“Әнием – кадерлем, әбием – якыным”
№43
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен каршылап
(Балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән үткәрү өчен чара үрнәге)
Әнисә Зиннәтова,
Казандагы 33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
– балаларда иң якын кешеләренә карата хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү;
– балаларның сөйләм телләрен үстерү, баету;
– татар халык-авыз иҗатына кызыксыну уяту.
(Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук алып барыла. Әниләр, әбиләр турында җырлар, шигырләр, биюләр өйрәнелә. “Иң матур әни” темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла. Әбиләргә кул эшләре әзерләргә кушыла. Әниләр милли ризыклар пешереп килә. Зал уртасына өстәлләр куела. Өстәлләргә чәчәкләр куелган вазалар урнаштырыла. Һәр өстәл артына бер гаилә кешеләре: әни, әби, бала утыра.)
Бәйрәм барышы
Алып баручы. Хәерле көн, нәниләр, хөрмәтле кунаклар! Сезне бүгенге “Әнием – кадерлем, әбием – якыным” исемле гаилә бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең өчен өйрәнгән шигырьләребезне сөйләрбез.
1нче бала.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? – Мин беләм.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
2 нче бала.
Бәйрәм кирәк әнигә,
Бәйрәм кирәк әбигә,
Бәйрәм кирәк нәниләргә –
Рәхәт булсын һәркемгә!
3 нче бала.
Кулны-кулга алышып,
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кошлар кебек сайрашып,
Матур җырлар җырларбыз.
4нче бала.
Шулай бәйрәм итсәк бергә,
Күңелсез булмас бер дә!
(Һәр бала үз урынына утыра.)
Алып баручы. Гаилә ул – җылы учак. Беренче тәрбияне бала гаиләдә ала. Аны ин якын кешеләре – әнисе, әбисе, әтисе, бабасы тәрбияли. Ә без, тәрбиячеләр, бу эшне дәвам итүчеләр, үстерүчеләр. Гаилә белән балалар бакчасы арасында бердәмлек һәм дуслык булсын иде. Нәниләребез кечкенәдән үк якын кешеләрен яратып, хөрмәтләп үссеннәр иде. Шушы максатлардан чыгып, бүген бәйрәмгә учак җылысы бөркелеп торган кешеләрне – әниләрне, әбиләрне чакырдык. Хәзер гаиләләр белән танышып үтик эле.
Наилә. Бу минем әнием – Резеда. Бу минем дәү әнием – Галия.
Наиләнең дәү әнисе. Бу минем кызым – Резеда, оныгым – Наилә.
Наиләнең әнисе. Бу минем әнием – Галия, кызым – Наилә.
(Таныштыру алга таба шулай дәвам иттерелә.)
Алып баручы. Димәк, гаиләдә иң өлкән кеше – дәү әни. Ул әнинең әнисе, ул аны үстергән, сине дә үстерә. Дәү әни иң хөрмәтле, якын кеше булырга лаеклы.
(Бер бала язучы Ә.Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырен яттан сөйли.)
Алып баручы. Әбиләребезнең дә кечкенәләргә әйтер сүзләре бардыр.
(Һәр әби үзенең оныгына әйтем, мәкальләр әйтә.)
– Олыласаң олыны, олыларлар үзенне.
– Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
– Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.
– Олы кешегә тел озайтма.
Алып баручы. Хөрмәтле әбиләребез, сезнең дә яшь чакларыгыз булгандыр. Шул турыда бераз сөйләсәгез иде.
(Бер әбигә сүз бирелә.)
Әби. Без яшь чакта кич утыра идек. Кичләрен бәйләм бәйләп, чигүләр чигә идек (кул эшләрен күрсәтәләр). Уенны сезгә дә өйрәтеп калдырыйк әле.
(Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар, музыкага биеп торалар. Бер әби йөзек сала.)
– Кемдә йөзек, сикереп чык! (Йөзек салынган бала чыга.)
– Балалар, Рөстәмгә нинди җәза бирик?
– Биесен! (Уен өч тапкыр башкарыла.)
Алып баручы. Бәйрәмебез дәвам итә. Безнең нәниләребез әниләрен бик ярата. Хәзер алар әниләрнә матур сүзләр әйтеп күрсәтер.
(“Тәмле” сүзләр әйтә-әйтә (һәр адым саен бер сүз: кадерлем, кояшым, матурым, алмам, күз нурым, бергенәм һ.б.) балалар әниләре янына киләләр, үзләре ясаган рәсемнәрен аларга бүләк итәләр.)
Алып баручы. “Җылы сүз – җанны эретә”, – диләр. Бер-беребезгә ягымлы сүзләрне ешрак әйтсәк иде.
(“Өлгер бала” уены оештырыла. Балалар әниләренә яулык, алъяпкыч бәйләү ярышында көч сынашалар.) (Җиңгән бала билгеләнә, аңа мактау сүзләре әйтелә.)
Алып баручы. Ә хәзер әниләр үзләрнең осталыкларын күрсәтер.
(Әниләр арасында ярыш оештырыла. Алар бәрәңге, суган әрчеп күрсәтә, “Бала төрү” ярышында катнаша.)
Алып баручы.
Җыр-биюсез бер бәйрәм дә узмый.
Шуны белегез.
Балаларыбыз бик булганнар
Концерт карап китегез.
(Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтә.)
1. Җыр, “Минем әби” (А. Ключарев көе, Г. Латыйп сүзләре).
2. Шигырь. “Әбием килгән” (Ф. Зыятдинова).
3. Малайлар, кызлар башкаруында татар халык биюе.
4. Шигырь. “Мин әнигә булышам” (Ә. Габиди).
5. Шигырь, “Әни кирәк” (Р. Миңнуллин).
(Бәйрәм азагында әниләр үзләре пешергән милли ризыклар (гөбәдия, өчпочмак, бавырсак һ.б.) белән таныштыралар. Соңыннан бергәләп чәй эчәләр.)