ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЛАРЫ ШАРТЛАРЫНДА МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫ ПЕДАГОГЛАРЫНЫҢ КОМПЕТЕНТЛЫГЫН ҮСТЕРҮ

Ләйсән МИФТАХОВА,  

Казандагы 54 нче катнаш төрдәге

 балалар бакчасының  өлкән тәрбиячесе

 

Мәгълүм булганча, бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү системасы сыгылмалы, шул ук вакытта ата-аналарның социаль таләпләренә җавап бирә торган һәм мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын яхшырта торган факторларның берсе булырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү процессында катнашучы һәркем алдында эш эчтәлеген өр-яңадан карап үзгәртү, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны үстерү, тәрбияләүнең яңа метод һәм ысулларын эзләү бурычы тора.

Мәгарифнең барлык тармакларында эчтәлекне үзгәртү һөнәри компетентлыкны да тамырдан яңартуны таләп итә. Хәзерге вакытта фән казанышларын һәм алдынгы педагогик тәҗрибәне үзләштерү, куллану юлы белән педагогик эшчәнлекне тормышка ашыра алырлык педагогларга ихтыяҗ артты. Педагогларның компетентлыгы үсешенең яңа стратегияләре – белем бирү учреждениеләренең барлык типлары өчен дә әһәмиятле квалификация күтәрү системасының үзәк проблемасы.

Компетенция – конкрет дәүләт органының яисә вазифаи затның вәкаләтләре, хокуклары һәм бурычлары даирәсе; әлеге вазифаи затның танып белүләре һәм тәҗрибәсе булган мәсьәләләр системасы; белем һәм вазгыять арасында тәңгәллекне билгеләү сәләте [2, с.25]. Компетенцияләр мәгълүмат бирү һәм өйрәтү-агарту режимында гына формалашмый. Алар, дөресен әйткәндә, педагогик процессның барлык субъектлары катнашында формалаштырылырга тиеш [4, с 91].

Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясе белем бирүнең һәм белгечләр әзерләүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән, үз чиратында бу белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеген, ысулларын яңартуны, педагогларның компетентлыгын күтәрүне таләп итә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар бакчалары тәрбиячеләре проблемалы ситуацияләрне хәл итү, һөнәри мәгълүмат белән эшләү, профессиональ яктан үзкамилләшү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе үзенчәлеге нигезендә бербөтен педагогик процессны гамәлгә ашыру кебек компетенцияләрне үстерүгә аеруча мохтаҗ. Тәрбиячеләргә һөнәри коммуникацияләргә, педагогик эшчәнлек объектын проектлауга, гаилә белән үзара хезмәттәшлекне дөрес оештырырга һәм башка социаль партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк. Кайберәүләр исә педагогик эшчәнлек объектының нәтиҗәлелеген бәяләүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең формаларын, ысулларын һәм чараларын сайлауга сәләтне үстерүгә дә ихтыяҗ кичерә. Моннан тыш, яшь тәрбиячеләргә методик ярдәмне, һөнәри карьераны проектлау һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегенең төрле төрләре белән җитәкчелек итәргә өйрәнү күнекмәләре дә кирәк.

Хәзерге вакытта балалар бакчасы педагогы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Бу һөнәри һәм шәхси сыйфатлар спектры бик киң: системалы иҗади фикерләү, конкурентлыкка сәләтлелек, лидерлык сыйфатлары, мәгълүмати, коммуникатив фикер йөртү, оптимизм, үз эшчәнлегеңне аңлы анализлау сәләте, төрле шартларда мөстәкыйль нәтиҗә ясау, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләренә ия булу, стресска чыдамлык.  Яңа төрдәге мәгариф учреждениеләре төзү, мәктәпкәчә белем бирүне яңарту зарурлыгы, һөнәри эшчәнлекнең идарә итү аспектларын алгы планга чыгару балалар бакчалары педагогларының һөнәри-педагогик квалификациясен күтәрү зарурлыгын билгели [3, с. 49].

Нәкъ менә балалар бакчасы тәрбиячеләренә яңа буынның алдынгы педагогик технологияләре нигезендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру вазифасы йөкләнгән. Аларга үсеп килүче буынны киләчәктә тормышка әзерләү һәм үз-үзен тиешле дәрәҗәдә реальләштерә алырлык заманча фикерләүгә сәләтле кеше тәрбияләү миссиясе билгеләнгән. Бүген педагогик кадрларның компетентлыгын арттыру өчен өзлексез белем бирү концепциясен гамәлгә ашыручы иҗади оештырылган методик эшне алып бару  аеруча мөһим. Профессиональ компетентлыкны арттыру эше кеше шәхесенең өзлексез үсешенә, аның фикер йөртү һәм төрле гамәлләр кылу сәләтенә әйләнергә, хезмәт эшчәнлеге процессында социаль роль башкаруга ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә дә без һөнәри компетентлыкны камилләштерү эшен мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә  укыту-тәрбия сыйфаты белән идарә итүнең төп чарасы дип саныйбыз.

Бу – бакчаларда белем бирү процессының нәтиҗәлелеген, аның балаларны үстерүдә җәмгыять ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килүен, педагогларның һөнәри компетентлыгын билгели торган иҗтимагый категория [1, с. 88]. Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты проблемасы, гомумән алганда, белем бирү системасын реформалаштыруның хәзерге шартларында бик актуаль булып тора. Әлеге мәсьәләгә кызыксыну җәмгыятьнең үсеп килүче буынга белем һәм тәҗрибә тапшыру системасын яңадан төзү омтылышын чагылдыра, шул ук вакытта сыйфатның эчтәлек өлешенә дә зур игътибар бирелә.

Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын билгели торган шартларны ачыклап, түбәндәге мөһим аспектларны аерып күрсәтергә кирәк:

– белем һәм тәрбия бирү процессында физик һәм психик киеренкелекне киметә торган сәламәтлек саклау технологияләрен куллану;

– белем бирү программаларының һәм аларның методик тәэмин ителешенең югары дәрәҗәдә булуы,  моның җәмгыять үсешенең заманча таләпләренә туры килүе;

– предмет-үсеш мохитен баету, аны тулыландыру;

– тәрбияченең югары дәрәҗәдә компетентлы булуы, аның төп вазифасы – дөньяны танып белү, иҗади эшчәнлек, дөньяга караш кебек мөһим сәләтләрне үстереп, балага әйләнә-тирә дөньяда тормышка җайлашырга ярдәм итү [5, 42].

Барлык китерелгән шартлар, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын үстерүне максат итеп куйганда, өстенлекле юнәлеш булып тора. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында кайсы гына юнәлешне алсак та, аны баланың уңышлы үсешен оештыруны тәэмин итүче компетентлы педагог катнашыннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

«Мәктәпкәчә белем бирү» педагогы компетентлыгының оештыру-методик үзлеге, укыту һәм тәрбия процессы эчтәлегенең вариативлыгыннан, укыту технологияләрен сайлап алудан, педагог эшчәнлеге системасын җайга салудан гыйбарәт. Шулай ук тәрбияченең компетентлыгы балалар, хезмәттәшләр, ата-аналар, администрация белән үзара эшләү процессында  килеп туарга мөмкин булган каршылыкларны хәл итә белүгә, аларның хезмәттәшлеген тәэмин итүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерү, укыту һәм социальләштерүдәге уртак максатларга ирешүгә дә турыдан-туры бәйле.

Компетентлыкның белем бирү эчтәлеге педагогның дидактик теорияләрне, һөнәри белем һәм күнекмәләр системасын, бу юнәлештәге иҗтимагый тәҗрибәләрне камил белүне күз алдында тота. Мәгариф компетентлыгының нәзари һәм гамәли аспектлары балалар бакчасы шартларында сабыйларга мәктәпкәчә чорда белем һәм тәрбия бирүнең, аларның рухи һәм шәхси үсешенең оештыру-методик нигезләренә ия булуны тәэмин итә.

Квалификация күтәрү өлкәсендә методик эш бар яктан да тәэмин ителергә тиеш. Һәр педагогка шәхси-ориентлаштырылган стратегия, аның һөнәри компетентлыгы дәрәҗәсенә карап, индивидуаль-дифференциацияләнгән якын килү, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау, системалаштыру һәм тарату шарт. Педагогларның квалификациясен күтәрүдә методик эшнең нәтиҗәсе ачык күренә. Бу, бер яктан, педагогларны аттестацияләү аша, икенче яктан, методик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге аша да чагыла (эшнең гомум тәҗрибәсен тасвирлау, методик эшләнмәләр һәм тәкъдимнәр, педагогик процессның җиһазлары).

Тәрбияченең компетентлыгы дигәндә, фәнни-тикшеренү аспектын да читтә калдырырга ярамый. Ул, үз чиратында, тәрбиячене күпсанлы психологик-педагогик һәм методик мәгълүматлар чолганышында ориентлашырга, шул мәгълүматларны киләчәк эшчәнлекне камилләштерергә ярдәм итә.

Һөнәри белем бирүнең заманча системасы тәрбиячедән компетентлыкның рефлексив эчтәлеген дә таләп итә. Ул педагогның шәхси педагогик эшчәнлекне аңлавына һәм башка тәрбиячеләр, җитәкчеләр белән хезмәттәшлеккә, шәхси сыйфатларга бәя бирүенә дә бәйле. Әлеге компетентлык төрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге педагогның тәнкыйди фикерли алуы, омтылышы һәм үз эшенә анализ ясый белүе, аны нигезли, дәлилли белүе, мәгълүматны адекват кабул итүгә әзер булуы кебек сыйфатларына турыдан-туры бәйле.

Шулай итеп, тәрбияченең һөнәри комптентлыгының барлык структур компонентлары да аның конкрет педагогик ситуацияләрне эшчәнлектә чишүгә юнәлтелгән. Педагогның һөнәри әзерлеге, ягъни аның белем-күнекмәләре, шәхси тәҗрибәсе, иҗтимагый сыйфатлары һәм кыйммәтләрен мобильләштерә алу  тупланмасы – болар барысы да педагогның һөнәри компетентлыгын тәшкил итә. Бу исә мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын нәтиҗәле итүгә бер адым булачак.

Тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү буенча эш нигезендә белем бирү учреждениесенең методик эше аша педагогларның һөнәри эшчәнлегенә диагностика ясау максатка ярашлы булыр. Диагностика исә җитәкчегә һәр тәрбияченең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә, аның һөнәри ихтыяҗларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында  балалар бакчасында,  педагогик кадрлар белән эшләү системасын формалаштыруның максатын төгәл билгеләргә ярдәм итәчәк.

Педагог өчен тагын бер мөһим аспект – аны үзенең шәхси һәм һөнәри резервларыннан файдаланып, аңа эшчәнлегенең индивидуаль системасын төзергә өйрәтү. Әлбәттә, бу юнәлеш педагоглардан, үз потенциалын кулланып, иҗади эшли белүне таләп итә, тәрбиячегә яңартылган педагогик практика шартларда эшләргә ярдәм итә. Тәрбия, белем бирү  белән бәйле бурычларны хәл иткәндә, бакчаның укыту-матди базасына һәм балаларның физик мөмкинлегенә, әзерлегенә игътибар итү мөһим.

Балалар бакчасында алып барыла торган методик эшчәнлек үз эченә түбәндәгеләрне ала:

– тәрбиячеләрне яңа педагогик таләпләр, педагогика фәненең теоретик һәм практик казанышлары турында мәгълүмат җиткерү;

– кызыклы педагогик тәҗрибәне ачыклау, өйрәнү һәм тарату;

– белем бирү процессын гамәлгә ашыру өчен методик тәэмин итүне оештыру.

Педагогларның квалификациясен күтәрү – киңкырлы һәм комплекслы иҗади процесс, ул тәрбиячеләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү технологияләре белән таныштыруны, ата-аналар белән эшләүне, шулай ук педагогик документацияне әзерләүгә һәм урнаштыруга традицион булмаган алымнар белән таныштыруны да күздә тота. Квалификация күтәрүне педагогик яктан оештыру максатка ярашлы булсын өчен, фәнни-методик үзәк (балалар бакчасында – ул аерым почмак яисә методист кабинеты) кирәк, анда педагоглар яңа методикалар, технологияләр һәм мәктәпкәчә белем бирү программалары белән таныша ала.

Балалар бакчасында педагогларның квалификациясен күтәрү өчен төрле методик эш формалары бар, аларның һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия. Бу – педагогик советлар, уку семинарлары һәм эшлекле уеннар, шәхси һәм төркемле консультацияләр, ачык тыңлаулар, психологик тренинглар, фәнни- педагогик сәгатьләр, методик конференция булырга мөмкин.

Балалар бакчасында алып барыла торган идарә эшчәнлегендә «өйрәнергә өйрәтү – көн үзәгендә» («учить, учиться – актуально») дидактик кагыйдәсен истә тотып эш итәргә кирәк. Һәр педагог, шәхси танып белү стиле нинди булуга карамастан, һәрдаим белемен арттыра, яңалыклар ача, үзе дә өйрәнә. Бу акыл эшчәнлеге тәрбияченең хәзерге ихтыяҗларына туры килгәндә һәм тиешле дәрәҗәдә мотивлаштырылган булганда гына тиешле нәтиҗәсен бирәчәк.

 

«Үз өстеңдә даими эшләү» кагыйдәсе дә һәрвакыттагыча актуаль, тәрбияче, туктап калмыйча, даими рәвештә үзаңын үстерергә тиеш. Чөнки һәр баланың  шәхес буларак үсеше өчен тәрбияче шәхси  җаваплы.

Шуңа да тәрбиячеләрнең педагогик компетентлыгын үстерү һәм формалаштыруда, үзлектән белем алуга зур урын бирелә. Фәнни-методик хезмәтләрдә аның эчтәлеге түбәндәгечә карала: танып белү эшчәнлеген оештыру формасы, өзлексез белем алу системасы компонентлары, максатчан шәхси үзкамилләшү процессы, шәхеснең иҗади потенциалы үсешенә бәйле объектив процесс.

Педагогик кадрларның сыйфаты – белем бирү системасының иң мөһим компоненты, чөнки башка компонентларны гамәлгә ашыру турыдан-туры педагогик система булдырган кеше ресурсларына бәйле.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, балалар бакчасы тәрбиячесенең компетентлыгы шәхеснең күптөрле сыйфатларыннан тора, компетентлыкның психологик нигезе исә – квалификацияңне даими үстерү һәм һөнәри үсеш. Үз-үзе өстендә эшләмәгән, яңалыкка омтылмаган педагог баладан креатив, иҗади, аңлы шәхес тәрбияли алмый. Шуңа күрә дә  балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын күтәрүнең иң мөһим шарты – педагогның һөнәри компетентлыгын үстерү.

 

Әдәбият исемлеге

  1. Вербицкий А.А., Ларионова О.Г. Личностный и компетентностный подход в образовании. Проблемы интеграции. – М.: «Логос», 2009.
  2. Бережкова О.В. Проблема стандартизации профессиональной деятельности педагога дошкольной организации // Управление. – ТЦ «Сфера», 2013. – № 9.
  3. Иванов Д. Компетентности и компетентностный подход в современном образовании. – М.: «Чистые пруды», 2007.
  4. Карелина Е.В. Формирование коммуникативной компетентности воспитателей // Управление. – ТЦ «Сфера», 2014. – № 5.
  5. Фадеева Е.И. Эмоциональная компетентность – условие сохранения психологического здоровья педагогов // Управление. – ТЦ «Сфера», 2014.