Габдулла Тукай иҗаты. «Милли моңнар» шигыре
№ 135
(Проект эше)
Ләйлә САДРЕТДИНОВА,
Казандагы 84 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема | Габдулла Тукай иҗаты. «Милли моңнар» шигыре | ||
Максат
Бурычлар
|
Укучыларга Габдулла Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү. «Милли моңнар» шигырен өйрәнү
Укучыларның тыңлап-аңлау, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү Укучыларда татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт уяту |
||
Планлаштырылган нәтиҗәләр
|
Шәхескә кагылышлы: татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү
Метапредмет нәтиҗәләр: танып-белү УУГ: тыңлап-аңлау, аңлап уку, нәтиҗә ясау, логик фикерләү чылбырын төзү, гомумиләштерүләр ясый белү; коммуникатив УУГ: диалог төзи белү, фикерләрен төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү; регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра, үзбәя ясый белү; предмет буенча: шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, «Милли моңнар» әсәрен өйрәнү |
||
Дәреснең тибы | Яңа тема өйрәнү дәресе | ||
Төп төшенчәләр | Милли, милли моң, көй, милләттәш, кардәш | ||
Предметара бәйләнеш | Татар теле, рус теле | ||
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль | ||
Материал | Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2017. Б. 32 – 34
Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре(татар телен өйрәнүче укучыларга).7 нче сыйныф.– Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014. Б. 8 – 9 |
||
Җиһазлау | Г.Тукай портреты, китаплары, мультимедиа проекторы, ноутбук, презентация, «Милли моңнар» шигыренең рус теленә тәрҗемәсе, аудиоязмалар | ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
I. Оештыру-
мотивлаштыру (1 – 2 мин)
|
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру | Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү | ШУУГ: укытучыга, сыйныфташларына хөрмәт хисе тудыру. Дәрескә әзерлекккә үзбәя бирү
КУУГ: укытучы-сыныфташлары белән хезмәттәшлек итү. РУУГ: эш урынын оештыру. |
II. Белемнәрне актуальләштерү | 1. Өй эшен тикшерү: туган ил турындагы мәкальләрне, аларның тәрҗемәләрен тыңлау. Эш дәфтәрендәге биремне тикшерү
2. Юнәлдерүче сораулар биреп, моң, җыр турында әңгәмә оештыру |
Мәкальләрнең мәгьнәләрен үз сүзләре белән аңлаталар
Сорауларга җавап бирәләр
|
ШУУГ: туган ил төшенчәсен аңлату
ТБУУГ: гомумиләштерүләр ясау, нәтиҗә чыгара белү КУУГ: сорауларга төгәл җавап бирү, әңгәмәдә катнаша алу РУУГ: җавапларны дөресләү, бәяләү |
III. Уку мәсьәләсен кую
|
Дәрестә моң, җырның халык тарихы белән бәйле булуы турында сөйләшәчәкләрен, Г.Тукай иҗаты белән танышуны дәвам иттерәчәкләрен әйтә | Тема буенча фаразлау ясау. Уку мәсьәләсен билгеләү | ТБУУГ: танып белү максатын аңлау
РУУГ: уку мәсьәләсен кую, планлаштыру |
IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
|
1. Г.Тукай биографиясенә кагылышлы өстәмә материаллар белән танышу:
а) шагыйрьнең шигырьләрен, китапларын күрсәтә, тормышы һәм иҗаты белән таныштыра; ә) сораулар, күнегүләр ярдәмендә, укучыларның аңлавын тикшерә 2. Сүзлек эше: а) сүзләрне укый, кабатлаттыра; ә) сүзтезмә, җөмләләр төзетә 3. Г.Тукайның «Милли моңнар» шигырен уку 4. Шигырьне язмада тыңлау, рус теленә тәрҗемәсен уку |
Сорауларга җавап бирәләр
Чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзеп әйтәләр
|
ШУУГ: милли моң төшенчәсен аңлату
ТБУУГ: текстны аңлау, аңлап уку, нәтиҗә ясау КУУГ: сорауларга дөрес җавап бирү, әңгәмәдә катнашу, фикерләрен төгәл итеп җиткерү РУУГ: җавапларны бәяләү |
Ял минуты | |||
V. Яңа теманы ныгыту
(Яңа белемнәрне беренчел ныгыту)
|
1. Укытучы сораулар бирә:
– Шигырь нәрсә турында? – Беренче, икенче строфалардан нәрсә белдек? – Лирик герой җырлаучыга карата нинди сүзләр куллана? – Кардәш кем була ул? – Милләттәш кем ул? – Җыр нәрсә турында? 2. Илһам Шакиров башкаруында аудиоязмада «Милли моңнар» җыры тыңлана 3. «Ә син нинди җырлар тыңларга яратасың?» дигән темага диалог төзү 4. Укучыларны проект эшләргә әзерләү |
Шигырьне үзлекләреннән укыйлар
Сорауларга җавап бирәләр Диалог төзиләр Төркемнәрдә проектка әзерләнү этаплары турында фикер алышалар
|
ШУУГ: җыр сәнгатенә кызыксындыру уяту
ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау КУУГ: әңгәмәдә катнашу, диалог төзү, фикерләрне ачык җиткерү РУУГ: җавапларны бәяләү, эшчәнлекне оештыру |
VI. Өйгә эш бирү
|
Өй эше биремен аңлата (сайлап алына):
1. Эш дәфтәрендәге 1, 3 нче биремнәрне (8 – 9бит) эшләргә 2. Шигырьнең 1, 2 нче строфаларын ятларга 3. «Тукай эзләре буйлап» дигән темага проект эше башкарырга |
Өй эшен язып алалар
Сораулар бирәләр |
ТБУУГ: өй эше биремен аңлату
РУУГ: эшчәнлекне оештыру |
VII. Рефлексия
|
Нәтиҗә ясау, укучыларның белемен тикшерү максаты белән дәреслектәге 4, 6 нчы (33 нче бит) биремнәрне телдән эшләтә. Бу биремнәрне эшләгәндә, шигырьнең эчтәлеге тулысынча кабатланырга тиеш
Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели, дәрестәге эшләрен бәяли |
Сыйныфташларының чыгышларын тыңлыйлар,
фикер алышалар, бер-берсенә бәя бирәләр һәм үзбәя ясыйлар |
ШУУГ: татар әдәбиятына, сәнгатенә кызыксындыру уяту
ТБУУГ: нәтиҗә ясый белү КУУГ: әңгәмәдә катнашу РУУГ: җавапларны адекват бәяли белү, үзбәя ясау |