Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди матур серләр саклый ул…
№48
(Зурлар төркемендә музыка эшчәнлеге)
Гөлнара ХӘМИДУЛЛИНА,
Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Балаларның музыканы таный белүләренә, таныш әсәрләрне көе буенча дөрес итеп тануларына ирешү, аларда музыка тыңлау теләге булдыру.
Музыка коралына кушылып җырлый белергә өйрәтү, бию хәрәкәтләрен көйгә дөрес, тигез итеп басып бию, җырлы-биюле уеннарда актив катнашу.
Татар милләтенә, аның милли киемнәренә, байлыкларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, балаларда милли тойгылар уяту.
Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм теле үстерү, физик үсеш, матур әдәбият уку, социальләшү, музыка.
Җиһазлау: тальян гармун, баян, ноутбук, экран, проектор, колонкалар.
Эшчәнлек барышы
(Балалар көй астында кереп басалар.)
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә бик күп апалар кунакка килгән. Әйдәгез әле, алар белән дә, бер-беребез белән дә елмаеп, матур итеп исәнләшик.
Балалар.
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа,
Хәерле иртә сезгә,
Хәерле иртә һәммәбезгә!
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән музыка эшчәнлеген башлыйбыз. Бүгенге эшчәнлектә без татар халык уеннарын, җырларын җырларбыз, биюләрен биербез. Татар халкының милли-гореф гадәтләрен, йолаларын искә төшерербез. Бүгенге эшчәнлекнең темасы да «Әбиемнең күңел сандыгы! Нинди матур серләр саклый ул…» дип атала.
Элек безнең әби-бабайларыбыз да шушындый матур милли киемнәр киеп йөргәннәр. Балалар, сезнең өстегездә дә татар халкының милли киемнәре.
Балалар, хәзер без бер көй тыңларбыз. Игътибар белән тыңлыйк әле. («Туган тел» көе яңгырый.) Балалар, сезгә бу көй танышмы? Көй ничек яңгырый? Балалар, сез нинди көй тыңладыгыз? (Балалар фикере тыңлана.)
Әйе, балалар, бу – татар халык көе. Ә җырның сүзләрен кем язган?
Балалар. Габдулла Тукай. (Шагыйрьнең фоторәсеме күрсәтелә, аның безнең якташ булуы, тиздән олуг шагыйрьнең 130 еллык юбилее билгеләп үтеләчәге әйтелә.)
Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. «Туган тел» җырын белмәгән кеше юктыр. Бу җыр бервакытта да онытылмый. Әйдәгез, менә хәзер без дә «Туган тел» җырын җырлыйбыз.
(«Туган тел» җыры җырлана.)
Тәрбияче. Балалар, татар халык җырлары күп төрле. Мәсәлән, «Шома бас» җыры.
Хәзер мин сезгә «Шома бас» дигән татар халык җырын җырлап күрсәтәм. Сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.
Уйнат-уйнат гармуныңны,
Биесеннәр яшь кызлар
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә, йолдызлар.
Кушымта:
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
Әйдә, уйнат гармуныңны,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара
Безнең кызлар дисеннәр.
Тәрбияче. Балалар, сезгә бу җыр ошадымы? Бүгенге эшчәнлектә җырның беренче куплетын өйрәнербез. (Җырның сүзләре белән танышу.)
Балалар, хәзер үткән эшчәнлектә өйрәнгән бию хәрәкәтләрен кабатларбыз. («Әпипә» көенә.)
1. Алмаш адым белән бару.
2. Кырын йөреш (бер аяк янына икенчесен китереп кушу.)
3. Үкчә башы хәрәкәтен өйрәтү:
а) үзем эшләп күрсәтәм;
ә) балалар белән санап эшләү;
б) көйгә эшләү.
(Урыннарына утыралар.)
(«Наласа көе» ишетелә.)
Тәрбияче. Балалар, элек татар көйләрен моңлы итеп тальян гармунда уйнаганнар.
Бу уен кораллары арасыннан тальян гармунны күрсәтегез әле. (Балалар тальян гармунны күрсәтә.)
Хәзер менә татар халык көйләрен баянда, гармунда, синтезаторда һәм башка уен коралларында уйныйлар. (Уен коралларын танып күрсәтү.)
(Шулвакыт бүлмәгә Әби килеп керә.)
Әби. Миңа керергә ярыймы?
Тәрбияче. Керегез, кер, әби. Рәхим итегез.
Әби. Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар! Сезнең яннан үтеп барышлый бер моңлы көй ишеттем дә сезнең янга кереп чыгыйм дидем. Бигрәк моңлы яңгырый, балалар. Сез дә бүген бигрәк матур итеп татар халкының милли киемнәрен кигәнсез түгелме?
Тәрбияче. Әйе, әби, балаларыбызның өстендә дә татар халкының милли киемнәре.
Әби. Бигрәкләр дә матур, бигрәкләр дә килешә икән бу киемнәр сезгә, үсеп тә киткәнсез диимме…
Сезне күргәч, үземнең дә яшь чакларым искә төшеп китте бит әле. Без яшь чакта аулак өйләр үткәрә торган идек. Ул уйнаган уеннарның, җырлаган җырларның исәбе-хисабы юк иде.
Балалар, ә сез нинди татар халык уеннарын беләсез соң?
Балалар. «Йөзек салыш», «Гөлбану», «Чума үрдәк, чума каз», «Өммегөлсем» һ.б.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, әби белән бергәләп, «Түбәтәй» дигән татар халык уенын уйнап алыйк әле.
Әби. Булдырдыгыз, балалар, уеныгыз бигрәк күңелле булды. Рәхмәт инде, балакайларым, олы кешене сөендергәнегез өчен. Яшь чакларым искә төшеп китте. Без дә шулай күңелле итеп уйный идек.
Тәрбияче. Безнең балалар түбәтәй турында җыр да беләләр әле. Сиңа әби алар бик матур итеп татар халык биюен дә биеп күрсәтерләр әле. Син, әби, ял итеп безне карап утыр. «Түбәтәй» җырының сүзләрен Илдар Юзеев, көен Рамил Курамшин язган.
Кызлар, малайлар бер читтә
Юкка көлешеп тора.
Башымдагы түбәтәем
Бигрәк килешеп тора.
Кушымта:
Түбәтәй, түбәтәй
Бигрәк килешеп тора.
Бик тиз үсәм, минем башым
Күкләргә тиеп китә.
Сөенечтән түбәтәем
Шушылай биеп китә.
Кушымта:
Түбәтәй,түбәтәй
Шушылай биеп китә.
Түбәтәй кигән малайны
Кызлар күрми узармы?
Хәзер күзлим үземә тиң
Калфак кигән кызларны.
Кушымта:
Түбәтәй, түбәтәй,
Кызлар күрми узармы?
Тәрбияче. Балалар, кайсыгыз калфак турында шигырь белә?
1 нче бала.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән.
Нәкышләре көмешләргә
Алтыннарга күмелгән.
Әби. Рәхмәт, балакаем, бик матур итеп сөйләдең.
Тәрбияче. Алъяпкыч турында кайсыгыз шигырь белә?
2 нче бала.
Алъяпкычымның бизәге
Нурлар сибә йөземә.
Чәчәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үземә.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, әбигә татар халык биюен биеп күрсәтик әле. ( «Әпипә» биюен биеп күрсәтәләр.)
Әби. Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз, биюегез өчен. Сезнең кебек акыллы, мәрхәмәтле, милли сәнгатебезне яратучы балалар булганда милли киемнәребез югалмас. Аларны киючеләр көннән-көн күбәер, алла боерса. Ярый мин китим инде. Менә мин сезгә бүләк итеп шушы калфакны калдырам. Сез аны үзегезнең татар почмагына куярсыз. (Әби чыгып китә.)
Эшчәнлекне йомгаклау.
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән музыка эшчәнлеген үткәрдек. Хәзер искә төшерик. Нинди көй тыңладык? Нинди җыр өйрәнә башладык? Эшчәнлеккә кунакка кем килде? Без әби белән нинди уен уйнадык? Сезгә әби белән күңелле булдымы? Әби безгә нәрсә бүләк итеп калдырды? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
Балалар, карагыз әле калфакка, ничек матур итеп чигелгән. Татар хатын-кызлары үзләре чиккән калфак киеп йөргәннәр. Калфакны без татар почмагына куярбыз.
Балалар, эшчәнлектә без татар халык уеннары, җырлары, биюләре белән таныштык. Татар халкының милли-гореф гадәтләрен, йолаларын искә төшердек. Эшчәнлектә барыгыз да актив катнаштыгыз. Шуның белән безнең эшчәнлегебез тәмам. Әкрен генә ял итәргә чыгабыз.