Фатих Кәрим. «Бездә – яздыр…» шигырендә туган якны сагыну хисләре

 № 179

(7 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Зәнфилә ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА, Кадрия ГАБДУЛЛИНА,

Түбән Камадагы 27 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  

Максат. Фатих Кәрим. «Бездә – яздыр…» шигырен өйрәнү.

Бурычлар:

– Фатих Кәрим иҗатын өйрәнә башлау;

– шигырьдә лирик геройның туган ягына, якыннарына булган сагыну хисләрен  ачыклау;

– Фатих Кәрим иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Җиһазлау: дәреслек (Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Сафиуллина Ә.Н. Татар әдәбияты. 7 нче класс. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014), шагыйрьнең портреты, әсәрләреннән күргәзмә, мультимедиа, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (Казан: Матбугат йорты, 2005).

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары. Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге УУГ формалаштыру
I. Дәресне оештыруУңай психологик халәт тудыру

– Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, күтәренке кәеф телик. Көнне яхшы сүз белән башласаң, бар эшең дә яхшы төгәлләнер.

Исәнләшәләр, бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Шәхси: шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү; шәхес буларак формалашуны дәвам иттерү; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү
II. Белемнәрне актуальләштерүӨй эшен фронталь тикшерү.

– Без үткән дәрестә кемнең тормыш юлы белән таныштык? (Фатих Кәримнең тормыш юлы белән таныштык.)

– Укучылар, без сезнең белән мәктәп музеенда да булдык. Әйтегез әле, музейда Фатих Кәрим турында нинди яңа мәгълүмат алдыгыз? (Күрше Башкортстанда туган, аның шәҗәрәсен күрдек, гаиләсе турында мәгълүмат алдык, кызының истәлекләре белән таныштык, сугышта һәлак булуын һәм каберенең Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә икәнлеген белдек, күпсанлы фотосурәтләр карадык.)

Рәхмәт, шагыйрь турында бик күп беләсез икән.  Укучылар, сез өйдә Фатих Кәрим турында дәреслектәге материалны да укырга һәм әдәби диктантка әзерләнеп килергә тиеш идегез. Сез әзерме? Башлыйбыз.

1. Фатих Кәрим кайчан туган? (1909 елда)

2. Ул кайда туган? (Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында)

3. Әти-әнисе вафат булгач, Фатих Кәрим кайда тәрбияләнгән? (Казандагы балалар йортында)

4. Аның беренче шигырьләр җыентыгы кайчан басылып чыга? (1931 елда)

5. Ул ничек атала? («Башлангыч җыр»)

6. Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында катнашамы? (Әйе)

7. Аның гомере кайчан өзелә? (1945  елның 19 февралендә)

– Укучылар, хәзер җавапларны тикшерәбез. Барыгыз да экрандагы җавапларны карап, эшләрегезне тикшереп чыгыгыз һәм үзегезгә  өй эше өчен билгеләр куегыз. Билге куяр өчен критерийлар экранда язылган:

*барлык җаваплар да дөрес – “5”ле;

*1 – 2 хата – “4”ле;

*3 – 4 хата – “3”ле;

*4 хатадан күбрәк – “2”ле.

– Укучылар, яңадан музейдагы экскурсиягә әйләнеп кайтыйк әле. Хәтерлисездер, экскурсовод безгә Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышы вакытындагы иҗаты турында мәгълүмат бирде. Ул шул чорда ничә шигырь язган? (150)

– Уйлап карагыз әле, бу шигырьләр нинди темаларга иҗат ителгән булырга мөмкин? (Туган илгә мәхәббәт, солдатларның батырлыгы, дошманга нәфрәт,  фашистларның ерткычлыгы, җиңүгә ышаныч, туган якны һәм якыннарын сагыну һ.б.)

Бик дөрес. Сез әйткән темаларның берсе – туган якны сагыну – «Бездә – яздыр…» шигырендә чагыла. Димәк, бүгенге дәреснең темасы – «Бездә –  яздыр…» шигырендә сагыну хисләре.

– Нинди гипотеза чыгарырбыз? (Мин шигырьнең эчтәлеген аңласам, лирик геройның хисләрен дөрес билгели алам.)

 

Сорауларга җавап бирәләр.

 

 

Музейда алган белемнәре белән уртаклашалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәби диктант язалар һәм өй эше өчен үзбәя куялар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучының сорауларына җавап биреп, яңа теманы чыгаралар һәм гипотезаны билгелиләр.

Регулятив: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру; проблеманы аңлый белү; гипотеза чыгару.
III. Яңа белемнәрне формалаштыруСүзлек өстендә эш.

– Укучылар, шигырьне укыр алдыннан, экранда язылган сүзләргә игътибар итик. Партада аңлатмалы сүзлекләр бар, сез алардан файдалана аласыз. Бу сүзләр һәм сүзтезмәләр безгә шигырьнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәр:

күзлисеңдер – күзәтү, карау;

фашистлар белән бугазлашу – сугышу;

изрәп тапталган – нык итеп тапталган, җир йомшап беткән;

тапланган – пычранган;

томалый – каплый.

– Яңа сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк, кем нинди җөмлә төзеде?

(1) Мин күгәрченнәр күзлим. 2) Аның бабасы фашистлар белән бугазлашкан. 3) Җир изрәп тапталган. 4) Минем күлмәгем тапланган. 5) Күк йөзен кара болыт томалап алды.)

– Мәктәбебездә, Фатих Кәримнең 110 еллык юбилеена багышлап, шигырь укучылар конкурсы үткәрелгән иде. Анда Сабина Садриева җиңеп чыкты. Хәзер аның башкаруында «Бездә – яздыр…» шигыренең аудиоязмасын тыңлыйк.

– Шигырь сезгә ошадымы? Эчтәлеген аңладыгызмы?

– Хәзер дәреслекләрегезнең 68 нче битен ачыгыз, шигырьне тагын бер тапкыр укып чыгыйк.

– Шигырьне ничә өлешкә бүләргә мөмкин? (3)

– Нинди өлешләргә бүлдегез? (Беренче өлеш – тыныч тормыш; икенче өлеш – фашистлар басып алган җирләрдәге табигать күренеше; өченче өлеш – авторның фашистларга хөкем карары чыгаруы.)

– Лирик герой турында нәрсә әйтә аласыз? (Ул – солдат. Сугышта. Тыныч тормыш язын һәм сугыш барган урындагы язны капма-каршы куя. Гаиләсен сагына. Сөйгәненә эндәшә.  Фашистларга үзенең хөкем карарын чыгара.)

– Әсәр кемгә багышланган? (Иркәм дип атаган якын кешесенә багышланган.)

– Беренче-икенче строфаларда лирик геройның нинди хисләре чагылыш таба? (Туган ягын сагына, тыныч тормыштагы язны күз алдына китерә.)

– Язгы табигатьнең кайсы билгеләре турында әйтелә? (Җылы яктан сыерчыклар кайткан, алар сайрыйлар, язгы таң ата, гөлләр чәчәк ата.)

– Өченче-дүртенче строфаларда лирик герой нәрсә турында сөйли? (Фашистлар таптаган җирләрдә язгы табигатьне күрсәтә: бер кош та сайрамый, урман сынып беткән, тапталган, чәчәк үсәргә тиешле болынга кеше каны аккан.)

– Соңгы строфада автор фашизмга нинди карар чыгара? (Фашизмның киләчәге юк.)

 

 

 

Сүзлек белән эшлиләр, аерым сүзтезмә һәм сүзләрнең мәгънәләрен аңлаталар, җөмләләр төзиләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Бездә – яздыр…» шигыренең аудиоязмасын тыңлыйлар, укытучының сорауларына җавап бирәләр.

 

 

Шигырь укыйлар, аны өлешләргә бүләләр.

 

 

 

 

 

 

Шигырьне анализлауда катнашалар.

Танып-белү: кирәкле мәгълүматны табу, анализлау һәм үз эшчәнлегендә куллана белү, бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу, сүзлекләр белән эшләүРегулятив: үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү; телдән җавап биргәндә, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу.
Ял минуты– Укучылар, хәзер бераз күзләребезне ял иттереп алыйк. Күзләрен ял иттерү өчен махсус күнегүләр эшлиләр.
IV. Белемнәрне ныгыту– Ә хәзер, укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Без сезнең белән шигырьне өч өлешкә бүлгән идек. Өч төркемгә – өч иҗади бирем:

1 нче төркем беренче өлешне үз сүзләрегез белән сөйләргә өйрәнәсез; 2 нче төркем икенче өлеш буенча хикәя әзерли; ә 3 нче төркем, авторга кушылып, фашизмга үзенең хөкем карарын чыгарсын.

 

 

 

 

Төркемнәрдә эшлиләр. Әзер эшләрен сөйлиләр.

Регулятив: телдән җавап биргәндә, нәтиҗәләрне формалаштыру; укытучы белән бергәләп, үз фикерләрен раслау өчен, дәлилләр сайлый белү) Коммуникатив: үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү; төркемнәрдә эш вакытында бер уртак фикергә килә белү; үз фикерләрен телдән җиткерә белү; башкаларны тыңлый белү, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу.
V. Рефлексия– Укучылар, без бүген нинди шигырьне өйрәндек? (Фатих Кәримнең «Бездә – яздыр…» шигырен)

– Шигырьдә лирик геройның нинди хисләре күрсәтелгән? (Туган якны, якын кешеләрен сагыну хисләре.)

Сорауларга җавап бирәләр Регулятив: нәтиҗәләрне формалаштыру; үз эшчәнлегенең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү.
VI. Өй эше бирү. Укучыларга билгеләр кую1. 69 нчы биттәге сорауларга җавап бирергә.

2. «Бездә – яздыр…» шигырен сәнгатьле укырга өйрәнергә.

3. Шигырьнең эчтәлегенә туры китереп, рәсем ясарга.

Өй эшләрен язалар, үзбәя куялар. Регулятив:гипотезаның дөреслеген раслау)