Гүзәл лирика хәзинәсе (Рәзинә Мөхиярова иҗатына багышланган кичә)
Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА,
«Адымнар–Чаллы» гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аннотация. Сценарий мероприятия «Богатство прекрасной лирики», посвященного творчеству поэтессы Разины Мухияр, предусматривает реализацию нескольких воспитательных задач: социализацию личности старшеклассников и духовно-нравственное становление личности. Сценарий разработан с элементами информационно-коммуникативной технологии. Праздник построен в форме вопрос-ответ на принципах индивидуализации, гуманизма, творчества и успеха. Форма проведения мероприятия дает возможность самопознанию, самонаблюдению, самоанализу и самооценке учащихся.
Ключевые слова: лирика, урок, учитель, писатель, студент, песня.
Гүзәл лирика хәзинәсе
(Рәзинә Мөхиярова иҗатына багышланган кичә)
Алып баручы. Исәнмесез! Кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген без сезнең белән «Гүзәл лирика хәзинәсе» дигән очрашу кичәсенә җыелдык. (1 нче слайд)
Алып баручы. Кичәбезне сораудан башлыйм:
- Укучылар, без укый торган татар теле дәреслегендәге текстларның, әдәбият дәресләрендә урын алган әсәрләрнең авторларын яхшы беләбез бит? Нинди татар язучыларын, шагыйрьләрен беләсез?
Укучылар. Тукай, Җәлил, Такташ, Г.Ибраһимов һ.б.
Алып баручы. Аларның кайберләре – безнең чор язучылары. Алар безнең белән бер заманда яшиләр, иҗат итәләр, алар – кемнәрнеңдер әбисе яисә бабасы, әтисе яисә әнисе. Шулай бит?!
Алып баручы. Бүген безнең мәктәбебездә кунакта – шагыйрә, тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2017) Рәзинә апа Мөхиярова. Таныш булыгыз!!! (2 нче слайд)
Алып баручы. Рәзинә Мөхияр (Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова) 1956 елның 26 маенда Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында туа. 1963–1973 елларда шул авыл мәктәбендә белем ала. (3 нче слайд)
Алып баручы. Рәзинә апа, сезгә шундый сорау.
- Сез кечкенә вакытта нинди идегез? Һәрвакытта да яхшы укыдыгызмы, икелеләр алган чакларыгыз булдымы, укытучыларны тыңладыгызмы?
Рәзинә Мөхияровага сүз бирелә.
Алып баручы. Рәзинә Мөхиярова, мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегенә укырга керә, 1979 елда аны тәмамлый. (4 нче слайд)
Алып баручы. Рәзинә апа, студент булу җиңелме? Югары уку йортына керү өчен, укучылар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Рәзинә Мөхияровага сүз бирелә.
Алып баручы. 1979–1982 елларда Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә, аннары Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы була. 1992 елдан Чаллы дәүләт педагогика институтында (2011 елдан Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, 2015 елдан Чаллы дәүләт педагогика университеты) ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире булып эшли. (5 нче слайд)
Алып баручы. Рәзинә апа, сез гомерегезне укытучылык һөнәренә багышлагансыз? Уку җиңелме, әллә укытумы? Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?
Рәзинә Мөхияровага сүз бирелә.
Алып баручы. 1994–1998 елларда Казан дәүләт университетында, читтән торып, аспирантурада укый. «XX гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасының үсеше» дигән темага диссертация яклап, филология фәнннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Татар телен укыту методикасы, лексикология, лингвистика мәсьәләләренә багышланган 200 дән артык фәнни-методик хезмәт, шул исәптән 30 дан артык китап: 2 монография, студентлар һәм укытучылар өчен уку-укыту кулланмалары, 2, 8 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре, программалар авторы. (6 нчы слайд)
Алып баручы. Рәзинә Мөхиярова эшчәнлеген санап бетерә торган түгел, шуның хәтле хезмәтләрне ничек язарга өлгерәсез? Ашыйсызмы, йоклыйсызмы сез?
Рәзинә Мөхияровага сүз бирелә.
Алып баручы. Рәзинә Мөхиярова фәнни эшчәнлек кенә алып бармый, иҗат белән дә шөгыльләнә.
Алып баручы. Шагыйрә буларак, Рәзинә Мөхиярнең шигырьләре Татарстан һәм Башкортстан матбугатында узган гасырның 90 нчы елларыннан даими басылып килә. Бүгенге көндә 13 шигъри җыентыгы дөнья күрде. 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. (7 нче слайд)
Китап күргәзмәсе күрсәтелә.
Алып баручы. Рәзинә Мөхиярова шигырьләре туган якны, туган телне ярату, табигатькә соклану хисләре белән сугарылган. Яраткан жанры – табигать күренешләрен тасвирлаган кыска шигырьләр һәм фәлсәфи миниатюралар. (8 нче слайд)
Укучылар шигырьләрен яттан укый.
Алып баручы. Кичәбезнең темасына якынлаштык. Әдәби тәнкыйтьтә әсәрләренә югары бәя бирелә, рецензия язучылардан татар шигъриятен тирән аңлаучы тел галиме Хәлиф Курбатов Рәзинә Мөхиярнең шигырь китапларын «гүзәл лирика хәзинәсе» дип атый. (9–10 нчы слайдлар)
Алып баручы. Рәзинә апа, балаларга берничә шигырегезне укып китегез. (11 нче слайд)
Алып баручы. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе (2002), «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» медале (2005) белән бүләкләнгән, Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү почетлы хезмәткәре (2011). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2017). «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе (2024) бирелгән. (12 нче слайд)
Алып баручы. Рәзинә Мөхиярова шигырьләренә бик күп көйләр языла, һәм алар сәхнәдә җырлана. Шундый җырларның берсе Рәзинә Мөхиярова сүзләре, Илнур Фәйзуллин көе «Җаным гел синең яклы» җырын Наил Әнәсов башкара (җыр тыңлана).
Алып баручы. Рәзинә апа, «Адымнар–Чаллы» гимназиясендә укучы балаларга әйтер теләкләрегез бардыр?!!!
Рәзинә Мөхияровага сүз бирелә.
Алып баручы. Бүгенге очрашуга килүегез өчен зур рәхмәт! Бергәләп истәлек фотосына төшәбез.