Фразеологик берәмлекләрне сөйләм телендә куллану

№50

Гөлфия НАСЫЙРОВА,

Казандагы 136 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Фразеологизмнарны коммуникатив сөйләмдә куллану зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә диалог һәм монологларда кертеп файдалану укучыларның сөйләм телен баетып кына калмый, ә фразеологизмнарны тирәнрәк үзләштерүләрен, дөрес аңлауларын да тәэмин итә.

Инде әйтелгәнчә, фразеологик берәмлекләрне диалогларда да кулланырга мөмкин. Диалогик сөйләмнең төрләре һәм үзенчәлекле төзелеше дә бар. Бүгенге көндә диалогларның берничә төре билгеле. Мәсәлән, соңгы елларда телгә өйрәтү методикасында ирекле һәм стандарт диалогларны уңышлы кулланалар.

«Стандарт диалоглар типик ситуацияләрне сурәтли. Бу диалог, гадәттә, рольләрнең төгәл билгеле булуын (авыру – дәвалаучы, сатучы – алучы) һәм телнең стереотип материалын күз алдында тота. Алар җөмләләрне яттан өйрәнү кулайрак булган көнкүреш темасына кыска диалог тәшкил итәләр»[1].

Мәсәлән,

          – Зинһар өчен, әйтегезче, бу күлмәк кыйммәт торамы?

          – Акчаны көрәп ала торган булсаң, очсыз, биш мең сум гына.

«Ирекле диалогларга килгәндә, алар (интервью, сорашу, әңгәмә (яки фикер алышу), дискуссия рәвешендә булырга мөмкин. Диалогның берничә варианты катнашучыларның төрле активлык дәрәҗәсе белән билгеләнә. Диалоглардагы активлык дәрәҗәсе яки коммуникатив позиция катнашучыларның социаль рольләре белән билгеләнә»[2]. Интервью һәм сорашуларда әңгәмәдәшләрнең берсе актив позициядә тора, ул сөйләү инициативасына ия була, ә аның әңгәмәдәше тулы бер монолог белән җавап бирсә дә, мәгълүмат бирү рәвешендә кайтара. Әңгәмәдә исә, бигрәк тә ул көнкүреш темасына булса, катнашучылар тигез хокуклы һәм үзара юнәлдерелгән инициативалы була. Гадәттә, укытуның үзәгендә диалог – әңгәмә тора, чөнки нәкъ шул төр көнкүреш һәм укыту-тәрбия өлкәләренә хас. Мәсәлән,

Ринат, синең йортта Илдус исемле малай тора икән. Син аны беләсеңме?

– Беләм. Ул безнең күрше фатирда яши. Ул –  минем дустым.

– Аның турында кичә әни: «Бу Илдус егет дисәң дә егет икән, олы кешене олылый белә», – ди. «Нигә алай?» дигәч, «Әнә Ринаттан сора, ул сиңа барысын да сөйләп бирер», – диде.

Шулай ук методикада диалог берәмлек ул – нәкъ менә диалог төзелеше һәм эчтәлеге ягыннан бер бөтенне тәшкил иткән, төрле әңгәмәдәшләргә караган бер пар реплика. Бары тик барысы бергә булганда гына алар тәмамланган элементар сөйләмне тәшкил итә.

Мәсәлән,

          – Син аны кайчаннан бирле күрмәдең?

          – Борчак патша заманыннан бирле.

Кайвакыт җавап бирү репликасы киңәеп, монологка әйләнә. Шуның өчен, диалог түбәндәге ике мәсьәләне чишүне күз алдында тота:

1) реплика төзергә өйрәтү;

2) диалогларның берәр репликасын бәйләнешле сөйләм,
микромонолог итеп җәелдереп җибәрергә өйрәтү.

Диалогик сөйләм характеры буенча махсус әзерләнгән яки әзерләнмәгән булырга мөмкин.

Махсус әзерләнгән сөйләм формасы ул – парлап эшләү. Коллективта аралашуга хас булган сөйләм формасы – полилог та диалогның шактый еш кулланыла торган варианты булып тора. Полилог нәкъ диалогның лингвистик һәм психологик үзенчәлекләренә ия. Аларны рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының татар теле дәресләрендә дә рәхәтләнеп кулланып була:

1) Сорау һәм раслау җавап.

  – Син дәрескә әзерләндеңме?

  – Әйе. Тәмам гыйлем иясенә әверелдем  бугай.

2) Сорау һәм инкяр итү җавабы.

             – Син бүген китапханәдә булдыңмы?

             – Юк, булмадым. Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың.

3) Кабатлап сорау.

             – Чистый тел бистәсе булдың…

             – Нәрсә дисең?

             – Авызына су кап, дим.

4) Каршы сорау.

              – Әсәр күңелеңә хуш килдеме?

              – Ә синең?

5) Аныклаучы сорау.

             – Мәскәүдә, Цветаева урамында, Айрат каршыма чыкты.

             – Син аны урамда очраттыңмыни?

             – Әйе, күземә күренәме дип торам.

6) Сорашу.

             – Өченче көнне мин концертка барган идем.

             – Я, сөйлә әле. Күңелең булдымы?

7) Хәбәрне кабатлауны үтенү:

             – Безнең сыйныфта Костя Иванов дигән эчпошыргыч укучы бар.

             – Кем? Кабатла әле.

8) Дөресләү.

             – М.Мәһдиевның «Ут чәчәге» дигән искитмәле романын укыдым.

             – Роман түгел, повесть.

9) Раслау.

             – Бу рәсемне син ижат иттеңме?

             – Әйе, бу пейзаж минем ижат җимешем.

10) Инкарь итү.

    –  Дәрестән соң кинога барыйк әле…

    – Юк, мин бара алмыйм. Эшем тавык чүпләп бетерерлек түгел.

11) Ишеткәннәргә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

              – Кичә безнең команда 4:1 исәбе белән отты.

              – Афәрин! Биргәннәр кирәкләрен!

12) Ишеткәннәргә өстәү:

              – Синең абыең Казанда гомер итә бугай?

              – Абыем һәм апам.

13) Аңлату.

              – Пушкин урамы Ирек мәйданында бугай?

              – Ирек мәйданыннан ике адымлык җирдә.

14) Каршы кую җөмләсе:

              – Әйдә, стадионга барабыз.

              – Юк, аягым тартмый, пляжга барыйк.

15) Әңгәмәдәшнең фикерен ачыклау.

              – Бүген безнең футболчылар «Ракета» белән көч сынаша.

              – Син ничек уйлыйсың, «Ракета» көчле командамы?

16) Чагыштыру.

              – Быел җәй сокланып туймаслык!

              – Исеңдәме, былтыр шушы вакытта янгыр чиләкләп коя иде, көннәр суык булды.

17) Нәтиҗә.

              – Ибраһимның бу чиректә бер “3”лесе дә булмады.

              –  Димәк, акылга утырган.

18) Әңгәмәдәшнең фикерен хуплау.

             – Безнең авыл күз явын алырлык!

             – Фикерегез белән килешәм! Авылыгызда булганым бар.

19) Рөхсәт итмәү.

             – Әни, мин кинога барам!

             – Авызыңны да ачасы булма! Дәресеңне кара.

20) Кисәтеп кую.

             – Ишетсен колагын! Ул юлда зур чокыр бар.

             – Кисәтүең өчен рәхмәт.

Татар телен укыту методикасында барлык диалоглар түбәндәге төрләргә бүленә:

1)   грамматик диалоглар (грамматик формалар һәм
конструкцияләрне үзләштерү өчен кулланыла.

           – Мәктәп нинди?

           – Мәктәп яңа, күз явын алырлык.

2)    тематик диалоглар (укылган текстның эчтәлеген һәм тел материалын өйрәнү өчен).

3)    җанлы сөйләм элементлары кергән аралашу ситуациясе белән бәйле булып ситуатив диалоглар.

Грамматик һәм тематик диалогларны яңа өйрәнелгән сүзләрне, грамматик форма һәм конструкцияләрне сөйләмгә кертеп җибәргәндә һәм активлаштырганда, укылган текст һәм рәсем белән эшләгәндә куллану файдалы. Грамматик диалоглар, гадәттә, бер төрлерәк җөмләләрдән тора (берәү берүк төрле сорау бирә: Китап кайда? Дәфтәр кайда?, ә икенчесе берүк төрле җавап бирә: Китап өстәлдә. Дәфтәр партада һ.б.), мондый хәл диалоглар төзегәндә кирәкле грамматик форма һәм конструкцияне үзләштерү мөмкинлеген бирә. Грамматик һәм тематик диалогларның сүзләрне отып калуда, синонимик җөмләләр төзелешен үзләштерүдә файдасы бар.

Татар теле дәреслекләрендәге текст буенча сорау-җавап күнегүләре дә – тематик диалогларның бер төре. Бу текстлар балаларның сөйләм телен үстерүдә бер чара булганга, мондый диалоглар укучыларны җанлы сөйләм теленә өйрәтә.

Грамматик һәм тематик диалоглар төзегәндә, балалар гадәттә, тулы сораулар һәм җаваплар белән эш итә, аларның репликаларында, сөйләм телендә кулланып, «көндәлек аралашу формулалары» дип атала торган калып һәм төзелмәләр булмый; сөйләмнең төзелеше гади: сорау-җавап, җанлы сөйләмгә хас кабатлаулы сораулар, каршы кую мәгънәсендәге сораулар, әңгәмәдәшнең сөйләмен куәтләүче репликалар була[3].

Димәк, балалар көндәлек аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерерлек сөйләм күнекмәләрен үзләштерми.

Ситуатив диалоглар — диалогик сөйләм теленә өйрәтүдә иң кулай алым, чөнки алар өзеклек, репликаларның тулы булмавы, тәэсирлелек, хислелек, тиешле интонация, ишарәләр, мимика, сөйләмне җанландыра һәм сөйләшеп аралашуны җиңеләйтә торган калыплау кебек җанлы сөйләмнең барлык элементларын да үз эченә алалар.

Диалогларның төзелешенә килсәк, мәгълүм ки, алар репликалардан тора. Гадәттә, аның берсе – реплика-стимул, икенчесе – реплика-реакция. Реплика-стимул һәм реплика-реакцияләрнең ниндилегенә карап, алар төр һәм төркемчәләргә бүленә. Җөмләләр кебек үк, репликалар дүрт төрдә була:

           1) реплика-хәбәр итү (сорауга җавап, әңгәмәдәшнең фикерен ачыклау, икеләнүне, фразлауны, каршы килүне һ.б. белдерә);

           2) реплика-сорау (ачыклау, кайтарып сорау, гаҗәпләнүне, шикләнүне һ.б. белдерә);

           3) реплика-ният (тәкъдим итү, чакыру, үтенеч, киңәш, боерык һ.б.);

           4) реплика-тойгы (шатлыкны, кәеф китүне, гаҗәпләнүне һ.б. белдерә).

Бу репликалар диалогта «чиста» хәлдә түгел, ә үзара бәйләнештә килә. Сөйләмнең анык максатыннан чыгып, сөйләүченең берничә коммуникатив максаты булганда (мәсәлән, ниндидер фикерне әйтеп кенә калмыйча, әңгәмәдешеңне сөйләшергә этәрү, әңгәмәдәшеңнең фикерен белү генә түгел, үзеңнең фикереңне дә җиткерү), ике, өч һәм аннан да күбрәк фразалы реплика төрләрен билгеләргә мөмкин[4].

Диалоглар сорауларының төзелеше белән дә бер-береннән аерылырга мөмкин. Мәсәлән,

          1. Сорау җөмләдә —мы/-ме кушымчасы була. Мәсәлән,

Апа күрмәгәнеңне күрсәттеме?

Сорау кушымчасы белән килгәндә «икән», «соң», «әллә» сүзләре дә сорауны бераз йомшарталар.

          – Кибетчене алдаганнар, ди.

          –  Кәкре каенга терәтеп киткәннәрме әллә?

2.      Сорау җөмләдә сорауны белдерә торган аерым сүзләр – сорау
алмашлыклары, сорау рәвешләре килә. Алар җөмләнең теләсә
нинди кисәге була ала.

Мәсәлән,

          – Кем аны шулай, күз явын алырлык итеп эшләгән?

          –Ул китапны хәзер җир тишегеннән табыйммыни?

3.      Сорау җөмләләргә һәрвакыт сорау интонациясе хас. Сорау
интонациясе җөмләдә сорау кушымчалары, сорау сүзләре булганда да
бик ачык чагыла. Ә сорау кушымчалары һәм, сорау сүзләре булмаганда,
сорау интонациясе сорау җөмләне формалаштыручы бердәнбер чара
булып тора.

Мәсәлән,

          – Белмисең?

          – Рөхсәт бирерләр дисез? – дип сорады.

Логик басым төшә торган сүзнең кайсы урында торуына карап, сорау җөмләдә төрле интонация булырга мөмкин. Сорау җөмләләр ике төрле була:

          – тәгаенле сорау җөмлә;

          – риторик сорау җөмлә.

Тәгаенле сорау җөмләләр турыдан-туры җавап таләп итәләр. Ул сорауга җавап бирелмәсә, сөйләмне дәвам итеп булмый.

Кайсының теле авызына сыймый инде тагын?

Риторик сорау җөмләләр җавап таләп итми, тик үзләренең формалары белән генә сорау җөмләгә кертеләләр. Сөйләүче риторик сорау белән нәрсәнедер раслый да, җавап та көтеп тормыйча, сөйләмен дәвам итә»[5].

          – Сез барып җитә алдыгызмы?

          – Җитмәгән кая? Башына төшкәч башмакчы булырсың!

Шулай ук диалоглар җавап төрләре белән дә аерылалар.

Җаваплар:

а) бер сүздән;

ә) бер җөмләдән;

б) берничә җөмләдән яки

в) тулы тексттан торырга мөмкин.

Мәсәлән,

а) җавап бер сүз белән бирелсә:

          – Туган якларыгызга юл тотасызмы?

          – Әйе.

ә) җөмләдән гыйбарәт булса:

           – Эшегез барып чыктымы?

           – Шома гына эшләнде.

б) берничә җөмләдән торса:

– Бүген нишләдең?

– Туган апаларны хан заманыннан бирле күрмәгәнлегем искә төште, аларга кунакка бардым. Берникадәр чәй эчеп, ләчтит сатып, таныш-белешләрнең сөякләрен юып, вакыт сиздерми генә үтеп тә киткән. Кайтышлый юл уңаеннан кибеткә кереп чыгарга булдым.

в) Әгәр дә җавап тулы бер текст белән бирелсә, ул болайрак була:

Син Илгизне күптән беләсеңме?

Борчак патша заманыннан бирле. Ул унберенче сыйныфта безнең мәктәпкә укырга килгән иде. Китап җене кагылган кеше ул. Кулына кергән һәрбер китапны башыннан алып ахырына кадәр, һәрбер сүзен, түкми-чәчми укып чыга. Хәзер ул университетта гыйлем өсти; хыялы – адвокат булу.

Димәк, диалоглар үзләренең төзелешләре, төрләре белән дә бер-берсеннән шактый аерылып тора, һәрберсенең үз үзенчәлеге, аерымлыклары бар. Фразеологик әйтелмәләр исә аларны мәгънә ягыннан тулыландырып тора һәм фикерне ачыграк, аңлаешлырак итеп формалаштырырга ярдәм итә.

Әйтелеп үткәнчә, фразеологик әйтелмәләрне монологларда да шактый уңышлы файдаланып була. Укучыларга билгеле бер темага монолог, диалог, хикәя төзергә биргәндә терәк сүзләр, шул исәптән фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәр, канатлы сүзләрне дә тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән, «Җәйге ял» темасында «күңел ачу», «түбә күккә тию», «телеңне йотарсың» кебек фразеологик әйтелмәләр кулланып була. Шулай ук, укучыларга таныш булганнары арасыннан сайлап алып, монолог, хикәя төзү, рәсемнәр ясату да уңышлы булыр кебек. Рәсем буенча хикәяләр, иншалар язганда да фразеологизмнарны куллану отышлы булыр иде.


[1]Рогова Г.В. и др. Методика обучения иностранным языкам в средней школе / Г.В.Рогова, Ф.М.Робинович, Т.Е.Сахарова. — М: Просвещение, 1991. — С.130.

[2] Шунда ук, С.131.

[3] Кирьянова В.А. Изучение темы “Фразеологические обороты в V классе” // Русский язык в школе. – 1975. – № 4.– С.59.

[4]Русский язык: Учеб.для 6 кл. сред.шк./ М.Т.Баранов, Л.Т.Григорян, Т.А.Ладыженская и др. 16-е изд., дороб. — М: Просвещение, 2003. — C.124

[5]Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе / М.З.Зәкиев. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. — Б. 127