Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты
Альмира ИБРАҺИМОВА,
Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге 2 нче урта мәктәпнең өстәмә белем бирү мөгалимме, башлангыч сыйныфлар укытучысы
Бурычлар:
метапредмет: халкыбызда танылган кешеләрнең иҗатына карата кызыксыну уяту;
предмет: Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү;
шәхескә кагылышлы: балаларда гореф-гадәтләр, башка кешегә карата ихтирам тәрбияләү, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү.
Материал: Шигырь бәйрәменә текстлар.
Җиһазлау: слайдлар, укучылыр әзерләгән видеоязмалар.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларда психологик уңай халәт тудыру.
- Актуальләштерү
Кунак. Балалар, исәнмесез. Мин ерактан килдем. Бер җыр ишеттем, ә җырның сүзләрен кем язгагын белмим. Миңа булыша алмассызмы?
Укытучы. Булышырга тырышырбыз.
(“Туган тел” җыры яңгырый.)
Кунак. Ә бу шагыйрь кайда һәм кайчан туган?
Укытучы. Без Сезгә экскурсия тәкъдим итәбез, ярыймы?
Кунак. Әйе, мин әзер.
(Укучылар сөйлиләр.)
Кунак. Ә Тукайның әти-әнисенең исемнәрен белмисезме?
Кушлавыч
Әтисе Мөхәммәтгариф.
Әнисе Бибимәмдүдә (Мәмбүдә).
- Дәреснең төп өлеше. Экскурсия
Экскурсовод. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә элеккеге Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында (хәзерге Арча районы) Мөхәммәтгариф мулла белән Бибимәмдүдә гаиләсендә дөньяга килә.
Экскурсовод. Г.Тукайның туган авылына багышланган шигыре дә бар. (Балалар шигырьне укый.)
Экскурсовод. Бүген Г. Тукайның туган авылында музей да бар.
Экскурсовод. Бу слайдта Габдулла Тукайның тормыш юлы күрсәтелгән.
Кунак. Ә Габдулла Саснага ничек килеп эләккән?
Экскурсовод. Габдулла Тукайның тормышы бик тә авыр булган. Биш ай тулганда, аның әтисе үлеп китә. Әнисе Сасна авылына муллага тормышка чыга. Башта ул бер таныш әбигә кечкенә малаен калдырып тора, соңрак үзенә ала, ләкин бик иртә вафат була. Ә Габдулла бик күп кешегә әти һәм әни, дип эндәшә.
Кунак. Габдулла Тукай автобиографиясен язып калдырмаганмы?
Экскурсовод. Әйе, язган.
(Укучы сөйли.)
Экскурсовод. Саснада Шәрифә исемле карчык аны бер дә карамаган. Кышкы салкын көннәрдә, урамда калган булса, аңа озаклап, аяклары бозга катып, ишекне ачканны көтеп торырга туры килгән.
Кунак. Шундый авырлыкта ул озак яшиме?
Экскурсовод. Соңрак ул Өчиләгә килеп эләгә.
Кунак. Ә Өчиләдә ул кемдә яши?
Экскурсовод. Өчиләдә ул бабасы Зиннәтулла хәзрәттә яши.
Үги әбисенең алты баласы булган. Алар арасында Саҗидә исемле кызлары гына Габдулланы карарга тырышкан.
Экскурсовод. Өчиләдә Габдулла Тукйның яшәгән йортта музей ачканнар.
Кунак. Өчиләдә озак яшиме? Мин аңламадым. Плакатта – Өчиләдә 1890 – 1892 еллар һәм 1891 елда – Казанда дип язылган.
Экскурсовод. Габдулла Өчиләдә 1890 елдан яши. Гаиләдәге тормыш авыр булганлыктан, беркөнне аны ямщикка ияртеп, берәр кеше үзенә алмас микән дигән уй белән Казанга җибәрәләр. Шулай итеп, ул Казанга килеп эләгә. Казанда ул Мөхәммәтвәли абый һәм Газизә апаның гаиләсенә килеп эләгә.
Монда аны бик күп эшкә өйрәткәннәр, Габдулла һәрвакыт аларны хөрмәт белән искә алган. Ләкин Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа тиздән бик нык авырый башлаганнар һәм малайны башта Өчиләгә кайтарып куйганнар.
Соңрак ул Кырлайдагы Сәгъди абзый гаиләсенә килеп эләгә. Кырлайда ул тугыз ел яши, монда ул укый башлый.
Экскурсовод. Ләкин Сәгъди абзыйның үз улы тугач, хатыны һәм кызы Габдулланы рәнҗетә башлыйлар.
Бүгенге көнә Кырлайда Габдулла Тукайга багышланган музей бар. Анда бик күп кеше була.
Музей Кырлайда.
Экскурсовод. Шул ук вакытта Габдулланың туганы табыла һәм Газизә апасы Җаек шәһәренә үзе белән алып китә.
Габдулланың тормышы Җаек шәһәрендә – Галиәсгар һәм әтисе ягыннан апасы – Газизә гаиләсендә бара. Монда ул Төхвәтуллиннар мәдрәсесендә һәм шул ук вакытта рус классында да тырышып белем ала. Ул бик тырыш укучы була, аның беренче әсәрләре 1904 елда басыла. Шул ук вакытта ул Крылов мәсәлләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шулай ук ул Пушкин һәм Лермонтов әсәрләре белән дә таныша.
Шагыйрьлеккә карата яшь кешенең кызыксынуы уяна һәм ул, бөек рус язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, халыкны рус язучылары иҗаты белән таныштыра.
Җаектагы му зей.
Экскурсовод. 1912 елның язында Г.Тукай Казанга, Өфегә һәм Петербургка барып кайтырга уйлый. Петербургта ул унөч көн тора, соңрак ул Троицк шәһәренә һәм Казахстанга сәламатлекне кымыз белән ныгыту өчен бара. Август аенда Тукай Казанга кайта, типографиядә эшли.
Казандагы Г.Тукай музее.
III. Шигырь бәйрәме
26 апрель – шигырь бәйрәме. Бу көнне казанлылар Габдулла Тукай һәйкәле янына җыела. Кунаклар үз шигырьләрен дә сөйлиләр һәм бар кешегә таныш, Габдулла Тукай язган җырны да искә төшерәләр.
Бәйрәм бик күңелле һәм һәм җанлы үтә. Бөтендөнья халкы Габдулла Тукай исеме белән горурлана.
Укытучы. Г.Тукай әсәрләреннән берничә өзек укып китәргә рөхсәт итәсезме?
Бик авыр булган аның тормыш.
Тормыш юлы авыр булса да,
Күп кеше өчен аның исеме таныш.
Аның әсәрләрен укырга тырыш.
Һәм хәтереңдә калдырырга тырыш
Һәр кеше үз белемен үстерү өчен
Дәүләтебездә танылган исемнәрен
Белергә тиеш.
(Балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр.)
Укытучы. Ә хәзер Габдулла Тукай тормыш юлының соңгы елларын хәтеребездә яңартыйк.
Укытучы. Халык бөек татар шагыйре Г.Тукайны онытмый, Аңа багышланган музейлар һәм һәйкәлләр бар.
Кунак. Ә хәзер минем сезнең белән саубуллашыр вакытым килеп җитте. Сезгә күп итеп рәхмәт сүзләрен әйтәм, чөнки Г.Тукайның тормыш юлы турында бик күп яңалык белдем.