Елга буйлап хәрәкәт итүгә мәсьәләләр чишү

№ 118

(IV сыйныфта математика дәресе)

Фәридә ГАЛИУЛЛИНА,

Әлки районы Карга төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Максат. Елга буйлап хәрәкәт итүгә мәсәләләрне аңлап чишү күнекмәләрен үстерү. Агым тизлеге, агым уңаена тизлек, агымга каршы тизлек арасындагы бәйлелекне аңлауларына ирешү. Төрле су транспортлары белән танышу, су буенда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Дәрес барышы

  1. I.                  Оештыру өлеше.
  2. Ѳй эшен тикшерү.
  3. Әйләнмәле мисаллар чишү.

3610

  1. II.              Мотивлаштыру этабы

Табышмаклар

1. Чит-чите – таллык,

Уртасы − сазлык.

Керсәң − батарсың,

Чыгалмый ятарсың. (Күл)

2. Кыш буена тик тора, яз җиттеме – котыра. (Елга)

Укытучы. Укучылар, я әйтегез әле: елга күлдән нәрсәсе белән аерыла? Авылыбызны икегә бүлеп агучы Актай елгасы белән авылыбыз читендә урнашкан Дубрау күле нәрсә белән аерылалар, аларның төп аермасы нәрсәдә?  (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Елгада һәм күлдә су коену кагыйдәләре турында әңгәмә.

– Ничек йөзү җиңелрәк: агым уңаенамы, әллә агымга каршымы? (Агым я булыша, яисә каршылык күрсәтә. Күлдә йөзгәндә ул ярдәм дә итми, каршылык та күрсәтми.)

– Дәрес башыннан бирле без суда йөзү турында сөйләшәбез. Ә математика дәресләрендә без нишлибез? Мисал, мәсьәләләр чишәбез. Димәк, безнең дәресебезнең темасы ничек булыр икән? (Тема әйтелә.)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Укытучы. Хәзер елның нинди фасылы? Кар эрегәч, җирдә нәрсәләр барлыкка килде? (Күлдәвек, гөрләвекләр.)

– Мин кәгазь көймә ясап килдем. (Күрсәтә.) Сезнең шундый көймәоәр ясаганыгыз бармы? Аны гөрләвек һәм күлдәвеккә җибәрәбез. Менә бу савыттагы су күлдәвекме, әллә гөрләвекме? Нәрсә күзәтербез? (Көймәне сулы савытка җибәрә.)

– Хәрәкәт итсен өчен нишләргә кирәк? Кайчан хәрәкәт итәр? (Хәрәкәт итсен өчен су агарга тиеш яки көймәнең моторы булырга тиеш.)

Нәтиҗә. Көймә күлдә хәрәкәтсез, ә елгада, тизлеге булмаса да, хәрәкәт итә. (1 нче слайд. Дубрау күле.)

– Күлгә кәгазь көймә һәм моторлы көймә җибәрәбез һәм түбәндәге таблицаны тутырабыз. Ни өчен берсе хәрәкәт итә, икенчесе юк? (Берсенең тизлеге бар, икенчесенеке – юк. Берсенә бернәрсә тәэсир итми.)

  Үз тизлеге Агым уңаена Агымга каршы
Кәгазь көймә      
Моторлы көймә      

 

Укытучы. Моторлы көймәнең тизлеге 12 км/сәг булсын. Бу нәрсәне аңлата? Ә ничек табыла? Акмый торган су – күл тын су дип атала.

– Димәк, кәгазь көймәнең тын судагы тизлеге 0 км/сәг, ә моторлы көймәнеке 12 км/сәг. Аңа агым ярдәм дә итми, каршылык та күрсәтми. 12 км/сәг көймәнең үз тизлеге. (2 нче слайд. Актай елгасы.)

– Кәгазь көймә белән моторлы көймәне Актай елгасына җибәрәбез. Алар агым уңаена йөзәчәк. Ни өчен кәгазь көймә хәрәкәт итә? (Елга агымы булыша.) Елга 2 км/сәг тизлек белән ага, ди. Кәгазь көймә нинди тизлек белән хәрәкәт итәр? (2 км/сәг.)

– Ә моторлы көймә турында нәрсә әйтеп була? Ул Дубрау күлендәге тизлеге белән барырмы? (Агым ярдәм итә.)

Агым тизлеге нәрсә ул? Агым уңаена тизлек нәрсә ул? Ничек табыла? (Үз тизлегенә агым тизлеге кушыла.)

– Ә хәзер моторлы көймә һәм кәгазь көймәне агымга каршы җибәрәбез. Башта кәгазь көймә турында сөйләшик. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

– Агымга каршы йөзгәндә тизлек кими, ә көймәнең тизлеге бөтенләй юк.

– Моторлы көймә йөзә алырмы? Тизлеге нинди булыр? (Таблица тутыралар.)

– Нинди су транспорты төрләрен беләсез? (Суда йөзүче су транспортлары судно дип атала. Кәгазь көймә судно түгел, чөнки аның үз тизлеге юк.)

– Инде хәзер нәтиҗәләр ясыйк. Су судносының үз тизлеге дип нәрсәгә әйтәбез?

– Агым уңаена тизлек ничек табыла?

– Агымга каршы тизлек ничек табыла?

–  Ә тизлеге 12 км/сәг. булган көймә теләсә нинди елгада агымга каршы йөзә алырмы? (Тау елгаларында йөзә алмый.)

– Ә агым тизлеге белән судноның үз тизлеге тигез булса, нәрсә күзәтелер?

– Ә хәзер Актай елгасына карап басыйк. Без караган яктан билгеләсәк, ул нинди юнәлештә ага? (Сулдан уңга.) Хәзер агу юнәлешенә карап басыйк һәм үзебезне күпердә дип хис итик. Безнең уң кулыбыз ягында – елганың уң як яры, сул якта – сул яры. Елганың ярлары шулай билгеләнә. Димәк, сезнең кайсыларыгыз елганың сул як ярында, ә кайсыларыгыз аның уң як ярында яши инде?

– Актай елгасының башы – Югары Матак авылы территориясендә, ул Спас районы Әҗмәр авылы янындагы сусаклагычка коя.

– Менә без агым тизлеге дип сөйләштек. Әле күптән түгел генә ташу булды, бозлар акты. Ә бозлар нинди тизлек белән акты? Актай елгасы нинди тизлек белән ага? Үзебез белә алмыйбызмы икән, бәлки берәр ысулы бардыр? Тизлекнең ничек табылганын беләбез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, тизлекне ничек билгеләп булуы турында сөйләшенелә.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Укытучы. Мәсьәлә чишик.  Азат белән Илсинә, бер-берсеннән 1 км 50 м ара калдырып, елга ярына бастылар. 9 сәгать 55 минутта Азат кѳймәне агызып җибәрде. Ул Илсинә турысына 10 сәгать 16 минутта килеп җитте. Кѳймә  нинди тизлек белән аккан? (Укучылар мәсьәләне мөстәкыйль чишә.)

– Елга, күлләр – безнең байлыгыбыз. Аларны сакларга кирәк. Ничек саклый алабыз? (Укучылар фикере тыңланыла.) Шул ук вакытта суда, су буенда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Ә нинди кагыйдәләрне? (Укучылар җавап бирә.)

– Безнең бүгенге дәреснең эпиграфы: «Белем алу агымга каршы йөзү белән бер: туктап калдыңмы – агым сине кире якка алып китәчәк», дигән кытай халык мәкале.

– Кытай халкы – бик тырыш, белемле халык. Алар белми әйтмәсләр. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (Белем алудан туктап калырга ярамый. Белем алудан туктаса, кешенең үсеше туктала. Мәкальдә әйтелгәнчә, агымга каршы йөзү дә, белем алу да җиңел түгел. Каршылыкларны җиңәргә өйрәнергә кирәк.)

– Ә хәзер ял итеп алыйк.

          Ял минуты.

Укытучы. Су коенганда ничек йөзәсез? (Төрле кеше төрлечә йөзә.) Үзегезнең йөзү хәрәкәтләрен күрсәтегез.

Дәреслек белән эшләү.

  1. №2 не эшләү.
  2. №3 эшләнә (телдән).
  3. Үзлектән эш. (Карточкалар таратыла.) (3 нче слайд)
  Үз тизлеге Агым тизлеге Агым уңаена тизлек Агымга каршы тизлек
Яхта 24 км/сәг     19 км/сәг
Теплоход 50 км/сәг   52 км/сәг  
Катер   3 км/сәг   34 км/сәг
Сал   3 км/сәг    

 

Үзтикшерү. (4 нче слайд)

  Үз тизлеге Агым тизлеге Агым уңаена тизлек Агымга каршы тизлек
Яхта 24 км/сәг 5 км/сәг 29 км/сәг 19 км/сәг
Теплоход 50 км/сәг 2 км/сәг 52 км/сәг 48 км/сәг
Катер 37 км/сәг 3 км/сәг 40 км/сәг 34 км/сәг
Сал 0 км/сәг 3 км/сәг 3 км/сәг      –

 

Бәяләү:

«5» ле – хаталар юк;

«4» ле – 1 хата;

«3» ле – 2 хата;

«2» ле – 3 һәм аннан күбрәк хата.

V. Рефлексия.

– Дәрестә нәрсә белдегез?

– Эш барышында нинди кыенлыклар очрады?

– Бүген алган белемнәр сезнең өчен кызыклы булдымы?

– Бу белемнәрне кайда кулланып булыр икән?

VI. Дәресне йомгаклау

Билгеләр кую. Өй эше бирү.