Әкиятләрнең тәэсире

№46

Фрида ВӘЛИТОВА,

Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче “Кояшкай” балалар бакчасының  I квалификация категорияле тәрбиячесе

Кеше күңелен дөрес аңлау, хәленә керә белү, киң күңеллелек, ярдәмчеллек – боларның бөтенесе дә җәмгыять өчен дә, кешелек өчен дә бик кирәкле сыйфатлар. Һәр шәхестә мондый сыйфатлар, һичшиксез, булырга тиеш. Ләкин безнең чорда бу сыйфатларга җитмәүлек хас. Ә нидән соң ул?
Бөтенесе дә тәрбиядән килә… Ә нинди ысуллар белән балада дөньяга матур караш, әхлаклелек тәрбияләп була соң? Әлбәттә, мин монда гаиләнең, әйләнә-тирә мохитнең роле зур икәнлеген аңлыйм. Ләкин баланың җәмгыятькә яраклы, миһербанлы, әдәпле булып үсүендә халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керә торган тагын бер чыганак – әкиятләрнең дә роле зур икәненә ышанам.

Әкиятләр бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә.
Алар кешенең гүзәллеген, сафлыгын, аның хыялларын чагылдыра. Әкиятләрдә гыйлем алу, һөнәр өйрәнү, дуслык, үзара ярдәмләшү, батырлык кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнелә. Шул ук вакытта кешедәге тискәре сыйфатлар: ялкаулык, саранлык, комсызлык, көнчелек һәм башкалар тәнкыйть ителә.

Әкиятләр – балалар арасында иң популяр әсәрләр. Моның сәбәбе – әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәңгәл килгән булуында, һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. Шунысы үзенчәлекле: халык педагогикасының әкиятләргә салынган мөһим нәтиҗәсе төгәл һәм мавыктыргыч образлар һәм сюжетлар аша искиткеч зур осталык белән тыңлаучыга, укучыга җиткерелә. Нәкъ менә шул ягы белән әкиятләр балага, укучыларга турыдан-туры педагогик тәэсир ясый, тәрбия бирә. Әкиятне сабыйга аның теле ачылуга ук сөйли башлыйлар. Әкият ярдәмендә бала яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята. Сабый барысын да җиңел аңлый, чөнки әкияттә бары тик ак һәм кара буяулар гына өстенлек итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча ярата. Ләкин шуны да искәртергә кирәк: әкиятләрне сайлаганда, балаларның яшь аермаларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тоту мөһим. Татар халык әкиятләрендә, нигездә, уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкчедән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. Баланың әкиятне тыңлаганда мәгънәсенә төшенүе, идея эчтәлеген дөрес аңлавы зарури.

Балалар персонажларның характерларын, үз-үзләрен тотышларын, сюжеттагы төсмерләрне тиз сизә. Игътибарлы балалар геройларның характерларына һәм алар кылган эшләргә дөрес бәя бирә беләләр. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам иттерә яки яңа әкиятләр иҗат итә ала. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәрьяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк.

Әкиятнең балалар тарафыннан ничек кабул ителүе аның сөйләнү рәвешенә дә бәйле. Интонация, төрле хәрәкәтләр, мимикаларны дөрес кулланып сөйләгән әкиятләрне балалар аеруча яратып тыңлый. Сөйләмнең сәнгатьлелеге, эмоциональ байлыгы әкиятнең эчтәлеген аңларга да зур ярдәм итә. Бала вакыйгаларның чынлыгына ышана, әкият герое белән бергә шатлана яки борчыла, бу – баланың эчке активлыгын – аның күңел көчләрен уңай якка юнәлтергә, аң һәм белем эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.

Балага әкиятне берничә тапкыр уку зарур. Беренче тапкыр укыганда, кичерешләрне аңлау дөрес булмаска да мөмкин. Ул вакытта бала бары тик әкиятнең сюжетын гына истә калдыра, әкиятнең тәрбияви нечкәлекләренә игътибар итми.

Балалар игътибар белән тыңласын өчен, аларны алдан әзерләргә кирәк. Әкиятне нинди дә булса курчак исеменнән сөйләтергә мөмкин. Курчакның тышкы кыяфәте белән кызыксындыру әһәмиятле (өстәл театры курчаклары).

Халык авыз иҗаты әсәрләре – балаларда хис тәрбияләү мәктәбе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, геройның уй-хисләрен аңлый белү, эмоциональ кабул итү тәрбияләүдә әкиятне сәхнәләштерү, иллюстрацияләр карау, әкият герое турында сөйләшүләр тәрбия процессында зур урын  алырга тиеш. Мәсәлән, Абдулла Алишның «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар», «Бикбатыр һәм Биккуркак» әсәрләрен сәхнәләштереп тыңлау балаларга зур эмоциональ шатлык китерә.

Әкиятләрнең күптөрле булуы күзгә ташлана. Әйтик, алар арасында хайваннар турындагы гыйбрәтле хикәяләр дә, геройның келәмгә утырып очуы сурәтләнгән тылсымлы әсәрләр дә, юлбасарлар турындагы маҗаралы повестьлар да, эчең катканчы көлдерә торган сатирик мәзәкләр дә бар. Әйе, әсәрләр төрле, әмма аларның барысы өчен дә уртак бер үзенчәлек ачык сизелә: һәркайсында уйдырма бар. Әкият ул – халык авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага нигезләнгән тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре.