Фатих Кәрим – татар халкының фронтовик шагыйре

№ 108

Шагыйрьнең  110  еллык юбилеена багышланган дәрес планы.

Гөлсинә АБАЙДУЛЛОВА,

Казандагы 14 нче гимназиянең  I квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Зөлфия ШӘЙХЕТДИНОВА, 

Казандагы 14 нче гимназиянең  югары квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фатих Кәрим – татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы. Аның шигърияте Совет хакимияте үсеше елларында кабынган, репрессия һәм Бөек Втан сугышы елларында иң югары биеклеккә күтәрелгән. Аның иҗатында  татар халкына, гаиләсенә, Ватанына булган мәхәббәт темасы чагылыш таба.

Бу дәрес планы  “Туган якны өйрәнү” өлкәсендә эшләүче өстәмә белем бирү педагогларына кулланма материал блып тора.

Максат. Татар халкының бөек шагыйре Ф.Кәрим шигъриятен популярлаштыру.

Бурычлар:

– патриот-шагыйрь иҗаты белән таныштыру;

– текст белән эшләү сәләтен үстерү;

– автор позициясен ачыклау;

– шәхестә әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

   Дәрес барышы

Укытучы.  Без Казан шәһәрендәге  “Иске татар бистәсе”нә сәяхәткә бардык. Ф.Кәрим урамында аның хөрмәтенә истәлекле мемориаль такта куелганын күрдек.

Бүгенге дәресебез татар халкының сөекле шагыйре Фатих Кәрим иҗатына багышланган. Аның турында нәрсәләр беләбез соң?

Укучы. Фатих Кәрим Башкортостан җирендә, хәзерге Бишбүләк районының Ает авылында  яшьли сукырайган  Әхмәтвәли мулла гаиләсендә туа. Балачактан ук гыйлемгә тартылу, әтисе, абыйсы Габдулла язган шигырьләрне ишетү, әнисе Гөлҗамалның мөнәҗәтләрен тыңлау Фатихка көчле тәэсир ясый. 13 яшьлек Фатихны абыйсы Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсларына урнаштыра. Ф.Кәрим 15 яшендә Казанга килә, җир төзү техникумына укырга керә, беренче шигырьләрен бастыра. 25 яшендә СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1937 елның 29  декабреннән алып 1941 елның 3 декабренә кадәр, нахакка гаепләнеп, Архангельск, Печора лагерьларында яшьлек елларын үткәрә. Ун елга хөкем ителгән шагыйрьне дүрт елдан соң, гаепсез икәнлеген танып, тулысынча аклап иреккә чыгаралар. Аннан соң ул, Ватанын фашизмнан азат итү өчен, сугышка китә.  1945  елның 19  февралендә һәлак була. Фронтовик шагыйрь Калининград өлкәсендә күмелгән.

Укытучы. Ф.Кәримнең иҗади үсешенә, әтисе һәм абыйсыннан кала, кайсы татар шагыйрьләре йогынты ясаган?

Укучылар. Хәсн Туфан,  Һади Такташ, Кави Нәҗми.

Укытучы. Совет хакимияте чорында гадел пролетар җәмгыятькә ышаныч тудыра торган әдәби язмалар кирәк була. Х.Туфан татар шигъриятенә, беренчеләрдән булып,  эшче сыйныф, хезмәт һәм көрәш темасын алып килә.

Һ.Такташ 1923 елда Казанда беренче шигырьләр җыентыгын бастыра, университет, театр биналарында халык алдында чыгышлар ясый. Аны трибун-шагыйрь, “Татарның Маяковские” дип атыйлар.

К.Нәҗми шагырь, тәрҗемәче һәм радио тапшырулар алып баручы буларак билгеле.

Яшь шагыйрь Ф.Кәрим яңа тормышны аңларга һәм аңлатырга тырышкан, үзләренең талантлары һәм хыяллары белән гаҗәпләндергән  Һ.Такташ, Х.Туфан, К. Нәҗмиләр  тирәсендә үсә.  СССР язучылар берлегенә беренче булып кабул ителгән олы әдипләр арасында Ф.Кәрим дә була. 1930-1937 нче иҗат еллары гаҗәеп уңышлы була: уннан артык поэмасы һәм чәчмә әсәрләре дөнья күрә.

Укучы. Ф.Кәрим Сталин лагерьларында буламы?

Укытучы. Җинаять кодксының 58 нче матдәсе буенча ун елга хөкем ителә.  “Халык дошманы”  дигән яла ягалар. К.Нәҗми  Ф.Кәримне азат итү өчен көрәшә һәм аны төрмәдән чыгарырга ярдәм итә. 1941  елда  аның гаепсез икәнлеге  таныла, тулысынча аклана һәм иреккә чыгарыла.

Укучы. Аны ни өчен гаеплиләр соң?

Укытучы. Тәнкыйтьче Гомәр Гали кулга алынгач, бер мәҗлестә аны кызганып елаган һәм “Тизрәк әйләнеп кайтсын иде”, дигән. Шул сүзләрне шымчылар дөрес итеп җиткермиләр һәм ул гаепләнеп кулга алына.

Укучы. Ябылуда туган шигырьләрендә шагыйрь үзен газаплаучыларга ләгънәт укымый, ә киресенчә, Казанга, Туган җиренә, гаиләсенә мәхәббәт хисен яңгырата.

Калды Казан, киттем Себергә.

Озаккамы? Бәлки гомергә,

Ишетеп кенә белгән ят җирләрдә

Ристан булып, зарыгып йөрергә?

Укытучы. Аның иҗатында хатынына, кызлары Ада белән Ләйләгә багышлаган шигырьләре дә урын ала.

Ә мин шулай уйлап моңаям да

Тимер рәшәткәгә баш иям.

Өзелергә җитеп сыкрый күңелем

Сагынудан сине, Кадриям.

Укытучы. “Юл язмалары” шигырендә ул  Төньяк котыпны рус тикшеренүчесе Г.Я.Седов, Норвегия кешесе Р.Амундсен яулаганын, очучы В.Чкаловның Америкага Төньяк котып аша юл салуы турында яза. Ул батырлар белән соклана, төрмә шартларында да матур шигырьләр яза.

Укучы: Туган ягына мәхәббәте Идел, Дим елгаларының матурлыгына соклануда чагыла. Балачактан ук Ф.Кәрим әтисеннән шигырьләр ишетә, ә әнисеннән җырлар тыңлыймы?

Укытучы: Әнисеннән ул мөнәҗәтләр ишетеп үсә. Мөнәҗәт – татар халык иҗатының көй белән башкарыла торган үзенчәлекле жанры. Ул дини-фәлсәфи, тарихи рухта языла.

Ф.Кәрим шигъриятендә гармун зур урын алып тора. 1936 нчы елда “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” поэмасында гармун  турында яза. Ә Бөек Ватан сугышы елларында гармун турында ешрак искә ала: “Окоп җыры”, “Кыңгыраулы яшел гармун”. Татар солдатлары аның сүзләренә язылган җырларны гармун тавышына җырлаганнар.

Иптәшем бик моңлы итеп

Гармун уйната;

Тын окопта гармун моңы

Тирән уйлата.

Уйларым тирән минем,

Тик аңлар Туган илем.

Ә рус солдатлары Александр Твардовский сүзләренә язылган җырлар җырлаганнар.

И от той гармошки старой,

Что осталась  сиротой,

Как-то вдруг теплее стало,

На дороге фронтовой…

Ә ник гармошка ятим?

Укучы. Чөнки аның хуҗасы сугыш кырында һәлак булган.

Укытучы. Әйе. А. Твардовский рус солдаты Василий Теркин турында язса, ә  Ф. Кәрим татар сугышчысы Фазыл турында яза. Алар икесе дә СССР вәкиле. Бөек илдә төрле милләт халкы вәкилләре яши. Алар барысы да илне фашистлардан саклыйлар. Ф. Кәрим күп кенә җырлар да язган.

Ут булмаган җирдә ай яктырта,

Җыр хакына кала йокылар;

Окопларда язган җырларымны

Хөрмәт белән дуслар укырлар.

Укытучы. Сугыш лирикасы ике шагыйрьдә дә гади итеп һәм чын күңелдән бирелгән. Халыкның кайгы-хәсрәте, сагышы, җиңүгә ышанычлары бик оста чагылдырыла. Сугыштан соң Ф.Кәримне “Татар Твардовские” дип атыйлар.

Сугыш кырында да шагыйрь әдәби иҗатын ташламый. 1941 – 1945 елларда ул 9 поэма, 2 повесть, 1 пьеса, 100 дән артык шигырь һәм җырлар яза. “Ант”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, ” Ватаным өчен”, “Окоп җыры”, “Кайтыр әткәң” кебек әсәрләре гасырлар буе онытылмас булдылар. Ф.Кәрим үзенең әсәрләрен окопта, сугыш туктап торган вакытларда яза.

Ф.Кәрим ике тапкыр яралангач та, карлы-канлы окопта калып, соңгы өченче ядрә йөрәгенә тигәнче, кулына автоматын тотып, ахырга кадәр үз бурычын үти. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.

Укучы. Фронтовик-шагыйрь исемен ничек мәңгеләштерәләр?

Укытучы. Туган ягы – Башкортстанда – мемориаль такта, музей. Аның исеме белән мәктәп аталган. Казанда Миславский һәм Ф.Кәрим урамнарында мемориаль такта куелган. Багратионовск шәһәрендә яшәүчеләр Ф.Кәрим каберенә мәһабәт һәйкәл куйганнар.

Үләм икән, үкенечле түгел-

Бу үлемнең миңа килүе;

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Укытучы. Фатих Кәримнең фаҗигале язмышы – халык батырлыгы. Аның иҗаты төрле буын кешеләрен якынайта, берләштерә. Аның күп кенә шигырьләре, поэмалары, җырлары татар шигъриятенең алтын фондына керде. Шагыйрьнең язмышы һәм иҗаты әле дә халкыбызның йөрәк түрендә!