Әлфия Ситдыйкова шигъриятендә бала образы

№172

Ләйсән ИБРАЕВА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле  туган тел һәм әдәбияты укытучысы 

 Әлфия Ситдыйкова иҗаты бүгенге көн балалар әдәбиятында лаеклы урын алып тора. Аның әсәрләре йөгерек телле, уку һәм ятлау өчен җайлы булулары белән аерылып торалар. Әлбәттә, әдибә иҗаты биредә әйтеп кителгәннән киңрәк, Әлфия Ситдыйкова чит телләрдә иҗат итүче әдипләрнең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче буларак та, олылар өчен шигырьләр язучы буларак та билгеле. Әмма иҗатының иң зур, иң бай өлеше, мөгаен, балалар әдәбияты үсешенә керткән өлеше белән билгеләнәдер.

Балалар шигъриятендә һәр үзенчәлек – шигырьдә белдерелгән фикер, геройның башкарган гамәлләре, сурәтләү чаралары, шигъри тезмәләрнең озын яисә кыска һәм йөгерек укылучан булуы – барысы-барысы да әһәмияткә ия. Әйтелгәннәрнең бары да уңышлы ярашсалар гына шигырьне укуы, өйрәнүе кызык, анда ачыктан-ачык яки кинаяләп әйтелгән сабаклар да яхшырак үзләштерелә. Мондый чакларда, әлбәттә, шигырьдәге бала образы мөһим роль уйный. Шагыйрьләр, гадәттә, ике төр бала образын тәкъдим итәләр: яки үрнәк алырлык бала (мәсәлән, Айдар Хәлимнең “Биктырыш” әкият-поэмасындагы Биктырыш образы), яисә гыйбрәт алырлык бала (мисал өчен, Шәүкәт Галиевнең “Камырша” дигән шигырендәге шул исемле герой). Шуклыгы-шаянлыгы белән җәлеп иткән геройлар да күп, мәсәлән, Шәүкәт Галиевнең Шәвәлие һәм башка геройлар, Роберт Миңнуллинның шигырьләрендәге күп кенә геройлар – шундыйлардан. Ничек кенә булмасын, бала, бигрәк тә балалар бакчасы яшендәге бала үрнәк алырдай образлар эзли, дип уйлыйбыз. Бу яктан Әлфия Ситдыйкова шигырендәге бала образы игътибарга лаек. Аны кыскача характерлаганда, ул милли җанлы, кече күңелле, туганнарын һәм якыннарын чын күңелдән ярата, җырга-моңга гашыйк бала дип әйтеп булыр иде. Ул ата-анасыннан телевизордан мультфильм, кино таптырмый, аңа виртуаль дөнья түгел, чынбарлык кызык. Зур мәйданның түрендә татарның атаклы җырчысы – Асаф Вәлиевнең җырлаганын ишетеп, ул да аннан калышмаска тырыша, бар көченә җыр суза. Кызның тирәсендәге кешеләр дә миһербанлы, “концерт карарга ирек бирмисең”, дип ачуланмыйлар, ә саф татар көен сузган кызчыкка сокланып карыйлар. Мөгаен, мондый мөнәсәбәт, Әлфия Ситдыйкова сурәтләгән ак яулыклы татар әбиләре тарафыннан гына белдерелә ала торгандыр. Әнә бит, үзенең матур җырлавына аз гына да шикләнмәгән кыз ничек сөенә:

Ак яулыклы әбиләр дә

Яратып тыңлап тора:

– Чын җырчы үсеп килә лә,

Булдыра шул, булдыра! [Ситдыйкова, 2013: 14].

Шунысы кызыклы: гадәттә, милли җанлы балалар авыл җирлеге белән бәйле булалар. Ә Әлфия Ситдыйкованың нәни героинясы, шәһәр кызы булуга карамастан, бер эштә дә авылныкылардан калышмый. Авыл сабан туенда электән килгән йола: бәйрәм алдыннан, йорт саен йөреп, сөлге, кулъяулык һәм башка бүләкләр җыйганнар. Әле курчак уйнау яшеннән чыкмаган героиня моны, әлбәттә, белми, әмма мәйданда батыр калган каһарманга бүләк тиешле икәнен ул яхшы белә, шуңа күрә, әбисе авылга сабан туена кайтырга чакыргач та ул букчасына киемен генә түгел, яраткан уенчыкларын да сала, чөнки:

Көрәштә җиңгән батырга

Соң ни бүләк итәрбез?!

Җиңүчеләр табылмаса

Кире алып китәрбез [Ситдыйкова, 2013: 4].

Әлфия Ситдыйкова героинясы – аптырап тора торган бала түгел. Алдан әйтеп киткәнебезчә, ул чынга ашмас хыяллар белән яшәүче, чынбарлыктан виртуаль дөньяга качучы түгел. Аның өчен бүген, хәзерге минутта лаеклы яшәү кирәк. Сабан туена кайткан икән, ул үз осталыгын башкаларга да күрсәтергә тиеш:

Шәһәр кызы сынатыр дип,

Уйласагыз күбегез,

Бер тамчы суны түкмич,

Килеп җиттем, күрегез.

Авылдагы әбиемә

Кунакка катйкан чакта

Су ташырга өйрәндем мин

Җиңү дә минем якта [Ситдыйкова, 2013: 18]

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: Әлфия Ситдыйкова шигырьләрендә нигездә шәһәрдә үскән, әмма авылга кайтып йөргән, кыю, авырлыкларга бирешмәүчән, якыннарына ихтирамлы, җыр-моңга бай, әхлакый кыйммәтләре дөрес формалашкан милли җанлы кызлар-малайлар тасвирлана.

Балалар әдәбияты һәрьяклап камил, матур, тәэсирле, танып белү ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, рухи һәм әхлакый тәрбия дә бирерлек әдәбият булырга тиеш. Әлфия Ситдыйкова шигырьләре һичшиксез әлеге таләпләргә җавап бирә.