Г.Ибраһимовның «Алмачуар» һәм «Табигать балалары» хикәяләрендә аваз һәм образ ияртемнәре, алардан ясалган сүзләр

Разия ЛАТЫЙПОВА,

Лаештагы 3 нче төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аваз һәм образ ияртемнәре турында гомуми төшенчә

Аваз иртемнәре – үзенчәлекле сүз төркеме. Кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр телнең сүзлек составында үзенчәлекле катламны тәшкил итә һәм бу сүзләр һәр телнең үз үзенчәлекләре нигезендә ясала. Мәсәлән, татар һәм рус телләрендә: кикрикүк – кукареку, һау-һау – гав-гав, келт-келт – тик-тик һ.б.

Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен “образлы итеп күз алдына китерү өчен” дә төрле ияртемнәр кулланыла. Аларны гадәттә “образ ияртемнәре” дип атыйлар: ялт, гөлт, җем-җем, җәлт-җәлт һ.б.

Лексик-семантик яктан аваз ияртемнәре чынбарлык күренешләрен белдерәләр, әмма алараны атап күрсәтмиләр, ә кыска юл белән белдерәләр, ягъни аларның номинатив функцияләре юк: карр-карр, бак-бак, шыбыр-шыбыр һ.б.

Морфологик яктан аваз ияртемнәре төрләнмиләр, әмма алар нигезендә яңа сүзләр ясала, ягъни аваз ияртемнәренә сүз ясагыч кушымчалар ялгана: гөр-лә, шак-ылда, дер-елдәт һ.б.

Синтаксик яктан аваз ияртемнәре аерым җөмлә кисәге булып киләләр: Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте. (М.Хәбибуллин)

Шул рәвешле, аваз ияртемнәре морфологик һәм синтаксик яктан мөстәкыйль сүз төркемнәре белән уртаклык күрсәтәләр, һәм соңгы                                                                                                                                                                                                              вакытта алар мөстәкыйль сүз төркеме буларак өйрәнелә башлады.

Аваз ияртемнәре һәм аларның лексик-семантик (тематик) төркемнәре. Тематик яктан телдәге аваз ияртемнәрен берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

– хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавшларын тасфирлый торган аваз ияртемнәре;

– җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре;

– кеше хәрәкәте тудырган аваз ияртемнәре;

– кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре.

Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре

Татар телендә бу төркемгә кергән аваз ияртемнәре бай һәм күптөрле, һәм алар әдәби әсәрләр телендә дә шактый мул чагылыш таба.

Йорт хайваннары тавышының тасвиры: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, му-у һ.б.

Кош-корт тавышларының тасвиры: ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк, кыт-кыт-кыт, пи-би-би-бип, бак-бак, гөлдер-гөлдер һ.б.

Ерткыч җәнлекләр тавышыннан әдәби әсәрләрдә күбрәк бүре авазының тасвиры теркәлгән: у-у-у-у-у!

Бөҗәкләр тавышының тасвиры: безз-безз – черки тавышы, чарр-чарр – чикерткә тавышы һ.б.

Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре

Мондый тасвирлар телдә шулай ук күптөрле: чаж-чож, шатыр-шотыр, дырк-дырк даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, шалт-шолт, кылтыр-кылтыр һ.б.

Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре:

дөп-дөп, шак-шок, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз һ.б.

Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, пыш-пыш, эһем, лыш-лыш һ.б.

Образ ияртемнәре

Табигатьтәге һәм кешеләргә бәйле төрле тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәреннән тыш телдә күрү, сиземләүгә бәйле рәвештә ясалган тасвирый сүзләр – образ ияртемнәре дә кулланыла.

Образ ияртемнәре өч семантик төркемчәгә бүленә:

– яктылык һәм төс тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем һ.б.;

– хәрәкәт тасвирлары: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер һ.б.;

– эчке сиземләүгә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп һ.б.

Ияртемнәрнең структур төзелеше

Аваз һәм образ ияртемнәре төзелеше буенча берничә төргә бүленә:

а) ялгызак ияртемнәр: гөрс, гөлт, дык, лып, чалт, дерт һ.б.;

ә) парлы ияртемнәр: ялт-йолт, шак-шок, чыш-пыш һ.б.;

б) кабатланып килгән ияртемнәр: дер-дер, мелт-мелт, шыгыр-шыгыр һ.б.;

в) өч компонентлы аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, ка-ка-ка, кыт-кыт-кыт һ.б.

Шул ук вакытта ияртемнәрнең аваз төзелеше дә үзенчәлекле һәм гадәти сүз төркемнәренең аваз төзелешеннән шактый аерыла. Татар телендә, мәсәлән, сүз ахырында тартыкларның янәшә килүе – шактый сирәк күренеш (йорт, дүрт, әйт һ.б.), ә ияртемнәрдә шаулы тартык теләсә кайсы сонор аваз белән янәшә килә: чулт, чалт, чырк, даңк, шарт, фырт һ.б. Аерым очракта ике шаулы тартык та парлашып килә ала: выжт, гөжт һ.б.

Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы

Аваз һәм образ ияртемнәре нигезендә фигыльләр һәм исемнәр ясала ала. Ясалма фигыльләр, мәсәлән, түбәндәге кушымчалар белән ясала:

а) -ла/-лә кушымчасы белән: шартла, гөрлә, шаула һ.б.;

ә) -а/-ә кушымчасы белән: шалтыра, ялтыра, мөгерә, күкрә һ.б.;

б) -ылда/-елдә кушымчасы белән: шакылда, дерелдә, черелдә һ.б.

Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигылләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шатр ит, ду кил, мәш кил һ.б. Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б. Тикшеренүчеләр шулай ук аваз ияртемнәреннән морфологик аерымлану (конверсия) юлы белән яки башка ысул белән ясалган түбәндәге исемнәрне дә билгелиләр: күке, тукран, карга, чикерткә, тукмак, йолдыз һ.б.

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” һәм “Табигать балалары” хикәяләреннән алынган ияртемнәр

Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре

Мәйдан гөж килә.[1]

– Башкорт хәрәмләде, аяк чалды! – дип шау-шу күтәрәләр, янадан көрәшергә чыгуны сорыйлар.[2]

Халык шау-шу килә.[3]

Нидәндер йөрәгем шу-у итеп китте.[4]

Әткәй белән әнкәй чаршау артында пыш-пыш сөйләшәләр.[5]

Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.[6]

Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! — дип кычкырып та җибәрде. Ул “һайди”ның “һ”сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар, әйтерсең, канатланып очтылар.[7]

Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы![8]

Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия! Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия![9]

Шау-шу, тавыш, тапталыш! [10]

Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:

– Син икенче килдең, бугай, – ди.[11]

Менә адәм хурлыгы, үзебез ирләр була торып, үзебез тегеләрдән ике урак артык була торып, кызлар чаклы эшли алмаганбыз, безнең алын чыгарга бер сажин бар әле, ә алар үзләренекен бетергәннәр дә, безгә карап шаркылдашып көлеп торалар, кыюрак киленнәрдән берсе : Кәҗигеҗе, кәҗигеҗе, геҗе… болар кайсы авыл кәҗәләре… – дип безне мыскылларга тотындылар…[12]

Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасфирлый торган аваз ияртемнәре

– Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лырт-лырт бер белән йөрисең?.. – ди.[13]

Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үз алдына холыксызланып, кызып тора.[14]

Мин килеп күренүгә, ул шатланып ук китте, өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, айгырым бертуктаусыз иһи… иһи… дип, йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора, улагын төзәттем, коега илтеп, су эчердем дә өйгә кердем.[15]

Алмачуар “эһ” дип бер суырып ала да, күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез…[16]

Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре

Әни мич алдында, чыж-пыж итеп, нидер кыздыра калды, мин аннан-моннан киендем дә урамга чыктым.[17]

Шаяхмәт белән Саткай чаң-чоң китереп берәр генә рәт чалгыларын яныдылар да гайрәт белән селти-селти чабып киттеләр.[18]

Карт үзе белән яшьтәш булып, уртасы бер илле генә калган чалгысын түндәк башына сабы белән кадады, чаң-чоң китереп бер-ике янып җибәрде….[19]

Образ ияртемнәре. Яктылык һәм төс тасвирлары

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” һәм “Табигать балалары” хикәяләрендә образ иятемнәре кулланылмаган.

“Алмачуар” һәм “Табигать балалары” хикәяләрендә ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы

Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте, — алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә.[20]

Башкорт боларның һәммәсен тыныч кына тыңлап тора да, бераз елмаеп, кара күзләрен тагы ныграк елтыратып, үзенең хәлен сөйләп бирә.[21]

Мин ул вакыт бик бәләкәй идем, шулай да хәзерге кебек күз алдымда тора: сабан туе элеккечә шаулап калды, әткәй күп баһадирларны җиңеп алган кызыл башлы сөлгеләр белән яшел чапанны бер як кулбашына салды да, икенче кулын кызыл билбау белән муенына асып, акрын гына кайтып китте[22].

Фәхри малае күзләрен елтырата-елтырата сөйли башлый.[23]

Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны! [24]

Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр…[25]

Кычкыралар, сугалар, шаулашалар. [26]

Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәтеп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн, иртә белән сәгать унда дөньядан үтте.[27]

Әллә нинди ярты акыл, шаркылдык, җиңел холыклы бер нәрсә шунда. [28]

Беркөн шулай ишектән үк шаркылдап көлеп керде дә, керү белән мине: өйләнмисең, әнкәңне киленсез картайтасың, дип әрләргә …… кереште. [29]

Шаулатып туйга барырбыз… [30]

Элгәре алай булмаган бугай, бу елларда инде, берәүгә башкода җибәрсәң, кызның атасы мәһәр ягын кайгыртса, анасы: кайнишле җир түгелме, кайнанасы усал түгелме? дип чәрелди башлый. [31]

Бер-ике сәгать үтми, алар килешкәннәр, ике күгәрчен кебек гөрләшеп утыралар, кочаклашалар, үбешеп җылашалар…[32]

Карчык бер үзе барып кыштырдап йөргән булса да, бер дә киметә алмаган. [33]

Фәрхи җиңги төште, аның артыннан яулыкны артка бәйләгән, ап-ак җиңсәләр кигән җитү кызлар, нидер сөйләшеп, пырхылдап көлешеп, җир башына таба киттеләр. [34]

Кызлар үзара нидер әйтешеп, шаркылдап көлештеләр дә, без шуның белән җиңелеп, тарыга килдек. [35]

Менә адәм хурлыгы, үзебез ирләр була торып, үзебез тегеләрдән ике урак артык була торып, кызлар чаклы эшли алмаганбыз, безнең алын чыгарга бер сажин бар әле, ә алар үзләренекен бетергәннәр дә, безгә карап шаркылдашып көлеп торалар… .[36]

Якында гына, кигәвеннәрдән үзен кая куярга белми дулап, арканына уралып дүрт аягы бергә килеп беткән соры бия бар икән, шуны тиз генә җиктек тә, Әсманың энесе (минем кайнишем булыр, Ходай кушса!) белән кайтарып җибәрдек. [37]

Суксам иңсәләрен сындырырлык тазалыгым бар, моны тик сүз булсын дип лыгырдыйлар инде.[38]

Мине яр башындагы халык шаулап, кулга күтәреп каршы алды. [39]

Иген-тару җыелып булгач, бөтен авылны шаулатып туй иттек. [40]

Ияртемнәрнең структур төзелеше

Ялгызак ияртемнәр: әббә, әннә, әттә, бабба, ыгы, әптечи, пох, хын, хын, хын, тфү, пылт, печт, чап, тып, дөп, шырт, гөж, шалт, шарт, чырык, кикрикүүк, пип, кикрикүүүк, күккү, ялт, шап,  дерт, ялт, елтыр.

Парлы ияртемнәр: чәпе-чөпе, төффү-өффү, шау-гөр, лас-лос, дөбер-шатыр, шатор-шотыр, шалтор-шолтыр, чаштыр-чоштыр, чыр-чу, шап-шоп, так-ток, ялт-йолт, ялык-йолык.

Кабатланып килгән ияртемнәр: выгга-выгга, мыш-мыш, мырлый-мырлый, чәп-чәп, мыш-мыш, өф-өф, кыркы-кыркы, мыдыр-мыдыр, пырых-пырых. мышык-мышык, кых-кых, пырых-пырых, ыһы-ыһы, һи-һи, пых-пых, лышык-лышык, шырык-шырык, пуф-пуф, пыш-пыш, дер-дер, терек-терек, чырык-чырык, чыкы-чыкы, чың-чың, челтер-челтер, келтер-келтер, челтер-челтер, былт-былт, дөмбер-дөмбер, кыштыр-кыштыр, чер-чер, цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер, шә-шә, теллин-теллин, дөбер-дөбер, гопыр-гопыр, чең-чең, кыштыр-кыштыр, челтер-челтер, челт-челт, чырт-чырт, теллин-теллин, келтер-келтер, фыр-фыр, ых-ых, ыйкы-ыйкы, шеп-шеп,  пип-пип, ых-ых, гөлдер-гөлдер, чи-чи, без-без, корт-корт, һау-һау, га-га, чекер-чекер, чут-чут, ләң-ләң, тырт-тырт, леп-леп, кырт-кырт, кыймыл-кыймыл, дер-дер, зыр-зыр, чет-чет, гөпер-гөпер, лык-лык, гөперт-гөперт, чум-чум, дөп-дөп, җем-җем, елык-елык.

Өч компонентлы аваз ияртемнәре: бә-бә-бә, һәп-те-чччи- и, ә-ә-ә, ү-ү-ү, өф-фү-фү-фү-ү-ү, и-и-и, һи-һи-һи, кы-кы-кы, ка-ка-ка, э-э-эне-е-ем, э-э-энем, кыт-кыт-кыт, мә-мә-мәә, ку-уы-ру-ун, мә-ә, мә-ә-ә-, мә-ә-ә, га-га-га, чер-чер-чер, цы-цы-цы.

 

[1] Галимҗан Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер (ТаРИХ), 2002. – 262 б.

[2] Шунда ук. 262 б.

[3] Шунда ук. 262 б.

[4] Шунда ук. 276 б.

[5] Шунда ук. 276б.

[6] Шунда ук. 283б.

[7] Шунда ук. 285б.

[8] Шунда ук. 286б.

[9] Шунда ук. 286б.

[10] Шунда ук.287б

[11] Шунда ук. 287б

[12] Шунда ук. 249б. (“Табигать балалары”)

[13] Шунда ук. 266б. (“Алмачуар”)

[14] Шунда ук. 267б.

[15] Шунда ук. 280б.

[16] Шунда ук.287б.

[17] Шунда ук.276б.

[18] Шунда ук.253б. (“Табигать балалары”)

[19] Шунда ук.257б.

[20] Шунда ук.260 б. (“Алмачуар”)

[21] Шунда ук.261 б.

[22] Шунда ук.262 б.

[23] Шунда ук.268 б.

[24] Шунда ук.269 б.

[25] Шунда ук.270 б.

[26] Шунда ук.286б.

[27] Шунда ук.288 б.

[28] Шунда ук.243 б. (“Табигать балалары”)

[29] Шунда ук.244 б.

[30] Шунда ук.244 б.

[31] Шунда ук.245 б. (“Табигать балалары”)

[32] Шунда ук.245 б.

[33] Шунда ук.246 б.

[34] Шунда ук.247 б.

[35] Шунда ук.247 б.

[36] Шунда ук.249 б.

[37] Шунда ук.255 б.

[38] Шунда ук.256 б.

[39] Шунда ук.258 б.

[40] Шунда ук.258 б.