Ф.Садриевның тормышы һәм иҗаты

Ф.Садриевның  тормышы һәм иҗаты.

 «Таң җиле» романының сюжет-композициясе

( 9 нчы сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе)

 

Раушания НУРТДИНОВА,

Сарман районы А.Тимергалин исемендәге төп  мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: Ф. Садриевның  тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, «Таң җиле» романының сюжет-композициясен ачыклау, укучыларга дөрес яшәү, тормышта үз урыныңны табуга юнәлеш бирү, намуслылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:  Ф. Садриевның  күпкырлы иҗаты белән танышу; «Таң җиле» романының  сюжет-композициясенә төшенү.

Метапредмет:  анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү. Әдәби процессның тормыш белән бәйләнешен аңлау:

регулятив – әсәрнең төзелешен ачыклау, геройның эш-гамәлләрен бәяләгәндә, үзеңнең, башкаларның фикерен белү, төп нәтиҗәне чыгарганда активлык күрсәтү;

танып белү – белемнәргә таянып, әсәрдәге төшенчәләргә кагылышлы мәгълүмат табу, анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару;

коммуникатив – иптәшләреңнең җавапларын тыңлау, үз фикереңне дәлилләү.

Шәхескә караган: үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү дәресе.

Эш формалары: фронталь.

Җиһазлар: проектор, компьютер, презентация.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
  2. Дәресне оештыру.

Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру.

3. Актуальләштерү.

Хәзерге татар прозасын, аның әйдәп баручы язучыларын, шул исәптән Ф. Садриевны искә төшерү.

– Ф. Садриевның кайсы әсәрләрен укыганыгыз бар?

– Аның язучы буларак нинди сыйфат-билгесен яисә үзенчәлеген күрсәтер идегез?

Укучыларга экранда кояш чыгу фотосын күрсәтү.

– Бүген Ф. Садриевның кайсы әсәре турында сөйләшәчәкбез?

– «Таң җиле» әсәре турында.

– Бу әсәр турында ниләр беләсез?

– «1994 ел китабы» конкурсында проза әсәрләре арасында Ф.Садриевның «Таң җиле» романы беренче урынга чыкты. Бу китапны китапханәләрдән 30006 кеше алып укыган. 1994 елда чыккан китаплар арасында гына түгел, соңгы ун ел эчендә нәшер ителгәннәре арасында да мондый күрсәткечнең булганы юк.

– Әсәрнең исеменә нинди мәгънә салынган?

– Таң җиле… Чиста, саф җил… татар милләтенең югалмавына ышаныч, аның авырудан терелүенә өмет, шул ук вакытта кисәтү дә булып яңгырый. Исем беренче чиратта Нуриасманың эш-гамәле, яшәү рәвеше белән бәйле. Икенче яктан, автор кешенең табигатьтән аерылгысыз булуына да ишарәли. Ф.Садриев романда, татар авылын, аның кешеләрен тасвирлап, хәзерге чор өчен бер бәлагә әйләнгән эчүчелекнең татар тормышына үтеп керүен, аның менталитетына һөҗүм итүен раслый.

– Укучылар, экрандагы язуга игътибар итик әле: «Хәере белән килмәде бу көн». Әсәр башындагы сүзләр безгә нәрсәгә игътибар итәргә куша?

– Әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен?

– Ф.Садриевның бу әсәре – чыннан да уйландыра, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган әсәр, дияр идем мин.

4. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы ситуация тудыру, нәрсәне белмәгәнне ачыклау, өстәмә мәгълүмат бирү.

Дәреснең максат-бурычлары билгеләнә.

 Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Ф.Садриев турында мәгълүмат әзерләгән бер-ике укучы бер-берсен тулыландырып сөйли. Аларның чыгышларын укытучы өстәмә мәгълүматлар белән баета.
  2. «Таң җиле» романына бәйле фикер алышу сорау-биремнәр буенча бара.

– Милләт анасы, хатын-кыз – милләтнең яртысы дигән төшенчәләрне ничек аңлыйсыз?

– Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендәге Акъәби образын искә төшерегез. Хатын-кыз һәм ана буларак аңа нинди сыйфатлар хас?

– Бу уку елында укыган А.Гыйләҗевнең «Җомга көн, кич белән…» әсәрендәге төп герой Бибинурның эш-гамәлләрендә татар хатын-кызларына хас булган нинди сыйфатлар чагылыш таба?

– Акъәби һәм Бибинур образларын чагыштырыгыз. Алар тормыш мәгънәсен, бәхет төшенчәсен ничек аңлыйлар?

– Акъәби балалары белән Бибинурның балаларын чагыштырыгыз. Аларның охшаш һәм аермалы якларын ачыклап, бәя бирегез.

5. «Таң җиле» романына бәйле «роман» төшенчәсе искә төшерелә.

  • «Таң җиле» әсәре нинди жанрга карый? Нәрсә ул роман?

Роман – киң планда бара торган вакыйга-күренешләрне, күптөрле иҗтимагый-шәхси бәйләнешләрне, масштаблы характерларны чәчмә рәвештә хикәяләүче, катлаулы композицияле, күп бизәкле, зур күләмле әсәр.

  • Роман нәрсә турында?

– Әсәр Нуриасма исемле карчык, аның гаиләсе турында.

  • 1970–1980 еллардагы авыл халкы, аларның тормышы сурәтләнә.

– Беренче карашка, гап-гади авылның гадәти кешеләре турында бу роман. Әмма вакыйгалар агышына керә барган саен, әсәрнең мәгънәсе тирәнәя баруын тоясың. Роман – яшәү белән үлем арасындагы мәңгелек фәлсәфәгә нигезләнгән. Әсәрдә ул Нуриасма образы аша бәян ителә. Романда гомер турында әйтелгән сүзләр дә бик гыйбрәтле. («И гомеркәйләр…– өзекне яттан бер укучы сөйли.)

Ял минуты.

  1. «Таң җиле» романының сюжетын ачыклау.

– Нәрсә ул сюжет? Элементларын санагыз.

– Сюжет – вакыйга-хәлләр яки кеше холкы-характерының үсү-үзгәрү тарихы. Элементлары: пролог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, перипетия, кульминация, чишелеш, эпилог.

– Сюжет сызыкларын барлагыз.

– Нуриасманың яшь чагыннан алып картайганчыга кадәр булган тормышы.

– Авыл кешеләре, алар арасындагы мөнәсәбәтләр.

6.Романның композициясен ачыклау.

– Нәрсә ул композиция?

  • Композиция – әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет, геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе.

–  Әсәрне композицион яктан ничек билгеләр идегез?

– Автор нинди төп композицион алымнар кулланган?

– Романда ретроспектив алым (үткәннәр белән хәзергенең чиратлашып килүе) нәрсәгә хезмәт итә?

– Нуриасма нинди планда ачыла?

Мөстәкыйль эш. Яңа белемнәрне куллану эшчәнлеген оештыру.

Бирем.

  1. «Хөкемче бер генә: Дөреслек!» Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?
  2. «Ә шәһәрнең хәтере юк…» Әлеге фикерне аңлатыгыз.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя.

  1. Көнкүреш вакыйгалары аша күтәрелгән гаделлек мәсьәләсен Ф.Садриев илкүләм масштабка алып чыга, яшәп килгән системаның асылы белән бәйләп карый. Ни өчен дип уйлыйсыз?
  2. Тормышта Нуриасмадай туры сүзле, намуслы, гадел кешеләрне очратасызмы? Бармы алар? (Укучылар андый кешеләрне саныйлар.)
  3. Безнең тормышыбызда да андый асыл затлар булды һәм булачак. Шундый кешеләрнең берсе авылыбызның Ак әбисе, остабикәсе, ветеран укытучыбыз Вәлиева Нурдидә апа. Хәзер сүзне аңа бирәбез. Ул сезгә мөнәҗәт әйтер.
  4. – Нинди уку мәсьәләсен чиштек? Максатыбызга ирештекме?
  5. Укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр. Укытучы билге куя.
  6. Гомуми нәтиҗә чыгару. Әйе, бу дөньяда гадел, намуслы кешегә яшәве җиңел түгел. Тик шулай да тормышта дөрес яшәүгә ни җитә. Үзеңнән соң килгән буыннар синең белән, синең яшәү рәвешең белән горурланырлык булсын. Бу дөньяда без ике яшәмибез.
  7. Бер укучы З. Мансурның «Гомер юлында» шигырен яттан сөйли.
  8. Әсәр шулай ук әниләрнең бөек рухы турында. Нуриасма балаларының әниләренә булган мөгамәләсе, аның өчен борчылулары, аны кайгыртулары йөрәкләргә үтеп керә. Без барыбыз да әниләр алдында йөз мәртәбә, мең мәртәбә бурычлы. (Талгын музыка астында романның соңгы өлешен («Кадерле укучым!..» (дәреслектә 220 нче бит) укытучы яттан сөйли.)

Өй эше:

  1. Ф.Садриевның тормыш һәм иҗат юлы турындагы материалны дәреслектән укырга.
  2. Дәреслектә фикер алышу һәм анализ ясау өчен бирелгән 1–5 нче сорау-биремнәргә (220 нче бит) җавап әзерләргә.
  3. Сурәтләнгән вакыйгаларга бәйле романның сюжет элементларын билгеләргә.