Гаиләм – бәхет учагым

Наилә ХӘЙРЕТДИНОВА,

Чүпрәле районы Иске Чокалы төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар телебезне яратырга, ихтирам итәргә өйрәтү;

– балаларны халык иҗаты: уеннар, башваткычлар, табышмаклар, әкиятләр белән таныштыру, телебезнең байлыгын, матурлыгын балалар күңеленә җиткерү;

– үз гаиләң белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага «Безнең гаилә – тату гаилә» дип язылган плакат, һәр гаиләгә багышланган стена газетасы эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем-фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә «Тәфтиләү» көе яңгырап тора.)

1 нче укучы.

Бүген Гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

2 нче укучы.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти-әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, балалар! Бүген без Гаилә бәйрәменә җыйналдык. Нык тату гаилә генә бәхетле була ала. Гаилә бәхете – ил бәхете, ди халык. Һәр җәмгытьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Бер гаиләне дә баладан башка күз алдына китереп булмый. Бала – гаиләнең тоткасы ул. Гаиләдә дөрес тәрбия бирсәк, гаиләләребез ныклы, балаларыбыз үзара дус булса, киләчәгебез – ышанычлы кулларда дигән сүз. Бүген бездә пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып,  шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта. Ә хәзер сезне катнашучы гаиләләребез белән таныштырабыз. Хөрмәтләп каршы алыгыз:  … (гаиләләр белән таныштыру).

Музыкаль тәнәфес. Балалар башкаруында «Туган тел» җыры.

Алып баручы. Жюри әгъзалары белән танышып үтик. Хөрмәт итеп каршы алыгыз. Монда җыелган һәр гаиләбез, һичшиксез, иң талантлы, иң ягымлы, иң матурлар.

Визит карточкаларын яклау

Алып баручы. Сүзне гаиләләребезгә бирәбез. Алар безне үз гаиләләре белэн якыннанрак таныштырырлар. (Һәр гаилә үзенең визит карточкасы белән таныштыра.)

Алып баручы. Гаилә ул – тормышның  нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисән, бер-беренне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле, таянычым булыр дип өметләнә. Балалар, әйдәгез, әти-әниләрегезне ягымлы сүзләр әйтеп куандырыгыз әле.

«Ягымлы сүзләр»  уены

Алып баручы. Кичке вакыт ул – бик куңелле, гаиләнең өйдә бергә җыелган вакыты. Хөрмәтле әти-әнилэр, соравыбыз сезгә: сезнең гаиләдә кичләр ничек уза? Кемнәр нинди эшләр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз?

«Гаиләнең кичке ялы»

(Һәр гаиләнең чыгышын тыңлау.)

Алып баручы. Әйе, кемнәрдер күмәкләшеп, киңәшеп, балалары белән өйгә бирелгән эшләрне башкара, кемнәрдер бергәләп кызыклы кинофильмнар карый, кемнәрдер уеннар уйный, кроссвордлар чишә, табышмаклар әйтешә, бергәләшеп җырлыйлар.

Хөрмәтле әти-әниләр, сезнен белән «Мәкальне дәвам ит!» бәйгесе үткәрик әле.

«Мәкаль башлыйм, син төгәллә»

Алып баручы.

Әгәр тапсаң сүзләрен,

Әй, сез, дуслар, кемнәр тапкыр?

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Ана күңеле – балада, … (бала күңеле – далада).

Ана балага авызыннан … (өзеп каптырыр).

Аталар сүзе – … (акылның үзе).

Әткәй – шикәр, әнкәй … (бал).

Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – … (әрәм булган).

Ана сөте белән кермәгән – … (тана сөте белән кермәс).

Бишектәге бишкә … (төрләнер).

Улы барның … (кулы бар).

Улның ояты – атага, … (кызның ояты – анага).

Алып баручы. Ил шаулатыр бәйрәмнәре булсын. Бәйрәме бар халык –бай халык. Бүген бездә бәйрәм: Гаилэ бәйрәме.Я, әйтегез әле, бәйрәмнәр нәрсәсез булмый? Табынсыз. Ә табыныбыз милли ризыклардан башка була да алмый.Чөнки иң тәмле, иң мактаулы, иң бәрәкәтле ризык ул бездә генә –татар халкында. Гаиләләребез үзләренең яраткан ризыкларын тәкъдим итәләр. (Һәр гаилә алдан әзерләнгән ризыкларын тәкъдим итә, пешерү серләре турында сөйли.)

«Балагызның исеме нәрсәне аңлата?» бәйгесе (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата.)

Алып баручы. Бала тугач та, гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир-ат буларак, бала тугач, бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

«Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра?» бәйгесе

(Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар, курчакны тиз генә төреп, әниләргә тапшырырга тиешләр.)

Алып баручы. Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

«Бишек җырлары» бәйгесе

(Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

«Гаиләләрнең концерт номерлары»

(Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)

Малайлар исемнәрен – кызлар, кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә

(Һәр гаиләгә карточкалар тапшырыла: Наил, Гали, Раил, Әдил; Илнара, Дамирә, Фәридә, Илгизә, Вәсимә, Мөнир, Зәкия.)

Музыкаль пауза

(Балалар башкаруында «Яшәгез сез шатлык-саулык белән» җыры.)

Алып баручы. «Ромашка» уенын тәкъдим итәм. Ромашкадан бер таҗны эзеп аласыз һәм артында язылган сорауга җавап бирергә тиешсез.

  1. Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?
  2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?
  3. Нинди газета-журналлар алдырасыз?
  4. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?
  5. Сезнеңчә, бәхет нәрсә ул?
  6. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

(Жюри нәтиҗә ясаганда балалар көче белән хәзерләнгән музыкаль номерлар тыңлана.)

Алып баручы. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Жюри әгъзалары бәйгебезнең нәтиҗәләрен чыгарган арада матур бию карап китик әле. (Балалар башкаруында бию.)

Алып баручы. Сүзне жюрига бирергә, нәтиҗә ясарга да вакыт җитте. Рәхим итегез, хөрмәтле жюри. Сүз сезгә.

Катнашучыларны бүләкләү

(Гаилә турында җыр яңгырый. Җыр дәвамында алып баручы матур теләкләр белән бәйрәмне тәмамлый.)

Алып баручы. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да әти-әнине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.

Без – кешеләр, бу жиргә сөер-сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә. Әле бездән соң да буыннан-буынга матур жырларыбыз, күркәм гадәт-эшләребез күчеп барыр. Бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.

(Истәлеккә фотога төшү. Бәйрәм табын тирәли дәвам итә.)