Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерәбез
Зөлфия ШИҺАПОВА, Гөлнара СӘЛӘХОВА,
Казандагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Максат:
– Г.Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту;
– балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү;
– шагыйрь иҗатына хөрмәт тәрбияләү.
Шөгыль барышы
(Өй күренеше. Әкрен генә татар көе ишетелә.)
Алып баручы. Борын-борын заманда бер авылда бер әби белән бабай яшәгәннәр. Аларның кәҗә белән сарыклары булган. (Әби белән бабай өй тирәсендә эшләп йөриләр: бабай итек төбен тегеп утыра, әби чәй әзерли. Кәҗә белән сарык сарайда кычкырып утыралар: бэ-бэ-бэ.)
Әби. Әй, картым картайдык шул, картайдык. Ашарга да юк, эчэргә дә юк.
Бабай. Кәҗә белән сарыгыбызны ашатырга печәнебез дә юк. (Пауза.) Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән, үз тамакларын үзләре туйдырсыннар. (Уфтанып утыралар. Кәҗә белән Сарык кычкыралар. Кәҗә белән Сарыкны чакырып кертәләр.)
Бабай. Менә сезгә капчык, барыгыз урманга, үзегезнең тамакларыгызны үзегез туйдырыгыз.
Әби. Барыгыз, бар урманга.
Кәҗә белән Сарык (җырлыйлар. Әби белэн бабай елыйлар).
Сау бул, әби, сау бул, бабай,
Безне ерак юл көтә.
Сездә яшәү әйбәт иде,
Айрылышу көтә.
Сау бул, әби, сау бул, бабай.
(Саубуллашып чыгып китәләр. Алардан соң әби белән бабай чыгып китәләр. Кәҗә белән сарык икенче яктан керәләр.)
Кәҗә. Уф, сарык дус, арыдым. Әллә бераз ял итеп алабызмы?
Сарык. Әйе шул, кҗҗә дус. Менә нинди хуш исле үлән бераз ашап алырбыз. Менә монда утырып ял итеп алыйк. (Куакка күрсәтә. Шунда атлый, бүре башы куреп куркып артка чигенә). Ай-яй, бу нәрсә? (Кырыйга сикерә.)
Кәҗә. Үләм, куркам! (Идәнгә егыла. Әкрен генә торып, бүре башы кырына киләләр.)
Сарык. Кәҗә, әйдә тот, капчыкка салыйк.
Кәҗә. Юк, юк. Мин куркам, син тот.
Сарык. Син тот.
Кәҗә. Бу бит бүре түгел, башы гына. Әйдә әле, без аны капчыкка салыйк. Кирәге чыгар.
Сарык. Ярар, кәҗә дус, әйдә бергә салыйк. Син бер колагыннан тот, мин бер колагыннан тотыйм. (Курка-курка баралар. Капчыкка салалар. Кычкыралар: бэ-бэ-бэ. Капчыкны асып, тагын юлга чыгалар. Музыка уйный.)
Сарык. Бүре башын капчыкка салдык, тик анын белән нишләрбез?
Кәҗә. Без бит урманда сарык дус, кирәге чыгар.
Кәҗә. Кара әле, сарык! Ә нәрсә анда ялтырый?
Сарык. Әйдә, кәҗә, шунда барыйк, төнне шунда куныйк. Азрак анда җылыныйк. (Чыгып китәләр. Бүреләр керә. Кайсы капчык аскан, кемдер утын, чуен тоткан. Бер түгәрәк әйләнәләр. Әйберләрен куялар. Бер рәткә басып, кулга тотынып биилэр. Унга-сулга баралар. Ике тапкыр түгәрәк әйләнәләр. Утыралар.)
1 нче бүре. Ботка пешэ, ботка. (Чуен эчен кашык белән болгата.)
2 нче бүре. Боткага ит бетте бит әле…
3 нче бүре. Эх, ит ашарга иде…(эчлэрен тотып улыйлар у-у-у-у)
(Кәҗә белән Сарык ут янына киләләр, анда бүреләр утыра).
1 нче бүре. Кайсыгыз әйтте әле, ботка ашарга ит бетте дип? Свежий кәҗә белән сарык безгә үзләре килгән.
Бүреләр (бергә). Ит ашыйбыз. Ит ашыйбыз. (Шатланалар.)
Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, бүре дуслар.
Бүреләр. Сәлам! Сәлам! (Куллары белән сәламлиләр.)
Кәҗә (куркынып). Сездә бүген бәйрәм икән. Без сезгә күчтәнәч алып килдек. Без сезгә ит алып килдек.
Сарык. Калган җирләрен без ашадык. Сезгә башын алып килдек. Сез баш ашарга яратасызмы?
Бүреләр (бергә). Яратабыз. Яратабыз. Баш ашарга яратабыз.
Кәҗә. Сарык, чыгар теге бүре башын.
Сарык. Кайсысын?
Кәҗә. Беренчесен.
Сарык. Менә сезгә бүре башы. (Бүреләр куркып читкә тайпылалар.)
Кәҗә. Юк-юк, зурысын бир.
Сарык. Менә бик зурысы. (Бүреләр куркыша.)
1 нче бүре. Мин хәзер су алып киләм. (Китә.)
2 нче бүре. Мин утын алып киләм. (Китә.)
3 нче-4 нче бүре. Без аларга булышабыз. (Китәләр.)
(Кәҗә белән Сарык ут янында.)
Кәҗә. Их, дустым, әйбәт булды. Качтылар. Кара әле, ике капчык тарылары калган. Әйдә, без аны әби белән бабайга кайтарып бирик.
Сарык. Ярар, дустым. Әйдә, ботканы ашыйк, бик тәмле. (Ботка ашыйлар.)
Кәҗә. Ә хэзер, сарык дус, авылга әби белән бабай янына. (Капчыкларны асып, чыгып китәләр. (“Күгәрчен гөрлидер баласын уятырга” жыры көенә җырлыйлар.)
Бүреләрне җиңеп булмый кул көче белән генә,
Акылны эшкә җиктек без хәйлә белән генә.
Бүре, бүре башы җитте бүре башына,
Безгә калды бүреләрнең учагы да, ашы да.