Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясе

№ 109

(VI сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес)

Любовь МУЛЛАГИЛОВА,

Чистай районы Югары Кондрата төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;

предмет: Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен өйрәнү, «гыйбрәтле хикәя – притча» теоретик төшенчәсен истә калдыру;

шәхескә кагылышлы: әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен үстерү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 30 – 34 нче битләр), эш дәфтәре.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), Ф.Яруллин портреты, китаплары, сораулар язылган кәгазь битләре, смайликлар.

  1. I.                  Дәресне оештыру. Белем дәрәҗәсен тикшерү

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртәләр сезгә.

Укучылар.

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Укытучы. Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар, яхшы кәеф теләп, дәресебезне башлап җибәрик. (Укучыларга смайликлар таратыла, алар төрле төстә. Укытучы укучыларга аңлатма бирә. Әгәр укучы «5» билгесенә җавап бирдем дисә – кызыл смайлик күтәрелә, «4» лелек дип санаса – сары, «3»легә – яшел, «2»лелек өчен – зәңгәр. Һәрбер эш төреннән соң, укучылар үзләренә бәя куялар.)

II.     Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү:

А.Алишның «Әни ялга киткәч» хикәясен искә төшерелә, укучылардан аларның өйдә ничек булышулары турында сөйләтелә.

2. Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән әңгәмә үткәрә.

– Син әниеңә булышасыңмы?

– Әйе, мин әниемә булышам.

– Син өйдә нәрсәләр эшлисең?

– Идән юам, сеңлемне киендерәм,савыт-саба юам, төймәмне үзем тагам.

– Булдырасыз, укучылар.

3. Укытучы. Укучылар, искә төшерик әле. «Чүкеч» хикәясен кем язган, ул хикәя кем турында? Малайның исеме ничек? «Әни ялга киткәч» хикәясен кем язган? Бу хикәядә малайлар нинди? Аларның уртак яклары бармы?

Укучылар. «Чүкеч» хикәясен Габделхак Сабитов язган. Хикәядә сүз бер малай турында бара, ул Бакый исемле. «Әни ялга киткәч» хикәясен Абдулла Алиш язган. Бу хикәяләрдә ике малайның да ниндидер һөнәргә өйрәнүләре турында языла.

Укытучы. Малайлар эшләргә яраталармы?

Укучылар. Әйе, икесе дә эшләргә ярата.

Укытучы. Димәк, нәрсәгәдер өйрәнер өчен кулың белән эшләп карарга кирәк.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Бүгенге дәрестә Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин иҗаты белән танышырбыз. Ул язган хикәянең герое да – без моңарчы укыган ике хикәядәге малайларга охшаган малай. Аны шушы ике малай белән чагыштырырбыз. Дәрестә хезмәт, эш һәм тәрбиялелек турында сөйләшербез.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Татарстан Республикасының халык язучысы Ф.Яруллин иҗаты белән таныштыру. Презентация аша укучыларга язучының тормыш юлы, җаты турында мәгълүмат бирү.

2. Дәреслектән язучы турындагы биографик белешмәне кычкырып уку.

3. Сораулар ярдәмендә укучыларның аңлау дәрәҗәсен тикшерү:

Төркемнәргә бирелгән бирем үрнәге

1 нче төркемгә

– Фәнис Яруллин кем ул?  – …

– Ул кайчан туган? – …

– Ф.Яруллин турында нәрсәләр белдең?…..

2 нче төркемгә

– Фәнис Яруллин кайда туган?

– Беренче шигырьләре кайда басылган?

– Ф.Яруллин нинди автобиографик повесть язган?

3 нче төркемгә

– Ф.Яруллин спортның нинди белән шөгыльләнә?

– Ф.Яруллин нинди уку йортын тәмамлый?

– Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре нинди телләргә тәрҗемә ителә?

4. Дөрес, дөрес түгел.

– Ф.Яруллин Татарстанда туганмы?.

– Ф.Яруллин монтёр булып эшләми.

– Ф.Яруллин армиядә спорт белән шөгыльләнә.

– Казан дәүләт университетын тәмамлагач, ул шигырьләр, хикәяләр язмый.

5. Сүзлек өстендә эш.

Дистә – десять

Совет Армия сафларында – в рядах Советской Армии

Җыентык – сборник

Үзәк – здесь центральный

Басыла – печатается

Физкультминутка.  

1. Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә Ф.Яруллин турында сөйләргә тиеш. Музыка уйный, укучылар класс буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, һәр укучы парын табып, аңа 2 минут эчендә билгеле бер вакыт эчендә язучы турында сөйләргә тиеш.

2. Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясен укуга әзерлек.

1) Сүзлекчә белән эш. Укытучы яңа сүзләрне укый, укучылар кабатлыйлар. Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзиләр.

2) Әсәрнең исемен русчага тәрҗемә итү. («Пятно на солнце») .

3) Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» хикәясен уку.

3. Әсәрне өлешләп уку. Укылган өлешнең аңлау дәрәҗәсе тикшереп барыла. Аңлашылмаган өлешләре тәрҗемә ителә. Һәр абзацның эчтәлеге буенча әңгәмә корыла.

– Хикәядә сүз кемнәр һәм нәрсә турында бара?

– Малайның әнисе улыннан нәрсә алып кайтырга сорый? Бу авыр эшме?

– Малай әнисен тыңлыймы?

– Ни өчен аңа оят була?

– Малай әнисенә ялганын ачамы?

4. Теоретик материал белән эш. «Притча» төшенчәсен аңлату. Укучылар дәреслектән татарча һәм русча вариантларын укыйлар.

– «Кояштагы тап» хикәясен притча дип атап буламы? Ни өчен?

V. Рефлексия

– Дәрестә кемнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштык?

– Ул нинди язучы? Сезгә аның нинди сыйфатлары ошады?

– Хикәядәге малайның кайсы яклары ошады, кайсы ягы ошамады?

(Укучылар, сорауларга җавап биреп, үз фикерләрен әйтәләр.)

– Бер ялган икенчесен тудыра. Сез моның белән килешәсезме? Хикәя буенча нинди нәтиҗәгә киләбез?

– «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен» мәкале бу хикәягә туры киләме? Әнисе улына ялганларга ярамаганлыкны ничек җиткерә?

(Укучылар үзләренә ошаган эш төрләрен әйтәләр. Укытучы хикәя өстендә икенче дәрестә сөйләшүне дәвам иттерәчәкләрен әйтеп уза.)

VI . Үзбәя

Укучылар, смайликларын санап, үзләренә бәя куя.

VII. Өй эше

1. «Кояштагы тап» әсәрен укып чыгарга.

2. Притча турындагы теоретик төшенчәне укырга.

3. Дәреслектә бирелгән рәсем буенча сөйләргә өйрәнергә.

Файдаланылган чыганак:

  1. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г, Гыйззәтуллина Э.Х. Татар әдәбияты (Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы сыйныф өчен). Икенче кисәк. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.
  2. Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г, Гыйззәтуллина Э.Х., Мифтахетдинова Ә.З. Татар әдәбияты. Методик әсбап. Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014.
  3. Фәнис Яруллин тормышы һәм иҗатына багышланган электрон методик әсбап.
  4. Дәрес презентациясе.
  5. Интернет-ресурслар: www.rus.edu.ru.