Г.Тукай. Эш беткәч уйнарга ярый

(4 нче сыйныфлар өчен  әдәби уку дәресендә уку грамоталыгын үстерү)

 Гөлсинә ГАНИЕВА,  

 Казандагы

144 нче урта  мәктәпнең

I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: 1. Балаларга Г. Тукайның тормышы турында тулырак мәгълүмат бирү һәм аның әсәре белән таныштыру, шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

  1. Әдәби әсәр төрләрен төзелешләренә карап аера белү күнекмәләрен һәм  укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  2. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, Г.Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә. Укыганны аңлый, мәгънәсен ачыклый, әсәргә карата  сорауларга   җавап бирә.

Ресурслар: «Татар теле» 4 нче класс (1 нче кисәк),

күрсәтмә материаллар, китаплар, рәсем күргәзмәсе дәрескә презентация, шагыйрьнең портреты, магнитофон язмасында «Туган тел» җыры.

Дәрес барышы

  1. I. Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы
  2. Дәресне оештыру.

Г. Тукайның «Туган тел»  җыры белән дәресне башлау.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн? Хәлләрегез ничек?
Дежур укучы белән әңгәмә.

  1. Актуальләштерү этабы
  2. Укучылар, сезгә өй эше итеп, апрель ахырында туган бөек шагыйребезнең әсәрләренә рәсемнәр ясап килергә иде. Рәсемнәрегезне элеп куегыз әле.
    2. Авазларны дөрес әйтүгә аваз күнегүләре.

III. Уку мәсьәләсен кую

 Тукай булып киенгән укучы өстәл артында язып утыра.

– Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Укытучылар, югары сыйныф укучылары һәм шагыйрь, язучы кем дип уйлыйсыз?
– Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукай.

Әдипнең биографиясе сөйләнелә, рәсемнәре, музее күрсәтелә.

Г.Тукай. Укучылар, сез минем шигырьләремне яратып укыйсызмы?
Мин сезгә хәзер рәсемнәр күрсәтәм, уйлагыз әле, кайсы әсәрдән икән?

(Сандугач, алмагач, кояш, укучы бала рәсемнәре.)

Укучы. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыреннән.

Тукай. Әйе, бүген без  «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен укырбыз.

  1. Проблемалы сорау кую.

Бу әсәрдә нинди эш турында сүз барыр? А какой работе идёт речь в данном произведении?

  1. Сүзлек өстендә эш. Словарная работа.

күңелең ач – веселись
сабыр ит – потерпи
дәресем кала – урок остаётся
шул заман – здесь: в это время
куйды тәмамлап дәресен – закончил готовить уроки
тәмам иттем – закончил
куйды бер читкә җыеп – собрал в одно место
баш иделәр – преклонились
сөекле – любимый
сайрый – здесь: поёт

  1. Просмотр мультфильма «Эш беткәч уйнарга ярый» («После работы можно поиграть»).
  2. Теперь прочитаем произведение.
    – Укытучының үрнәк укуы;
    – әсәрне гөжләп уку;
    – шигырьне сәнгатьле уку (читают по цепочке).
  3. Анализ произведения. Определение основной мысли произведения.
    – Кто участвует? (Мальчик, солнце, соловей, яблоня.)
    – Кто главный участник? (Мальчик.)
    – Что делает мальчик? (Читает.)
    – Что происходит во время чтения?
    (Солнце, соловей, яблоня зовут его на улицу играть.)
    – Мальчик выходит? (Нет.)
    –Так всё же он выйдет на улицу? (Да.)
    – А когда? (Когда сделает все уроки.)
     – О какой работе ведётся речь? (Учёба, подготовка домашнего задания.)
    – Что же хотел сказать Г.Тукай в этом стихотворении? (Сделав работу, можно отдыхать и играть.)
  4. IV. Ныгыту
    Дәреслек белән эш. 3 нче күнегү. Рәсемгә туры килгән җөмләләрне шигырьдән табып укы.
    2. Кисмә сүзләрдән җөмләләр төзү.
    3. Рәсемгә кара һәм әйт: Сандугач, Кояш, Алмагач Сабыйга ничек сөенделәр. (Как обрадовались?)
    4. Рольләргә бүлеп уку.
    5.Укучылар, эш, ял турында сез нинди мәкальләр беләсез?
  5. Рефлексия – бәяләү этабы
    – Шигырьдә нинди проблема күтәрелә?
    – Эш, хезмәт проблемасы.
    Бу шигырьне укыганнан соң нинди нәтиҗә ясыйбыз?
  6. Өй эше
    «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.