Гимназиянең «Бишенче бишьеллык» нәтиҗәләре

Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы

Гимназиягә 25 ел җитәкчелек итү дәверендә эшченлегемне бишьеллык план-программаларга корып алып бардым. Бишьеллык – үсеш стратегиясе берәмлеге буларак мәктәп өчен иң кулай аралык: методик, педагогик проектларны гамәлгә кую өчен дә, традицияләр булдыру, укыту базасын үзгәртү, кадрлар белән эшләү ягыннан да бишьеллык үзен аклый.

2012–2017 елларга булган үсеш программасын – «Бишенче бишьеллык»ны төзү өчен гимназиябездә нинди алшартлар булдырылган иде соң? Беренчедән, 2012 елга гимназиядә ана телендә укыта алырлык тотрыклы педагогик коллектив тупланган иде. Икенчедән, китапханә ана телендәге дәреслекләр белән 100 процентка тәэмин ителгән иде. Өченчедән, милли мәктәп буларак эшли торган сыйныфтан тыш традицияләр системасы булдырылган иде.

Үсеш программасының төп юнәлешләре һәм эчтәлеге

КФУ белән гимназия арасындагы бәйләнешләрне ныгыту һәм рәсмиләштерү өчен без КФУ җитәкчелеге белән 2012 елда сөйләшүләр  алып бара башладык, максатларны билгеләдек. 2013 елда КФУ гимназияне үз канаты астына алу турында Гыйльми совет карарын чыгарды. 2014 елда «КФУ каршындагы гимназия» статусын рәсмиләштерү, яңа Устав раслату кебек эшләр эшләнде.

Капиталь төзекләндерү программасын нәтиҗәле алып барып чыгу өчен үз алдыбызга республиканың капиталь төзекләндерү программасы буенча нәтиҗәле эшләү  бурычын куйдык. 

Программага кермәгән эшләрнең тулы күләмдәге дефект ведомостен төзедек. Гимназиябезнең элекеге укучыларын төзекләндерүгә җәлеп итү программасын булдырдык.

Гимназия базасында Милли мәгариф үзәге булдыру проекты әлеге Программада төп урынны алды.

Укытучылар һәм әти-әниләр коллективларын капиталь төзекләндерүдә актив катнаштыру планы корылды.

Милли мәгариф үзәге булдыру идеясе Татарстан хөкүмәте тарафыннан да яклау тапты, төзекләндерү эшләре масштаблы күләмдә башкарылды.

Укучылар туплау мәсьәләсен хәл итү өчен гимназиябезгә үзенең балалар бакчасын төзү, ана телендә эшләүче кадрлар туплау максатын куйдык. Моңарчы шефлык иткән бакчалардан баш тарттык, чөнки аларда  баланы ана телендә тәрбияләү проблемасын хәл итеп булмый иде – тәҗрибә шуны күрсәтте. Гимназиядә 6 яшьлек балалар төркемнәре белән эшне октябрьдән түгел, сентябрьдән башлауны хәл иттек.

Гимназия эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшырту өстендә даими шөгыльләнүне төп бурыч итеп куйдык. Нәтиҗәдә 2013  елда гимназиянең 120 урынлы үз бакчасы төзелде. Анда бүгенге көндә 157 бала йөри, районда иң зур чират – гимназиябезнең «Балакай» бакчасына. 2014 елның 10 гыйнварында бакчаны эшләтеп җибәрү, ачу бәйрәмендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов үзе дә катнашты. Эшебезгә уңай бәя бирелде.

Гимназияне заманча җиһаз белән тәэмин итү өчен Грант проектлары конкурсларында актив катнашу планы төзелде, махсус счет средстволарыннан дөрес, максатчан һәм нәтиҗәле файдалану бурычы куелды. Хөкүмәт ярдәменә мөрәҗәгать әзерләнде. Мөрәҗәгатьтә Милли  мәгариф үзәге проектын гамәлгә кую зарурлыгына басым ясалды. Барлык юнәлешләр буенча актив эшләр алып бардык. Нәтиҗәдә 2015 – 2017 елларда берәр млн. сумлык грантларга ия булдык. Шәһәрнең «Зур тәнәфес» грантына ике ел рәттән ия булдык һәм ул средстволарны тулаем милли костюмнар булдыруга тоттык.

Гимназиябезне заманча җиһаз белән тәэмин итүдә Хөкүмәт ярдәме шулай ук хәлиткеч рольне уйнады. 2014 елда гимназия 5 млн. сум чыгымнар тотып җиһазландырылды.

Гимназияне үз эченә кечерәк кимәлдәге укыту оешмаларын туплаган уку йорты итеп структурлаштыру өчен гимназия эчендә эшли торган юнәлешләр «мәктәп» буларак структурлаштырылды.

Менә ул «мәктәп»ләр:

• Ана телендә тәрбия бирүче «Балакай» балалар бакчасына 157 бала  йөри. Тәрбиячеләренең барысы да югары белемле һәм ике дәүләт телен дә камил белә.

• 32 нче татар музыка мәктәбе. Анда 300 бала укый. Бу мәктәптә зур конкурслар җиңүчеләре тәрбияләнде. Башкала мэры И.Метшин стипендиатлары бар.

• Милли спорт көрәше  мәктәбе. Гимназиябездә укучы ир балаларның 90 проценты көрәш мәктәбе аша уза. Араларында Россия һәм Татарстан чемпионнары да бар.

• Пушкинчылар иҗат мәктәбе. 20 ел эшләү дәверендә 70 укучы Россия һәм халыкара конкурсларда җиңү яулады.

• Инженерлык фикерләвен тәрбияләү мәктәбенә (робот техникасы һәм шахмат секциясе базасында). 90 бала йөри.

• «Казан» бию ансамбленең балалар студиясенә 70 бала йөри

• Музейлар комплексы. Гимназиябездә өч бүлектән торган Ш.Мәрҗани исемендәге музейлар комплексы булдырдык. Аның Күргәзмәләр залы бар. 400 данә сәнгать әсәрен туплаган фондыбыз бар.

Гимназиябез 2014 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең 100 гимназиясе рәтенә кертелде.

Гимназиянең милли мәгәриф өлкәсендәге эшчәнлеген гомумилштерү өчен «Остазлык мәктәбе» булдыру проектын төзедек. Әлеге проектта КФУның милли мәктәпләрдә эшләү теләге булган студентларын гимназия укытучылары ярдәме белән өйрәтү күздә тотыла. Студент атнаның бер көнен гимназиядә уздыра, дәресләр карый. Дәресләр тәмамлангач, көннең икенче яртысында махсус бинада (остазлык мәктәбе бинасы – ул КФУ ның милли мәктәпкә кадрлар әзерләү лабораториясе буларак эшләячәк) укытучылар белән берлектә анализ, дәресне яңадан биреп карау, сыйныфтан тыш эшчәнлекне оештыру буенча махсус лекцияләр тыңлау кебек эшләр башлана. Студентлар I сыйныфтан алып XI гә кадәр ана телендәге дәреслекләр белән таныша, лингофон бүлмәдә телләр практикасы узу, рәсем ясау, музыка, спорт күнекмәләре ала. Атнага – бер көн, димәк елга – 30 көн, биш еллык студентлык чорында 5 – 6 ай вакыт, плюс өзлексез практика – 2 ай. Шулай итеп, студентның якынча бер уку елы «Остазлык мәктәбе»ндә әзерлекле педагог кул астында эшләүгә китә. Әлеге проект милли мәктәпкә кадрлар әзерләүдә аз булса да ярдәм итү, булган тәҗрибәне «җилгә очырмау» максатыннан тәкъдим ителде. Шушы рәвешле әзерләнеп татар мәктәбенә эшләргә алынган яшь белгеч предметларны ана телендә укыту мәcьәләсен дә, татар мәктәбенең нинди булырга тиешлеген дә кузаллый алачак. Милли мәктәпне яшәтүгә бу – безнең өлешебез булыр дип ышанасы килә.

 кэмэрия

           

          

       2017 елның 26 апрелендә Президентыбыз әлеге проект белән Баскетхоллда оештырылган күргәзмәдә танышты, проектны хуплады һәм гамәлгә куюда булышачагын әйтте.