Геометрик фигуралар иленә сәяхәт

 

(Зурлар төркемендә танып белү үсеше шөгыле)

Айсылу УСМАНОВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Максат: геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

Үстерелешле балаларның игътибарларын, кызыксынучанлыкларын, фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви: күңел байлыгы булдыру, максатчанлык, иҗадилык тәрбияләү.

Белем бирүдә: балаларның геометрик фигуралар турында белемнәрен, сул һәм уң якны, төсләрне ныгытуны дәвам иттерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, практик эш, сөенеч мизгеле, үсендерә, мактау.

Җиһазлау: «акыллы келәм», конверт, карта, Дьенеш блоклары, магнит конструкторы, математик тартма, «Геометрик фигураларны дөрес итеп куй» дигән дидактик уен, телефон.

Алдан үткәрелгән эш: геометрик фигуралар, схемага карап төзергә өйрәнү.

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, түгәрәккә басыйк та сез яраткан «Тиз җавап бир!» дигән уенны уйнап, зиһенебезне тикшерик әле:

– Сентябрь, октябрь, ноябрь нәрсә исемнәре?

– Дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә нәрсә исемнәре?

– Балалар бакчасына ничә көн киләбез?

– Ничә көн ял итәбез?

– Җәй, көз, кыш..?

– 1, 4, 8, 10 …

– Атнада ничә көн бар?

Тәрбияче. Бик дөрес, афәрин, балалар.

Тәрбияче. Балалар, безнең математика почмагында Геометрик фигуралар иленнән килгән «күңелле фигуралар» бар. Мин бүген эшкә килгәч, бер фигураны тапмадым әле. Сез дә карап  карагыз әле, бәлки сез күрерсез. (Балалар белән почмакка якынрак киләләр.) 

Балалар, почмакта ничә геометрик фигура бар иде?

– Ә хәзер ничәү калган? Саныйк әле.

– Нинди фигура юкка чыккан?

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда бер конверт ята, тышына овал, ук һәм балалар рәсеме ясалган. Бу хатны кемнән һәм кемгә дип уйлыйсыз? Димәк, конвертны ачарга була. (Конвертта карта.)

– Нәрсә бу, балалар? Әйе, бу – Геометрик фигуралар иле картасы. Балалар, овалның безнең белән шаярасы килгән: Геометрик фигуралар иленә кире киткән һәм әлеге карта ярдәмендә үзен эзләп табуны тели.

– Овалны эзләргә барабызмы? Безгә карта юл күрсәтер, «Акыллы келәм» үзенең биремнәре белән безнең зирәклекне сынар. (Келәмгә күз ташлап.)

  1. Төп өлеш

Тәрбияче. Игътибар белән картага карыйк әле, без менә бу ноктада (күрсәтә) – нинди нинди фигурада торабыз? «Акыллы келәм»дә безне биремнәр көтә. Менә монда беренче сорау билгесе тора. (Тәрбияче картада күрсәтә.) Димәк, беренче бирем нинди фигурага яшерелгән?

Игътибар! Беренче биремне бары тик почмагы булган геометрик фигураларга гына басып барып алып кайтырга кирәк. Биремне алып кайтырга кемнең барасын без санамыш ярдәмендә белербез.

Зилия (саный). Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык, син – кал, син – чык!

Тәрбияче. Сәлим бара. Калганнарыбыз игътибар белән карап тора, Сәлим дөрес эшлиме икән? (QR код алып килә.)

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә? Әйдәгез карыйк әле, бу QR код нәрсә чыгарыр икән? Сәлим, телефонны куеп кара әле. (Магнитлы конструктор рәсеме.)

Тәрбияче. Димәк, без магнитлы конструктор янына барабыз. Сезнең алда –схемалар. Сезгә шушы схемаларга карап, тиешле конструктор элементларын сайлап алып, үзегезнең фигураны төзергә кирәк. (Балалар эшли.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, афәрин! (Поднос төбендә кызыл квадрат ябыштырылган, балаларның игътибарын шунда юнәлтелә.)

Тәрбияче. Балалар, поднос төбендә нинди геометрик фигура рәсеме күренә? Бу безне алдагы биремгә юллый. Димәк, икенче бирем нинди квадратка яшерелгән?

– Икенче биремне алырга барганчы, беренче ноктага киләбез. Карта юлны ничек күрсәтә? Кызыл ук белән барасы. Бу биремне алырга кем барачагын санамыш ярдәмендә белербез.

Рамил (саный). Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык, син – кал, син – чык!

Тәрбияче. Азамат бара. (QR-код алып килә.) Бу QR-код нәрсә чыгарыр икән?! Азамат куеп кара әле. (Математик тартмалар рәсеме.)

Тәрбияче. Математик тартмалар янына киттек. Монда төрле карточкалар бар, математик тартмадагы фигуралар ярдәмендә биремне эшлибез. (Бер юлда төрле геометрик фигура һәм төрле төс булырга тиеш.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, молодцы! Бу биремне дә үти алдыгыз. Сары турыпочмакка сорау билгесе ясалган, сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсәне аңлата? Димәк, өченче бирем нинди геометрик фигура астына качкан? Юлны дәвам итәр өчен  кире беренче ноктага кайтабыз.

Тәрбияче. Картадан  карыйк әле, сары турыпочмакка нинди юлдан барасы? Өченче биремгә – сары турыпочмакка бару өчен безгә яшел ук белән ике юл бирелгән. Кайсы юл белән барсак тизрәк барып җитәрбез? Каян белеп була? Санап карыйк әле, ничә геометрик фигураны үтергә кирәк. (Ике юлны да санап карыйлар, кыскасы белән баралар.) Әйдәгез, бу биремне Мәрьям алып кайтсын әле.

Тәрбияче. Бу QR-код нәрсә чыгарыр икән? Карыйк әле. (Дьенеш блоклары рәсеме.)

Тәрбияче. Балалар, бу – безнең күптән түгел генә өйрәнә башлаган уеныбыз: Дьенеш блоклары. Әйдәгез, шуның янына барыйк.

Тәрбияче. Биремне игътибар белән тыңлыйбыз, шушы блоклардан чылбыр төзергә кирәк. Бу чылбырда бертөрле төс, бертөрле геометрик фигура, бертөрле калынлыктагы фигура янәшә торырга тиеш түгел.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, молодцы! (Поднос төбенә QR-код һәм качкан овал ясалган рәсеме ябыштырылган.)

Тәрбияче. Балалар, овалны тандыгызмы? Бездән качкан овал бит бу. Сез ничек уйлыйсыз, бу QR-код безгә нәрсә күрсәтер икән? Әйдәгез, карыйк әле. Сәфинә, телефонны куеп кара әле. (Китап почмагы чыга.) Балалар, овал кая качкан икән? Эзләргә Ккттек. (Алып кайтып, математика почмагына урнаштыралар.)

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Шаян фигура – овал безгә сюрприз ясады: сәяхәтебез нинди күңелле һәм файдалы булды. Сез дә шулай уйлыйсызмы, нәни дусларым?

Кайсы уен сезгә күбрәк ошады? Кайсы бирем бераз авыр кебек тоелды?

Сез бик игътибарлы булдыгыз, бөтен биремнәрне дә тырышып үтәдегез, актив катнаштыгыз. Сез миңа бик ошадыгыз, рәхмәт сезгә! Афәрин!