Гуманистик принциплар нигезендә гаиләдә шәхес тәрбияләү       

№ 110

Гөлнара САФИНА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаиләдә балалар беренче гражданлык дәресләре ала. Җәмгыятьнең әхлакый нормалары бала алдына, иң беренче чиратта, ата-ана тарафыннан куелган таләпләр рәвешендә килеп баса. Балалар гаиләдәге халәтне, гадәтләрне үз-үзеңне тотуның бердәнбер яхшы чарасы буларак кабул итә. Нәкъ менә гаиләдә тормыш принциплары, гадәтләр формалаша. Балаларның алга таба кем булып үсүләре гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди булуына, нинди кыйммәтләр һәм кызыксынуларның беренче планга куелуына бәйле. Әйе, гражданлыкның беренче дәресләрен гаилә тормышы үзе бирә.

Гаиләнең беренче бурычы – баланы кешеләр арасында яшәргә, җәмгыять нормалары һәм принциплары нигезендә яшәргә өйрәтү. Атаклы педагог В.А.Сухомлинский: «Тормышта гражданин үзләштерергә тиеш иң мөһим гыйлем – ул кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр», – дип язган. Бала кешеләр белән туган көненнән диярлек аралаша башлый. Димәк, гражданлык тәрбиясе дә – яшәвенең беренче көннәреннән үк бирелә башлый дигән сүз.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үзара мөнәсәбәтләре гаиләдән, күршеләр, бергә уйный торган иптәшләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре белән генә була диярлек. Үзен чолгап алган зур дөнья белән бала олыларның сөйләве буенча гына таныша. Шулай да аның кешегә карата мөнәсәбәтләре формалаша башлый.

Бүген баланың аралашу тирәлеге гаилә булса, ул үскән саен мөмкинлекләре киңәя башлый. Бала гаиләдән мәктәпкә кешеләр белән нинди аралашу гадәтләре алып килә? Алга таба җәмгыятькә мөнәсәбәте нинди булачак? Болар барысы да балага гаиләдә нинди тәрбия бирелүдән, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди булуыннан тора.

Гражданин тәрбияләүнең бер генә ысулы бар: баланы туганнан башлап безнең җәмгыятькә, яшәү рәвешенә яраклы булган, гуманлык һәм гадел үзара мөнәсәбәтләргә өйрәтә башлау.

Димәк, гаилә – һәркем ярату һәм кайгырту тоярлык, һәркемнең хокуклары һәм бурычлары булган, олыларның һәм шул исәптән балаларның да теләкләре акыллы рәвештә тормышка ашырыла торган кечкенә коллектив булырга тиеш. А.С.Макаренко мондый гаиләне «гаилә һәм тормыш оешмасы» дип бәяли. Андый гаиләдә яшәве күңелле, шатлыклы. Андый гаиләдә һәркем бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер.

Бала яхшы кеше булып үссен өчен, ул көн саен гаиләдәге дустанә, гадел мөнәсәбәтләрнең шаһиты булырга тиеш. Ул ата-анасының үзе турында чын күңелдән кайгыртуын күрә, тик бу анда үзенә аерым игътибар булырга тиешлеге турындагы фикерне тудырмый: чөнки ата-ана үзара бер-берсенә игътибарлы бит. Ата кеше баланың анасына карата игътибарлы, ихтирамлы булуын таләп итә. Ана кеше дә һәрчак баласына атасы турында ничек кайгыртырга кирәклеге хакында искәртеп тора. Бу исә – җәмгыть тормышындагы иң мөһим законнарның берсе.

Гаилә – җәмгыять ячейкасы, анда җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр ачык чагыла. Гаилә мәхәббәткә үзара аңлауга һәм бер-берең хакында кайгыртуга корылган булырга тиеш. Андый баланың күңеле тыныч, аның күңелендә яхшылыкка, кешелекнең матурлыгына, тәрбиячесе әйткән сүзләргә ышаныч барлыкка килә.

А.С.Макаренко: «Әгәр сез гражданин тудырырга һәм моны ата-ана мәхәббәтеннән башка гына эшләргә уйлыйсыз икән, зинһар өчен, җәмгыятьне мондый әшәкелек эшләячәгегез хакында кисәтергә онытмагыз. Ата-ана мәхәббәтеннән башка тәрбияләнгән кешеләр – гарипләндерелгән кешеләр», – дип яза.

Ата-ана баласы матур булса да, ямьсез булса да, сәламәтен дә, авыруын да, тыңлаучанын һәм тынгысызын да ярата. Нинди дә булса өстен ягы яки уңышлары өчен түгел, ә болай гына – дөньяда яшәгәне, булганы өчен ярата. Алар балаларының кечкенә генә уңышларын да күрми калмыйлар, моңа чын күңелдән куаналар һәм балада аларны ешрак куандыру һәм әлеге күренештән үзенә дә канәгатьлек теләге туа.

«Без барыбыз да – тумышыбыз белән балачактан», – дигән Экзюпери. Чыннан да, безнең барыбыз да – тумышыбыз белән ата йортыннан, барыбыз да үзебезнең гаиләдән чыкканбыз һәм, агач үзе үсеп утырган туфрак белән бәйле булган кебек, без дә аңа бик нык бәйләнгәнбез.

Дөньяны өйрәнгәндә бала безне дә өйрәнә. Башта ул безнең кул җылыбызны, елмаюыбызны, ягымлы карашыбызны тоя. Аннан соң йорт эшләрен ничек тиз, җитез башкаруыбызны, кайгыртучанлыгыбызны күрә. Башкаларга карата булган мөнәсәбәтләребезне игътибарыннан читтә калдырмый. Үсә төшкәч, баланы безнең ничек эшләвебез, безнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә булуы кызыксындыра башлый.

Без балаларыбызның үзебез белән горурлануын телибез, аларга үрнәк булырга тырышабыз. Ата-ана үрнәге һәрчак балаларның күз алдында, үзара аралашкан вакытта бала безнең характер үзенчәлекләребезне яхшырак үзләштерә. Ана кеше балаларына карата гадел һәм мәрхәмәтле булса, балалар да бу сыйфатларны бик тиз үзләренә сеңдерә. Ата-ана мисалы алар өчен иң дөресе булып санала.

Гаиләдә бала әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәнә. Тәрбияле баланың төп сыйфаты – кешеләргә ягымлы, тәмле телле булуы, аларны ихтирам итү, кешелеклелек. Олыны олы итү, кечкенәләргә ярдәм итү һәм аларга үрнәк булу, намуслылык, чисталык, кунакчыллык сыйфатлары, хезмәткә мөнәсәбәт, төрле һөнәрләргә өйрәнү, гомумән, яшәргә өйрәнү нигезләре гаиләдә тәрбияләнә. Шуны да онытмаска кирәк: балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга иң элек ата-ана үзе ия булырга тиеш, чөнки бала ата-ана гамәлләрен күреп үсә, күп очракта аларга охшарга тырыша. Димәк, киләчәгебез – безнең үз кулыбызда. Юкка гына: «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», – дими бит халык.

Әгәр без көчебезне кызганмыйча балаларыбызга дөрес, акыллы тәрбия бирәбез икән, киләчәгебез дә тыныч һәм ышанычлы кулларда булачак.