Габдулла Тукай иҗатын дәрестән тыш чараларда куллану тәҗрибәмнән

№47

Ләйсән МӨЛИХОВА,

Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директорының  тәрбия эшләре буенча  урынбасары, Һ.Атласи исемендәге хәйрия фондының «Фидакарь укытучы»сы

Татар халкының бөек шагыйре, мәгърифәтче, журналист Габдулла Тукай хакында язарга, бер яктан бик кыен, ә икенче яктан, бик җиңел кебек. Кыен, чөнки бу бөек затның бик аз яшәп тә милләтебез өчен кылган гамәлләрен санап кына чыгу да байтак урын алыр иде. Бу гамәлләрне нигездә шәрехләү иркен фикер йөртүне, чын мәгънәсендә зыялы булуны таләп итә. Шул ук вакытта Тукай турында хөкем йөртү ансат та кебек: күңел түренә аның даһилык кояшының сыңар нуры гына саркып керсә дә, син инде сихерләнгән, аның иҗатына гашыйк кешегә әйләнәсең.

Без – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – иҗади эзләнүче, киң белемле, дөньяга яраклаша белүче шәхес тәрбияләү; белем бирү процессы белән идарә итү, рухи һәм физик үсеш булдыру.

 Бүгенге көндә мин балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Әлбәттә, укыту-тәрбия эшенең эчтәлеген, форма һәм методларын үзгәртеп кору турында уйланам. Хезмәт юлымда башлангыч мәктәп, югары сыйныфлар, яшь һәм өлкән буын укытучылар белән эшләргә туры килү – минем язмышым гына түгел, ә бәхетем, дип әйтәсем килә. Аларның һәрберсе бер-берсен тулыландырды.

         Һәр кешегә, туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен, азмы-күпме күнекмә салынган була. Безнең бурыч – баладагы сәләтне вакытында күреп алу, аны үстерү. Габдулла Тукай бу юнәлештә шигъри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнү зарурлыгын, яшьләй аның ансатлыгын, картайгач бу эшнең мөмкин нәрсә түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә.

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

        Картаеп калгач буыннар эш белү уңайсыз ул! – ди  Г. Тукай  «Кызыклы шәкерт» шигырендә.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел, – дип куәтли «Эшкә өндәү» исемле шигырендә.

Тукайның укытучыларны алдан күрүчән булырга өндәве шунда: безнең кебек адым саен «тырыш, тәртипле, акыллы, белемле булыгыз», дип чакырмый, өндәми, үгет-нәсихәт укымый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәргә һәм күргәннәргә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра.

Укытучылар исә балалар белән эшләү, аралашу дәверендә тырышлык, гаделлек, сабырлык, чыдамлык, бала ышанычын яулау, аның шатлыгын һәм хәсрәтен уртаклашырга әзер тору кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Ләкин иң мөһиме: һәрвакыт ачык йөз күрсәтү, «безнең үзебезнең кәефсезлегебез һәм саусызлыгыбыз балаларга булган сөйкемле күз карашыбызны» үзгәртергә тиеш түгеллеген Тукай азсызыклый.

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасында мәшһүр шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә сәгатьләр шактый каралган. Шулай булуга карамастан, Г.Тукайның күпкырлы иҗади мирасының, шәхси сыйфатларының, граҗданлык батырлыгының укучылар өчен тәрбияви әһәмияте зурлыгын мин дәрестән соң үткәрелә торган чараларда, «Яшь каләмче» әдәби түгәрәгендә дәвам иттерәм.

Әдәби түгәрәк утырышларында язучылык хезмәтенә кагылышлы мәгълүматлар, теге яки бу әдәби төрдә иҗат ителгән (поэзия, публицистик, проза, очрек, фельетон) әсәрләрнең сәнгатьчә үзенчәлеген тәшкил итә торган образлар системасы, төзелеш хосусияте, сәнгатьчә эшләнеш мәсьәләләре өйрәнелә. Шигырь, хикәя, очерклар, мәкаләләр язу белән мавыгучы укучыларга, «Яшь каләмче» түгәрәге әгъзаларына, Г.Тукайның җурналистика өлкәсендәге эшчәнлеген түбәннән югарыга күтәрелү үрнәге буларак җиткерүне үземнең төп бурычым итеп саныйм.  Чөнки бөек шәхеснең журналистлык эшчәнлеге гаять күпкырлы. Беренчедән, ул – татар матбугатын оештыручыларның иң атаклыларыннан, ә икенчедән, матбугат турында кыйммәтле һәм кызыклы фикерләр калдырган шәхес. Укучылар белән бергәләп, шагыйрь-публицистның җурналистикага карашлар системасының гәүдәләнеш тапкан чыганакларын эзләп барладык. Алар арасында:  матбугат хезмәткәрләренә хатлары (Ф.Әмирханга, Г.Кариевка); шигъри әсәрләрендә матбугатка карата әйткәннәре («И каләм», «Уклар», «Улмы? – Ул», «Яшьләр» һ.б.); матбугат органнарына әйтелгән бәяләмәләре («Тимерче», «Чүкеч»тән», «Гаҗәиб!», «Гаҗәп түгелме?» һ.б.); матбугатка карата фикерләре («Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк», «Матбугат каһарманнары», «Заманымызның әдип вә мөхәрирләренә гаид» мәкаләсенә гаид» һ.б.).

Габдулла Тукай иҗаты безнең әти-әниләргә дә зур ярдәм итә. «Хәссиятле миллия», «Исемнәребез хакында» кебек язмалары әһәмиятле тәрбия чаралары булып тора.

Югары сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауга юнәлеш бирүгә багышлап үткәрелгән чарада Г.Тукайның «Гомер юлына керүчеләргә» шигырен куллану бик отышлы булды.

Гомер итмәк – тырышмактыр, ялыкмый һич тә ял итми,

Гаталәт (ялкаулык) хурлыгын асла үзеңә ихтыяр итми, – дип яза шагыйрь. Яшәүнең мәгънәсен, тәмен һөнәрле булу, иҗат итү һәм халыкка эш күрсәтүдән таба ул.

Халык, ә иң мөһиме бала күңеленә үтеп кергән бөек шагыйрь шигырьләрендәге фикерләрнең җитдилегенә, сүзләрнең үтемлелегенә сокланасың, таң каласың.

Шулай итеп, бүгенге көндә мәктәптә балаларга тәрбия һәм белем бирүдә халык традицияләрен, фольклорын, гореф-гадәтләрен, татар халкының әхлакый кыйммәтләрен үз эченә туплаган Габдулла Тукайның иҗаты укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның өстәл китабына әверелә бара.