Әйдә әле, Күбәләк!
№50
(5-7 яшьлек балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакль)
Гөлнара ГАТАУЛЛИНА,
Казан шәһәре Яңа Савин районы 87 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Музыка астында Күбәләкнең уянуы күренеше. Ул әкрен генә җанлана, гаҗәеп матур Күбәләккә әверелә, чәчәкләрдән чәчәкләргә куна, исни. Кечкенә Апуш килеп керә, Күбәләкне күреп ала.
Апуш. Нинди матур күбәләк!
Күбәләк (канатларын җилпеп). Әйе, мин – Күбәләк, кояшның җылысын, җирнең матурлыгын, чәчәкләрнең хуш исен тояр өчен бу дөньяга килдем! Син кем?
Апуш. Минем исемем – Апуш. Мин сине рәнҗетмәм. Телисеңме, мин сине үземнең дусларым белән таныштырам. Шул ук вакытта гүзәл табигатебезне, матур елга буйларын, калын урманнар һәм иркен болыннарны да күрерсең.
Күбәләк (шатланып). Әлбәттә!
Музыка астында атлап барган сыман хәрәкәтләр ясыйлар. Авыл күренеше, тавышлар. Арткы планда песинең кәтүк белән уйнап йөргәне, арт аякларында басып йөргән Акбай, бер читтә печән ашап торган Кәҗә күренә.
Апуш (Күбәләкне песи янына алып килеп).
Бу – песи, исеме – Шаян,
Уйнарга ул ярата,
Ай-яй наян!
Күбәләк. Кил монда, Шаян.
Әйдә, танышыйк,
Мин – Күбәләк булам.
Песи. Мин – песи, мин – Шаян. Ләмиганең кәтүге артыннан чабам.
Кәтүк төшеп, тәгәрәп сәхнә артына кереп китә, песи аның артыннан йөгерә.
Эт өргән тавыш.
Күбәләк. Бу нинди тавыш,
Анда нинди буталыш?
Апуш. Бу – Акбай, минем дустым,
Ул әле бик кечкенә,
Аңа бары өч кенә.
Акбай. Хуҗам: “Эшкә өйрән,” – ди,
Минем өйрәнәсем килми.
Күбәләк. Борчылма син, тынычлан,
Хужаң бит дөрес әйтә.
Эшкә өйрәнеп үссәң,
Калмассың син көлкегә.
Акбай. Ярый, шулай итәрмен,
Өйрәнермен барын да (өрә-өрә, пәрдә артына кереп югала).
Кәҗә тавышы.
Апуш. Бу – Кәҗә, Гали дусты,
Ә Гали – минем дустым.
Кәҗә. Гали – бик әйбәт малай,
Ул миңа печән бирә.
Мин аңа рәхмәт әйтәм,
Сакалымны селкетәм.
Күбәләк. Нинди акыллы кәҗә!
Апуш. Әйдә, печән бирик үзенә! (Кәҗәне алып чыгып китәләр)
“Коткарыгыз!” дигән тавыш. Куркыныч музыка яңгырый. Су дулкынлана, малай пәйда була. Ул куркынган кыяфәттә.
Малай. Коткарыгыз, артымнан
Су анасы йөгерә!
Апуш белән Күбәләк йөгереп керәләр.
Апуш. Ни булды соң, я, сөйлә.
Күбәләк. Без сиңа булышырбыз.
Малай. Су анасының тарагын,
Алган идем рөхсәтсез.
Артымнан куа килә,
Зинһар, ярдәм итегез!
Апуш. Рөхсәтсез бит алгансың,
Аның алтын тарагын.
Күбәләк. Су анасыннан тизрәк,
Гафу үтенү кирәк.
Малай. Харап булдым, харап булдым,
Илтим кире тарагын.
Миңа рәхмәт әйтә-әйтә,
Чәчләрен ул тарасын.
Малай йөгереп чыгып китә.
Күбәләк. Дусларың бик күп икән,
Берсеннән-берсе уңай.
Бу да акыллы малай
Тик… Бераз ялгышкан бугай.
Апуш. Әйе, дусларым минем бик күп,
Әле тагын берсе бар.
Урманда яши үзе
Бармаклары кәкре,
Маңгаенда мөгезе!..
Кытыкларга ярата,
Көлә, һәрчак шаярта.
Шуның өчен бармагын
Кыстырган Былтыр аның.
Елап йөри торгандыр,
Булышыйк аңа, дустым!
Әнә, үзе килә түгелме?!
Музыка яңгырый. Бүрәнә күтәреп Шүрәле керә.
Шүрәле. Бармагым бик авыртааа! (Елый.)
Апуш. Ах, Шүрәле, Шүрәле!
Күбәләк. Чакырыйк без дусларыңны,
Булышыйк аңа тизрәк!
Апуш. Песи, Акбай, Кәҗә, Малай,
Килегез әле бире!
(Музыка астында бөтен геройлар да керә)
Шүрәленең бармагын
Тартып чыгарыйк кире!
Бергә. Бер, ике, өч!
Бездә бөтен көч! (Тартып чыгаралар.)
Шүрәле. Рәхмәт, сезгә, дусларым!
Сез мине коткардыгыз,
Моннан соң инде тимәм.
Беркемне дә рәнҗетмәм,
Килегез урманыма,
Сезне кунак итәрмен!
Апуш. Әлбәттә, Шүрәле, килербез, рәхмәт!
Күбәләк. Зур рәхмәт сезгә, дуслар!
Күңелле үтте көнем.
Апушның ярдәме белән
Күп дуслар таптым бүген.
Апуш. Кал син бездә, Күбәләк.
Күбәләк. Миңа китәргә вакыт. Ә сез һәрвакыт шулай дус, тату яшәгез!
Күмәк җыр.