Гади әйберләр тарихы

Бектимирова презентация.

(6 – 7 яшьлек балалар өчен «музей педагогикасы» технологиясен кулланып төзелгән танып белү проекты)

Эльвира БИКТИМЕРОВА,

Казандагы 3 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды

Алсу МӨБАРӘКҖАНОВА,

Казандагы 3 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Наталья ЧАБАН,

Казандагы 3 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Теманың актуальлеге. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак узды.

Шул уңайдан безнен балалар бакчасында да төрле чаралар узды. Эш төрләре балалар бакчасына йөрүче балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелде.

Анда «Гади әйберләр тарихы» дип аталган  танып-белү проекты аерым урын алып торды, чөнки бүгенгесе кондә хәзерге балалар безнең әби-бабаларыбызның элек ничек яшәгәннәрен, нәрсәләр кулланнганнарын бик белеп бетермиләр. Шуны күздә тотып, балалар бакчасының барлык педагоглары һәм белгечләре бу эшкә алынды.

Проектның максаты. Үсеп килүче буында халык иҗаты, көнкүреш элементлары белән танышу аша туган якка мәхәббәт тәрбияләүне стимуллаштыру; балаларны үз халкының мәдәни мирасына җәлеп итү.

Проектның бурычлары:

татар авыл күренеше, элекке заманда кулланылган көнкүреш атрибутлары белән таныштыру, хәзерге һәм элекке савыт-саба турындагы белемнәрен ныгыту;

– балаларны әйләндереп алган дөнья турында күзаллауны киңәйтү һәм үз милләтеңнен культурасы турындагы башлангыч белемнәрне формалаштыру;

– балаларның кабул итүләрен, фикерләүләрен, хәтерләрен, сүзлек байлыгын үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

– татар халкының көнкүреш предметларына кызыксыну тәрбияләү;

– халык авыз иҗаты әсәрләре (мәкальләр, әйтемнәр) белән таныштыру;

– мәкаль һәм әйтемнәрнең әһәмияте һәм роле турында белемнәрне формалаштыру;

– сүзлек запасын баету, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

– милли культурага мәһәббәт һәм кызыксыну, бер-береңә толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Проектта катнашучылар: мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, укытучы-логопед, музыка җитәкчесе, татар теле тәрбиячесе, ата-аналар.

Проектның тибы: ата-аналарны җәлеп итеп, төркемдә эшләү.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты: озак вакытлы проект.

Проектның төре: мәгълүмати, гамәли юнәлешле.

Җиһазлар: самавыр, чуен чүлмәк, чәйнек, тимер калаклар, агач кашыклар, чынаяк белән тәлинкә, арба, чиләкләр, ат дугалары, ат камыты, көянтә, кәрзин, ат тәгәрмәче, бишек, чабата, керосин лампасы, сандык, чиккән сөлгеләр, идәнгә җәя торган келәм, татар халык киемнәре, күмер үтүге, мич, табагач, кисәү, эләктергеч.

Техник яктан тәэмин итү: интерактив такта, проектор, ноутбук, видеоматериаллар.

Музей экспозицияләре:

– татар авылындагы урам көнкүреш элементлары (арба, кәрзин, көянтә, ат дугасы, камыт, чыбыркы, арба тәгәрмәче, сыер, ат, тавык, әтэч, экспонатлары, кое, тегермән);

– татар өе эчендәге көнкүреш элементлары (бишек, керосин лампасы, чабата, керосин лампасы, сандык, чиккән сөлгеләр, идәнгә җәя торган келәм, мендәрләр, күмер үтүге);

– татар авылындагы мич һәм шунда кулланыла торган атрибутлар (мич, табагач, кисәү, эләктергеч, чуен чүлмәк, таба).

Технологияләр: компьютер технологиясе, җайлаштыручы педагогика технологиясе, дәрәҗәле дифференциация һәм укытуны индивидуальләштерү технологиясе, оештыру-методик инструментарий.

Оештырылган эшчәнлекнең төп формалары булып индивидуаль эш, шөгыль, төркемдә шөгыль, төрле күңел ачу чаралары тора.

1 нче этап – оештыру (хәзерлек) этабы

Ай Эшчәнлекнең төрләре Катнашучылар Нәтиҗә
Сентбярь Проектны тематик планлаштыру Укытучы-логопед,

музыка житәкчесе,

татар теле тәрбиячесе,

төркем тәрбиячесе

«Гади әйберләр тарихы» дигән проектны эшләү

 

Матди-техник базаны булдыру Хуҗалык эшләре мөдире Ноутбук, фотоаппарат, проектор, интерактив такта, музей өчен экспонатлар  һ.б.
Методик һәм матур әдәбият, күрсәтмә материал туплау Татар теле тәрбиячесе,

укытучы-логопед,

музыка житәкчесе,

төркем тәрбиячесе

Проектны тормышка ашыру өчен УМК хәзерләү
Конспектлар хәзерләү Конспектлар
Әңгәмә үткәрү  өчен темалар хәзерләү Идел буе халыкларының культурасы һәм традицияләренә нигезләнгән тематик әңгәмәләр картотекасын булдыру.
Проект кысаларында ата-аналар белән уртак эшне планлаштыру Ата-аналар белән эшләүнең перспектив планы

 

  1. Эшчәнлек этабы

Балалар белән эшләүнең формалары һәм төрләре

Ай Эшчәнлекнең төрләре
Октябрь Сөйләм телен үстерү буенча “Савыт-саба: үткәне һәм бугенгесе” темасына уртак белем бирү эшчәнлеге.

Иҗади-эстетик тәрбия бирү юнәлешендә (әвәләп-ябыштыру) “Чынаякка бизәк төшерү”  дигән белем бирү эшчәнлеге

Агач кашыклар белән бию өйрәнү.

“Савыт-саба”(пазллар) темасына ирекле эшчәнлек (кичке вакытта).

Ноябрь Сөйләм телен үстерү буенча “Татар авылы өендәге көнкүреш әйберләре” темасына уртак белем бирү эшчәнлеге.

“Авыл өе” темасына иҗади-эстетик тәрбия буенча (рәсем ясау) белем бирү эшчәнлеге.

“Авыл өе” дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе.

“Алтын капка” җырлы уен уйнау.

Ирекле эшчәнлек: “ Башын һәм ахырын тоташтыр”

“Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерү.

Әкиятләр сандыгын әзерләү –  “Өч кыз”.

Көянтәләр белән бию өйрәнү.

Декабрь Сөйләм телен үстерү буенча “Татар халык ашлары” темасына уртак белем бирү эшчәнлеге.

“Әбидә кунаккта» дигэн иҗади-эстетик эшчәнлек.

Иҗади-эстетик тәрбия бирү юнәлешендә (әвәләп-ябыштыру) “Чәкчәк” дигән белем бирү эшчәнлеге.

“Ак калач” уенын уйнау.

Гыйнвар Сөйләм телен үстерү буенча “Борынгы татар халык киеме” темасына уртак белем бирү эшчәнлеге.

“Түбәтәй”, “Яулык биреш» җырлы уенын уйнау.

“Парлы бию” өйрәнү.

“Күлмәк юам” җырын өйрәнү.

Февраль Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән барлык белгечләр белән берлектә «Гади әйберләр тарихы» йомгаклау дәресен үткәрү (Кушымта 1).

 

Педагоглар белән эшләүнең формалары һәм төрләре

Ай Эшчәнлекнең төрләре
Сентябрь Тәрбячеләр өчен консультация: “Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше”.

Татар көнкүреше элементлары буенча картотека төзү.

Октябрь Түгәрәк өстәл. Тәҗрибә уртаклашу.
Ноябрь “Өч кыз” татар халык әкиятенә әзерлек.
Декабрь “Татар халык ашлары” дигән лэпбук төзү.
Гыйнвар “Татар халык киемнәре” дигән альбом төзү.
Февраль Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән барлык белгечләр белән берлектә «Гади әйберләр тарихы» йомгаклау дәресенә әзерләнү.

 

Ата-аналар белән эшләүнең формалары һәм төрләре

Ай Эшчәнлекнең төрләре
Сентябрь Ата-аналар ярдәме белән музей экспозицияләрен бизәү.
Октябрь “Мин әнигә булышам” акциясендә катнашу.
Ноябрь Ял коннәрендә балалар белән Казандагы “Туган авылым” комплексына экскурсиягә бару. Фотоотчет эзерләү.
Декабрь Өйдә татар милли ризыгын әзерләү. Видеоотчёт.
Гыйнвар “Әбиемнең сандыгы” дигән видеоконкурста катнашу. «Алма агачыннан ерак төшми» —  гаилә тәрбиясе традицияләре турында ата-аналар белән эш.
Февраль Ата-аналар өчен проектның йомгаклау чарасыннан фото-  һәм видеоотчёт.

 

  1. Йомгаклау этабы

 

Эшчәнлекнең төрләре Катнашучылар Нәтиҗә
1. Проект буенча эшчәнлеккә йомгак ясау, алган белемнәргә мониторинг ясау Педагоглар,

балалар, ата-аналар

Фото, аналитик белешмә.
2. Педагогик тәҗрибә белән уртаклашу Педагоглар Район методик берләшмәсендә чыгыш ясау.

Педагогик осталык конкурсларында катнашу.

 

Йомгаклау

Татар халкы – бик борынгы халык, ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык – искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреше өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр, итек бассканнар, кәрзин, бишек чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән. Әбием сандыгына күз салсак, үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе.

Шуларны истә тотып, без дә татар балалар бакчасында бу юнәлештә эшләргә тырышабыз. Балаларны татар гореф-гадәтләре белән таныштырып, торле чаралар уздырып, аларда туган җиребезгә, туган телебезгә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбиялибез. Алаларны патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз.

Шөгыльләрдә мәкальләр, әйтемнәрне файдалану балалар өчен дә, педагоглар өчен дә бик кызыклы. Фольклорның кече формаларын куллану логопедия төркеменә йорүче балаларга үзләренең сәләтләрен ачарга, авазларның дөрес әйтелешен ныгытырга һәм аларны үз сөйләмнәрендә дөрес итеп кулланырга ярдәм итә.

Бу эшнең киләчәген без түбәндәгеләрдә күрәбез:

– логопедия эше барышында кече фольклор формаларының коррекция мөмкинлекләрен тирәнәйтү;

– бу проблеманы хәл итү юлларын эзләүдә белгечләрнең үзара хезмәттәшлеген үстерү;

– кече фольклор формалары материалы ярдәмендә логопедия эшен интеграцияләү.

Үз Ватаныңның культурасын, традицияләрен саклау һәм өйрәнү – үсеп килүче буынны тәрбияләүнең әһәмиятле аспекты. Баланы туган халкының культурасына таянып тәрбияләү толерантлы шәхес тудырырга ярдәм итә, ә бу үз чиратында барлык милләтләрнең традицияләренә, гореф-гадәтләренә, теленә хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Бу проект нәтиҗәсендә балалар бакчасы белгечләре һәм гаиләләрнең хезмәттәшлеге ныгый, ата-аналар бакчада үтә торган чараларда активрак катнаша башлыйлар.

“Халык акылы – ана теленең кабатланмас байлыгы” проекты практик яктан әһәмиятле һәм кирәкле, ул конкрет эшләргә һәм нәтиҗәләргә исәпләнгән проект булып тора.

Әдәбият исемлеге:

  1. Әйлән-бәйлән: Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен хрестоматия. – Казан: Татар. кит. нәшр. – 2017.
  2. Балаларга җырлар һәм уеннар.Төз. Дәүләтшина Л.Х. – Казан, 2016.
  3. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. Төз. Н.Исәнбәт. – Казан, 1984.
  4. Балалар дөньясы: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен хрестоматия. Төз. Г.Ә.Нәбиуллина, Л.Г.Гыйләҗева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016.
  5. Иң матур сүз: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. Төз. К.В.Закирова. – Казан, 2015.
  6. Табышмаклар. Мәкальләр һәм Әйтемнәр. Сынамышлар. Төз. Галләмова Р.В. – Казан: Гыйлем. – 2014.
  7. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия дәресләре. – Казан, 1998.
  8. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Төз. Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.
  9. Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Х.Ш.Мәхмүтов. – Казан, 1987.
  10. Уйный-уйный үсәбез: балалар өчен уеннар. Төз. Г.Мансурова. – Казан: Тат. кит. нәшр. – 2014.

Кушымта 1.

Гади әйберләр тарихы

6 – 7 яшьлек балалар өчен «музей педагогикасы» технологиясен кулланып танып белү-күңел ачу эшчәнлеге

Максат:  үсеп килүче буында халык иҗаты, көнкүреш элементлары белән танышу аша туган якка мәхәббәт тәрбияләүне стимуллаштыру; балаларны үз халкының мәдәни мирасына җәлеп итү.

Бурычлар:

– татар авыл күренеше белән таныштыру, элекке заманда кулланылган көнкүреш атрибутлары белән, хәзерге һәм элекке савыт-саба турында белемнәрен ныгыту;

– балаларның кабул итүләрен, фикерләүләрен, хәтерләрен, сүзлек байлыгын үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

– татар халкының көнкүреш предметларына кызыксыну тәрбияләү.

– чынаякка бизәк төшерү

Җиһазлар: самавыр, чуен чүлмәк, чәйнек, тимер калаклар, агач кашыклар, чынаяк белән тәлинкә, арба, чиләкләр, ат дугалары, ат камыты, көянтә, кәрзин, ат тәгәрмәче, бишек, чабата, керосин лампасы, сандык, чиккән сөлгеләр, идәнгә җәя торган келәм, татар халык киемнәре, күмер үтүге, мич, табагач, кисәү, эләктергеч.

Техник яктан тәэмин итү: интерактив такта, проектор, ноутбук, видеоматериаллар.

Музей экспозицияләре:

– татар авылындагы урам көнкүреш элементлары (арба, кәрзин, көянтә, ат дугасы, камыт, чыбыркы, арба тәгәрмәче, сыер, ат, тавык, әтэч, экспонатлары, кое, тегермән);

– татар өе эчедәге көнкүреш элементлары (бишек, керосин лампасы, чабата, керосин лампасы, сандык, чиккән сөлгеләр, идәнгә җәя торган келәм, мендәрләр, күмер үтүге);

– татар авылындагы мич һәм шунда кулланыла торган атрибутлар (мич, табагач, кисәү, эләктергеч, чуен чүлмәк, таба)

Башлангыч эш: борынгы көнкүреш әйберләре сурәтләнгән китаплардагы иллюстрацияләрне, тема буенча төрле видеоматериал карау.

Эшчәнлек барышы

(Балалар тәрбиячеләре белән 1 нче музей экспозициясе янына киләләр. Бишек янында бишек җырын көйли-көйли әби утыра. Балалар тын калып, әбинең җырлаганын тыңлыйлар.)

Алып баручы. Балалар, әйтегез әле, олы кешеләр белән ничек исәнләшергә кирәк? (Балаларның җавабы.)

Алып баручы. Әйе, балалар, элек-электән татар халкында кул биреп күрешкәннәр һәм “Әссәләмәгәләйкүм” дип исәнләшкәннәр. Әйдәгез әле, әбиебез белән дә шулай күрешик. (Балалар әби белән күрешәләр.)

Әби. Мин сезне күрүемә бик шат. Хәзер мин сезне үз өемдәге элекке вакытта куллаган көнкүреш элементлары белән таныштырып китәсем килә. Бирегә үтегез әле.

– Эче сарай, тышы калай, үзе агач. Балалар, бу нәрсә? (Сандык).

– Сандык нәрсә өчен кирәк булган? (Балалар җавабы.)

– Бу сандыкка яшь кызалар бирнәләр җыйганнар, кирәк әйберләрен саклаганнар. Зуррак сандык өстендә кайвакытта йоклаганннар да.

Балалар. Әби, ә бу бишекме?

Әби. Әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Элек-электән, җырлап, балаларны шул бишектә көйләгәннәр. Бишек җырларын тынлап үскән балалар акыллы һәм тәрбияле булганнар.

(Әби кулга керосин лампасын ала.)

Бер бала. Ә безнең авылда Әбиләрдә шундый лампа бар. Элек өйләрдә ут булмаган, шушы лампага керосин салып ут яндырганнар.

Әби. Әйе, акыллым, бик дөрес. (Әби калган җиһазларны күрсәтеп үтә дә, балаларны урамга 2 нче экспозиция янына чакыра, табышмак эйтә.)

Әби. Армый-талмый, ат артыннан калмый. Бу нәрсә? Җавапны биредә таба аласыз. (Балалар җавабын эзлиләр.)

Әби. Әйе, бу арба. Ул нәрсә өчен кирәк булган? (Балалар җавабы.)

– Арбага дуга, камыт кулланнып атны җиккәннәр. Элек автомобильләр булмаган, шуна күрә ботен хезмәтне ат белән башкарганнар. Арба белән ерак юлларга йоргэннэр, утын, печән ташыганнар. Кырдан җыйган бодай, арпа, арышны капчыкларга тутырып тегермәнгә алып барганнар. Әйдәгез без дә тегермән янына барыйк.

(Балалалар, җырлый-җырлый, тегермән янына баралар.)

Әби. Бу – тегермән. Ул он тарттырыр өчен кирәк булган. Оннан нәрсә пешерәләр? (Балаларның җаваплары.)

Әби. Чыннан да, оннан төрле бәлешләр, кабартмалар, ипи пешергәннәр. Ә шуларны пешерер өчен коега көянтә-чиләкләр белән суга барганнар.

(Әби балаларны кое янына алып килә, чиләкләр белән су алып күрсәтә, берничә балага көянтә кидереп карый.)

“Су ташу” уены

Әби.

Үзе ак күлмәк кигән,

Башы түшәмгә тигән,

Аягы җиргә тигән. Нәрсә ул? (Мич)

(Әби балаларны мич янына чакрып ала.)

Әби. Менә бу – татар миче. Авыл өендә ул нәрсә өчен кирәк булган? (Өйне җылыткан, ашарга әзерләү өчен кулланылган, мич башында йоклаганнар, гөмбәләр, җиләкләр, киемнәр киптергәннәр.)

(Балалар бөтен яктан мичне карап чыгалар, чуен чүлмәкне, табагачны, эләктергечне күреп алалар.)

Бер бала. Әби, ә бу нәрсә?

Әби. Бу – чуен чүлмәк. Күп вакытлар элек чуендә ашарга пешергәннәр. Чүлмәкне я балчыктан, я чуеннан ясаганнар. Ягез әле, тотып карагыз: чүлмәк авырмы? (Әйе, бик авыр.) Бу савытта нәрсә пешергәннәр икән, ничек уйлыйсыз? (Аш, ботка.)

Әби. Бу – мичнен авызы. Ягез әле, ачып карыйк әле. Ниндидер тәмле исләр дә килә монда… (Әби мичтэн пирог чыгара һәм балаларны шуның белән сыйлый. Балалар, әбигә рәхмәт әйтеп, аның белән саубулашалар.)