Әдәбият дәресләрендә әдәби тәнкыйть материалларын файдалану

 №55

Лилия ФӘТТАХОВА,

Казандагы   135 нче урта   мәктәпнең   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Без мәгълүмат алышыну тизлеге зур булган, тиз үзгәрүчән заманда яшибез. Бүген укытучыдан күп нәрсә таләп ителә: ул заманнан артта калмыйча, балаларга җәмгыятькә тиз җайлаша алырдай итеп белем һәм тәрбия бирергә, белемен өзлексез камилләштереп торырга, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килергә тиеш.

Дәрестә баланың иҗади активлыгын үстерү өйрәнелә торган материалга карата кызыксыну уятудан башлана. Компьютер, Интернет челтәре һ. б. өзлексез аралашу мөмкинлеге бирә торган технологияләр кочагыннан баланы тартып алып, дәрес материалына кертеп җибәрү, аны кызыксындыру юлларын укытучы сыйныфның һәм аерым укучының шәхси теләк-мөмкинлекләрен исәпкә алып башкарырга бурычлы. Мәкаләбезнең максаты – әдәби тәнкыйть материалларының мәктәптә белем бирү процессында кулланылуын күрсәтү әлеге бурычны үтәүнең бер юлы булып тора.

Мәктәптә дәресләр укыту Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программалар нигезендә башкарыла. Бу эштә без әлеге министрлык тарафыннан уздырылган конкурста җиңеп чыккан филология фәннәре докторы, профессор Ф.Галимуллин, филология фәннәре кандидаты, профессор, Ф.Ганиева һәм Татарстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Д.Сибгатуллина авторлыгындагы «Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең 1 – 11 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программасы» на [1: 123 – 167] таянып эш итәчәкбез.

Әлеге программа әдәбияттан белем бирүнең сыйфатын яхшыртуны беренчел зур максат итеп куя һәм аңа ирешүдә берничә бурычны аерып чыгара.

Әлеге бурычларның беренче икесе укытучы эшчәнлеге белән бәйле булса, соңгы икесе – укучының актив эшчәнлеген таләп итә. Әлбәттә, баланың белем алу һәм күнекмәләр булдыру процессында укытучының нинди метод, чаралар кулланып эшләве дә зур әһәмияткә ия.

Укучының әдәби әсәрне аңлый, анализлый белүенә; иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихы төшенчәләрен аңлап фикер йөртүенә ирешү максатыннан, укытучы, әдәби тәнкыйть материалларын кулланып, баланы әсәр анализына төшендерә, аны аңлауга өйрәтә һәм акрынлап бу күнекмәләрнең мөстәкыйль башкарылуына ирешә ала. Шул рәвешле иҗат, әдәбият үсеше һәм тарихы төшенчәләрен аңлау туа, бу күренешләргә карата шәхси фикер формалаша. Дүртенче бурычта әйтелгәнчә, алган белемнәрен укучы куллана белүгә әзер булырга тиеш.

Әдәби әсәр, язучы белән танышу барышында әдәби тәнкыйть материалларын урта сыйныфларда укытучы биргән мәгълүмат аша, ә югары сыйныфларда укытучы ярдәме белән мөстәкыйль рәвештә өйрәнү, балада әдәбият дәресләрендә үтелгән материалларның дәрес кысаларында гына калмыйча, җәмгыятьтә, кешеләр белән аралашуда, тормышта да кирәклеген аңлап, кызыксынуы артуына, активлыкка китерә.

Укучы, әлбәттә, укытучы тарафыннан алдан сайланган, тикшерелгән югары зәвыклы авторларның әдәби тәнкыйть язмалары аша үз зәвыгын, әдәби әсәр сайлый белү сәләтен үстерә. Шул ук вакытта мондый эш барышында укучы тәнкыйтьче авторлар, әдәбият эшлеклеләре, татар мәдәнияте белән дә танышып  бара. Мөстәкыйль эзләнү барышында бала үз яшәү җирлегендәге китапханәләр белән бәйләнешкә керә, җитди материал белән эшләргә дә өйрәнә. Бу үзенә күрә китап сөюче шәхес тәрбияләү юлы да булып тора.

Әдәби тәнкыйть материалларын белем бирү процессында татар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш үткәрелә торган тәрбияви чараларда урта һәм югары сыйныфларда да уңышлы куллану мөмкинлекләре шактый.

Урта сыйныфларда әдәби тәнкыйть материалларын укытучы дәрескә әзерләнгән вакытта үзе файдаланырга, сайлап алып укучыларга өзекләр тәкъдим итәргә, әлеге язмадагы кызыклы дип табылган фикерләр белән таныштырырга, шул рәвешле укучыларда өйрәнелә торган язучы, аның иҗаты турында киң күзаллау тудырырга, кызыксыну уятырга мөмкин.

Югары сыйныфларда әдәби тәнкыйть материалларын файдалану тагын да киңрәк масштабларда бара. Аларны без өчкә бүлеп карый алабыз:

Беренчедән, урта сыйныфлардагы кебек үк әлеге материаллар укытучы тарафыннан дәрескә әзерлек барышында өстәмә мәгълүмат буларак файдаланыла ала. Бигрәк тә күзәтү дәресләрендә, проза, шигърият яки драматургияне өйрәнгән вакытта дәреслекләрдә санап кына үтелгән иҗатчылар турында тулырак мәгълүмат алу өчен әдәби тәнкыйть материалларна мөрәҗәгать итү үзен аклый. Икенчедән, югары сыйныф укучылары үзләре үк укытучы кушуы буенча дәрес темасына туры килгән язманы өйдә укып, аңлап килергә яки реферат буларак формалаштырырга һәм дәрестә чыгыш ясарга мөмкин.

Сыйныфтан тыш үткәрелә торган чараларда да әдәби тәнкыйть материалларын куллану урынлы дип әйтү генә аз, ансыз мөмкин түгел. Тәрбияви кичә, язучы, шагыйрьнең юбилей елы уңаеннан искә алу яки язучылар белән очрашу кичәсе – боларның барысында да әдәби тәнкыйтьнең киңкырлы хәзинәсе оештырылган чараны тагын да кызыклы һәм бай итү мөмкинлеге бирә.

Әдәби тәнкыйть материаллары югары сыйныф укучыларына мөстәкыйль эшләр өчен: төрле конкурс, конференцияләргә әзерләнү, фәнни-эзләнү эше максатыннан да файдаланыла ала.

Алга таба 1960 – 2010 еллар әдәби тәнкыйть материалларының аерым бер язучылар иҗатына кагылышлыларыннан файдаланып, аларны мәктәптә уку-укыту процессында куллану мөмкинлекләрен алда телгә алынган программага низеләнеп, гамәли яктан да ачыклап китәрбез.

Урта сыйныфларда Фәнис Яруллин иҗаты өйрәнелә. Без нигез итеп алган программада ул V – VI сыйныфларда бирелә.  V сыйныфта Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру күздә тотыла. Өстәмә мәгълүмат буларак укытучы «Казан утлары» журналының 2001 елгы апрель санындагы «Әдәби тәнкыйть» рубрикасында дөнья күргән «Милләт каһарманы» [2: 138 – 144] мәкаләсен файдалана ала. Ф.Яруллинның әсәрләре генә түгел, ә тормыш юлы да гыйбрәтле һәм аның рухи ныклыгын күпләргә үрнәк итеп куярлык. Укучыларга Фәнис Яруллинны таныту һәм кирәк вакытта үрнәк буларак аның исемен атау, күңелләренә сеңдерү өчен менә дигән мөмкинлек бу.

Мәктәптә хәзерге әдәбиятка караган әсәрләрне өйрәнүгә керешкәнче, 9 сыйныфта узган чорлар әдәбиятын үзләштерүгә күп вакыт бирелә. Шул дәресләрдә әдәбият үткәненә карата дөрес фикер тудыру зарур. Мәктәп программасында, гомумән, иҗатлары өйрәнелә торган язучыларның күбесе безнең арадан киткән һәм укучылар аларны хәтта исән-сау булса да, күреп белмәве табигый. Укытучының киң эрудицияле булуы, әдәбият дәресләрен мавыктыргыч итеп уздыруы, язучы, шагыйрьләребезнең тере портретын укучы күз алдына китереп бастыру осталыгы, эш барышында без тәкъдим иткән өстәмә материалдан да файдалана белүеннән дә тора. Һади Такташ белән бәйле әдәби тәнкыйть материалыннан китерелгән өзек бу очракта бик уңышлы чара булып тора.

Программаның сигезенче сыйныфлар өчен өлешендә әдип Әмирхан Еники иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру каралган. Бу җәхәттән, әдипнең юбилее уңаеннан дөнья күргән язмаларны уку, алардан өзекләр белән таныштыру укучыларның кызыксынуын һәм белемен арттыру максатыннан куллану урынлы булыр. «Казан утлары» журналының 2009 елгы 3 нче санында Ә.Еникинең тууына 100 ел тулу уңаеннан бик матур һәм бай эчтәлекле язмалар урын алган. Әлеге язмаларга кадәр каләмдәшләренең әдип турында әйткән фикерләре, истәлекләре китерелә. Чордашлары барысы да Әмирхан аганың күңел азатлыгына, хөрлегенә сокланалар. Бу язмалар дәреснең эпиграфы була ала.

Журналның инде телгә алынган санында Ә.Мотыйгуллинаның «Әдип бәхете» [2: 108 – 117] тәнкыйди язмасы да укытучы өчен дәрескә әзерлек барышында зур табыш дип аталырга лаеклы. Биредә Ә.Еникиның тормыш юлын барлау белән бергә, әсәрләренә анализ бирү, гомумиләштерүләр ясау да зур урын алып тора. Алар арасында Программада билгеләнгән «Бала», «Ана һәм кыз» хикәяләре, «Әйтелмәгән васыять» повесте дә бар. Әлеге язмада сыйныфтан тыш укуга кертелгән «Бер генә сәгатькә» хикәясе дә телгә алына.

XI сыйныфларда әдипнең иҗатын тирәнәйтеп өйрәнгән вакытта Ә.Мотыйгуллинаның бу язмасына  кабаттан әйләнеп кайтып, укучыларга мөстәкыйль укып, өйрәнеп чыгарга тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар. Чөнки биредә  XI сыйныфлар программасында уку өчен тәкъдим ителгән «Ялгызлык», «Тынычлану», «Рәшә» әсәрләре турында да кызыклы мәгълүмат бирелә.

 XI сыйныфларда узган гасырның 60 нчы еллары әдәбиятына килгән шагыйрьләр буыны өйрәнелә. Алар арасында Ренат Харис та лаеклы урын били. Укытучы дәрескә әзерлек барышында «Казан утлары» журналында Р.Хариска 70 яшь тулу уңаеннан дөнья күргән Т.Галиуллинның «Акыл һәм хис берлеге шагыйре» [3: 109 – 121] язмасына мөрәҗәгать итә ала.

Равил Фәйзуллин иҗатын барлап, өйрәнеп чыгу барышында укытучы укучыларга Г.Ахуновның «Казан утлары» журналының 1981 елгы 7 нче санында басылган «Яңарыш» [4: 138 – 144] дип аталган мәкаләсен тәкъдим итә ала. Язмада сүз гомуми рәвештә татар поэзиясен барлап чыгудан башлана һәм Р.Фәйзуллин иҗаты турында сөйләү белән дәвам ителә. «Бу буын максатны олыдан куйды. Аңа поэзиябез язмышын ил һәм дөнья күләмендәге поэзия язмышы белән бәйләп карау хас», – дип белдерә Г.Ахунов.

«Казан утлары» журналында һәрдаим басылып килә торган «Китап күзәтү», алдагырак еллар саннарында «Кечкенә рецензияләр» рубрикалары да укытучы өчен дә, укучының үзе өчен дә файдалану һәм мәгълүмат алу өчен яхшы чыганаклар булып тора. Бүгенге көндә дөнья күргән китаплар, аларның эшләнеш дәрәҗәсе турында булган мәгълүматларны бу язмалардан ирекле рәвештә табарга мөмкин. Укытучы, әлеге язмаларга нигезләнеп, югары сыйныфларда «Яңа китап уку» бәйгесе оештыра алыр иде. Бу очракта укучылар яңа гына табадан төшкән китапларны, әсәрләрне табып, укып, бәяләмәсе белән журнал битләреннән танышып, үз укыганнарын яшьтәшләре белән бүлешү өчен менә дигән мөмкинлек туа.

Без карап чыккан мисаллардан күренгәнчә, әдәби тәнкыйть материалларын белем бирү процессында укытучыга куллану мөмкинлекләре гаять киң. Тәнкыйть материалларына мөрәҗәгать итү барышында «Казан утлары» журналына гына таяну да укытучыга бик зур хәзинә ача. Шул рәвешле укытучы үзе дә һәрдаим әдәбият дөньясындагы үсеш-үзгәрешләр белән танышып бару, мәгълүматлы булуга ирешә. Укучылар татар әдәбияты дигән зур дөньяның эчендә кайнау мөмкинлегенә, әдәбиятның һәрдаим үсештә, үзгәрештә торуына һәм өйрәнәсе әйберләр елдан-ел арта, киңәя баруына төшенә алу, татар әдәбиятының да башка әдәбиятлардан калышмыйча, үз традицияләре, гадәтләре булган рәвештә, заман сулышын тоеп формалашуын күреп аңлау мөмкинлегенә ия булалар.

Гомумән, укытучы әдәбият дәресенә хәзерлек барышында дәреслек белән генә чикләнеп калмыйча заманча технологияләргә дә мөрәҗәгать итәргә, шул ук вакытта балада укуга мәхәббәт уята алырлык чаралар да куллана белергә тиеш дип саныйбыз. Әдәби тәнкыйть материаллары белән эшләү шуның иң әһәмиятле чарасы.

Әдәбият исемлеге.

  1. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1 – 11 нче с-флар/ [басма өчен Г.Р.Галиуллина, Д.Ф.Заһидуллина җаваплы]. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – Б. 279.
  2. Галиева Г. Милләт каһарманы /Г.Галиева //Казан утлары. – 2001. – №4. – Б.  138 – 153.
  3. Мотыйгуллина Ә. Әдип бәхете /Ә.Мотыйгуллина //Казан утлары. – 2009. – №3. – Б. – 108 – 117.
  4. Галиуллин Т. Акыл һәм хис берлеге шагыйре /Т.Галиуллин// Казан утлары.– 2011. – №5. – Б.  109 – 121.
  5. Ахунов Г.Яңарыш/ Г.Ахунов// Казан утлары. – 1981. – №7. – Б. 138 –144.