Финанс илендә

Финанс илендә

 

Фәнүзә НУРГАЛИЕВА,     

Балтач  районы Норма  авылы

«Тургай»  балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән танып белү буенча эшчәнлек эшкәртмәсе

Максат. Балаларның финанс грамоталыгын үстерү өчен кирәкле алшартлар тудыру.

Бурыч. Хәтерне, игътибарны, сөйләмне үстерү, яңа сүзләр хисабына (банкомат, акча янчыгы) сүзлек запасын киңәйтү. Өлкәннәрнең һөнәри эшчәнлекләре белән кызыксынуга этәргеч бирү; экономиялелек, сакчыллык, намуслылык  сыйфатлары тәрбияләү. Акчаның ничек барлыкка килүе турында белемнәрен киңәйтү; балаларда финанс грамоталыгы нигезен формалаштыру; акча белән эш итү күнекмәләрен системалаштыру.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, уен, практик эш, сөенеч мизгеле, эзләү, сорау, мактау, бәяләү.

Сүзлек эше: Акча янчыгы, банкомат.

Материал һәм җиһазлау. Көзге, банкомат, уенчык россия акчалары, акча янчыклары, «Супермаркет» уенчык касса аппараты, экран, проектор.

Алдан үткәрелгән эш:  акча санауны ныгыту, бергә атрибутларны әзерләү, музыка сайлау.

Эшчәнлекнең төзелеше.

I . Кереш

– Эмоциональ халәт тудыру

– Проблемалы ситуация, видео карау, хат укыганны тыңлау.

II.Төп өлеш

  1. Балаларны «Остаханә»гә чакыру.
  2. Балаларның мөстәкыйь эшчәнлеге (тозлы камыр ярдәмендә капкейклар ясау, аны бизәү).
  3. Банкоматка бару, акча салдыру.
  4. Кибеткә бару, кибетче сайлау, уйнау.

III. Йомгаклау.

 

Кереш

– Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Сәяхәтебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп алыйк. Минем тылсымлы көзгем бар. Шул көзгегә карагыз әле. Әйдәгез елмаябыз. Сез анда кемне күрәсез?

– Ниндидер тавыш килә? (СМС)

Экранда  Буратино  каршы ала.

– Исәнмесез, балалар! Мин Буратино. Зур итеп чокыр казып, булган акчаларымны шул чокырга салып агач утырттым. Менә агачым зур булып үсте, ләкин акчалар урынына яфраклар үсте. Инде нишләргә?  Шул акчаларга сумка, дәфтәр, ручка, карандаш, пенал һәм бик күп әйберләр алырмын дигән идем. Хәзер нишлим инде? Сез миңа булышмассызмы?

– Балалар, Буратинобызга дөрестән дә ярдәм кирәк. Авыр хәлдә калган бит.

– Балалар, кибеткә бару өчен нәрсә кирәк? (Акча)

– Акча каян килә соң ул? (Балаларның җаваплары).

– Сез нинди акчаларны беләсез ? (Балаларның җаваплары).

Төп өлеш

– Буратинога ярдәм итәр өчен безгә дә акча эшләргә кирәк. Моның өчен сезне үземнең «Кондитерыма» чакырам. Бу остаханәдә нәрсә эшләп була? Карагыз әле  минем нинди матур капкейкларым бар. Сезнең алдыгызда ясалып бетмәгән капкейклар.  Боларны  сатып буламы? (Юк).

– Ни өчен? Сата торган капкейклар нинди булырга тиеш? (Матур, ялтырый торган, матур итеп бизәлгән)

– Әйдәгез,  матур капкейклар ясыйк әле. (Балаларга тозлы камыр бирелә, әзер капкейкны бизиләр, җиләкләр, чияләр  ясыйлар)

– Булдырдыгыз. Бик матур килеп чыкты.

– Акча барлыкка килдеме?

– Бу капкейклар белән нәрсә эшләп була?

– Минем капкейкилар сата торган дустым  бар. Сезнең ясаган капкейкларыгызны почта аша аңа җибәрсәк, ничек була, сез ничек уйлыйсыз?

(Экранда почта машинасы)

– Бу нинди машина?

– Әгәр сатса,  ул акчаны миңа ничек бирә ала? (Балаларның җавабы)

– Балалар минем телефоныма хәбәр килде, минем картама акча күчте.

– Акчаны кайдан салдырып алып була соң? (Балаларның җавабы).

– Бик дөрес,  әйдәгез, бергәләп барабыз.

(Банкомат янына баралар)

– Балалар бу нәрсә икән?  Безгә нишләргә кирәк?  Картаны кая куябыз? Алсу син куя беләсеңме?

– Менә сезнең алдыгызда акчалар. Бу – сезнең рәсемнәрегез өчен килгән акчалар! Әйдәгез хәзер шушы акчалардан 10 сум санап алыгыз. (Балалардан сорап чыгам)

– Акчаларны кайда саклыйлар соң? (Балаларның җавабы)

– Сезнең акчаларыгыз кибеткә барганда югалмасын өчен, мин сезгә акча янчыклары бирәм.

– Хәзер кибеткә барсак та була.

– Балалар, эшләгән акчаны ничек тотарга кирәк? (Кибеткә баргач, бөтен акчага да әйбер алып, акчаны бетермәскә кирәк. Кибеттән чыкканда, акча янчыгында акча калырга тиеш. Иң  кирәкле әйберләрне генә алырга кирәк)

– Дөрес, балалар. Әйдәгез, кибеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле (Балаларның җаваплары).

Кибеткә килеп җитәләр.

– Безгә кибетче сайларга кирәк.

– Сез санамышлар беләсезме?

Бер, ике, өч,дүрт,биш.

Без уйнарга җыендык.

Саескан килеп безгә

Син кибетче бул, диде.

– Алсу, синдә тукталдык, димәк,  син кибетче буласың.

(Балалар кибеткә керәләр, кәрҗиннәр алалар).

– Балалар, һәрберегез иң кирәкле дип санаган әйберсен сайлый.Товарны алгач касса янына киләсез. Чиратка басасыз. Акчаларны дөрес итеп санап  кибетчегә бирәсез. (Тәрбияче балаларның ничек товар сайлауларын күзәтә).

– Балалар, хәзер рәхмәт әйтеп, кибеттән чыгабыз.

– Лилия,  син кибеттән нәрсә алдың?

– Мәрьям, синең ничә сум акчаң калды?

– Әйдәгез, бу алган әйберләребезне Буратинога бүләк итеп җибәрик.

Аны җибәрер өчен мина серле таягым ярдәмгә килер. Әйдәгез,  10 га  кадәр саныйбыз һәм күзләрне йомабыз. (Алган әйберләрне яшереп куям.)

Телефоннан СМС килә.  Буратино балаларга экран аркылы рәхмәт әйтә.

Йомгаклау

– Балалар, бу эшчәнлектә Буратинога ярдәм итә алдыкмы?

Сез хәзер генә нинди яңалыклар белдегез? (Балаларның җаваплары)

Бу яңалыкларны кемнәргә сөйлисез? (Әти-әниләребезгә)

Сез бик тырыш балалар булдыгыз әле! Үзегез эшләп тапкан акча бик кадерле була. Аны саклап тотарга кирәк! Рәхмәт сезгә, балалар.