Газета аша балаларга милли тәрбия бирү

№163

(Осталык дәресе)

Гөлфирә САБИРҖАНОВА,

Казан шәһәрендәге 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Мастер класста катнашучыларны балалар бакчасында ата-аналар өчен газета чыгару аша халык педагогикасы һәм татар мәгърифәтчеләре иҗатын кулланып, балаларга милли тәрбия бирү белән таныштыру.

Җиһазлар: һәр өстәлдә газета жанрлары буенча мәгълүмат, газетаны оештыру, ясау өчен такта, газетаның исеме һәм рубрикалар язылган зур бит, һәр группа өчен өстәлләрдә алдан әзерләп куелган күрсәткеч язулар (репортер, корреспондент, фотокорреспондент), фотосүрәтләр, рәсемнәр, карандаш-фломастерлар, җилем, пумала, скотч, кайчы, линейкалар, җыелган шигырьләр һ.б.

Беренчедән, ни өчен нәкъ менә газета? Газета аша кеше мәгълүматны күпкә җиңелрәк, тынычрак кабул итә. Чөнки ул анда язылганнарны өй шартларында, рәхәтләнеп, ял итеп укый ул. Балалар бакчасы тормышы, анда баласының үз-үзен тотышы турныдагы мәгълүматны эштән соң баласын алырга ашыгып килгән әти-әни – тәрбияче сөйләгәннәрне ничек кабул итә һәм өйдә, иркенләп газета аша танышканда ничек кабул итә? Минемчә, икенче вариант күпкә отышлырак та, файдалырак та – әти-әниләр өчен дә, без – тәрбиячеләр өчен дә. Кайчак әйтергә теләгән фикерне җиткереп бетереп булмый бит. Шуңа да балалар бакчасында газета чыгару бик кирәкле, файдалы эш дип саныйм.

Икенчедән, газета чыгаруда тәрбияче генә түгел, ә турыдан-туры балалар, әти-әниләр үзләре дә катнаша.

Газетада:

* тәрбияченең әйтергә теләгән фикере аерым рубрикада;

* балаларның бакчадагы тормышы аерым биттә – фотолар белән булырга мөмкин;

* әти-әниләрнең теләк-тәкъдимнәре ирекле рәвештә шулай ук аерым рубрикада урын алачак.

Балалар белән эшләгәндә, уйнаганда, дәресләр белән шөгыльләнгәндә “Әйдәгез, тырышып ясыйк әле, әти-әниләрегез газетадан күргәч, сезнең белән горурланырлык булсын”,– дип балага өстәмә мотивация бирү дә була газета чыгару эше.

Газетаны ай саен чыгарырга мөмкин. Бу эшне тәбияченең айлык планына туры китереп башкарырга мөмкин. Һәр газетаның бер төп темасы булсын, мисал өчен, Яңа ел, 8 Март бәйрәме, өлкәннәр көне һ.б. Ә алга таба алда санап үтелгән рубрикалар белән тулыландырабыз.  Әлбәттә, әти-әниләр өчен яңалыклар, фотолар, игъланнар да урын алачак.

Газетаның төп максаты – ата-аналар ярдәмендә балаларга милли тәрбия бирү. Бу эштә халык педагогикасы һәм татар мәгърифәтчеләре иҗатын кулланып, аларны әти-әниләргә җиткерү.

Осталык дәресе

Хөрмәтле, әти-әниләр, югарыда тасвирлаганнарга таянып, бер газета чыгарып карыйк. Теләкләрегезне, тәкъдимнәрегезне кызганмагыз, үз фикерегезне әйтегез. Алга таба үзебезнең группаның газетасын чыгара башлау өчен нигез булып торсын иде безнең бүгенге күмәк эшебез.

Иң беренчеэш, газетага исем сайлау. Ул даими булачак, шуңа да безнең эшчәнлекне яктырта торган исем уйлап табарга кирәк. Төркемдә 28 бала, аларның һәркайсы рәхәтләнеп туган телдә аралаша. Бакча, туган тел, милли тәрбия, балалалар тормышын яктырсын иде ул газетаның исеме.

Төрле вариантлар карала.

Әйдәгез, “Тәрәзә” дип исем кушабыз. Тәрәзә ачылгач, бар дөнья күренә – тәрәзә артындагы дөнья. Ягъни безнең бакча тәрәзәсеартында ниләр майтарыла, нинди эшләр башкарыла – шуларга күзәтү кебек булсын газетабыз. Тәрәзәләрнең капкачлары була. Бу хакта балаларга аерым дәрес үткәрү мөмкинлеге дә килеп чыкты менә: балаларны халкыбызның милли бизәкләрен кулланып ясаган хәзер инде сирәк очрый торган тәрәзә капкачлары белән таныштыру. Тәрәзә капкачлары дигәч тә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать итми калып булмый. “Карлыгач” шигырен балаларга да өйрәтермен, ә аның бер куплетын газетаның исеме астына бер девиз кебек куярга мөмкин.

“Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый”.

Газетаның исеме янына карлыгач рәсемен ясарга мөмкин.

Балалар әнә шул тырыш карлыгачлар кебек күз алдына киләләр. Көн буена алар да балалар бакчасында тырышып шөгыльләнәләр бит, язарга, хәреф танырга, рәсем ясарга өйрәнәләр, физик тәрбия дәресләре үтәләр.

Алга таба әзерләргә кирәкле рубрикаларга күчик. Аларны, әлбәттә, бакчада уздырылачак төрле чаралардан, бәйрәмнәрдән,яңалыклардан һәм куелган бурычлардан чыгып сайларга мөмкин.

Мисал өчен, төп теманы “Өлкәннәр көне” дип алсак, анда һәр баланың әби-бабалары турында мәгълүмат, фотолар, балалар үзләренең әби-бабаларын төшергән рәсемнәр урнаштырырга була.

Күз алдыгызга китерегез әле, без сезнең белән хәзер редакицядә һәм “Тәрәзә” газетасынның 1 нче санын чыгарабыз. Һәрберебезнең үз эше булырга тиеш:

— кемдер яза,

— кемдер фотолар әзерли,

— кемдер тәрбияче белән аралаша,

— кемдер әти-әниләр фикерен тыңлый,

— кемдер бакча мөдиреннән яңалыклар туплый,

— кемдер хаталарны төзәтә.

Бу эштә, әлбәттә, балалар да катнаша ала. Ничекме? Дизайн өлкәсендә. Әйе-әйе, балаларга сораулар биреп, без алар өстенә җаваплылык куябыз. Минем фикерем дә мөһим икән дип уйласыннар. Мисал өчен, әби-бабайларын сурәтләгән рәсемнәрне алар ничегрәк – кайсын кая урнаштырыр икән?!

Алга таба “Балалар” рубрикасы өчен җаваплы кешене билгелик һәм аның бурычын “Балалар бакчасы” темасына багышланган фотоколлаж төзү дип билгелик.

Эш барышы:

— Мәгълүмат, фотосүрәт һәм рәсемнәр белән танышу.

— Балалар бакчасы сүрәте төшерелгән фото сайлау (исеме, бинасы, территориясе, төркемнәр, балалар, бакчада узган чаралар).

— «Бакча» дигән фотоколлаж төзү.

— Фотоколлаж материалын кулланып, балалар бакчасы турында сөйләү.

Әти-әниләр фикерен туплап, рубриканы мәгълүмат, теләк-тәкъдимнәр белән тулыландыру эшен иң аралашучан, иң актив әти яки әнигә йөклик. Ул үзен чын журналист итеп хис итсен.

Газетаның көн кадагынарепортерлардан мәгълүмат урнаштырабыз. Безнең мисалда “Өлкәннәр көне” уңаенан уздырылган чарада катнашучыбелән әңгәмә.

Инде барлык мәгълүматларны тупладык кебек, хәзер газетаны җыябыз һәм бастырабыз.

Карагыз эле безнең редакциябез нинди матур, күркәм, кызык газета чыгарды. Иң мөһиме, барыбыз бергә, бердәм эшләдек! Аралаштык, дуслаштык, бер-беребезне ишетергә, аңларга өйрәндек. Тәрбияче-бала мөнәсәбәтләре, шулай ук тәрбияче-әти-әни мөнәсәбәтләре тагын да җанланды. Минем уйлавымча, безнең бердәм эшебез сезне дә битараф калдырмады. Иҗади эш булуы да күңелләргә ял бирде кебек. Үзегез өчен яңалыклар алгансыздыр дип ышанам.