

“Туган телләр елы” дип

Үз телемне күтәрмәсәм,

Кемнән көтим игелек?

Куян.

Ишетеп беләм, Әтәчкәй,

Туган телгә син гашыйк.

Без зур бәйрәм әзерләдек,

Ашык, туганым, ашык.

Үз телеңне, әлбәттә, син

Үзең камил беләсең,

Үзеңнең нәниләреңә

Яшьтән үк сеңдерәсең.

Әтәч белән Куян (бергәләп җырлыйлар).

Туган телең яхшы белсәң,

Өйрәнерсең чит телне.

“Телләр белгән – илләр гизгән”, – ди

Татар халык мәкале.

Җыяр урман бар дусларны

Түгәрәк аланына.

Урмандагы төрле “халык”

Бәйрәм итәрләр анда.

Куян.

Әйдә барыйк, Әтәч дускай,

Бәйрәм башланыр тиздән.

Сөйләрбез дә, җырларбыз да

Үз туган телебездә.

(Китәләр. Каршыларына шулай ук балаларын ияртеп, тиен чыга.)

Тиен.

Урманда күпме яшәп тә,

Мин мондый кош күрмәдем.

Туган телләр бәйрәменә

Чит җирләрдән килгәнме?

Куянкай, синең дусмы бу,

Безнең телне беләме?

Шәһәрдәнме, авылданмы,

Татар, русмы, чеченме?

Әтәч.

Мин үзем – авыл җиреннән,

Сөйлим “Әтәчски” телдә

Аңлыйм башка телләрне дә,

Югалып калмыйм бер дә.

Ә сине мин яхшы беләм.

Син – сызгыру остасы.

Бергә булыйк, бердәм булыйк,

Дус яшик без, кыскасы.

(Бергәләп бәйрәмгә китәргә җыеналар. Аю килеп чыга.)

Аю.  

Кемнәр монда тавышлана?

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавышы шундый каты,

Авырттырды колакны.

Тиен, сине таныйм инде,

Ә бусы – нинди җанвар?

Куян белән кая бара?

Безгә нинди йомышы бар?

Әтәч.

Мин Әтәч булам, агай,

Ә син Аю түгелме?

Урманга бәйрәмгә киләм,

Булыр, диеп, күңелле.

Аю.

Үзем дә шунда барырга

Әзерләнәм, җәмәгать.

Минем телем дә бик матур,

Үзем шундый канәгать.

(Алар янына җырлап, Төлке чыга.)

Төлке.

Кемнәр әле миннән башка

Бәйрәм ясый урманда?

Аю абзый, Куян, Тиен,

Әтәч тә бар бит монда!

Аю.

Әтәч, Тавыкка син тимә,

Кунакка килгән алар.

“Туган телләр көне”нә дип,

Аланлыкка баралар.

Төлке.

Бигрәк инде, Аю абзый,

Мин алай явыз түгел.

Әле менә зур шатлыгым

Эчемә сыймый бүген:

Биючеләр ярышыннан

Кайтып киләм сөенеп.

“Төлке халык биюе”ндә

Җиңгәнлегемне белеп.

(Барысы да, җыелышып, аланлыкка китәләр. Бу вакытта төрле халыкларның бию көйләре яңгырый, җәнлекләр берәм-берәм төрле халык биюләрен башкара.)

Аю. Барлык урман халыклары, берләшегез!

(“Туган тел” сүзе тезелә, катнашучылар кулларына берәр хәреф тоткан.)

Т.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы бу ел,

Туган телен белгән генә хөрмәтләүгә лаек булыр!

У.

Укы, сөйләш, аралаш син,

Үз телеңдә рәхәтләнеп

Г.

Гаиләңдә дә, мәктәптә дә, урамда да якын күреп.

А.

Алга барырга теләсәң,

Хезмәт ит үз халкыңа.

Н. Ныклы адымнарың атла туган телең хакына!

Т. Туган телне рәнҗеттермә, рәнҗетмә, сакла, якла!

Е. Еракларга ишетелсен,

Л. Лаеклы ул бу хакка!

Барысы (бергә).

Дөньядагы төрле  халык

Сөйләшсә дә төрле телдә,

Аңлашыйк дуслык телендә,

Дус яшик без гомергә!

(Бергәләп “Туган телем” җырын (Энҗе Мөэминова сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе) җырлыйлар.)

Балам! – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Кушымта:

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә

“Туган ил” дигән сузне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Куш.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа курә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Куш.

(Пәрдә ябыла.)