ФДББС шартларында коммуникатив компетенция формалаштыруда Р.Р.Нигъмәтуллина авторлыгындагы «Татарча да яхшы бел» укыту-методик комплексының роле

№52

Зәйнәп ХӘСӘНШИНА,

Түбән Камадагы 21 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белем бирүнең төп һәм әһәмиятле максаты ‒ яшь кешенең үзе куйган сорауларына җавап табарлык һәм куелган мәсьәләләрне чишәрлек, дөрес фикерли алырлык белемле булуына ирешү. Моның өчен балага белем бирүдә «инструмент»ларның ныклыгы, дөреслеге, уңайлы булуы таләп ителә. Укытудагы яңачалык әнә шул «инструмент» сыйфатында чагылыш таба. Нинди генә сәләтле, тәҗрибәле, белемле укытучы булмасын, балага белем бирүдәге «инструмент»тан дөрес файдаланмый икән, аның сыйфатына да зыян килә.

Заманча белем бирүдәге тагын бер мөһим як ‒ баланы фикерләргә өйрәтү. Фикерли алган бала гына мең төрле сорауга җавап эзли, хаталана-хаталана булса да, эзләгәнен таба; эшендә, тормышында үзе эзләп алган белемне куллана. Шуңа күрә бүгенге укытучы алдында торган төп бурыч ‒ балага белем нигезләрен бирү. Нәкъ ныклы, системалы белем нигезләре генә баланың белемне куллана алуына ирешүдә алшарт булып тора. Моңарчы белемне укытучы эзләп, табып, үтемле юллар аша балага бирсә, бүген инде укытучы белем алу юлларын күрсәтә, тәкъдим итә, фаразлый. Барлык баланың фикерен тыңлый, укучыга үзе сайлаганны дәлилләргә, исбатларга мөмкинлек бирә.

Югарыда искә алынган шартлар ФДББСның төп үзенчәлеге булып тора. Белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү ‒ ФДББСның төп максаты. Системалы эшчәнлекле юнәлешнең төп максаты ‒ шәхес үсеше. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең дә структурасы шушы максатка карап төзелергә тиеш. Традицион дәресләрдән аермалы буларак, без 4 төрле дәрес тибының максатларын (яңа белемнәр ачу, рефлексия, белемнәрне системалаштыру, үстерешле контроль дәресләре) дөрес билгеләргә, укытучы һәм укучы эшчәнлеген оештырырга, һәм иң мөһиме – дәрес структурасы буенча белемнәребезне тирәнәйтергә тиешбез.

Рус телле укучыларның аралашу осталыгын булдыру – башлангыч сыйныфлардан ук укучылар белән эшләгәндә телгә өйрәтүнең төп максаты. Дәрес планнарында без аны коммуникатив максат итеп билгелибез һәм шуңа ирешү юллары алгоритмын башкарабыз. Без моны фәндә коммуникатив компетенция дип атыйбыз. Коммуникатив компетенцияне формалаштыруда дәреслекләр нинди роль уйный соң? Чөнки дәреслек – укыту эшчәнлеген оештыруда әйдәп баручы чара. Рузалия Рәхмәтулловна Нигъмәтуллина авторлыгындагы «Татарча да яхшы бел» УМКсы бу өлкәдә уңышлы дәреслек дип саныйм. Үзем биш ел республика эксперименты кысаларында катнашкан укытучы-эксперементатор буларак, дүрт ел альтернатив дәреслек буенча эшләү дәверендә бу дәреслекнең ФДББС таләпләренә тулысынча җавап бирүенә инандым.

ФДББСка «дәреслек системасы» төшенчәсе кертелде. «Дәреслек системасы», укучылар өчен китап белән беррәттән, эш дәфтәре, мультимедиа, диск белән дә тәэмин ителешен күз алдында тота. Ә Р.Р.Нигъмәтуллина тарафыннан төзелгән УМК ФДБСка күчкәнче үк гамәлгә кертелде. Аның өстенлеге шунда: коммуникатив компетенция формалаштыру юллары барысы да шушы УМКга салынган. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш бер-берсенә бәйле рәвештә, параллель бара, ягъни һәр дәрестә диярлек сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша: ишетеп аңлау, уку, диалог, монолог. Бу эш төрләренә өйрәтүне системалы оештырганда гына, куелган максатка ирешеп була. Бер дәрескә алынган сөйләм күләме шушы төрләр аша үтә. Дәрес вакытының 60‒70% сөйләшүгә алына. Ә сөйләшүнең төп берәмлеге – сүз. Сүзне төрле калыпларда күреп, танып, ишетеп куллану лингвистик компетенциягә керә. Шуңа күрә дә башлангыч этапта сүзләрне белүне бик нык таләп итәргә кирәк; аларны иң гади сөйләм үрнәкләре аша дөрес кулланырга, спонтан куллануга чыгу – бик җаваплы хезмәт. Ә V сыйныфтан башлап, бу күнекмәләр, башка темалар аша тулыландырылып, аралашу ситуациясенең урыны, вакыты, катнашучыларның яшенә, җенесенә, социаль хәленә карап киңәйтелә. Бу ‒ социолингвистик компетенция.

Предметларны сурәтләү, рәсемнәр, картиналар буенча сөйли белү, әлеге вакыйгага карата үз фикереңне әйтү яки бәя бирә белү – монологик сөйләмнең иң камил варианты. Бу эшнең башлангычы булып дәреслектәге әйдәп баручы рәсемнәрнең ролен карап китик. Вакыйга кайда бара? Вакыйга кайчан бара? Рәсемдә кемнәр бар? Алар нишлиләр? Нәрсәләр бар? Синеңчә, бу нинди бәйрәм? Ни өчен шулай уйлыйсың? кебек сорауларны башта укытучы – укучы парында башларга кирәк. Һәрдаим башкарыла башлагач,  кереш сүзләрне (минемчә, әлбәттә, беренчедән, минемчә) куллану белән баетыла бара. Соңрак, VII сыйныфлардан башлап, сорауларны куймыйча гына, рәсем буенча сөйләшүгә чыгарга мөмкин. Мәсәлән, укучы: «Минемчә, вакыйга өйдә бара, чөнки әни, малай диванда утыра. Вакыйга, бәлки, ял көне, кич барадыр. Әнисе малайга китап бирә. Малайның укыйсы килми, аның футбол уйныйсы килә» – дип, сөйләү көтелә. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, VIII сыйныфлардан башлап әйдәп барган рәсемнәр чын фотолар белән дә бирелә башлый.

Рәсем буенча фаразлагач (ФДББСтагы регулятив уку гамәлләре), тыңланачак текстны кабул итү әллә ни авырлык тудырмый. Укытучы берәр сорау ярдәмендә кирәк фикерне табуга юнәлеш бирә, текст тыңлана, чөнки укучылар үз фикерләренең дөресме, юкмы икәнлеген ишетеп аерырга тиеш (бу мөһим эш төре өчен дисклар чыгарылды, мәктәпләр тәэмин ителде). Соңыннан дәреслектәге текст ачыла. Текстны сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп утыруның кирәге калмый. Тексттан бик кирәкле 1‒2 информация алу да җитә.

Дәреслектәге сораулар, биремнәр, төрле ситуацияләр чагыштыруны, анализлауны, логик фикерләүне таләп ит күнегүләр системасын тәшкил итә. Бу күнегүләр гадидән катлаулыга таба бара. Бер үк лексик, грамматик материалның дәрестә 8‒9 тапкыр кабатланып, аннан соң тема буенча 7‒10 дәрес дәвамында кабатлана баруы сөйләм материалын истә калдырырга ярдәм итә. Материал дәреслектә уңышлы сайланган, актив лексикага корылган. Һәр тема элек үтелгән темалар белән бәйләнгән, шуңа күрә сүзләр, сөйләм үрнәкләре, грамматик структуралар гел кабатлана, активлаштырыла. Мәсәлән, инфинитив фигыльнең ярый-ярамый, кирәк-кирәкми сүзләре белән сөйләмгә кертүне Шәвәли һәм Кирлемән үз кулларына ала. VI сыйныфта «Мәктәптә күңеллерәк!» темасы буенча инфинитив фигыль формасы активлаштырыла. Барлык, юклык формаларын таблица формасында кагыйдәләр дәфтәренә язабыз. Бу грамматик структура «Туган көнемә килегез», «Әдәпле булу җиңелме?», «Игелекле бул, балам!» темаларында да кызыл җеп булып сузылып бара: кунакка вакытында бару, ничек керү, исәнләшү, чишенү, өстәл артында үз-үзеңне тоту, транспортта бару да икенче герой киңәшләре аша бирелә.

Бу җөмлә калыпларыннан соң ситуатив күнегүләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, «Представим, что кто-то бросил пальто на пол». Коммуникатив бурыч: как посоветуешь, что одежду надо повесить на вешалку. Сөйләм үрнәге: Алеша, пальтоңны элгечкә эләргә кирәк. Барлык әдәплелек кагыйдәләре кабатланып чыккач (бу, әлбәттә, 1 дәрестә генә түгел), сөйләмгә чыгабыз. Укучы үзе турында: «Мин әдәпле кунак, чөнки мин киемне элгечкә эләм, …, …, …» Шушы ук үрнәк өстәл артында утыру, транспортта йөрү, авыру әбигә булышу, телефоннан сөйләшә белү дәресләре өчен дә кулланыла. Шулай итеп, төрле лексикадан төзелгән грамматик структуралар әледән-әле кабатланып килә, бер калыпка салына.

Иң әһәмиятле компетенция – социаль-мәдәни. Аны формалаштыру максатыннан УМКның роле зур. Татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен, этикет кагыйдәләрен кулланып аралашу белү сәләте ул – социаль-мәдәни компетенция. Халык авыз иҗаты әсәрләре, шушы халык өчен генә хас атамалар, милли киемнәр, тарихи вакыйгалар, бәйрәмнәр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр – болар милли мәдәният үрнәкләре булса, сөйләм этикеты үрнәкләре: тәмле телле булу, кунак сыйлау, теләкләр теләү; риза булу-булмау, килешү-килешмәү, ышанмау, шаккату, кисәтүне белдерүче һәм башка үрнәкләрне төрле ситуацияләрдә куллануга, геройларга бәя биргәндә кулланырга тырышабыз. (Бу үрнәкләр копилкасы укучыларның кагыйдәләр дәфтәренең урта өлешендә туплана.) Мин аларны тел чарлау этабында (блиц-сорауда: Петя 22 нче мәктәптә укый, бүген сезнең 7 нче дәрес, син мороженое яратмыйсың, математика дәресендә кем дежур? фразалары аша), рольле күнегүләрдә: ты – мама, пожелай доброго пути перед школой; скажи, чтобы в школе были умницами; как пригласишь к столу, пожелай приятного аппетита, поздравь с днем рождения; пожелай, чтобы родители были здоровы, пригласи друга на универсиаду в Казань һ.б. Аннан шул ук теләкләрне миңа әйтергә кушам, чөнки II зат күплек санын да ныгытырга кирәк.

Дәреслектәге тагын бер мөһим моментка тукталасым килә. Һәр сыйныф китабының форзацында кагыйдәләр таблицасы бар (без аларны аңлатучы текстлар категориясенә кертәбез). V сыйныфта – исем, тартымлы исем, зат алмашлыклары төрләнеше; VI сыйныфта – V сыйныфныкына өстәп, сан төркемчәләре; билгеле, билгесез үткән заман хикәя фигыль; боерык, шарт фигыль төрләнеше; инфинитив ясалышы; VII сыйныфта – фигыль юнәлешләре, хәл фигыль төркемчәләре; VIII сыйныфта – Татарстан картасы, Казан шәһәре картасы. Бу тупланмалар очраклы түгел. Чөнки һәр сыйныф китабына сюжет салынган. V сыйныфта исем, тартымлы исем, зат алмашлыкларын куллану бик актив, чөнки укучылар җәйге каникулдан килә, яңа укучы мәктәптәге балалар белән таныша; бала үзе, әти-әниләре, гаиләсе, холкы, гаиләдәге вазифалар белән таныштыра. VI сыйныфта ел буе әдәплелек кагыйдәләре (кунакка бару, өйдәге тәртип, телефоннан сөйләшү әдәбе, буш вакытны файдалы үткәрү һ.б.) буенча сөйләшү, киңәш бирү, бәя бирү формалары аша кулланыла, шуңа күрә боерык, шарт фигыль кулланышы бик кирәк; VII сыйныфта – песи, этләр, кошлар тормышы, аларга ярдәм итү, бәйрәмнәр. Болар барысы да – балаларга көндәлек тормышта якын темалар. 8 нче класстагы сюжет: Булат авылга кайта, яңа дуслар таба, алар кайларда сәяхәт иткәннәр, нинди транспорт төрләрендә сәяхәт итү уңайлырак булу турында сөйләшәләр; Булатның әбисе Казанга килү турында хат яза (хат, эпистоляр жанр буларак, бердәм республика тестларына кертелгән), әбине каршыларга бару өчен, юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк; шәһәр белән таныштыра, бүләкләр, сувенирлар, киемнәр сайлый. IX сыйныф материалы яхшы белем алуга юнәлеш бирә, шуңа «Сәләт» лагере, дуслар табу, үзара мөнәсәбәтләр һ.б. ассызыклана.

УМКга «Без тарихта эзлебез» ярдәмлеге кулланыла. Бер үк темага материал өч аспектта: дөньякүләм, Россия масштабында (рус әдәбияты, мәдәнияте) һәм Татарстан җирлеге материаллары аша чагыштырып бирелә. Мәсәлән, Кол Гали – Гомер; Клеопатра – Екатерина II – Сөембикә; археологлар тарафыннан торгызылган Помпей (Римда) – Биләр – Болгар; изге чишмәләр: Израиль –Түбән Каманың Кызыл Чишмәсе.

Шулай ук өстәмә материаллар: күнегүләр җыентыгы (укытучыга), методик әсбап, диск, эш дәфтәре, электрон ресурс (презентацияләр) барлыгын искәртергә кирәк.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: УМКда тулысынча укучыларның яшь үзенчәлеге исәпкә алына; тышлыгы каты материалдан, төсле, матур рәсемле, кызыктыргыч; әйдәп баручы төсле рәсемнәр, авыр булмаган канатлы сүзләр, балаларга мактау, яратып эндәшү сүзләре, бәйрәмнәр белән котлау үрнәкләре; кагыйдәләр дәреслектә кыскача, схема рәвешендә, бик катлаулы булмаган мисаллар белән бирелә; һәр тема башында бик матур сюжетлы рәсем, аның буенча мавыктыргыч эш төрләре, сүзлек, үрнәк диалог, монолог, уеннар, төрле кызыклы фактлар; төп, өстәмә (фәнни текстлар, документаль материаллар, фән һәм техника тарихыннан мәгълүмат, төрле казанышлар, белешмә материаллар), аңлатучы (сүзлек, кагыйдәләр җыелмасы, күрсәтмәләр, бирем тәрҗемәләре, тестлар) текстлар. Балалар һәм әти-әниләр белән үткәрелгән анкеталарда Р.Р.Нигъмәтуллина авторлыгындагы «Татарча да яхшы бел» укыту-методик комплексы буенча дәресләргә әзерләнүдә бернинди авырлык кичермәүләрен белдерәләр. Гадәттә, укучылар, өй эшләрен эшләгәндә, чит кеше ярдәменә мохтаҗ була. Ә бу дәреслек материалы тулысынча өй эшендә чагылыш таба. Дәрестә телдән автоматлаштырылган лексик-грамматик материал эш дәфтәрләрендә язып ныгытыла.

«Татарча да яхшы бел» дәреслекләре китапханәләргә кайтты. Укытучылар өчен татар теле программасы (V ‒VII сыйныф өчен) Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылды.