ФДББСны тормышка ашыру шартларында күпкырлы шәхес тәрбияләү
№60
(Осталык дәресе)
Альбина ВАГАНОВА,
Казандагы 8 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Без күпмилләтле республикада яшибез. Элек-электән республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең газиз балалары мәктәпләребездә белем ала. Шуңа күрә бүгенге көндә, ФДББСны тормышка ашыру шартларында, бердәм булып, күпкырлы шәхес тәрбияләү – актуаль мәсьәлә.
Максат. ФДББСны тормышка ашыру шартларында күпкырлы шәхес тәрбияләүдә заманча дәреснең ролен күрсәтү.
Осталык дәресенең барышы
I. Кереш.
– Исәнмесез, хөрмәтле коллегаларым! Бүген сезнең арагызда булуыма, сезнең кебек мөхтәрәм кешеләрне сәламли алуыма мин бик шатмын. Һәрберебезнең эш тәҗрибәсендә, кечкенә генә булса да, очкын бардыр. Менә шушы очкынны зур, дөрләп яна торган учак итеп кабызуда минем туган телем – татар теленең бүгенге көндә әһәмиятле, мөһим булуын сезгә дә күрсәтәсем килә, хөрмәтле кунаклар.
Хөрмәтле укытучылар, үзегезгә ошаган савытны сайлап алыгыз. Әйдәгез, бу кечкенә генә савытлардагы төрле төстәге комнарны бер зур савытка бушатып, бергә кушыйк әле. Рәхмәт. Утырсагыз да була. Салават күпередәй, бөтен төсләр бергә кушылып, бик матур төс барлыкка килде. Хөрмәтле кунаклар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
– Дуслык, татулык, бердәмлек турында.
– Залдан дөрес җавап ишеттем, әлбәттә, бердәмлек турында сөйләшербез. Без күпмилләтле республикада яшибез. республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге, тигезлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда 171 милләт вәкиле дус, тату, кулга-кул тотынышып тормыш итә.
Менә шушы төрле милләт вәкилләренең балалары безнең мәктәпләрдә белем ала. Кечкенә балаларның куллары, мәктәп чорына бәйле уй-хыяллары безнең кулларда, укытучылар кулында.
Сезнең күбегезнең кулларында, минем ярдәмчеләрем тараткан, кечкенә генә уч төпләре. Тотып карагыз әле аларны. Нәрсәләр сизәсез?
– Сабый баланың кулын, аның җылысын, уй-хыялларын сизәбез.
– Ниләр кичерәсез?
– Дулкынлану, борчылу, җаваплылык хисе.
– Ә бу сабый кулларын без нишләтә алабыз?
– Сыйпый алабыз, ныклап тота алабыз…
– Ә шушы кечкенә генә кулларны йомарлап, аның яшәү өметен сүндерергә, хыялларын җимерергә безнең хакыбыз бармы? Әлбәттә, юк. Без моны булдырмаска тиеш. Безнең кулда – бала кулы, безнең кулда – бала күңеле. Шуңа күрә укытучы буларак иң мөһим эшебез – балаларны саклап, яклап, аларны, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, шәхес итеп күрү. Баланы вакытында үз-үзенә, үз көченә ышандыра алу да бик мөһим. Чөнки уңыш, ул кош кебек, канаты белән кагылып китеп канатландыра да, авырлыкларны җиңәргә көч тә бирә ала, ә кайвакыт киресенчә, читтән генә очып үтеп китә ала. Шуңа күрә яхшы укытучы, һәр дәресне заманча проектлаштырып, уңыш ситуациясе тудырырга тиеш. Шул очракта гына без үз эшебезнең татлы җимешләрен күрербез.
II. Төп өлеш.
(көндәшлеккә сәләтле шәхес.)
– Димәк, көтелгән нәтиҗәбез – күпкырлы шәхес.
Күпкырлы шәхес формалаштырыр өчен без катлаулы, сикәлтәле юл үтәбез. Балалар белән янәшә барып, аларга юнәлеш күрсәтәбез.
Уңыш ситуациясе заманча дәреснең нигезе булып тора. Ә укытучының иҗади якын килеп эшләве югарыга, көтелгән нәтиҗәләргә алып килә.
Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, чыгарылыш сыйныф укучыларын көтелгән нәтиҗәләргә алып килеп җитә алырбызмы?
– Тырышабыз.
– Сезнең өчен көтелгән нәтиҗә нәрсә ул?
– Иҗади фикерләүче шәхес; толерант, поликультуралы шәхес; тәрбияле, белемле бала шәхесе.
– Ә бу процессны нәрсәгә таянып башкарабыз?
– Норматив документларга, эш программаларына, икенче буын стандартына, укучыларның тормыш тәҗрибәсенә.
– Дөрес әйттегез, хөрмәтле коллегалар, уку-укыту процессын норматив документларга, эш программаларына, ФДББСка һәм иң мөһиме – укучыларның тормыш тәҗрибәсенә таянып башкарабыз.
Ә дәрестә нинди технологияләр кулланабыз?
– Үстерешле укыту технологиясе, коммуникатив технология, компьютер технологиясе, проектлар технологиясе, шәхескә юнәлтелгән технологияләр, уен технологиясе.
– Хәзер мин сезгә гадәти булмаган, сүзләр язылган битләр өләшәм. Игътибар белән карагыз, танышыгыз. Без алар белән нишләрбез икән? Уйлап карагыз әле?
– Сүзләр төзербез, сүз уены уйнарбыз, сүзләрнең төзелешен тикшерербез.
– Минем дә сүз язылган битем бар. Мин бу ситуациядән ничек чыгармын икән? Карап карагыз әле.
Миңа бирелгән «бер» сүзе – сан сүз төркеменнән, аңа «-дәм» мәгънәле кисәк өстәп, сыйфат сүз төркемен ясыйбыз, «-лек» ясагыч кушымчасын ялгагач, исем барлыкка килә, «-ебез» кушымчасы ярдәмендә исемне тартым белән төрләндерәбез һәм «-не» кушымчасы белән бу сүзне төшем юнәлешендә әйтәбез.
Менә шул рәвешле дәрестә укучылар алдында проблемалы сораулар туа. Алар бу сорауларга гадәти булмаганча, үзләренчә фикерләп җавап биргән саен, дәреснең авторлары да күбәя. Тел белеме дәресләрендә, укучылар үзләре дә сизмәстән, тикшеренүчеләргә әвереләләр.
Әйдәгез әле, Сез дә үзегезне тикшеренүче ролендә сынап карагыз. Кайсыгыз кыюрак? Аудитория алдына чыгыгыз. (ДУС-ЛАШ-ТЫР-ЫРГА сүзе тикшерелә.)
– Рәхмәт, коллегам. Менә шундый әкияти үзгәрешләр белән мин укучыларымны уңыш атмосферасына җәлеп итәм. Бу иҗади алымны татар теле дәресләрендә «Морфология» бүлеген өйрәнгәндә төрле сыйныфларда кулланам.
Яңа педагогик технологияләр кулланып, заманча дәрес проектлаштырып, без укучыларыбызны татар теле – ана телебез белән кызыксындыра алырбыз, балаларның дәресләребезгә теләп йөрүләренә ирешербез.
Кытай әйтемендә дә шул ук фикерләр күз алдында тотыла:
«Әйт миңа – мин онытырмын,
Күрсәт миңа – мин истә калдырырмын,
Кызыксындыр мине – мин өйрәнермен».
ФДББС таләпләре буенча укучылар дәрестә нишләргә тиеш?
– 1. Дәреснең темасын ачыкларга. 2. Уку мәсьәләсен куярга. 3. Проблемалы сорауларга җавап эзләргә. 4. Ситуатив күнегүләр эшләргә. 5. Проектлар төзергә.
– Дөрес, шушы эш төрләрен, иҗади якын килеп, бер калыпка салып, дәреслекләр белән генә чикләнмичә эшләгән очракта, без көтеп алган нәтиҗәбезне күрербез.
Бу нәтиҗәләрне күрер өчен бала, укытучы һәм тагын кемнәр бердәм булырга тиеш?
– Әби-бабайлар, гаилә, ата-аналар.
– Дөрес, әти-әниләр. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин сүзләре дә шуны дәлли:
«Алтыннан да кыйммәтле, бик кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр».
Төрлебез төрле якка тайпылмыйча, бер юнәлештә эшләсәк, тәрбияле, белемле, күпкырлы шәхес формалаштыруда, һичшиксез, уңышка ирешә алырбыз.
III. Йомгаклау.
– Хөрмәтле коллегаларым, осталык дәресе башында без иҗат иткән бик матур, төрле төсләр белән балкып торган, комны кире үзегезнең савытларыгызга тутырып алыгыз әле, зинһар. Мәктәпне тәмамлаган укучы шәхесе, менә шушы ком төсләредәй балкып, янып торырга тиеш. Хөрмәтле укытучылар, укучыларның күпкырлы, төрле яктан камил, әзерлекле булуы мәктәп чорында безнең кулларда!
Осталык дәресемне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә, нинди генә милләт балаларын укытсак та дус, тату, бердәм булыйк. Шул очракта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.