Һәрчак синхрофазотрон белән генә димәгән…

Ким ШАКИРОВ,

физика-математика фәннәре кандидаты

«Магариф.РФ» электрон журналының 49 нчы санында «Су гына димәссең…» дигән язмам дөнья күргән иде. Анда, башка авторларның су турында тикшеренүләре белән бергә, үзем башкарган күзәтүләрем хакында да язган идем.

Әмма ул мәкаләдә аз күләмле су белән гади генә җиһазлар ярдәмендә уздырылган һәм ифрат кызыклы нәтиҗәләр биргән тикшеренүем турында сөйләмәгән идем.

Андый тәҗрибәләргә суның туңдырылганыннан соң «авырайган» сыман икәнлеге этәргеч булды. Суны сыек чагында һәм туңдырганнан соң үлчәп караулар ничектер ышандырырлык нәтиҗә бирми иде. Шундый сәер хәлнең сәбәбен ачыкларга тырышу күп еллар фән өлкәсендә кайнаган кеше өчен табигый омтылыш икәне аңлашыладыр.

Төрле фаразлар арасында иң кызыклысы – туңдырганнан соң су кристалларында ике полюслы магнит кырының пәйда булуы. Планетабызның магнит кырының тәэсире астында андый кристалл магнитлары полярлашырга һәм барлык су күләме өчен гомуми магнит кыры тудырырга тиеш. Шулай итеп, Җирнең магнит кырының боз массасындагы магнит кырына тәэсире аркасында туңганнан соң суның авырлыгы арту эффектын бирүе ихтимал.

Туңдырганнан соң, суда магнит кырының барлыкка килү-килмәвен ачыклау өчен гади генә тәҗрибә башкару кирәк булды. Аның асылын биредәге рәсемнән аңлап була.

      Безымянный

Пластик шешәдәге (сул якта сыек су, уңда – шул ук су, туңдырганнан соң) су янында маятник чайкала. Җеп очындагы масса гади генә бер авыр нәрсә түгел. Ул үзе кечкенә бер магниттан гыйбарәт. Сыек су очрагында җептәге магнит суга карата битараф булды, маятникның җебе вертикаль яссылыкта хәрәкәт итә. Рәсемдә ул яссылык туры сызык рәвешендә күренә. Боз очрагында маятник җебе конусның ян-як өслеге буенча йөри, җеп очындагы магнитлы массаның траекториясе рәсемдә дуга рәвешендә күрсәтелгән.

2014 – 2015 елларның кыш фасылында башкарылган тәҗрибәләр нәтиҗәсендә туган фикерләремнең берничәсен укучыларыма җиткерергә булдым.

Җирнең географик һәм магнит полюсларының үзара торышын, Җир әйләнүенең үзенчәлекләрен һ.б. проблемаларны тикшергәндә гигант зур су массаларының сезонлы туңып-эреп торуын да исәпкә алу зарур. Организмдагы канның, электролит буларак, магнит кырының үзгәрешләренә карата бик сизгер икәнен табиб булмаган кешеләр дә яхшы белә, шуңа да әлеге нәтиҗәләрнең сәламәтлек проблемаларын тикшергәндә дә исәпкә алырга кирәк. Климатның җылыну юнәлешендә үзгәрүе Җир магнетизмының билгеле бер юнәлештә үзгәрү проблемасы да белгечләр өчен кызыклы булыр.

Шәхсән минем өчен бу тәҗрибәләрнең берсе – сигез, икенчесе унбиш яшемдә үзем дә белми башкарган ачышларымның (алар хакында «Казан утлары» журналының 2010 елгы 6 нчы һәм 2012 елгы 8 нче саннарында, «Ак җилкән» сәхифәсендә шәрехләп сөйләгән идем) соңгысына кагылышлы икәне бик тәэсирле булды. Унбиштә үзем өчен серен ачыклаган күренеш галим затларны әле бүген дә шаккаттыра торган «ахырзаман авазы» дип атала. Сүзем Җир атмосферасындагы тавыш дулкыннарын кире кайтара торган катлам турында иде. Ул катламны мин факыйрегез 1950 елда да, моннан биш ел элек «Ак җилкән»гә мәкалә язганда да сфера рәвешендә дип күзаллаган идем. Ә соңгы күзәтүләрем нигезендә, карашым бераз гына үзгәрде: тавышны кире кайтара торган катламның рәвеше планетабызның магнит кырының үзенчәлекләренә бәйле. Аның каравы кайтаваз хикмәтенең асылын һәм аның пәйда булу сәбәбен аңлау мөмкин булды: атмосферадагы су парлары боз кристаллары булып ката башлагач, Җирнең магнит кырына яраклашкан катлам барлыкка килә һәм югарырак өлкәдә гизгән очкычларның тавышын космоска озата, ә түбәндәрәк һәм Җир өслегендә йөрүче техниканың гүләве безгә әлеге дә баягы серле һәм шомлы, мистикага хирыс булганнар «ахырзаман авазы» дип атаган «күренеш» буларак килеп җитә. Менә шулай итеп шул. Бик серле күренешләрнең дә, уйланырга иренмәсәң, серләрен ачыклап була икән.

Су космоста да бар, бик күп. Космик техника ярдәмендә шундый күренеш тә күзәтелә: кайнар су рәвешендә гейзерлардан ургылып чыккан су космик шартларда шундук боз булып ката. Димәк, космик магнетизмны өйрәнүче белгечләргә дә бу нәтиҗәләр яңа тикшеренүләр өчен этәргеч булачак.

Сүземне тәмамлаганда шуны әйтәсем килә: минем тәҗрибәләремне һәр мәктәптә кабатлап була. Су дигән матдәнең шундый «яңа» сыйфатын ачыклау өчен бернинди чыгым кирәк булмады. Фән өлкәсендә шундый кабатлап тикшеренүне диверсификация дип атыйлар. Диверсификацияләр башкарырга чакырам, мөхтәрәм укучыларым! Аннан соң күренешне төгәл җиһазлар белән җентекләп өйрәнә башларга да мөмкин булачак.