Экология тәрбия бирү чарасы буларак халык әкиятләренең роле
№ 158
Гөлинә ГЫЙЗӘТУЛЛИНА, Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге 366 нчы балалар бакчасы туган тел тәрбиячесе
Гөлия ФӘЙЗИЕВА, Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге 366 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Әдәбиятны тикмәгә генә “тормыш дәреслеге” димиләр. Матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле хикәя-әкиятләр балаларны табигать, аның һәртөрле үзенчәлекләре, ел фасыллары, тере һәм тере булмаган табигать белән таныштыру, беренчел экологик бәйләнешләр турында мәгълүматны тулыландыру, системалаштыру өчен хезмәт итәләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге чор-баланы шәхес буларак формалашуының иң мөһим тәүге чоры санала. Нәниләр кызыксынучан, әйләнә-тирәне танып белергә омтылучан булулары белән аерылып торалар. Алар үзләре күзаллаган һәр әйберне үз куллары белән тотып карарга яраталар.
Әйтәсе килгән сүзем шул: табигать, беренчел экологик белемнәр алганда әкиятләрнең дә әһәмияте гаять дәрәҗәдә мөһим. Тормышыбыз табигать белән бәйләнештә булганда шулай булмыйй мөмкин дә түгел. Әкият дөньясы ул – гүзәллек, башка дөнья. Анда һәр нәрсә башкача, үзгә. Күренешләр дә, язмышлар да чынбарлыктагы кебек үк түгел. Шунлыктан, без әкияттәге һәм чын тормыштагы вакыйгаларны чагыштырып карарга да өйрәнәбез.
Әкияттәге тормышның үзгәлеген “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятеннән башлыйк. Вакыйгалар балаларны уурман аланына алып килә. Бүренең “матур” җыры такмаза рәвешендә бала күңеленә үтеп керә. Урманда яшәүче җәнлек, аларның эш-гамәлләре турында мәгълүмат алып, системага салабыз. Әкият аша өй күренешен, урманда нинди үсемлек үсүе турында да сүз алып барыла. Тәрбияви әһәмиятен дә ачыклап сөйлибез.
“Шалкан” әкияте – үсемлекләрнең үсеш чорын, вакыт аралыгын тоемларга булыша. Без бакчабызда да яздан көзгә чаклы үз бакчабызда үсемлекләрне утыртып үстерәбез һәм балалар белән тәҗрибәләр үткәрәбез. Укыган әкиятләрнең дәвамчанлыгын шунда күрәбез.
“Куян кызы” әкияте аша, геройларга характеристика, портрет төзергә өйрәнәбез. Табигать үзгәрешләре, аңа бәйле геройларның тормыш рәвеше дә үзгәрүне аңлатабыз. Әкияттәге дуслык, ярдәмләшү, ата-анага игътибар турында беренчел сөйләшү алып барыла.
“Юынмый торган балык” әкияте кечкенә төркем өчен бик отышлы. Бер баланың да бу балыкка охшыйсы килми. Бу әкият аша суда яшәүчеләр тормышы, аларның тормышы, аларның эш-гамәле хакында мәгълүмат тулыландырыла. “Чисталык” төшенчәсенә дә игътибар ителә.
Су хайваннары төркеменә “Мактанчык бака” әкияте дә мисал булып тора. Камышлыкта яшәүче “дуслар” турында әңгәмә корыла. “Мактану” яхшы сыйфат булмауга басым ясала. Йорт кошларының да суны яратулары турында әйтелә.
“Ике ялкау” әкияте аша исә алма агачының бакчада гына түгел, урманда да үсеп җимеш бирә алуын төшендерәбез. Аның да ашарга яраклы булуына инанабыз.
“Карт белән Төлке” әкиятен укып, салкын һава тормышында урамга чыккач балалар тел, иреннәрен салкын тимергә куярга яраталар. Әкияттәге бүре койрыгын бәкегә куеп катыруын сөйләгәч, бу уйдан кире кайтучылар саны арта. Бу зур дәрес мисалы булып тора.
“Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” әкиятен укып, чәчәкләр һәм күбәләкләр тормышы белән танышабыз. Күбәләкләрнең нәрсәдән килеп чыгулары, сәбәпсез чәчәкләрне өзәргә ярамаганны аңлатабыз. Чәчәк үстерүче һөнәренә кызыксыну уятабыз, мәхәббәт тәрбиялибез.
“Җил белән Кояш” әкиятен укып Җил белән Кояшның нинди көчкә ия булулары хакында фикерләшәбез. Тере һәм тере булмаган табигать бәйләнеше турында мәгълүматны тулыландыра.
“Кыңгырау чәчәк” әсәрен укып Куян баласы белән кыңгырау чәчәк дуслыгын күрәбез, табигатьтәге бердәмлекне тоябыз. Бердәмлек, дуслык, татулык, табигатьтәге гүзәллекнең бер-берсенә нык үрелүен балаларга аңлатабыз.
Мондый мисалларны һәрбер төркем өчен күп итеп табарга мөмкин. Һәм бу балаларга беренчел экологик белем, тәҗрибә туплау өчен тулы, киң материал дип исәплим. Без балага җиткерәсе уй-фикерне әкиятләр үтемле итеп башкара. Балаларга ошый торган мавыктыргыч, маҗаралы сюжетка, образлы фикерләүгә корылганга зур тәрбия материалы булып тора.
Күп еллар тәрибәсе аша шуны әйтәсем килә: балаларның әкият белән көндәлек чын тормышны бәйләп барулары һәръяклы тәрбияви мисал үрнәге. Бу эш шөгыльләрдә генә кулланылмыйча, режим вакытларында да дәвам итә.
Мин үзем тәрбияләгән нәниләремне Табигать-Анабызны саклаучы һәм яклаучы булуларын телим!