Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее

( 5 нче классның  рус төркеме)

 

Рәмилә  СЕМЕНОВА,   Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары квалификацияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат һәм бурычлар:

-Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән танышу;

-укучыларнын фикерләү, анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

-укучыларда күренекле кешеләргә бәйле истәлекләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

  1. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

-төркемнәрдә эшләгәндә, бер-береңә игътибарлы булу, эш тәртибен билгели алу, эшне   бүлешеп эшләү, җаваплылык хисе тәрбияләү;

-бер-береңә карата яхшы нияттә булу, үз фикереңне тыңлаучыларга җиткерә  белү күнекмәләре булдыру.

  1. Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль  билгеләү;

-кирәкле  мәгълүматны эзләп табу, аерып алу;

-уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

-аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аера белү.

  1. Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-уку бурычларын куя белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-эшне дөрес бәяли белү күнекмәләре булдыру.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Жиhазлар hәм материаллар: дәреслек,   дәрес презентациясе, компьютер, проектор, экран, карточкалар,

 

Дәрес барышы

Этаплар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ
I. Оештыру өлеше Хәерле иртә, укучылар. Имин булсын көнегез. Хәерле иртә, имин булсын көнебез. Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү
II.Актуальләштерү өлеше 

Өй эшен тикшерү.

 

“Су анасы” өзеген сәнгатьле укыту (2-3 укучыдан).  Укыган укучыга бәя бирү.Дөрес укый. Тиз укый. Әкрен укый. Авазларны дөрес әйтә. Авазларны дөрес әйтми. Дөрес интонация белән укый. Дөрес интонация белән укымый.  Танып белү: эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү
Мотивлаштыру 1нче слайд. Мәктәп янында урнашкан “Геройлар аллеясы”ның фотосурәтен курсәтү:-Фотосурәттә нәрсәләр күрәсез? Һәйкәлләрне, сыннарны урамнарга, аллеяларга нинди максат белән куялар дип уйлыйсыз? -Геройлар аллеясы, батырларга куелган һәйкәлләр (сыннар).-Кешеләр батырларның исемнәрен белсеннәр, аларның батырлыкларын онытмасыннар,  истәлекле урыннар күбрәк булсын өчен. Танып-белү:белемнәрне структуралау,өлеш-кисәкләрне бер-берсе белән бәйләү, тәртипкә салу
III. Уку мәсьәләсен кую.  Шәһәребез  музее, кинотеатры, даруханәсе, китапханәсе,спорт мәйданчыгы  фотосурәтләре төшерелгән 2 нче слайд күрсәтелә.Проблемалы сорау кую:

-Кайсы бинада истәлекле экспонатлар саклана ала дип уйлыйсыз?

Сезнең нинди музейларда булганыгыз бар?

Димәк, бүген без дәресебездә нәрсәләр турында сөйләшербез?

Дәресебезнең бурычларын билгелик.Темага туры килгәнен генә сайлап алу:

-Дәреснең беткәнен көтү.

Г.Тукай музее белән танышу. 

-Г.Тукай турында булган белемнәрне ныгыту.

 

 

 

Музей бинасында.

 

 

Укучыларның фикерләрен тыңлау.

-Музейлар турында.

-Геройлар турында. Танылган шәхесләр турында.

Укучыларның фикерләрен тыңлау.

 

Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү;Танып белү: танып белү максатын  мөстәкыйль  рәвештә  аерып алу һәм әйтеп бирү.
IV.Уку мәсьәләсен чишү. Габдулла Тукай музее белән таныштыру (5слайдтан торган презентация)102 нче биттән Г.Тукай музее турында уку. Укучылар дәреслектән Г.Тукайның Кырлайдагы музее турында чылбырлап укыйлар.  Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.
Сүзлек өстендә эшне оештыру. Тексттан аңлашылмаган сүзләрне табып укыйлар, бергәләшеп тәрҗемә итәләр. Дәреслекнең 103 нче битендә бирелгән яңа сүзләр, аларның тәрҗемәләре белән танышалар.Үзләре укыган җөмләләрне тәрҗемә итәләр         (парларда эшлиләр). Танып белү: кирәкле информацияне табу һәм  аерып чыгару
Беренчел ныгыту. Дәреслектәге 4нче биремне  үтәү. Тексттан табып, җөмләнең сүзләрен тиешле  урынга куеп укыйлар, ике җөмләне дәфтәрләргә язалар. Танып белү: уй- фикерне сөйләмдә һәм язма формада дөрес  оештыру.
Ял итү моменты
Белемнәрне системага салу. Укуга бәйләп иҗади эш башкару.Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

 

Без бүген үзебезнең музейны оештырабыз. Ул Г.Тукайга багышлана. Музейның   бүлмәләрендә булачак экспонатлар һәр төркемнең “виртуаль компьютер”ында саклана. “Виртуаль компьютер”дан үзегезгә кирәкле мәгълүматны гына алырга була, артыгы  “виртуаль компьютерда» кала. Һәр төркем музейның бер бүлмәсен оештыра, аңа исем бирә. 

Исемнәр тактада:

1.Тарихи

2. Әдәби әсәрләр

3. Рәсем сәнгате

4.Музей проекты

 

Бирем: а)Бирелгән материаллар арасыннан Г.Тукай белән бәйле булганнарын аерып алу һәм  А3 форматына беркетү.

б) Әзер эшне (А3 форматын) тактадагы исемнәргә туры китереп тактага урнаштыру.

Укытучы төркемнәрдә барган эшчәнлекне күзәтә.

4 кешедән торган төркемнәрдә эшлиләр. 

Кирәкле мәгълүматны “виртуаль

Компьютер” дан сайлап алалар, А3 форматына беркетәләр. Материалга туры килгән исемне билгелиләр. Эшне тактага урнаштыралар.

Һәр төркемнең белгече (экскурсоводы) чыгып үз бүлмәсендәге экспонатлар, музей проекты  белән укучыларны таныштыра.

Танып белү: аерым  кисәкләрдән бер бөтен төзү; уй-фикерне сөйләмә формада ирекле оештыру.Регулятив: үзләштерелгән белемнәрне һәм яңаларын аера белү, төшенеп эшне башкару.

Коммуникатив: төркем белән бергә эшләү, хезмәттәшлек итә алу осталыгы булдыру.

Рефлексия Укытучы укучылар белән берлектә эшкә  йомгак ясый.Дәреснең максатын искә төшерү. Максатка ирешү яки ирешмәүне билгеләү.Бәяләү. Һәр төркемнең эшенә, индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар  бәя бирәләр, билге куялар.Фамилия язылган үзбәя битенә, һәркем үзенең эшенә бәя бирә:

-бик яхшы эшләдем — яшел түгәрәк;

-яхшы эшләдем -сары түгәрәк;

-тырышасым бар — кызыл түгәрәк.

Танып белү: эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм  шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен  тикшереп бару һәм бәяләү
Өй эше бирү һәм аны аңлату:1.103нче биттәге 1-4 нче сорауларга җаваплар әзерләргә.

2.Теләк буенча:”Һәйкәлләрдә-хәтер” темасына кечкенә текст төзергә.