Гаилә ул – җылы учак

 

(6 – 7 яшьлек балалар өчен)

 

 

Миләүшә ВАХИТОВА,

Гөлнара МӨБӘРӘКШИНА,

Казандагы 185 нче балалар бакчасының

  югары категорияле тәрбиячеләре      

 

Максат. Гаиләнең татулыгы нәрсәгә бәйле икәнен аңлату, бер-береңә игътибарлы булу, ярдәмләшү, олыларга хөрмәт тәрбияләү, эне һәм сеңелләрне ихтирам итү, ярату, якын итү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела,  өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем-фамилияләре язылган табличкалар.

Алып баручы:

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, ярдәмләшеп яшәү һәрберебезнең изге бурычы. Бүгенге бәйрәмебезнең «Гаилә ул – җылы учак» дип аталуы да очраклы түгел. Халкыбызның үткәнен белгән, заман таләпләреннән артта калмаган чын тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта.

Беренче бала.

Бүген – гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Икенче бала.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти-әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Барысы бергә:

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

Балалар утыра.

Алып баручы: Балалар, ишетәсезме, нинди матур курай тавышы яңгырый?

Бала: Әнисе белән: (Акрын көй уйный)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән

Алып баручы: Әйе, туган җирендә үскән, яшәгән кеше, иң бәхетле кеше!

Бала туа, үсә, яшьүсмер вакыты утеп китә. Гаилә корырга вакыт җитә…

Гаилә – тормышыбызның нигезе. Балалар нәрсә ул гаилә?

Балалар баса.

Беренче бала: Гаилә ул – җылы учак.

Икенче бала: Гаилә ул – бәхет ачкычы.

Өченче бала: Гаилә ул – безнең өебез.

Дүртенче бала: Гаилә ул – бердәмлек.

Бишенче бала: Гаилә ул – әти, әни һәм мин

Алып баручы: Балалар, әйдәгез җырлап алыйк әле.

Җыр: «Һәрвакыт булсын кояш»

Кояш нуры, саф күк йөзе

Бу – бер малайның рәсеме.

Ясаган ул, ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын әти,

Һәрвакыт булсын әни,

Һәрвакыт булыйм мин!

Алып баручы: Рәхмәт балалар, утырыгыз. Безнең бәйгене башлыйбыз.  Хәзер, якыннанрак танышу өчен, сүзне гаиләләрнең үзләренә бирик. Безнең бәйгедә 3 гаилә катнаша.

Һәр гаилә үзе турында сөйли, таныштыра.

Беренче бала:

Безнең гаилә бик зур түгел,

Санарга җитә бер кул;

Әти, әни, абый һәм мин –

Бөтенесе менә шул.

Беренче гаилә:

 Безнең гаилә – якты йолдыз!

Икенче гаилә: Гаилә белән көчле без!

Өченче гаилә: Безнең гаилә – безнең байлык!

Дүртенче гаилә: Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!

Авырлыкта – ташлашмаска,

Дус һәм тату яшәргә.

Алып баручы: Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та тату була. Гаиләдә бала тугач, бу дөньялары тагын да матурланып, тулыланып китә.Бүгенге көндә һәр гаилә туганнарының яхшы шартларда яшәвен кайгыртырга тырыша, бергәләшеп йорт җиткерә, фатир ала.

Аалып баручы: Безнең алдагы бәйге «Гаиләнең нигезе нык булсын» дип атала. Сезнең алдыгызда йорт макетлары, анда сүзләр язылган. Шул сүзләр белән  сез өйне өеп менәргә тиеш буласыз. Кайсы рәткә кайсын куяр идегез. Кирәкмәс дип тапкан сыйфат сүзләрне торба аша чыгарып җибәрерсез.

  1. 2. Йорт төзу бәйгесе

(1 кат,  нигез – тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек, алдашмау, сүзендә тору, ярдәмчеллек, 2 кат –  тәртипле булу, бердәмлек, күңелле ял.

Алып баручы:  Йортны төзегән вакытта без тамашачылар белән уйнап алабыз. Мәкаль, әйтемне дәвам итегез.

  1. Баланың баласы – балдан татлы.
  2. Алма алмагачтан ерак төшми.
  3. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
  4. Агач тамыры белән, кеше – гаиләсе белән.

Алып баручы: Бик  матур өйләр төзеп куйганнар безнең гаиләләр. Әйтеп китегез әле, сезнең гаиләдә нинди  сыйфатлар бар? ( Катнашучы гаиләләр язылган сыйфатларны укып чыгалар)

Алып баручы: Гаиләдә безнең иң хөрмәтле, иң зур роль уйнаучы кешеләр ул әти белән әни. Балалар, кем ул әни?

Балалар бас.

Беренче бала: Әни – иң якын кеше

Икенче бала: Әни – минем кояшым

 

 

Өченче бала:

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була.

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның кайнар,

Ә куллары йоп-йомшак.    (Ренат Харис)

Җыр: «Әнием»

Алып баручы:  Безнең өченче бәйге «Исемең матур, кемнәр куйган?» исемнәренең мәгънәләре турында. Әниләре белән бергә сөйлиләр. Баласының исеме нәрсә аңлата? Кайсы телдән алынган? Сүзне беренче гаиләгә бирәбез.

(Әниләр бала белән бергәләп сөйли).

Рәхмәт, нинди матур исемнәр, мәгънәләре ни тора.

Адып баручы. Хәзер әйдәгез бергәләп  «Миңлебай» уенын уйнап алыйк. (Барлык балалар да, әти-әниләр дә катнаша).

Балалар, кем Миңлебай була? (Бер бала уртада, калганнар түгәрәк ясап баса).

Син уртада без кырыйда (Барысы бергә).

Әйләнәбез Миңлебай

Син нишләсәң, ни кылансаң

Без кыланырбыз шулай

(Бала бии, әтәч булып кычкыра)бу 3 тапкыр уйнала.

Алып баручы: Гаиләдә ана да ата да – иң изге, хөрмәтле кеше.  Әти кеше сабыр, hәp сүзен үлчәп сөйли, жаваплы. Әти гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы hәм гаилә намусын саклаучы итеп күз алдына килә.

Алып баручы. Әтиләргә багышлап җыр җырлыйбыз

«Әтием» җыры.

Кулымнан тотып әтием

Иртән бакчага илтә.

Үзенең эше беткәч,

Алырга килеп җитә.

 

Кушымта:

Бер матур җыр бүләк итәм –

Әтием җыр ярата.

Лә-лә-лә-лә

Лә-лә-лә-лә

Лә-лә-лә-лә-лә

 

Кичен әкият укыйбыз

Әтием белән бергә.

Бик яратам әтиемне,

Алдыннан төшмим бер дә.

Кушымта.

 

Алдагы бәйгенең исеме «Үз балаңны яхшы беләсеңме?» – дип атала. Әтиләргә сорау бирелә.

(Баланы алдан видеога төшерәбез, шул ук сорауларны биреп, җавапларны чагыштырабыз).

Сораулар:

  • Балагызның яраткан төсе?
  • Яраткан уенчыгы?
  • Әтисенең яраткан ризыгы нинди?
  • Балагызның иң якын дусты?
  • Йокларга ятар алдыннан балагыз нишли?
  • Гаиләдә кем күбрәк телефонда «утыра»?
  • Сезнең бала өйдә кем белән уйнарга ярата?

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, әтиләр, балагызны бик яхшы беләсез икән.

Бичура:  (залга елап бичура керә).

Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр.

Мине бит – онытты – ла – а – р… (елый).

Үземә яңа хуҗалар эзлим.Заманнан артта калмаган, акыллы, уңган кешеләргә йортка кереп, бәхет китерәм мин. Берәр тату, әйбәт гаиләне  сезнең балалар бакчасында «Тату гаилә» бәйрәмендә табу иде исәбем.

Алып баручы: Исәнме, бичура! Елама, бездә андый тату гаиләләр бик күп. Әлбәттә үзеңә әйбәт гаилә, йорт табарсың. Әйдә, рәхим ит – түргә уз, безнең бәйрәмгә.  Хәзер һәр гаилә үзенең осталыгын күрсәтәчәк.

Ахыргы бәйге. Һәр гаиләдән 1 номер (җыр, бию, шөгылең турында сөйләү) Сүз беренче гаиләгә бирелә.

Алып баручы: Бичуракай, ошадымы безнең гаиләләр? Кайсы гаиләне сайладың?

Бичура. Ииии, бик ошады. Кайсын сайларга да белмим,  һәр гаиләгә бәхет алып киләчәкмен.

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти-әниләргә, әби- бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! «Тәүфыйклы бала – бәхетле бала» дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Бичура, балалардан сорап кара әле.

Бичура  (балалардан сорый)            Балалар (барсы бергә):

–Җирдә сезгә ни кирәк?                                – Әти һәм әни кирәк.

–Җирдә сезгә ни кирәк?                                – Без яшәрдәй өй кирәк.

–Җирдә сездә ни кирәк?                               – Туган үскән ил кирәк.

–Җирдә сезгә ни кирәк?                                – Туган телебез кирәк.

Алып баручы.  Әйе, хөрмәтле әти-әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде.

Хәзер чарада  катнашучы гаиләләрне «Иң зыялы гаилә», «Иң  күркәм  гаилә»,«Иң  тырыш гаилә» һәм «Иң музыкаль гаилә»  номинацияләрендә бүләклибез.

 

Нәтиҗә:  

Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә   аннан канәгать калды. Балалар һәм ата – аналар бергә күңел ачтылар, бер-берсенә ярдәмләшеп, гаилә командасы булып чыгыш ясадылар, уңган – булганлыкларын күрсәттеләр. Үз гаилә әгъзаларының  уңышларын күреп шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Татар халкының милли трацияләрен, гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, алар буенча булган белемнәрен ныгыттылар, кызыксынуларын арттырдылар. Бу күңел ачу кичәсе татар теленә, аның бөеклегенә мәдхия уку булды! Бәйрәм кичәсе ата-аналар һәм балалар бакчасы арасында булган элемтәләрне ныгытты.